Буыннар чылбыры озелмас_15703



Буыннар чылбыры озелмәс!

Авылыбызга 1977 нче елны тарих укытучысы

булып килгән Шарафлисламов Мәксуд Денис-

лам улына багышлыйм. 1979 нчы елда аның

тырышлыгы белән мәктәптә Сугыш һәм хезмәт

даны музее ачылды.

Бүгенге көндә ул “Ярмәкәй яңалыклары”

район газетасында редактор урынбасары бу-

лып эшли. Шигырьләр яза. “Дулкын жыры” ди

гән жыентыгы дөнья күрде.

Мин бу музейга бары тик туганнарым, бабаларым турында мәгълүмат алырга дип кенә кергән идем. Мәктәптә “Минем шәжәрәм” конкурсы игълан ителгәч , музейдан сугышта һәлак булган дәү абый турында ; сугыш чорының барлык авырлыкларын жилкәсендә татыган , соңыннан алдынгы игенче булып киткән бабам турында ; хәзерге көндә армия сафларында офицер булып хезмәт иткән абыем турында да белеп чыгарга иде исәп.

Ләкин мин музейдан тиз генә чыгып китә алмадым. Берничә минут эчендә нинди тарих катламнары аша үттем! Күзем экспонатлар аша йөгерә, ә күңелем авылым тарихын ил тарихы белән бәйли бара. Илдә булган вакыйгаларның берсеннән дә читтә калмаган бит авылым халкы; алар да үз өлешен керткән, канын койган, тирен түккән. Әнә ич, бабамның әтисе Львов якларында батырларча һәлак булган. Димәк, минем нәселем кешеләре дә бу тарихта үз эзен калдырган. Димәк , алар миңа бу тыныч таңнарның кадерен белергә, кояшлы көннәрен , айлы төннәрен уяу сакларга куша!

Бу кадәр күп һәм бай материалны кем туплаган , кем эшкәрткән?!

ЖЖЖ

…Ул әкрен генә төнге урамнар буйлап атлый. Тулы ай , сыек кына болытлар артына кача-кача, аңа ияреп бара. Һавада яз исе , дымлы жир исе , яшь бөреләр исе аңкый…

Суккул авылы, ай нурына манчылып, изрәп йоклый… Тынлык, көмеш тынлык. Хәтта күктә йолдызлар атылганы да, хәтта бөреләр эчендә яфрак шытканы да колакка ишетелгәндәй була…

Мәксүд абый , серле тынлыкка колак салып , әкрен генә атлый. Урамның ике ягыннан тезелеп киткән йортлар , үзләренең караңгы күзләре белән тын гына карап калалалар. Йортлар… Һәр йортның, һәр гаиләнең үз кайгысы, үз шатлыгы бар, һәр нигезнең ерак елларга киткән үз тарихы бар… Менә бу нигездә кайчандыр жиде балалы ярлы ялчы яшәгән. Көн-төн эшләп тә тамак туйдыра алмагач , йорт-жирен сатып , каядыр читкә киткән дә суга төшкән кебек юкка чыккан… Әнә теге йорттан өчәү ,тегесеннән икәү кайтмаган. Бер Суккул авылыннан гына да фашист аждаһа 870 ир-егетне йоткан…

Шифер түбәле бер йорт яныны килеп житкәч, Мәксүд абый озак кына тукталып торды. Кайчандыр анда авылның беренче коммунисты яшәгән. Аны сәнәкчеләр үтереп киткән. Исәпләсәң, исең китәр! Шушы айлы кичләрнең тынычлыгын , шушы йортларның иминлеген саклар өчен бер авыл гына да күпме корбаннар биргән !

Мәксүд абыйның күңелендә әрнүле, авыр уйлар кузгалды. Ул, өенә кермичә , Стәвәнже буена төште дә күпер рәшәткәсенә барып сөялде…

…Стәвәнжедә боз ага. Яр буенда малайлар йөгереп йөри. Алар боз кисәкләре өстенә салам, тирес өяләр дә , ут ягып суга агызалар. Һәрберсе үз утын ягарга тырыша…

Утлар , утлар… Алар да кеше гомере кебек . Кайберсе пыскып кына яна, кайберсе эчтән дөрли , кайберләре гөлт итеп кабына да , су өстенә чаткылар чәчрәтеп, еракларга , әллә кайларга йөзеп китә.

Малайлар , дөньяларын онытып, шул утларга карыйлар. Язгы һавадай саф зәңгәр, кара карлыгандай кара күзләрен зур ачып, нәрсәнеңдер серенә төшенергә теләгәндәй, йөрәккә үтәрлек итеп карыйлар һәм нәрсәдер өмет иткәндәй, шаулаша-шаулаша боздагы утларны озаталар.

Ә бит бу малайлар шул иминлек өчен корбан булганнарның дәвамы һәм каны. Беләләрме алар моны? Тыныч тормышны яулап алу нинди бәягә төшкәнен беләләрме ?

Ул , бәлки , шушы төндә үз хыялында жанланган тыныч тормыш өчен көрәшчеләр алдында вәгьдә биргәндер: “Юк, без беркайчан да сезне онытмабыз . Сез безгә бәхет яулаганда һәлак булдыгыз. Без сезнең якты истәлекне мәңге сакларбыз,”-дигәндер.

ЖЖЖ

Менә Мәксүд абый мәктәптә ата-аналар жыелышында чыгыш ясый :

“Кадерле авылдашларым ! Гаеп итмәгез , мин артистлар кебек матур сөйли белмим. Күңелемдә ни бар , шуны әйтәм. Кайчак без , тормыш вак-төяге белән мавыгып , зур нәрсәләрне , изге нәрсәләрне онытып жибәрәбез. Яшьләр белмиләр , картлар кайгыртмыйлар . Болай булса , тагын утыз – кырык елдан азатлык өчен көрәшүчеләрнең исемен дә онытырлар. Киләчәк буын яшьләренә нинди истәлек калыр? Юк, иптәшләр , бу эшне ил гафу итмәс. Без аларны онытмыйк. Авылыбызда нинди генә кешеләр булмаган… Төрле илләрнең, дәүләтнең тарихы язылган. Ә бит һәр авылның, һәр йортның үзенә күрә тарихы бар. Безнең Суккул тарихы аеруча бай. Әйдәгез , үзебез исән чакта шул тарихны яшьләргә сөйләүнең берәр әмәлен табыйк…”

Мәксуд абыйның бу чыгышы Суккул кешеләренең күңелен кузгатып жибәрде.

Бәрәңге бакчасын сөргән вакытта , буразнадан жиз калай кисәге табылды. Күгәреп , яшелләнеп беткән кечкенә генә тәңкә.Бер читенә тишек тишелгән , урта бер жиренә 7112 саны сугылган.

Мәксүд абый , галимнәрдән сорашып , аларның нәрсә икәнен ачыклады. Борын заманда крепостной крестьяннарның түшенә шундый жетон тага торган булганнар… Димәк , кайчандыр , Суккул авылында 7112 нче номерлы бер кеше яшәгән . Ул гомере буе алпавыт өчен жир сукалаган. Иген иккән… Ә бәлки, Пугачев яуларына кушылып , алпавыт утарларының көлен күккә очырып йөргәндер… Бер дә гажәп түгел , элек-электән Суккул авылында гаярь егетләр күп булган…

Ниндидер мулладан калган иске йортны сүткән вакытта

чормадан бер төргәк саргайган кәгазьләр табылды. Моннан 180 еллар элек язылган ниндидер хатлар, ышаныч кәгазьләре, жир бүлү исемлекләре. Аларның күбесе ертылып , теткәләнеп беткән. Кайберләренең башы, кайсының ахыры юк , яңгыр суы үтеп , хәрефләр жуелып беткән.

Мәксүд абый хәрефләп, ижекләп булса да аларны укырга , мәгънәсенә төшенергә тырышты…

…Крепостное право бетерелгән , Суккул крестьяннары ирек алган. Түшләренә тагып йөргән әлеге тамгаларын өзеп ташлаганнар , ләкин кулдагы богаулар шул килеш калган.

Ниндидер Нургали улы бер сум акчага үзенең соңгы өметен – дүрт колач жирен сата. Казна бурычлары өчен икенче берәү йорт-жирен , иске читәнен , урындыгын , бер батман бәрәңгесен сата. Үзен ач-ялангач килеш бала-чагасы белән урамга куып чыгаралар. Өченче бер бичара, апрель аенда ук ашарына бетеп , байга әжәт сорап бара , кулыннан язу биреп , табагач тамгасы куеп, алдагы жәйдә түгеләчәк маңгай тирен сата.

Мәксүд абый ,төннәр буе утырып, саргайган кәгазь кисәкләреннән , күгәргән тәңкәләрдән Суккул авылының тарихын терки. Ул инде үзенең хыялын сер итеп сакламый.

Һәй, Мәксүд энем , бик изге эшкә алынгансың. Рәхмәт сиңа ,- диләр картлар.- Әйдә , тырышып кара. Кулдан килгәнчә булышырбыз.

Миндә иске намазлык бар. Кирәк булса бүген үк китерәм.

Намазлык дисең син. Минем чормада әнә полный коръән аунап ята.

Ә миндә чабагач аламасы ята бугай …

Музей төзү эшенә озакламый олысы-кечесе кушылып китә. Марат исемле укучы борынгы акчалар табып китерә , сыер савучы Сәлимә апа каяндыр көмеш чулпылар табып бирә. Тәскирә исемле яшь килен музейга хәситә бүләк итә.

Ярдәмчеләре булгач, Мәксуд абый тагын да дәртләнә. Көн саен я борынгы бизмән , я чакмалы мылтык , я булмаса кулак обрезы табып кайта. 70 яшьлек Сатирә апа аңа киндер станогы биреп чыгара.

Ә кайбер чагында ул авылдашларының өендә кара төнгә чаклы утыра. Йорт хужалары фронттан килгән өчпочмаклы хатларны, үлү яки хәбәрсез югалу турындагы кәгазьләрне әле булса да сандык төбендә саклый икән. Күз яшьләрен йота-йота шул хәсрәтле минутларны яңадан күңелләреннән үткәрәләр. Иң кадерле әйберләреннән аерылгандай , йөрәгеннән суырып алып бирәләр иде. Мондый чакларда Мәксүд абыйга да жиңел түгел , шулай да киләчәк буыннарның хәтеренә мәңгелеккә салыр өчен, аңа шул әйберләрне музейга тупларга кирәк. Һәм ул үгетләп тә , югалмаячагына антлар итеп тә, күндерә иде.

Тора-тора экспонатлардан аяк атлар урын да калмый , аларның төрле жирдә чәчелеп ятуына күңел әрни. Бу эшкә ул күпме көч тукте , авыл халкы, мәктәп балалары күпме булышты, куяр урын булмагач, жыеп халыкка күрсәтеп булмый…

Мәксүд абый, жаен туры китереп , бу турыда укытучылар жыелышында сүз кузгатты. Ни әйтерләр дип , кыенсынып кына башлаган иде , мәктәп житәкчесе Мәгрүф абый мәктәптән бер бүлмә бирәсен әйтте. Ул көнне Мәксүд абый жыелыштан канатланып , дәртләнеп кайтты.

Музейның алты бүлегендә меңгә якын экспонат бар. Пыяла витриналар эчендә борынгы акчалар, ахаклар, беләзекләр. Кайдандыр татар халкының бердәнбер музыка коралы – кубыз табылган. Икенче бүлектә чуваш халкының милли киемнәре, өченчесендә — мордва халкының эш кораллары. Кораллар бүлегендә — чакмалы пистолет , хәнжәр , кистәннәр…

Суккул егете иңендә Берлиннан әйләнеп кайткан соры шинель , сугышчан орденнар , медальләр, һәлак булган батырларның фоторәсемнәре…

Бүгенге көндә республикабызда гына түгел , бөтен илебезнең горурлыгы булган авылдашлар – күренекле шәхесләрнең портрет галереясы…

Бу музейдагы экспонатларда – чалгы сапларында , чабата калыпларында гасырлар буена кеше кулының жылысы сакланып калган. Тишек котелоклар , фронт хатлары — котычкыч афәт елларының авыр газабын үз эченә алган. Бу әйберләр , күптән инде исемнәре дә онытылган кешеләр авазыннан сөйли беләләр : без менә шулай газап чиктек… Без менә шулай яшәдек… Без шулай көрәштек , шулай үлдек , диләр. Сез әнә шулай яшисез , яшәрсез… Безне онытмагыз… Әй, кешеләр ! Бүгенге тормышыгызның кадерен белегез. Кояшлы көннәрегезне , айлы төннәрегезне уяу саклагыз , диләр…

Музейдан чыкканда инде мин үземне икенче төрлерәк хис иттем. Һәрбер үткән көнебез тарихка китеп бара . Еллар безне газаплы һәм утлы вакыйгалардан ераклаштыра. Тере шаһитлар да арабызда сирәгәя. Ә бит су буенда уйнап йөрүче малайлар өчен бу тагын да тирәнерәк тарих . Алар да бит моны белергә тиеш. Мәксуд абый нәкъ шулай уйлагандыр. Һәм ул максатына ирешкән дә.

Тыныч тормышта ничә буын үсте, аякка басты. Ә музейда булган кеше, үткән тормышны күз алдына китереп , бүгенгесенең кадерен ныграк белә , киләчәге өчен борчыла. Буыннар чылбырын өзмичә , аларны аралаштырып торучы Мәксүд абыйлар үзләре дә бүгенге көн герйлары түгелмени ? Шундый кешеләр аркасында безнең тарихыбыз онытылмаячак, бүгенебез ышанычлы , киләчәгебез тыныч булачак.



sitemap
sitemap