Онытылмас дрес



Онытылмас дәрес

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен…

Кулга чәчәк бәйләмнәре тотып, аркама матур букча асып, мәктәпкә барыр көнемне түземсезлек белән көттем мин. Барлык хәрефләрне танысам да, кушып укырга өйрәнмәгән идем әле. Тизрәк укучы булу, матур рәсемле китапчыкларны ачып укыйсы килү теләге бик көчле иде.

Ниһаять, менә мине укучы иткән беренче сентябрь иртәсе җитте. Инде әллә ничә кат киеп-салып караган костюмымны, кардай ак күлмәгемне, алтын-сары төстәге галстугымны, ялтырап торган ботинкаларымны киеп, мәктәп сукмагыннан атладым. Ә мине анда инде ничәмә буын сабыйларга белем биргән, тәҗрибә туплаган беренче укытучым көтә иде…

Менә без, бер төркем сабыйлар, кыймый гына сыйныф бүлмәсенә кердек. Акрын гына апабыз күрсәткән урыннарга утырдык. Ә ул безне серле дөньяга – белем иленә әйдәде. Ул белем иленең тәүге дәреслеге – Әлифба китапларын таратты. Әле дә хәтеремдә, барыбыз да китапларны әйләндерә-әйләндерә карадык та, сумкага салып куйдык, янәсе, пычрана.

Һәр хәреф, бер-берсе белән кушылып, зур мәгънәле сүзләргә әйләнде. Әлифбадан башланган белем башка фәннәрне үзләштерү өчен ачкыч булды.

Без сыйныфта җиде бала. Төрлебездә төрле характер, төрле сәләт. Мин нишләптер хисап фәнен үз иттем. Математика дәреслегендәге мисал-мәсьәләләрне мин чикләвек ваткан кебек кенә чишә идем. Ә без тиктормасларга апабыз нинди генә биремнәр уйлап тапмый!

Менә бервакыт бүгенге математика дәресенең дәрес-бәйге булачагын хәбәр итте ул. Командаларга бүленеп, көч сынашачакбыз икән. Бер як “Тапкырлар” булса, аңа каршы як үзен ”Зирәкләр” дип атады. Бөтенебез тирләп-пешеп эшлибез. Ләкин ни хикмәт: бүгенге дәрес мәсьәләләре һич кенә дә башка көннәрдәгегә охшамаган ич. Тегеләй дә кушам, болай да алам, ә җавабын барыбер чыгара алмыйм. Апабыз бит безгә “зирәклеккә мәсьәлә” биргән.

Каршы як шаулаша да башлады. Димәк, эшләрен төгәлләгәннәр. Ә без һаман эшли алмыйбыз, безнекеләр мине көтә, бөтен өметләре миндә. Юк, булмагач булмый инде…

Нәтиҗәдә без җиңелдек. Бик хурландым мин. Иптәшләремне дә кыен хәлдә калдырдым. Математика фәненең бу дәресе күңелемә мәңге онытылмаслык булып уелды, гомерлек сабак бирде. Логик мәсьәләләр чишүгә минем “тешем үтми” икән бит. Үз-үземә шундый максат куйдым: апабыз һәм сыйныфташларымның миңа булган ышанычларын кире кайтарырга тиеш мин.

“Тырышлар, көчле рухлылар гына максатларына ирешә ала,” – дигән гыйбарәне ишеткәнем бар. Мин дә көчле, тырыш һәм түзем булырга тырыштым. Әниемнән махсус китаплар алдырдым. Кичләрен әти, әни һәм мин шул мәсьәләләрне чишәбез. Бер-беребез белән чагыштырабыз, ялгышларны төзәтәбез, кат-кат эшлибез.

Бер җиңелү күп җиңүләргә китерде. Мин ике ел рәттән математика фәненнән олимпиадада куст мәктәпләре арасында җиңү яуладым, район бәйгеләрендә катнашу бәхетенә ирештем, “Мәгърифәт” газетасы үткәргән яшь математикларның “Мөстәкыймовлар олимпиадасы”нда катнаштым, өч турда да иң югары балл җыеп, редакциянең дипломы белән бүләкләндем. Әлеге зур бүләкне алу өчен хәтта Казанга ук чакырдылар.



Бу дөньяда нинди генә уңышларга ирешсәк тә, аның башында беренче укытучы тора. Нәни бармакларыбыздан тотып, хәреф язарга, барлык фәннәрнең чишмә башы – Әлифбаны укырга, әти-әниемнең кадерен белергә, туган җиремне яратырга өйрәткән тәүге укытучы һәм ул күңелемә сеңдергән белем орлыклары, максатыма ирешүгә старт биргән дәрес мәңге онытылмас, белем иленең һәр үренә күтәрелгәндә мине озата барыр…

Гасимов Илһам








sitemap
sitemap