В здоровом теле — здоровый дух_38740



Шүрәле зары

(әкият- тамаша)

Тамашада катнашалар:

Убырлы карчык.

Шүрәле.

Укытучы.

Илнур.

Рәмис.

Укучылар.

(Сәхнәгә җырлый- җырлый Убырлы керә)

Уң якка да янтайдым,

Сул якка да янтайдым.

Баралмыйм да, торалмыйм да –

Картайдым, аһ, картайдым.

Шәп чакларым бар иде,

Карурманнар тар иде.

Мине күргән җен – пәринең

Ике күзе шар иде.

Билен бөктем ак тайның,

Телен өздем Акбайның.

Инде хәзер көчем бетте –

Картайдым, аһ, картайдым.

(Җырлаудан туктый. Пумаласын селки — селки зарядка ясый.)

-Юк, картлыкка бирешергә ярамый. Миңа бит әле 300 яшь тә тулмаган. Мин үлсәм, кешеләрне кем юлдан яздырыр?

Тик тору начар икән. Күңелсез. Бу эшсезлек акылдан яздыра инде мине. Бер кеше дә күренми, ичмаса. Ниндидер этлек эшлисе килә бит. Әһә, әнә берәү килә бугай. Көтеп торыйм әле.

(Илнур керә.)

Убырлы карчык. Саумы? Кәефең юк мәллә, нигә башыңны түбән идең? Ни булды?

Илнур. Әй, аңлыйсыңмыни син…

Убырлы карлык. Нишләп аңламыйм ди инде? Алай ук мыскыл итмә мине.

Илнур. Дәрестән качтым әле. Математикадан язма эш булырга тиеш иде.

Убырлы карчык. Туйсаң, укыма. Беркемне дә тыңлама. Тәртипсез бул, хулиган бул. Тәмәке тартасыңмы?

Илнур. Юк.

Убырлы карчык. Әйдә, тартырга өйрән!

Илнур. Кешедән яшеренеп тартсаң ярый шул.

Убырлы карчык. Юк -юк: син ачык тартырга тиеш. Син кемнән ким соң! Тәмәке тартсаң, ешрак чирләрсең. Тәмәке тын юлларын шәп кыса ул. Гел йөткереп йөрерсең. Башкалар синең тирәдән ераграк булырга тырышыр. (Убырлы карчык чыга.)

Илнур. Әй, өйгә кайтмыйм әле, хәзер тәмәке тартып алам. Тукта, кем килә?

Шүрәле ич. Нишләр икән, карап торыйм әле.

(Бер читтә, төп башында Шүрәле утыра. Ул берөзлексез йөткерә, төчкерә.)

Шүрәле. Ух-һу. Башкайларымны уйлар басты, күңелемдә өермә. Көн туса – кайгы, кич җитсә- хәсрәт. Башта якты уйлар калмады, акылымны тәмәке төтене каплады.

Хәлем авыр, һай,авыр…

Бик еш тартам тәмәкене

Үләрмен, ахры, беркөнне.

Уху-һу… Башны төрле уйлар каезлый. (Убырлы карчык керә.)

Убырлы карчык. (Селкенмичә утырган Шүрәленең йөзенә карап.) Син нәрсә мәлҗерәп төштең? Сиңа ни булды?

Шүрәле. Ә? (Убырлыны күреп.) Ә-ә-ә. Синмени әле бу?

Убырлы карчык. Мин шул. Ә син нишләдең? Кыяфәтеңә карарлык түгел. Йөзең саргайган, Шүрәле дип әйтерлегең калмаган.

Шүрәле. Ух-һу-һу. Кара уйлар басты башкайларымны. Хәтерем начарланды, күзләрем томаланды. Тәмәкене ташлый алмыйм. Ух, башым, ух, күкрәгем. Баш чатный, күкрәк чәнчә. Утыр әле яннарыма, Убырлы карчык…

Убырлы карчык. Нишләвең? Көпә-көндез кочаклашып утырырга…

Шүрәле. Ахмак! Синдә кочаклашу кайгысы, ә миндә…

Убырлы карчык. (Читкә тайпылып.) Нишләдең соң син?

Шүрәле. Синең коткыңның корбаны булдым (йөткерә).Кара тәмәке төтене кереп тулды үпкәмә. Иртәләрен – ютәл, кичләрен – ютәл, тын юлларын яндыра. Төтенгә тончыгып кибеп бетеп барамын.

Убырлы карчык. Әйт соң, ни булды? Берәр ярдәмем тияр.

Шүрәле. Ярдәм? Синнән?

Убырлы карчык. Нигә? Начар гадәткә үзең теләп өйрәндең бит.

Шүрәле. Ахмак булдым. Синең сүзләреңә ышандым. Төтенне колактан чыгарырга тырышып, тарттым да тарттым. Хәзер тәмәкене ташлый алмыйм. (Буыла- буыла йөткерә.)

(Убырлы карчык шатлана- шатлана чыгып китә.)

Илнур. Шүрәле абый, мин барысын да күрдем. Мин дә шул Убырлы карчык коткысына бирелә яздым. Моннан соң мин әйбәт укучы булам, укытучыларымның сүзләрен тыңлыйм. Начар гадәтләргә иярмәскә сүз бирәм. Дусларыма да бу турыда җиткерәм.

Шүрәле. Дөрес эшлисең, Илнур. Егет икәнсең.

(Рәмис керә.)

Рәмис.Илнур, мин сине эзләп килдем. Әйдә, хәзер сәламәтлек дәресе була.

Илнур. Кыен чакта мине ташламадың. Рәхмәт, Рәмис!

Рәмис. Без дуслар ич. Әйдә киттек.

(Илнур белән Рәмис сәламәтлек дәресенә кереп китә.Әкият – тамаша дәвам итә. Анда мәктәп яны тәҗрибә участогында үскән яшелчәләрнең файдасы турында сүз алып барыла. Ә бу уңышларга бары тик тырыш хезмәт итү нәтиҗәсендә генә ирешеп булуы тәгаенләнә.)



sitemap
sitemap