Мясной Бор фаигасе Шафигуллина Зухра



МЯСНОЙ БОР ФАҖИГАСЕ

Шәфигуллина Зөхрә, Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 10 Б сыйныфы укучысы (укытучы: Платонова Дамира Даниял кызы)

Исемең синең билгесез, батырлыкларың синең үлемсез…

Минем бабаем Шәфигуллин Мөхлис Шәфигулла улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Җиңүне Берлинның үзендә каршылаган. Исән-сау яу кырыннан әйләнеп кайтып, безнең яраткан бабабыз булып озак еллар яшәде. 92 яшькә җитеп, гүр иясе булды. Аның якты исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Бабам Мясной Бор фаҗигасен кичергән. Әмма ул хакта сөйләргә яратмады. Сугыш юлы үткәннәргә җиңел булмагандыр инде аны искә төшерү. Бүген менә гаҗәпләнеп уйлыйм бабам кичергәннәрне.

1942 елның 24 гыйнварында Новгород янындагы зур булмаган бу авыл янында, немецлар оборонасын өзеп, 2 нче удар армия гаскәре блокадасы Ленинградка ярдәмгә ташлана. Алга, бары тик алга! Фәрман әнә шундый. Дошман көчле, бераздан безнең гаскәрләр, алга барудан туктап, ярым чолганышта кала. Мясной Борга чыгучы гаскәрләргә азык, корал кертелә торган бердәнбер юл – «Бугаз»ны, алар әледән-әле кулга төшереп, томалап куйганнар. Безнекеләрне ике яклап утка тоталар, һавадан бомбалар ява. Ачлык, бет, адым саен үле гәүдә. Бабам истәлекләренә караганда, сугышчыларга баштарак 100 әр — 50 шәр грамм сохари, 50 — 60 ар грамм ат ите бирәләр. Соңгы көннәрдә алар да бетә. Күпләр ачтан шешенә.

Волхов сазлыкларында, бу сугышларда һәлак булганнар арасында безнең якташларыбыз, татарлар да күп була.

Июнь аенда зур җиргә чыгу турында әмер бирелсә дә, ачлыктан шешенгән, хәлсезләнгән сугышчыларның бик азы гына дошманның туктаусыз уты астында 5 километрлы коридорны үтеп исән кала. Бабам да шулар арасында!..

Мясной Бор янында 150 меңгә якын сугышчы һәлак була…

Мясной Борга безнең районнан ел саен экспедициягә баралар. Аларның истәлекләреннән укып та күп нәрсәгә шаккатасың: “Ерак та түгел нарат, каен агачлары яшәреп утыра. Сөйләүләргә караганда, трактор белән буразналар ерып, кеше сөякләре өстенә утыртканнар аларны. Күпме еллар узса да, ныклап тамыр җибәреп, үсеп китә алмый интегәләр: һаман да нәзек, нечкәләр. Кемнәрдер шулай, меңнәрчә сугышчы гәүдәсен үзенә сыендырган җирләрне урман, агачлар белән яшермәкче булган».

Сугыштан соң бу коридор-үзән үлгән кеше гәүдәләре белән түшәлгән килеш калган. Җирле халык актарынып, аларның көнкүрештә кирәге чыгардай кием-салымнарын, әйберләрен җыйган. Медальоннарындагы язуларны, Кызыл армияче кенәгәләрен алган.

“Сугыш – аяусыз зур фаҗига. Әмма тарихка күз салсак, кайсы илдә, нинди халыкта яу кырында һәлак булган сугышчы гәүдәсе җир куенына салынмый ачык һавада, су эчендә, сазлыкта яткан?» – дип, ачыргаланып искә төшерә иде бабам.

Ә экспедициячеләр никадәр каһарманның данлы исемен туган якларына кайтарырга, җәсәдләрен җир куенына иңдерергә ярдәм иткәннәр.

“Баштагы елларда бер урыннан әллә ничә сугышчы сөякләрен җыйнап ала идек, эзлисе дә түгел, чирәм, мүк калкыбрак торган урынны актаруга каска, аның янында ук баш сөяге килеп чыга иде, хәзер «щуп» белән җиргә төрткәләп карап, шактый эзләнәсе. Тапкач та тездән су эчендә торып саз, пычрактан аралап сөяк җыю, туплау җиңелләрдән түгел. Күңелдә – медальон табып, тагын бер сугышчының исемен торгызу, якыннарына җиткерү теләге,” – дип сөйли алар.

“Экспедицияләргә җыенганда сәерсенеп карауларга юлыгырга туры килә, — дип дәвам итәләр борчылып. — Әллә кайчан үлгәннәрнең сөякләрен актару нигә кирәк? Җир күмгән инде аларны, – диючеләр дә бар. Шушы изге эшкә ярдәм итүдән баш тартучы эшмәкәрләр дә очрый. Аңларлык та, аңлатырлык та түгел. Рус җирендә, аеруча дәһшәтле сугышлар булган Мәскәү, Ленинград, Сталинград кебек шәһәрләр тирәсендә газиз Ватаннарын саклаучыларның каны белән сугарылган урыннарның, һәлак булган сугышчыларның сөякләре ятучы үлем үзәннәренең, калкулык, сазлыкларның исәбе юк. Инде аларның кайберләрен чүп түгү урыннарына әверелдергәннәр, зур-зур биналар, йортлар, коттеджлар төзегәннәр, хан сараедай дачалар корганнар”.

Табылган сугышчы сөякләре, табутларга салынып, туганнар каберлекләренә иңдерелә. Хәрбиләрчә хөрмәт күрсәтелә, залплар яңгырый, чыгышлар ясала. Бу чарада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эзтабарлар белән бергә туганнарының, әтиләренең исемнәре ачыкланган кешеләр дә катнаша. Алар ничә еллардан соң Мясной Борда әтиләре җирләнгән туганнар каберлегенә туган җир туфрагы, чәчәкләр салу бәхетенә ирешәләр. Мондый бәхет бик сирәкләргә генә тиядер шул. Саннарга Караганда, Волхов һәм Төньяк-Көнбатыш фронтларда 800 — 850 мең солдат һәм офицер һәлак булган, хәбәрсез югалган. Новгород өлкә хәрби комиссариатында булган мәгълүматлар буенча, өлкәнең каберлекләре һәм мемориалларында нибары 400 меңнән артык сугышчы җирләнгән. Шуларның 88 меңгә якынын эзләнү экспедицияләре табып җирләгән. Бу эштә тыйнак кына булса да, 200 дән артык сугышчы үлгән җирне ачыклаган Кукмара районы эзтабарларының да өлеше бар.

Мин сөенеп бетә алмыйм: шул газап эченнән Мөхлис бабам исән-имин әйләнеп кайта алган. Әле алай гына да түгел, алда әйткәнемчә, Берлинның үзенә барып җитеп! Җиңү белән!

Мин бабам белән горурланам. Туган авылында тигез-тату гаиләдә 7 бала тәрбияләп, әбием белән озын гомер кичерде ул.

Минем генә түгел, райондашларымның да горурлыгы ул. Һәммәбезгә тыныч-имин тормыш бүләк итүче җиңүчеләрнең берсе бит ул!

Кабатлана күрмәсен бу фаҗига. Ил-көннәр имин булсын.



sitemap
sitemap