Огнегриф — сйлш торган песи



Огнегриф – сөйләшә торган песи.

Кояшлы бер көнне Гөлназның әнисе алма пирогы пешерергә булды.Ләкин аларның көтмәгәндә оннары беткән икән. Әнисе Гөлназны кибеткә җибәрде. Гөлназның бер дә барасы килми , чөнки ул компьютерда уйнап утыра иде.Ләкин барыбер барырга кирәк, һәм Гөлназ зарлана-зарлана кибеткә китте.

Бөтен дөньсын ачуланып бара торгач, ул аяк астында яткан бер шешәне тибеп очырды. Шешә юлга тәгәрәп чыкты һәм ватылды. Кинәт Гөлназ эскәмия астыннан ниндидер тавыш ишетте. Иелеп карагач, ул шаккатты. Анда бер зур, мускуллы тәнле, җирән песи утыра иде. Аның ярты битендә яра эзе күренде. Песи кеше телендә сөйләшә башлады һәм Гөлназга әйтте:

-Исәнме, Гөлназ. Хәлләрең ничек?

Гөлназ ачкан авызын яба алмыйча торды.. Ул чак кына аңын югалтмады. Ләкин барыбер сорауга җавап бирде.

-Исәнмесез. Хәлләрем минем бик яхшы. Ә сез үзегез кем буласыз соң ?

— Минем исемем Огнегриф. Мин предсказатель-сәяхәтче. Мин дөнья буйлап сәяхәт итеп йөрим. Кешеләргә аларның язмышларын алдан әйтеп бирәм.

— Ә сез нигә сәяхәт итеп йөрисез?

-Эх, кызым, мин кешеләрнең ничек яшәгәнен карап йөрим. Хәзер сезнең дөньягызда явызлык, аңлашылмаучылык, үтереш бик күп. Кешеләр искиткеч аяусыз, саран, явыз. Алар үзләренең милек файдасы өчен алдаша башладылар. Алар бер- берсен подставлять итәләр. Кешеләр бер — берсен санга сукмыйлар, бигрәк тә бозылып беттеләр. Шуңа мин бик нык борчылам.

Моны әйткәндә,Огнегрифның яңаклары буйлап яшь тамчылары ага иде.Ул яшьләрен тәпиләре белән тиз генә сөртеп алды. Шул вакытта Гөлназ Огнегрифка сорау бирде.

-Безнең дөньябыз шундыймыни?

-Шундый шул, балакаем. Сез әле кечкенә, шуңа күрә бөтен глобаль проблемаларны аңлап та бетермисез. Сезнең гаиләгездә үзара мөнәсәбәтләр бик яхшы. Ә бөтен дөньяда сугышлар, һәр көн террорист актлар булып тора.

-Мин иптәшләрем белән урамда беркайгысыз ,яхшы кәеф белән уйнап йөргәндә, җир шарының теләсә кайсы урынында теләсә нинди бәла буламыни?

-Әйе шул. Чынбарлык -жестока, балакаем.

-Огнегриф, ә син кайсы җирләрдә сәяхәт итеп йөрдең?

-У-у-у… Мин кайда гына булмадым. Япониядә булдым… Япония -бик матур ил.Япониядә бик күп гүзәл аниме чыгаралар. Тормыш үз агымы белән бара иде. Ләкин бер көнне анда куркыныч җир тетрәү белән цунами булды. Аларның тыныч иле бер секундта хәрәбәгә әйләнде. Күпме гаепсез кеше үлде. Тагын Испаниядә, Италиядә, Грециядә төрле җир тетрәүләр, цунамилар, вулкан атылылулары булды. Иракта, Иранда, Афганистанда бертуктамыйча сугышлар бара. Америкалылар хыялана язып яңа атом бомбасы ясыйлар”.

Гөлназ күзләрен шардай ачып бу хикәяне тыңлап торды. Ул әле бик озак уйланып утырды. Соңыннан шундый ук тирән уйлар белән өенә кайтып китте. Ә өйдә әнисе он көтә иде.



sitemap
sitemap