Ватаным тарихында минем гаилэм эзлэре



Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Всероссийский конкурс сочинений

«Россия тарихында минем якташларым» (Мои земляки в истории России).

Ватаным тарихында минем гаиләм эзе

(сочинение)

Эшләде: 8б сыйныфы укучысы

Егорова Аделина Рөстәм кызы

Җитәкче: Мәүлиева Гөлшан Факил кызы

Мөслим, 2011 нче ел.

Ватан тарихы. Бу сүзтезмәнең мәгънәсе бик тирән. Ватан дигәндә, безнең күзалдыбызга туган җир, туган ил дигән төшенчәләр килә. Ә тарих дигәндә, мин бабаларым, нәселем, аларның тормышы, язмышы турында уйланам. Әйе, минем ике бабам, ике әбием бар. Мин бәхетле. Көн саен әтием белән әнием эшкә, ике игезәк энем һәм мин мәктәпкә чыгып китәбез. Әлбәттә, Мөслимдә безнең кебек бәхетле гаиләләр күп. Минем буын кешеләре бу көнгә кадәр китаплар язарлык батырлыклар күрсәтмәгәннәр. Аларның барысы да — гади хезмәт кешеләре. Әнә шундый кешеләр безнең илебезнең үткәнен һәм киләчәген тәшкил итәләр дә инде. Шуларның берсе — минем карт бабам – Юнысов Сәетггали Шәйхеразый улы . Ул 1918 нче елда Мәллә Тамак авылында күп балалы дини гаиләдә туган. 1939 нчы елда Совет Армиясе сафларына алына. Сугыш башланганда ул әле хезмәтен тәмамламаган була. Шуннан сугышка керә. Аңа аз гына вакыт эчендә бик күпне күрергә туры килә.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, мин Роза әбиемнән әтисе, сугышта булган вакыйгалар турында бик күп сораштым. ”Карт бабаң бер дә сугыш турында сөйләргә яратмый иде шул”,- ди әбием. Әбиемдә карт бабамның “Авыру турында” дигән белешмә саклана. Шушы саргаеп беткән кәгазь-белешмәдән күренгәнчә, 1941 нче елның 21нче ноябрендә мина кыйпылчыгы аның уң аягын яралый, һәм 1942 нче елның 22 нче мартында аның аягын тубыктан түбән кисәләр. 1942 нче елның 2 нче ноябренә кадәр госпитальдә дәвалана. Гарип аяк белән авылына кайта. Озак та үтми бабайны колхоз рәисе итеп куялар. Ул шушы авыр елларда колхозны аякка бастыруда күп көч куя. Соңыннан, бик күп еллар буе үзенең туган авылында төрле вазыйфалар башкара. Ул бар көчен халыкка, Ватанына хезмәт итүгә багышлаган. Ярлы тормышта яшәү хакын даулап көрәшә-көрәшә көн иткән. Җәмәгать эшләренә бик теләп катнашкан. Район, колхоз, партия җыелышларын да калдырмаган. Чорына күрә бабам бик тә дәрәҗәле кеше булган. Бүгенге көнгә кадәр әбием аның партбилетын саклаган. Шат күңелле, хезмәт сөючән гадел кеше булган аксак аяклы Сәетгали бабай… Бабам аяк протезын да үз куллары белән ясаган. “Ватылса, кичләрен үзе ясаштырып утыра иде”,- дип искә ала әбием. Дәүләттән ярдәм сорап, нидер өмет итеп йөрмәгән. Көн саен эшкә чыккан, үз хуҗалыгын алып барган, балаларын тәрбияләгән, кешедән ким булып яшәмәскә тырышкан. Карт әбием белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Сәетгали бабай кул эшенә бик оста була. Үз куллары белән бура бурап, йорт салып керә. “Сәетгали абзый кулың бик тәмле” дип , аны авыл буйлап мал чалырга да йөрткәннәр. Алар күрше-күлән белән аралашып, дус-тату яшәгәннәр. Бабам белән әбием үзләренең тырышлык, сабырлык, хезмәтне сөю орлыкларын балаларына да салганнар.

Минемчә, кешегә хезмәте бәхет өстәгән икән, димәк, аның гомере заяга узмаган. Игелекле, яхшылыкка табынган көчлеләр кешеләр хәтерендә яшәвен дәвам итә. Язмамның шушы урынында Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан түбәндәге юлларны китерәсем килә:” Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек”.

Хәтер исән чакта истәлекләр исән. Аның төсе булып минем язмам калсын, бу бабамның яшәү җимеше булсын. Әнә шундый кешеләре белән көчле дә инде минем Ватаным! Ак кәгазьдә калган эз кебек, безнең буын кешеләре Ватаным тарихына әнә шулай эз сала алганнар.



sitemap
sitemap