Кчлелеге белн горурланма кешелеклеге белн горурлан



Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

«Средняя общеобразовательная школа №3

им. Героя Российской Федерации А.Н.Епанешникова»

Елабужского муниципального района Республики Татарстан

Көчлелегең белән горурланма, кешелеклегең белән горурлан!

(“Таңбатыр” әкияте буенча)

Хазиев Руслан, ученик 5 класса

МБОУ “СОШ №3” Елабужского

муниципального района

Республики Татарстан

Научный руководитель: учитель татарского языка и литературы Шайдуллина Гузель Хатмулловна

МБОУ “СОШ №3” Елабужского

муниципального района

Республики Татарстан

2013 год

Эчтәлек.

Кереш

1.Әкият турында төшенчә

2.Әкият төрләренә кыскача күзәтү

II.Төп өлеш

1.Тылсымлы әкиятләр

2.“Таңбатыр” әкиятенең язып алынуы турында

3.Таңбатыр нинди герой? соравына җаваплар

III.Йомгак

IV.Кулланылган әдәбият.

Кереш

Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә

Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә,

— дип язган татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай.

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән балаларга ин якын һәм алар ярата торганы — әкиятләр. Халык әкиятләре — бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Вакыйгаларның тиз җәелеше, катнашучыларның аз санда булуы, ритмик яктан гади төзелеше, телнең образлылыгы, юморга бай булуы мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен әкиятне гадәттән тыш кызыклы һәм аңлаешлы итәләр.

Хәрәкәтләрнең, геройлар сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән: «Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар…», «Баралар, баралар… ниһаять, барып җитәләр…» һ. б.

Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.

Әкият дигән сүзнең үзенә килсәк, ул гарәпчә хикәят – сөйләп бирү, хикәя – сүзенең фонетик яктан үзгәрүе нәтиҗәсендә хасил булган.

Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә бу атамаларның икесен дә кулланган. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында да әкиятне хикәят дип атаучылар әле бүген дә очрый.

Әкиятләрдә халыкның күп гасырлар тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, гаделлекне, хаклыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Әкиятләр кешелек тарихының бик борынгы заманнарында, әле җәмгыять сыйныфларга бүленмәгән вакытта ук барлыкка килгән һәм күп гасырлар дәвамында зур үзгәрешләр кичергән, һәр дәвер аларда үзенең эзен калдырган.

Әкиятләрне, нигездә, өч төргә бүлеп карыйлар: хайваннар турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре. Әлбәттә, бу бүленештә шартлылык шактый зур. Чөнки тикшеренүчеләр әкиятләр арасында үзенчәлекле сыйфатларга ия булган байтак кына төркемнәрне, аералар (мифик, легендалар, тарихи, героик, маҗаралы, сатирик, юмористик, новеллистик, табышмак, көлдергеч, алдавыч һ. б.), һәм бу төркемнәрнең кайберләре әлеге өч төр кысаларына гына сыеп бетә алмый. Шулай да күзәтү характерындагы хезмәтләрдә һәм әкият җыентыкларының төзелешендә ингез итеп жанрның өч төргә бүленешен алу гадәткә кергән. Фәндә әлеге төрләрне мөстәкыйль жанрлар итеп санау да бар .

Язмалар саны буенча исәпләгәндә нинди әкият ничә % урын алып тора.

Хайваннар турындагы әкиятләр.

Татар халык әкиятләре арасында хайваннар турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Мондый әкиятләрнең төп геройлары – кыргый җанварлар, йорт терлекләре, кошлар һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә төрле хайваннарга төрлечә бәя бирелә: ат – һәрвакыттагыча, эшчән һәм кешенең якын дусты; кәҗә – тапкыр, бүре – усал һәм аңгыра, арслан – көчле, төлке – хәйләкәр, аю – авыр табигатьле һ. б. Хайваннар турындагы әкиятләрдә иң еш очрый торган киек – төлке. Аннан кала аю һәм бүре. Төлке барлык әкиятләрдә да диярлек хәйләкәр, алдакчы, ялагай итеп сурәтләнә. Аю, бүре – тупас, ахмак буларак тасвирлана.

Хайваннар турындагы күпчелек әкиятләр сыйнфый җәмгыять шартларында төрле төркемнәрнең үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерә. Бу төр әкиятләрнең тагын бер мөһим сыйфаты бар: аларда кешеләргә хас кимчелекләр дә тәнкыйть ителә. Бу очракта хайваннарның гадәтләре, йөреш-кыланмышлары кешеләрдә очрый торган тискәре сыйфатларны күрсәтү өчен файдаланыла. Әкиятләрдә ялкаулык, эш сөймәү кебек сыйфатлар аеруча көчле ирония белән сурәтләнә, хезмәт сөймәүчеләр хурлыкка калдырыла, аларга карата тискәре караш тудыра. Яхшылыкның кадерен белмәү, игелекне оныту кебек сыйфатларны да халык кискен гаепли. Кыскасы, бу төркем әкиятләрдә халык әхлагы, аның кагыйдәләре чагылыш таба.

Көнкүреш әкиятләре башка төрдәге әкиятләрдән реаль чынбарлыкка якын торулары белән аерылалар. Килеп чыгышы белән бу әкиятләр дә борынгы, әмма чынбарлыкка якын булганлыктан, тормышка ныграк яраклашкан, тормыш белән бергә үскән, бергә үзгәргән.

Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә.

Татар халкы әкиятләрендә хезмәт ияләре – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар исә надан булып сурәтләнә. “Кәкре каен” әкиятендә халыкның зирәклеге комсыз байларның наданлылыгына каршы килә.

Төп өлеш

«Әкият» сүзен ишетүгә, безнең күз алдыбызга үзенең серле дөньясы белән нәкъ менә тылсымлы әкият килеп баса һәм бу тикмәгә түгел: тылсымлы әкиятләр — әкият жанрының үзәге ул. Тылсымлы әкиятләр фантазиянең гаҗәеп байлыгы, шомлы һәм дәһшәтле, шул ук вакытта кызык һәм мавыктыргыч булуы белән күңелне әсир итә.

Чыннан да, ни генә юк ул әкиятләрдә: кара урман эчендә яшәүче явыз убырлы карчыклар, Каф тавы артында яисә җир астындагы биләмәсендә хакимлек итүче коточкыч диюләр, авызыннан ут чәчеп, кешеләрне ашарга әзер торучы күп башлы аждаһалар дисеңме, күз ачып йомганчы теләгән җиреңә илтеп куючы кошлар, оча торган паласлар, күпме теләсәң шулкадәр гаскәр чыгара торган мөгезләр дисеңме — барысы да бар. Әкият герое әнә шундый персонажлар белән мөнәсәбәткә керә, тылсымлы әйберләр ярдәмендә төрле могҗизалар эшли.

Тылсымлы әкиятләрнең үзәгендә уңай образ – батыр, акыллы, кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Ул патша, дию пәриләре, аждаһалар яки башка шуның кебек кара көчләргә каршы көрәштә һәрвакыт җиңеп чыга. Әкият герое хезмәт халкының иҗтимагый, әхлакый һәм эстетик идеалларын чагылдыра. Аңа акыл иясе картлар, курку белмәс дуслары, тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар, төрле серле әйберләр, кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар.

Тылсымлы әкиятләрнең бер өлеше аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүдән башланып китә. Карт ата үләр алдыннан балаларына васыять итеп калдыра («Һөнәрле үлмәс», «Юләр угыл», «Өч ул» һ. б.). Аталарның васыятен тотмаган, икенче төрле итеп әйткәндә, өлкәннәрнең тормыш һәм хезмәт тәҗрибәләре белән хисаплашырга теләмәгән әкият геройларын халык гаепли, аларны бәхетсезлеккә дучар итә. Аталарының васыятен, киңәшен тоткан уллар исә әкиятләрдә мактала, алар юлларында яңадан-яңа уңышларга ирешәләр.

Хәзерге вакытта техник чараларның алга китүе сәбәпле, әкият тыңлау ихтыяҗы кими бара. Алар халык арасында аз сөйләнелә, әкиятчеләр саны да бик аз. Минем фикеремчә, хәзерге вакытта татар халык әкиятләрен, андагы геройларын, үзенчәлекле сыйфатларын өйрәнү игътибарга лаек.

Мин “Таңбатыр” әкияте белән танышып чыктым. “Таңбатыр” әкияте Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә авылында Мортаза Шәфигуллиннан 1950 нче елда язып алынган.

Таңбатыр нинди герой соң ул? Аңа нинди сыйфатлар хас? Мин үземнең фәнни эшемдә шушы сорауларга җавап эзләдем. Минемчә, Таңбатыр, исеменнән үк күренгәнчә — уңай герой, чөнки күбесенчә зур эшләр таңнан башлана һәм уңыш белән тәмамлана. Халыкта шундый мәкаль дә бар бит: иртә барсаң, ит пешә, соңга калсаң, бит пешә.

Таңбатыр зирәк, акыллы. Бу сыйфатлар кайларда күренә соң? Патша кызларын эзләп, юлга чыгып киткәч, алар бик озак баралар. Абыйлары бернәрсә турында да уйламыйлар. Ашаулары да беткән була. Шул чакта Таңбатыр:

Безнең өйдән чыгып киткәнгә бик күп вакыт үтте, без кайларда йөргәнебезне дә белмибез, бернәрсә күргәнебез дә юк әле, — ди. Абыйларыннан җавап ишетмәгәч, ул агач башына менеп китә һәм шул чакта бик каты давыл чыга. Патша кызларын очыртып алып киткән давыл түгел микән дигән уй килә малайга. Шулай булып чыга да. Давыл Дию пәриенә әйләнеп, бер тишеккә кереп китә.

Җитез. Абыйлары бер дә ашыкмый торган кешеләр булалар. Ул Дию кереп киткән җиргә барып, тишекне каплап куя. Соңыннан бик тиз йөгерә торган ак кыр кәҗәсен тотып, җир өстенә чыга. Озаклап ял да итеп тормыйча, абыйлары булган учакларны артта калдырып, куып тота.

Көчле. Тишекны каплап куйган ташны Кичбатыр да, Төнбатыр да селкетә дә алмыйлар. Таңбатырга монда да тиңнәр табылмый.

Тәвәккәл. Абыйлары тау куышына төшеп җитә алмыйлар. Аркан җитми дип, бер көн дә тормыйча, кире чыгалар. Ә Таңбатыр исә, төшеп китәнче үк абыйларына:

Тиз генә чыга алмасам, сез мине нәкъ бер ел көтегез, ди. Бер ел тулды дигәндә чыгып җитмәсәм, көтеп тормагыз, үз юлыгызны карагыз, -ди. Аның да арканы төпкә кадәр җитми, шулай булса да кылычы белән арканны кисеп төшерә. Нинди генә авырлыкларга очраса да максатына ирешә.

Сүзендә торучан. Беренче кызны коткару белән аңа өйләнми. Ничек килешенгән, шулай эшли. Кызларның барысын да таба. Кечкенә кызга гына өйләнә. Ә абыйлары исә, һәр кыз чыксан саен, матурлыкларына сокланып, сугышалар.

Ярдәмчел. Абыйлары аны аяксыз килеш ташлап калдыралар. Таңбатыр утны сүндермичә, шул урында яши башлый. Ләкин ул үзенә бик тиз яхшы дуслар таба. Сукыр, кулсыз һәм аяксыз кеше өчесе бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр. Сукыр белән кулсыз ашарга китерә, Таңбатыр әзерләп тора.

Башкарган эшен ахырына кадәр җиткерүчән. Олы кызны коткаргач, ул кайтып китми. Ярдәм көтеп тә ятмый. Калганнарын эзли һәм төрле авырлыкларны җиңә.

Хәйләкәр. Диюнең көч кертә торган суын алыштырып куя. Убырлы карчык кызның канын эчәргә килгәч чәчен сәке тишегенә төшерергә куша. Чәчен бәйләп куйгач кына, убырлы янына чыга.

Түбәнсетүләргә каршы торучан. Дию Таңбатырны кечкенә булганга борча, ди. Ә ул югалып калмый, аңа күсәк ди.

Яхшылыкны онытмаучан. Убырлы күзсезне – күзле, аяксызны – аяклы, кулсызны – куллы иткәч, авыр чакта аларга ярдәм иткән кызны ташлап китмиләр. Аңа бүләкләр биреп, үз иленә кайтарып куялар.

Йомгак.

Мин әкиятне тикшереп чыккач, Таңбатырда менә шундый сыйфатлар таптым. Чыннан да, Таңбатыр, кызларны Диюдән коткаручы батыр, кешеләргә авыр вакытта ярдәм итүче, кирәк икән хәйләкәр, башкарган эшен ахырына хәтле җиткерүче, зирәк, акыллы егет.

Үземнең эшемә нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә. Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!−дип яза үзенең «Бер үгет» шигырендә.

Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.

Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмәсәң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, кыйммәтле урындагы бассейны һәм теннис кортлары булган зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?! Син, бу очракта, көтмәгәндә баеп киткән һәм үзен бик акыллы дип санаган бер хайван, ә дөресрәге мактанчык маймыл гына.

Кыйммәтле җиһаз җыю, байлык артыннан куу белән шөгыльләнмәскә, ә үзеңнең эчке дөньяңны баетырга, белемеңне һәм уңай сыйфатларыңны арттырырга, ихтыяр көчен ныгытырга, чын дуслар табу һәм үзең дә чын дус булырга өйрәнергә кирәк. Шулай булса, вакыт узу белән барысы да килер: матди байлык та, тормышның төрле шартларына бәйле булмау да, үз-үзеңне яклый белү дә. Шунысы бәхәссез: күркәм сыйфатларга ия булганда гына кеше җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар!

Кулланылган әдәбият

Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәпләре һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы.- Казан: Татарстан Республикасы “хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2009

Татар теле һәм әдәбияты: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Укучыларның III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе материаллары. – Алабуга: К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012

Татар халык әкиятләре.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989



sitemap
sitemap