Кч биргн д безг чын Дуслык_8632



Көч биргән дә безгә чын “Дуслык”…

(район газетасы һәм милләтара багланышлар)

Ризванова Р.,Нурлат,IX сыйныф

Җитәкче:Закирова Г. Җ

Республикада яшәүче барлык халыкларның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен яңарту,кеше хокукларын һәм демократик идеалларын ихтирам итү-Татарстанда төп дәүләт сәясәте булып тора.Толерантлык, милләтара килешеп яши белү-республиканың горурланырлык,кадерләп саклый торган нәрсә ул. Халыкларның Һәм һәр милләтнең тигез хокуклы булуы төп Закон-Татарстан Конституциясендә язылган .”Конституция Татарстан Республикасының күпмилләтле халкы һәм татар халкының ихтиярын чагылдырып,кеше һәм граждан хокукларының һәм ирекләренең өстенлеген гамәлгә ашыра ,халыкларының …тарихи,милли һәм рухи традицияләренең, мәдәниятләренең ,телләрнең сакланып калуына Һәм үсешенә ,гражданнар татулыгын һәм милләтара килешүне тәэмин итүгә ярдәм итә.” [Татарстан Конституциясе,1нче Кисәк].”Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Закон Татарстан халыкларының ,аларның мәдәниятләренен һәм телләрен һәрьяклап үстеруне,җәмгыятьнең алга китешендә һәр халыкның иҗади куатен ,йолаларын һәм гореф-гадәтләрен мөмкин кадәр күбрәк куллануны күздә тота. Бу юнәлештә мәктәпләр, музейлар ,төрле матбугат чаралары да зур роль уйный.Газета-журналлар да информация чыганагы булып кына калмыйча ,ә телне үстерү,гореф-гадәтләрне саклау,пропагандалау,милли аң тәрбияләүдә дә зур эш башкаралар.

Нурлат районында чыга торган “Дуслык”,”Дружба”, “Туслах” газеталарының күпъеллык бай тарихы бар .Укучының кулына бу газета 1931елда “Октябрь колхозчысы” исеме астында эләгә. Соңыннан “Коммунизм төзүчесе”,”Дуслык” итеп үзгәртелә.Ә1961 нче елдан район газетасыөч телдә чыга башлый:”Дуслык”,”Дружба”,”Туслах”(чуваш телендә)Өч телдә чыгу гаҗәп түгел,чөнки Нурлат районында өч төп милләт-татарлар,руслар,чувашлар гасырлар буена дус һәм тату гомер кичерә .60 меңгә якын халыкның52% -татарлар,27%-руслар,22%-чувашлар һәм 1% башка милләт тәшкил итә.Бу милләтләрнең телләрен ,гореф-гадәтләрен,йолаларын тарату,саклау,яшь буында халыкның тарихы белән кызыксыну уяту,һәр милләтнең җәүһәрләрен башка халыкка да җиткерү юнәлешендә газеталар зур эш башкара.Урман –сулары,уңдырышлы җирләре белен данлыклы ягыбыз талантларга да бик бай. Инде бик күп еллар газетада “Нурлы як” дигән әдәби түгәрәк эшли.Бу түгәрәкнен әгъзалары булып төрле милләт вәкилләре тора.Эш-һөнәрләре дә төрле аларның.Сәкинә Хәйруллина-мөхәррир,Фәүзия Мөхәммәтова-шәфкать туташы,Андриан Григорьев-табиб,Иван Павлов-рәссам,Г Сафина-укытучы, Рита Литта -журналист Һ.б. Аларның иҗатларында төрле темалар яктыртыла,милләтләр дуслыгы идеяләре дә читтә калмый. Әдәби түгәрәкнең эш нәтиҗәсе булып,2006 нчы елны ике телдә чыккан китап –“Нурлат йолдызлыгы”,”Созвездие Нурлата” тора.Төбәгебезнең талантларга бай булуын күзаллап,

…Мәхәббәткә манып ак каурыен

Сөю сүзе яза җырына.

Шигърияттә-Нурлат йолдызлыгы ,

Сокланырсыз әле нурына –дип. Өметләнеп, С Хәйруллина язса,

…Традиции народов чтит он свято:

В них мудрость вековая,сила слов,

Делами славится земля Нурлата,

Богатством недр и щедростью хлебов -дип өсти Р. Литта.

2008нче елны газета каршында эшләп килгән “Нурлы як “ берләшмәсенең чуваш бүлеге талантларының “Радуга”(“Асамат хепере”)җыентыгы да дөнья күрде.Бу китапта чуваш телендә иҗат итүче авторларның шигъри әсәрләре басылды. И.Павлов,В.Ефремов,И Савгачев,Е Илюшкина һ.б. шигырьләрендә чуваш халкының телен саклау,гореф-гадәтләрен өйрәнү,милләтара дуслык проблемаларына да урын бирелә.Бу берләшмәгә укучылар да йөри,газета битләрендә укучылар иҗатына да игътибар ителә.Мәктәп укучыларының тәүге иҗат җимешләре рус һәм татар телләрендә аерым тупланып,алты басма булып дөнья күрделәр. Шушы түгәрәккә йөргән авторларның инде үзләренең аерым китаплары басылды.Ф.Мөхәммәтова, С.Хәйруллина,И. Диндаров,В Бурайкин, М Гайфуллина, Л Ильясова шундыйлардан. М Гайфуллина ,И Диндаров,Ф Мөхәммәтова –Татарстан язучылар берлеге әгъзалары.

Газета Һәр милләтнең милли традицияләрен һәм үзенчәлекле бәйрәмнәрен үз битләрендә даими яктырта. Сабантуй белен беррәттән барлык милли бәйрәмнәр дә урын ала .Нурлатта берничә ел рәттән “Уяв” бәйрәменә Россиянең барлык төбәкләреннән. дә Нурлатка чуваш халкы җыела. Һәр елны ү ткәрелә торган чувашларның “Каша дождя”(Сумар патти) дип атала торган үзенчәлекле йола турында да укучылар газета битләреннән таныша ала.

Һәрбер халыкның бай тарихы,иҗади мирасы бар.Талантлы шәхесләр –Г. Тукай, А.Пушкин,П. Хузангай һб. иҗатлары газетада искә алына.Чуваш халкының беренче газетасы-“Хипер”нең дә 100 еллыгы билгеләп үтелде.Гомүмән,чуваш халкы бик талантлы.Нурлат районының һәр чуваш авылында фольклор коллективлары эшли. Алар Россиякүләм конкурсларда җиңүләр яулыйлар.Бу милләт безнең якта борынгы кәсепләрен,халык Һөнәрләрен саклап кала алганнар.Бу яктан,чувашлар башка милләтләргә дә үрнәк булып торалар.Газета журналистлары бу хакта район халкына өч телдә җиткерә. Һәр телдә дә газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре бар.Алар арасында укытучылар ,укучылар,терлекчеләр,игенчеләр һ.б .һөнәр ияләре.

“Дуслык”, “Дружба”, “Туслах” битләрендә һәр милләт өчен дә актуаль булган проблемалар да күтәрелә.Соңгы елларда татар,чуваш милли мәктәпләре ябылу,яшь буынның үз тамырларын,тарихын белмәү,йолаларның югала баруы –барлык милләтләр өчен дә уртак борчу.Болар турында журналистлар да,газета укучылары да фикерләре белән газета битләрендә уртаклашалар, бергә уйланалар,үткәннәрне барлап,киләчәккә план коралар.Әнә шулай дус,тату яшәп,этник планда өч милләттән торган Нурлат районы , хәзерге авыр,катлаулы заманда ,үз йөзен, мәдәниятен,телен саклап калырга, үстерергә, башка милләтләргә дә үзе турында җиткерергә тырышып яши.Ә район газетасы шул матур эшләренең нәтиҗәсе буларак,төрле конкурсларда җиңүләр яулый.Газета ике тапкыр Республикада “Бәллүр каләм”лауреаты булды,төрле министрлыклар үткәргән иҗади конкурслар дипломнарына ия,дәүләтебез җитәкчеләренең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.Ә иң мөһиме-газета, укучыларын югалтмыйча,яңа- 2012нче елга зур уңышлар белән аяк басты.

Әдәбият

Татарстан Конституциясе.-Казан,1992.

Нурлат йолдызлыгы.-Казан,2008.5

“Дуслык”,”Дружба”,”Туслах” газеталары.



sitemap
sitemap