Муса лил иаты



Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Татар Шураны урта гомуми белем бирү мәктәбе

Хәсән Туфан иҗатында Муса Җәлил образы

Башкарды: Мөслим районы Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Софина Евгения Миркурьевна

Җитәкче: Шаева Венера Мнахировна

Мөслим, 2011

Кереш

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлелек кебек сүзләр тора. Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Иң элек кыскача гына Муса Җәлил тормыш юлына тукталыйк. Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара.

Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган: «Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмага катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр».

Хезмәтнең максаты – әдәбиятта Муса Җәлил һәм җәлилчеләр образларының әдәбиятта чагылу.

Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк дип табылды:

Х.Туфан шигырьләрендә М.Җәлил образы чагылышы;

Туфан һәм Җәлилнең уртак язмышларының бирелеше.

Безнең тикшеренү объекты итеп шигърияттә Муса Җәлил образы алынды. Аерым алганда, Хәсән Туфан иҗатында аның чагылышы.

Эшне язу барышында теоретик нигез итеп Р.Р.Сабировның “Шигырьләрдә минем йөрәгем” , Т.Галлиуллинның “Шагыйрьләр һәм шигырьләр” , “Татар әдәбияты тарихы” (5 том) җыентыклары алынды.

Эшебез кереш , төп һәм йомгаклау өлешләреннән тора.

1 бүлек

Хәсән Туфанның М.Җәлил һәм җәлилчеләр истәлегенә, аларның батырлыгына багышлап язылган шигырьләре бар. Җәлил циклы дип атап булырлык әлеге әсәрләрдә Туфан герой-шагыйрьнең образын тудыру белән чикләнми, шуңа бәйле рәвештә мөһим фәлсәфи, сәяси-иҗтимагый, этик мәсьәләләрне күтәрә. Шуңа күрә аларда сугыш кебек афәтне китереп чыгаручыларның вәхшилеген фаш итү максаты гына куелмый, ә гомумирәк, масштаблырак проблемалар күтәрелә.

Муса образы Туфан иҗатының очраклы гына керми. Беренчедән, ике шагыйрь дә сугышка кадәр дустанә яшәгәннәр. Икенчедән, Туфанга Җәлил язмышы якын, икесе дә – мәхбүс, фаҗигаләре дә уртак. Туфан, тоткынлык шартларында яшәгән кеше буларак, иптәше кичергән газапларны ачыграк итеп күз алдына китерә ала. Моның үрнәк мисалы булып “Моабитны күрдем төшемдә” (1947) шигыре тора. Әсәрнең төп сюжет линиясе лирик “мин” күргән төштә бирелә. Әмма бу авторның үз фаҗигасен, үз фикерен әйтү өчен пәрдә генә. Асылда, төштә күрелгән нәрсәләр бар да өндә һәм лирик герой ( ягъни тоткынлыктагы Хәсән Туфан) төрмә тормышын үз күзләре белән күреп белә. Дөрес, үз фикерен яшерү өчен мондый тормышның бары төштә генә булып калуына теләк белдерә:

Моабитны күрдем төшемдә мин,

Фашистларны күрдем төшемдә.

Күрмәсәңче, дөнья, беркайчан да,

Күрмәсәңче моны

Өнеңдә.

Автор әлеге юлларны дөньяга риторик эндәш, фаҗигале мөрәҗәгать рәвешендә ике тапкыр кабатлый. Шуның белән ул укучыны искәртә күк: юк, болар бар да төштә генә түгел, ә өндә; фашитсныкына тиң явызлык белән совет иле инде күптән очрашкан. Шагыйрь хыялларында бирелгән төрмәне бөтен детальләре белән күз алдына бастырып, җир йөзендәге явызлыларның азатлыкны, ирекне буу юлына басуына фаш итүгә алына. Тимер пәрәвәзле тәрәзәләр, кат-кат йозаклы ишекләр, урта гасыр инквизициясе допросларын яңарту, керсез җанына исерек кулын тыгып, адәм баласының иң саф “алмаз”ын – тормышка мәхәббәтен үтерергә омтылу – фашизмның кешелек дөньясын бетерүгә керткән өлеше ул. Лирик герой тупас сүзләрдән дә курыкмый: мифик, дини образларны кулланып, вәхшиләрнее “үрмәкүч”, “мародер” дип атый.

Туфанның явызлыкка нәфрәт белдереп, яшәүгә дан җырлаган, җир йөзендә үз үлемеңнән соң да исемеңне калдыру мәсьәләсен күтәргән әсәрләреннән берсе – “ Чәчәк сибелә җирдә” (1947) шигыре дә Җәлилгә багышланган иҗат бәйләменә кертәбез. Шигырьдә Мусаны һәлак итү күренеше тасвирлана. Аны атарга алып баралар. Ике кулын артка куеп, тыныч кына,эштән кайткан кебек кенә үлемнән курыкмыйча атлый ул. Күңелендә – “табигатькә- тере мәңгелеккә азаккы кат өзелеп соклану”, соңгы тапкыр якты дөнья белән саубулашу. Үтерүчеләрнең максаты бер генә – кешене яшерен юк итү. Әмма моның белән табигать килешми. Бөтен әйләнә-тирә бу җинаятькә үз мөнәсәбәтен күрсәтә, шул ук вакытта тоткынга теләктәшлек тә белдерә. Моңсу ай аның соңгы юлын яктырта, үксеп искән җил юлына чәчәкләр сибә, урман да “үтерә бит кешене” дигәндәй үкереп куя, бәхилләшергә офыктан кояш килеп чыга. Табигать сурәтләре фаҗигане куерта, алар автор мөнәсәбәтен чагылдыра, аныд кичереш дәрәҗәсен бирүгә буйсындыра. Юк, кешенең үлеме яшерен кала алчый, җинаятьненең мәңгелек шаһитлары кала.

Баш иеп уза имән картка,

Сеңелләр күк сылу каенга.

Горизонтлар кояш килеп чыга

Бәхилләшеп, күреп калырга.

Хикәяләүче роленә кереп, автор кешене дә табигатьнең аерылмас кисәге дип саный. Аның идеясе ачык: әгәр дә кеше дөньяда вакытта изгелек кылган икән, аның эш-гамәлләре эзсез югалмый: “җир барыбер аның төсе итеп алып кала соңгы эзләрен”.

Мусаның яраткан хатыны Әминә Җәлилова да Туфан игътибарынна читтә калмый. “Иртәләр җитте исә” (1945) шигырен Хәсән Туфан төрмәдә чакта яза, бу вакытта исә хатыны Луизаның гомере, төннәре һәм иртәләре өмет, хәсрәт эчендә уза. Аларга да очрашу насыйп булмый.

“Шигъри пөхтәлекнең, композицион җыйнаклыкның үрнәге – “Иртәләр җитте исә” әсәренең игътибар үзәгендә ике төс – ике капма-каршы көч арасында тартыш бара. Шатлык, мәхәббәт, бәхет символы ак төстә үлем, сүнү, өметсезлек, алдану тоткасы – кара төс каршы чыга. Шагыйрь ихластан үзенең каһарманнарына бәхетле очрашу, кавышу теләсә дә, тормышның аерым шәхес теләгенә буйсынмый торган үз кануннары барлыгын онытмый. Сагынып көтелгән сөекле кеше илен, халкын яклап һәлак булганмы, әллә тоткынлыкта утырамы – монысы билгесез. Бу хакта хәбәре дә булмаган ханым очрашу өмете белән яши, күлмәгенең карасын кими, әлегә аклысын кия. Аклысын кию – көтү, ышаныч катыш сагыш, рухи пакьлек, сөйгәненә тугрылык билгесе дә: “аклысын кия ярың, карсын кими әле”…

Шигырьнең төгәл адресаты билгеле – реаль шәхес ( Әминә Җәлилгә дигән багышлау моңа дәлил). Автор – хикәяләүче дөресен әйтә алмавына борчыла, сөеклеләрнең өметен саклау теләге хиснең дәрәҗәсен тагын да көчәйтә:

Иртәләр җитте исә,

Уян да, терел дә син,

Кайт әле өеңә син, —

Күр, гомере ничек кичә,

Иртәләр җитте исә.

Лирик герой алдагы көнгә очрашу өмете , шатлыгы белән янып яши. Әлеге ышаныч аның йөрәген җылыта, яшәвенә ямь өсти . Шигырьнең башы белән ахыры берләшеп, яңа эчтәлек туа: өметләр чынбарлык белән туры килми.

Йомгак.

Туфан М.Җәлил һәм аның иптәшләренә багышланган шигъри бәйләмен соңрак чор иҗатында ида дәвам итә. “Россияннәр”, “Без уникеү идек”, “ Без Җәлилгә бардык” (1956) кебек шигырьләрендә Туфан җәлилчеләр батырлыгының очраклы булмаганлыгын, татар халкының күпчелек уллары шундый батырлыкка сәләтле икәнлекләрен ассызыклый.

Җәлилгә һәм аның хатынына багышланган шигырьләрендә ул шәфкатьлелекне, миһербанлыкны байрак итеп күтәреп, гомумән, иҗтимагый явызлыкка, кара көчләргә каршы чыга, тирән бер хис белән тормышка, аның шатлык-кайгыларына, мәхәббәт-нәфрәтләренә яңача карарга, кешене, яшәеше яратырга йөрәтә.

2 бүлек

Сибгат Хәким иҗатында да герой-шагыйрь искә алына. Аның “Торыгыз, Мусалар!” циклын атап китәргә була.Җәлилчеләр белән чиксез горурлану, туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт хисләре ята. “Татарлар елмаеп үлделәр” шигырен карап китик.

Күңелнең киеренке кылларыннан сызылып чыккан нотада башланып китә бу шигырь. Тау башларына сарылып җил елый. Ул илгә фаҗига хәбәр итә – Җәлил һәм аның көрәштәшләренең җәзаланып үтерелү хәбәрен китергән. Бу вакыйганы шагыйрь өч сторага сыйдыра алган:

Өемнең янымда җил елый, —

Бик ерак юл узган ул, беләм.

Мусалар турында хәбәр бар:

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

Композицион кабатлау алымы шигырьнең төп мәгънәви идеясен, юнәлешен ассызыкларга мөмкинлек бирә. Хисләрнең көчле ташкыны, үзәк өзгеч моң шигырь ахырында горур интонация белән алмашына, традицион җил образы яңа эчтәлек белән тулылана:

Җил илләр буенча китәр дә

Таулардан тауларга үрмәләр;

Тыңлагыз, тыңлагыз, дияр ул:

“Татарлар елмаеп үлделәр”.

“Төштә нәрсә күргәнлеген беләм”.. шигыре башка шигырьләрдән психологик нечкәлеге һәм эчкерсез яңгырашы белән аерылып тора. Җәлил җәза алдыннан, соңгы төндә төшендә ниләр күргән? Һишчиксез, Оренбург далалары куенында утырган туган авылын, ак оннан пешерелгән кайнар кабартмалар белән тулы өстәлне, әнкәсенең чәчәкле күлмәген, кулларын; кыскасы, туан ил дигән гомумирәк сүз үз эченә алган бик күп нәрсәләр исенә төшә, хыялында гәүдәләнә. Балачакның матур зәңгәр күге коллыкның котылгысыз чынбарлыгы белән контратса туа.

“Эзлиләр Европа буйлап” поэмасының сугыш һәм иминлек, вакыт һәм ара , мәңгелек һәм мизгел кебек төшенчәләрне, яшәүнең мәгънәсе турында фәлсәфи-әхлакый уйлануларны бәйләп алып баручы көче – шагыйрь шәхесе, хәтер, кешелек киләчәге турында уйланулар. Шагыйрь М.Җәлил батырлыгының нигезләре, чыганаклары турында уйлана, аны Фучик һәм башка халкыкларның олы уллары белән янәшә куя. Татарлар туып үскән җирләреннән , илләреннән читтә, күрмәгән — белмәгән Европаның үзәгендә һәлак булырга тиешләр. Аларның , бәлки, судтан, үзләренә карата рәхимлерәк булуны сорарга да хаклары бардыр әле.

Уза французлар, поляклар…

Татарлар мыскыллау күк

Ишетелә, бөек халыклар

Эшенә кысылганнар күк.

Юк, тоткын татарлар үзләренә мәрхәмәт, ниндидер искәрмә сорамый, алар масштаблы фикерли, дөнья азатлыгы өчен тамы каны аккнчы көрәшергә ант итә.

С.Хәким Җәлилнең яшьлек елларын кырыс, кискен буяулар белән иңләп үтеп, хыял канатында янәдән суд залына әйләнеп кайта. Илнең төрлет почмакларыннан сугыш җыйган унбер батыр суд залында утыра. Ләкин гаҗәеп, булмаган хәл: алар елмаеп утырала. Судья аптырашта кала: “Билгесез нинди рух бу халыкта?” Суд залына нур ерактан, илнең түреннән, Урал һәм Үзбәкстаннан, Казахсатннан, Мусаның берөзлексез төшенә кереп, сагындырып йөдәткән Казаннан агыла.

Бу поэма нигезендә шагыйрьнең шәхси кабул итүе, күзаллавы аша тасвирланган М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында уйланулар ята.

“25 август”, “Әминә Җәлилованың Плетцензееда булаганнан соң әйткән сүзләре”, “Берлин, Муса”… , “Елама, Әминә” шигырьләре “Эзлиләр Европа буйлап” поэмасын тулыландырып, ачыклап киләләр. Һәркайсының үзәгендә конкрет фабулалы сюжет, һәр детале Муса Җәлил характерының, сынынң, сугышкача тормышының билгеле бер чорын күңелгә уеп куя.

Берлин. Муса. Туган көне, бәйрәм.

Ул битараф, йөздә сралык.

Күз кабыгы искә төшереп тора:

Әллә кайда бар күк сабыйлык.

Ул битараф, салкын. Сагыш баскан

Шешенкерәк шул күз кабагы

Хәтерләтә читтә елап арган,

Үксеп торган яти баланы.

(“Берлин, Муса”…)

Шагыйрь , каләмдәшләренең рәсеменә карп, сугыш алды елларын, Мусаның портертын реалистик детальләр аша күз алдына китерә. Чагыштырулары нык, ышанычлы, күзәтүләре герой-шагыйрь образының яңа үзенчәлекләрен ачуга ярдәм итә.

С.Хәкимнең гуманистик поэзиясе тынычлык һәм тормыш өчен көрәшә. Ул – чын мәгънәсендә сугышчан һәм халыкчан шигърият.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Тат.кит.нәшер., 1985.- 208 б.

Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф,2004. – 271 б.

Җәлил М. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр. – Казан? ТР “Хәтер” нәшритяы (ТаРИХ), 2004.- 575 б.

Сабиров Р.Р. Шигырьләрдә – минем йөрәгем.- Казан: РИЦ “Школа”, 2006.-188 б.

Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т.5. – Казан: Тат.кит.нәшер., 1989,- 544б.

Туфан Х. Шигырьләре Поэма, лирика. – 1 кис.- Казан: Яңалиф, 1929.- 38б.

Туфан Х. Сайланма әсәрләр: 2 томда. Т.1. / Х.Туфан.- Казан: Тат.кит.нәшер., 1975.- 366б.



sitemap
sitemap