Мслимем — туган жирем



ММББУ «Мөслим гимназиясе»

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы

Инша

«Мөслимем — туган жирем»

Башкарды: Бадретдинова Дина

3б класс укучысы

Мөслимем — туган жирем.

Әй, Мөслимем, синдә минем

Бомаган тойгыларым.

Иң беренче синдә күрдем

Төшләрнең татлыларын.

Иң беренче адымымны

Синең җирдә атладым.

Бу бәхетле минутларны

Мин гомергә саклармын.

Мин бит синең назлы балаң,

Гөнаһсыз сабый гына.

Шушы җирдә туган бабам,

Мин горурмын шуңарга.

Һәрбер кешенең туган төбәге, туган җире була. Минем туган җирем Мөслим. Мөслим дип әйтү белән күз алдына зур, кара урманнары, елга — күлләре, иксез — чиксез болыннары, матур могҗизалы табигате, яхшы кешеләре, матур, төзек авыллары килеп баса. Мөслим авылы аша боргаланып ага торган Ык елгасы гына да ни тора! Ык елгасы буйлап болын — кырлар, бай әрәмәлекләр, урманнар урнашкан. Елгада бик күп төрле балыклар, урманнарда пошилар яши. Мөслим районында файдалы казылмалар да күп. Безнең жирлегебездә нефть, известь, төрле — төрле ташлар чыга.Тарихи мәгълүматлар буенча Ольгино авылы янында элек бакыр чокырлары да булган. Районыбыз авыл хуҗалыгы тармагы буенча эшли. Киң басуларда иген культуралары үстерәләр, мал — туар, кош — корт асрау белән шөгыльләнәләр.

Мөслим районында бик күп милләт вәкилләре дус һәм тату яшиләр. Мөслимебез көннән — көн үсә, зурая бара, яңа йортлар калкып чыга. Бу, әлбәттә, Мөслимебездә яшәүче кешеләрнең бик тырыш булуын күрсәтә.

Районыбыздагы житәкчеләр балаларны да кайгыртып яшиләр. Алар безнең өчен бик матур, зур бассейнлы мәктәп, балалар сәнгать мәктәбе торгыздылар. Спорт белән шөгыльләнү өчен дә барлык мөмкинлекләр — стадион, спорт заллары, кыш көннәре тимераякта шуу өчен боз тартмачыгы, җәй көне футбол уйнар өчен футбол кырлары бар.

Мөслим халкы бик унган. Районыбызда «Агромастер», «Тимерче» җәмгыятьләре, каз, тавык фермалары бар. Бик күп кеше вак эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Мөслимнең матур табигате бик күп райондашларыбызга сәнгать юлыннан китәргә этәргеч булгандыр. Районыбыздан җырчылар, театр артистлары, язучылар һәм шагыйрьләр, күренекле кешеләр чыккан. Без алар белән горурланабыз.

Мин үземнең Мөслим кызы булуым белән бик горурланам. Мөслимебез алдагы көннәрдә дә үссен, матурлансын.










sitemap
sitemap