Моя семья сочинение



Ата – йортның матчасы,

ана – йортның өрлеге,

балалар – стенасы.

(татар халык мәкале)



Исәнмесез! Таныш булыйк, мин – Гөлназ. Фамилиям – Низамиева. Мин Мамадыш шәһәренең 3 нче санлы мәктәбендә укыйм. Безнең мәктәп бик матур, якты. Анда бары тик “5” легә генә укыйсы килә.

Мин бик бәхетле бала! Минем яраткан әти, әни, апа,әбием бар! Бик матур мәктәптә укыйм!

Безнең гаилә дус, тату. Әтием Марс милициядә эшләгән. Ул бик батыр, кыю булган. Машина йөртүчеләрнең тәртибен саклаган. Әти гадел дә, җаваплы да булган. Үзе белән булган хәлләрне сөйләгәндә, мин дә милиция, ә юк, полиция булам, дип уйлыйм. Әти хәзер лаеклы ялда.

Әнием Илфария “Ландыш” балалар бакчасында эшли. Ул балаларны бик ярата. Эштән кайткач, алар белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп көлдерә. Әллә балалар бакчасында эшләргә микән, дип уйлыйм.

Апам Алсу 8 нче сыйныфта укый. Апа тырыш, гел “4” һәм “5” ле алырга дип, көне-төне дәрес хәзерли. Аның иптәшләре дә күп. Алар җырларга, биергә яраталар. Бергә җыелсалар, әллә нәрсәләр уйлап табалар. Мин дә, апам кебек тырыш булачакмын. Мин дә иптәшләрем белән шулай күңелле яшәячәкмен.

Ә әбием авырый. Ул җырламый да, биеми дә, көлми дә. Аңа күңелсез булмасын дип, мин әбигә китап укыйм, өйрәнгән шгырьләремне сөйлим. Әгәр дә рәсем ясасам, аңа күрсәтәм. Әби мактый, рәхмәт әйтә.

Без бик күңелле яшибез. Әти белән әни безне Казанга алып бара. Быел “Ривьера” ял итү үзәгендә булдык. Андагы күңеллелек! Су агып торган таудан шудык. Озын-озын торбалардан әллә нинди әйберләргә утырып төштек. Анда сауна бар. Тагын джакузи да бар. Бик-бик күңелле булды анда!

Әти белән әни бик күптән танышканнар. 1994 нче елда, 10 нчы сентябрьдә алар бергә яши башлаганнар. Миңа моны әнием сөйләде. Ярый әле әти бүтән әни белән танышмаган. Минем әни бик әйбәт, иң әйбәте!

Безнең сыйныфта әнисе, әтисе булмаган укучылар бар. Бу бик күңелсез бит инде. Әтиең булмаса, сине машинага утыртып йөртүче дә юк. Тәмле әйберләр дә күп эләкми. Үсә-үсә, дип, күккә чөюче дә юк. Ярый әле минем әтием бар!

Ә бер малай әбисе белән генә яши. Әнисе еракта. Бигрәк читен инде аңа. Әнисен сагынадыр ул. Әни өйдә булмаса да бик күңелсез була бит. Ә аның әнисе көне буе да, икенче көнне дә юк. Миңа бик начар булыр иде алай булса. Әле ярый минем әнием янымда! Аталы- аналы – алтын канатлы, дип юкка әйтмиләр шул.

Мин үскәч, әтием һәм әниемкебек гаиләм булачак! Зур, матур өйдә яшәячәкмен . Минем машинам да, этем дә булыр.

Әти,әни, әби, апа,мин – безнең гаиләдә 5 кеше. Безгә бергә бик рәхәт! Минем гел шулай дус яшисем килә!

Ускэч мин полиция булам сочинение



Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәренең 3 нче санлы гомуми

белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе



Сочинение

“ Мин һәм гаиләм”

Эшне башкарды:

Низамиева Гөлназ

2 нче сыйныф укучысы, 8 яшь

Мамадыш шәһәре, Ф.Кәрим ур. 1

Укытучы: Фазлиева Г.М.

2012 ел








sitemap
sitemap