Муса лил премиясе лауреаты Равил Фйзуллинны тормышы м иат эшчнлеге



Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Шубан төп гомуми белем мәктәбе”

Муса Җәлил исемендәге II республикакүләм фәнни-гамәли конференция

Доклад

Муса Җәлил премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге

Башкаручы: 9 нчы сыйныф укучысы

Зарипова Айзәрә Айзат кызы

Җитәкче: I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәләхтдинов Инсаф Исрафил улы

2013

Муса Җәлил премиясе лауреаты Равил Фәйзуллинның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге

Хезмәтемнең максаты – Равил Фәйзуллинның тормышын һәм иҗат юлын ачыклау, аның иҗат үзенчәлегенә бәя бирү. Бу максатка ирешү өчен мондый бурычларны алдым:— Равил Фәйзуллинның тормыш юлын өйрәнү;— әдипнең язган әсәрләрен, китапларын барлау, аларны укып өйрәнү, аларга үз мөнәсәбәтемне белдерү;— әдип хакында әдәби тәнкыйть мәкаләләрен барлау, аларны өйрәнү, алардагы фикерләрне үз күзаллавым белән чагыштыру .Балтач районында һәр елны герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен республика күләмендә билгеләп үтү традициягә кергән чараларның берсе. Чөнки Карадуган авылында урнашкан музейда тынгысыз, алны – ялны белмичә эшләгән Бакый ага Зыятдинов кебекләр булганда башкача була да алмый. Музейда уздырылган очрашуларда М. Җәлилнең көрәштәшләре Рушад Хисаметдинов һәм Фәрит Солтанбеков, туганнан туганы Таһир Корбанов, улы Альберт Җәлилов, кызы Чулпан Җәлилова, язучылардан: халык язучылары һәм шагыйрьләре Мөхәммәт Мәһдиев, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Туфан Миңнуллин, Ибраһим Салахов, Равил Фәйзуллин һ.б., татарның бөек рәссамы Бакый Урманче, күренекле артистлар Ринат Таҗетдинов, Рәшидә Җиһаншина, Зилә Сөнгатуллиналар катнашкан. Шулай ук М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп , аның турында китаплар язган Нил Юзеев, Рафаэль Мостафин, Исхак Зәбиров, Фоат Мостафин һ.б. белән очрашу укучылар өчен искиткеч тәрбия чарасы булган.

Сүзем 2003 нче елның 13 нче февралендә очрашуга килгән дәүләтебезнең югары бүләге — Муса Җәлил премиясенә лаек булган шагыйребез Равил ага Фәйзуллин турында.

Равил Габдрахман улы Фәйзуллин 1943 нче елның 4 нче августында Татарстаның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул төбәкнең Котлы Бөкәш авылында урта мәктәпне һәм 1965 нче елда Казан университетының тарих — филология факультетын тәмамлый.

1966-1967 нче елларда мәҗбүри гаскәри хезмәттә, хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 нче елларда Р.Фәйзуллин – Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе, ә 1973 нче елдан 1977 нче елның гыйнварына кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе булып эшли. 1989 нчы елның октябреннән ул – татар язучыларының төп әдәби журналы “Казан утлары”ның баш мөхәррире хезмәтендә.

Р.Фәйзуллинның шигърияттәге беренче тәҗрибәләре мәктәптә укыганда ук башлана. Поэзиянең олы мәйданына исә ул алтмышынчы еллар башында чыга һәм “Казан утлары” нда басылган шигъри бәйләмнәре, аннан соң 1966-1973 нче еллар арасында дөнья күргән “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәрләр”, “Гадиләргә гимн”, “Наз” кебек шигъри җыентыклары белән татар поэзиясенә сыйфат яңалыгы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Аның эчтәлек ягыннан катлаулы, фикер тирәнлегенә, ә форма ягыннан сөйләм интонациясенә, ирекле ритмикага нигезләнгән шигырьләре, диалог һәм монологлары үз вакытында татар поэзиясенең үсеш тендецияләре турында җанлы сөйләшүләр, бәхәсләр тууга да сәбәп булалар.

Р.Фәйзуллин поэзиясе, иң беренче нәүбәттә, сугыштан соңгы, алтмышынчы – сиксәненче еллар арасында, фән һәм техниканың кискен үсеше чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухый һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең шигырьләре, нигездә, интеллектуаль укучыга адресланган. Ул укучы белән ихлас әңгәмә алып бара, тормыш турындагы, кешелек язмышы турындагы борчылулары, күңелен биләгән уй-хисләре, өмет-идеаллары белән уртаклаша. Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, ватандарлык пафосы-шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели.

Р.Фәйзуллин — бер юлдан башлап сигез юлга кадәр күләмдәге кыска шигырь остасы. Бу өлкәдә ул Шәрыкъ поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән чичәнлек традицияләрен уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара. Аның шигырьләрендә тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Шигырьләрен ул психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көрәшләр, көтелмәгән лирик борылышлар нигезендә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге дә нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, фикер-хис киеренкелеге сала белүендә ачыла. Сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, аның яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә иҗади кыю тәҗрибәләр алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р.Фәйзуллин халык жанрына нигезләнгән поэтик формаларны да кире какмый. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә.

Равил Фәйзуллин поэма жанрында һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә актив иҗат итә. “Балалар язучысы булу сабыйлыкка, сафлыкка кайту дигән сүз! Ә кемнең болганчык, шактый ук пычранган сулык –күлләрне күргәннән соң чиста-пакь чишмәгә йөз куясы килмәс икән!”- дип яза шагыйрь. “Көрәшчеләр”, “Гадиләргә гимн”, “Сәйдәш” поэмалары, балалар өчен язылган “Рәсем ясыйм”(1965), “Күмәч пешерүчеләр җыры”(1977), “Чәчәкләр үстердем”(1979), “Паласны кем кагар”(1980), “Якты моң”(1983), “Сәгыйть белән сәгать”(1989) исемле шигъри җыентыклар әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.

Бала өчен әти – тәңре. Алла кебек изге һәм газиз кеше. Ана – күңелнең, җанның иң нечкә кылы, изге уты, чишмә башы. Чөнки алар сине дөньяга китерә, күкрәк сөте белән яшәү тереклеге бирә, беренче адымыңны атларга, тәүге сүзләреңне әйтергә өйрәтә, олы һәм мәшәкатьле дөньяга алып керә. Татар шагыйре әти – әнисен үзенчә бәяли, үзенчә бәяли, үзенчә иркәли, үзенчә олылый.

Равил Фәйзуллинга танылу иртә килә: яшьли М. Җәлил, Г. Тукай исемендәге бүләкләргә лаек була. С. Хәким, Ф. Хөсни, М. Мәһдиев, М. Кәрим, Г. Ахунов кебек танылган сүз осталарының җылы сүзен вакытында ишетә.

“Мин үзем Равил Фәйзуллинның ныклыгына, алга таба да эстетик кыйммәтләр тудыра алачагына ышанам. Яшьли илкүләм мәйданга чыга алуы, табигать биргән сәләте, җәптәшлеге, хезмәт яратуы, үз принципларын үткәрүдә ахыргача көрәшә алуы һәм, ниһаять, вак – төяк бәя — сүзләрдән өстен тора белүе безне моңа нык ышандыра”,- дип язган Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов.

“Равил Фәйзуллин – татар шигъриятендә беркемнекенә дә охшамаган үз дөньясын тудырган, тудыра алган бәхетле шагыйрь. Бу шигъри дөньның Күге- биек, тирән; Күленең суы – чиста, саф; төсләр спекторы – бизәкле, бай; нигез ташлары – ныклы, тотрыклы… Ул татар шигъриятенә моңарчы әдәби кулланышта булмаган… бик күп сүз — гыйбарәләр һәм деталь — образларны алып керде, башкалар күзе күрмәгән тормыш күренешләрен шигъриятнең өйрәнү объектына әверелдерде”,- ди әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь Наис Гамбәр.

Шагыйрь әдәбият, сәнгать, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби публицистик мәкаләләр, эссе – уйланулар, новелла -парчалар, каләмдәшләренең иҗат портретлары һәм чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турындагы язмалар авторы буларак та билгеле (“Җырларда ил гаме” һ.б. җыентыклары).

Равил Фәйзуллин – татар поэзиясенең алгы сафында атлаучы җитлеккән шагыйрьләрнең берсе. Аның күп кенә шигырьләре җыр булып китте.

Равил Фәйзуллин тормыш һәм табигать күренешләренә, яшәеш һәм рухи дөнья чагылышларына игътибарлы. Һәр күренештә, чуер ташларны сугып ут чыгарган кебек, шигърият орлыгы күреп ала. Аны кешеләр күңеленә чәчә.

Равил Фәйзуллин “Мәрмәр” исемле шигъри җыентыгы өчен 1970 нче елда Татарстан яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге бүләгенә, ә 1978 нче елда сайланма әсәрләре тупланган “Шигырьләр һәм поэмалар” (1976) китабы өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

1999 нчы елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән аңа “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән дәрәҗәле исем бирелгән. Ул шулай ук 1985 нче елдан Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем йөртә.

Равил Фәйзуллин 1990-1995 нче елларда Татарстан Югары Советында депутат булып тора һәм республиканың мөстәкыйльлеген, дәүләтчелеген торгызу эшләренә якыннан торып катнаша.

Р.Фәйзуллинның татар телендә һәм русчага тәрҗемәдә кырыклап китабы дөнья күрде. Болардан тыш аерым әсәрләре алман, поляк, француз, төрек, кыргыз, эстон, грузин телләренә тәрҗемә ителгән.

1966 нчы елдан ул – Язучылар берлеге әгъзасы.

Әйе, аксакал язучыбыз Равил Фәйзуллинның тормыш юлы һәм иҗаты һәркемдә соклану уятырлык! Беренче иҗат иткән вакытлардан ук, хыяллар канатланган, күңелдә әле яңа шигырь сурәтләре үз дөньясын эзләп, бөреләнгән, ачылган чордан ук үз юлын, үз максатларын төгәл белгән шагыйрь ул. Инглизләрдә “үз – үзен ясаучы (тудыручы, булдыручы!) кеше” дигән гыйбарә бар, ул нәкъ Р. Фәйзуллинга туры килә дә инде. Бу – сирәк бәхет, бәлки халык өчен, шигърият өчен тарихи бер зарурилык, язмыш үзе сайлап, саклап, үстереп алып барган илаһи юлдыр, бәлки. Шулай дип тә ышанырга була. Ә аның нигезендә – өзлексез хезмәт, максатчанлык, көчле ихтыяр, тагын бер кабат хезмәт, эш, йокысыз төннәр һ.б. лар ятуын һәркем дә аңлыйдыр, мөгаен.

Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар:

1. Әхмәтҗанов И. Белеп язуга ни җитә! // Ватаным Татарстан. — 2004. — 27 окт.2. Вәлиулла И. Равил Фәйзуллин шигъриятендә Моң һәм Сабантуйлык рухы // Казан утлары. — 2007. — № 8. — 102-121 б.

3. Гамбәр Н. Башны салларга салып… // Казан утлары. — 1993. — № 8. — 97- 110 б.4. Даутов Р.Н.Балачак әдипләре: Библиографик белешмәлек. Беренче китап.= Писатели нашего детства: Биобиблиографическая книга. Первая книга.- Казан: Мәгариф, 2002.-223 б.

5.Хәлим А. «Хакыйкатькә шагыйрь туры керә…» // Идел. — 1996. — № 12. — 39-41 б.



sitemap
sitemap