Болганчык еллар



Болганчык елларда...

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен, якасына ябыш.

Ф.Яруллин

Миңҗамал Фәхретдин кызы белән Галиулла Исхак улы (Дамира әбиемнең әнисенең әти-әнисе) гаилә корып, үзләренең тырышлыклары белән көн күрә башлыйлар. Бабам, атлар, сарыклар сатып, акча тупласа, Миңҗамал әбием бер-бер артлы дөньяга килгән 3 кызын (Минниса, Минҗиһан, Миннехәтимә) тәрбияләп, тормыш иптәшенең олы терәге булып, бик матур гына яшиләр. Революциягә кадәр үк бабамнарның ат фермалары, амбарлары була. Хәтта халык телендә ,,алтыннары бар”, дип, даннары да тарала. Хәләл көн күргән, дингә җаны-тәне белән бирелгән бабам үзенең байлыгы белән бер дә мактанмаган, ярдәм сораганнарга һәрвакыт булышырга тырышкан. Хәтта үзенә килеп йөрүче бер мохтаҗга ярдәм иткән.

Тормыш шулай җай гына барыр кебек тә – юк шул. Авылда бабам тормышына көнләшүчеләр барлыкка килә. Күршедә яшәүче Хәсәншаны кулаклыкта гаеплиләр. Сөргенгә җибәрергә дигән карар чыга. Һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы бабам, Хәсәншага ярдәм кулы суза. (Ә күршесенең бик хәйләкәр, көнчел, куштан икәнен соң гына аңлый бабам). Активистлар белән сөйләшеп, күршесен бәладән алып кала. Ләкин үз яхшылыгының үзенә үк начарлык булып кайтасын алдан белсә…

Көннәрнең берендә бабама Хәсәнша ат алып кайтырга куша. Бабам, күршесенең үтенечен тыңлап, менә дигән ат алып кайта. Хәсәнша, мескенгә салынып: ,,Акчасын иртәгә кертермен,” – ди. Гадел көн күргән бабам аңа чын күңелдән ышана. Тик күршесе генә, аннан котылырга дигән күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләп, икенче көнне НКВДга ,,Галиулланың наганы бар,” – дип, шикаять яза. Булганмы соң ул заманнарда шикаятьнең дөресме, ялганмы икәнен тикшереп торулар?! Шуннан башлана да инде газаплы көннәр…

Икенче көнне бабама Хәсәнша котыртып җибәргән иптәше зур үтенеч белән килә. Янәсе, шушы мылтыкны станциядәге танышына илтеп тапшырырга кирәк. Бабаем караңгы төшү белән юлга кузгала. Авылдан чыгуга аны кулга алалар, шул вакытта гына эшнең нидә икәнен аңлый бабам. Тик соң була.

Салкын корал саклауда гаепләнеп, бабамны ике елга төрмәгә ябалар. Миңҗамал өч баласы белән иренең кайтуын түземсезлек белән көтә. Ул кайтса, тормыш көйләнер, әйбәт кенә яшәрләр кебек. Авырлык белән ике ел үтеп китә. Тик тормыш көйләнәсе урынга тагы да көйсезләнә башлый.

1932 – 1933 нче еллар. Советлар заманы. Кулакларга каршы көрәш дип, авыл активистларының хәллерәк кешеләрне авылдан сөреп йөргән көннәре. Чират Галиулла бабамнарга җитә. Өйләреннән бар нәрсәне алып чыгып китәләр, хәтта бер кашык та калмый. Сигезпочмаклы өйләрен мәктәп итәләр. Ишле гаилә кечкенә генә мунчаларында көн күрә башлый. Абзар тулы атларын, сарыкларын колхозга бирәләр, сарайдагы утынны мәктәпкә ягулык итәләр. Авыл байлары, җае чыккан саен, бабамны мыскыллый. Адәм баласы авырлыкларга түзә бит ул, бабаем бирешми. Ул, гаиләсен ашату өчен, авылдан-авылга йөреп, сарык алып кайта. Бу хәлне активистларга җиткерәләр. Бабамны кулак дип, гаиләсе белән Себергә сөрергә дигән карар чыгаралар. Йорттагы вак-төякләрне бер төенчеккә төйниләр, карар көтәләр. Тик, бәхеткә, гаепсез дип, калдыралар. Сәбәбе берничә ел үткәч билгеле була. Нинди генә авыр еллар булуга карамастан, Пенәгәр авылы диннән баш тартмый. 1835 нче елда төзелгән мәчет, Совет заманы булуга карамастан, авыл халкына хезмәт итә. Авыл халкы дингә бик ышана. Ә бабам мөәзин була. Шул аны бәлаләрдән коткара да инде.

Шул елны Минниса әбием (Дамира әбиемнең әнисе) авылдашы Гыйләҗев Нургалигә кияүгә чыга. Бирнә итеп әзерләгән барлык әйберен авыл байларына өләшеп бетергән булалар. ,,Кияүгә чыкканда, аягына кияргә дә булмаган”, – дип искә ала әбием әнисе турында. 1934 нче елда Гадения апабыз (әбиемнең апасы), 1939 нчы елда әбием дөньяга килә. Бала җанлы бабам бик бәхетле, тормышы көйле генә бара шикелле. Тик ,,кара күңеллеләр”, җай чыккан саен, ,,кулакныкылар” дип, ярага тоз салалар. Авылда яшәү кыенлашканын Минниса әбием бик яхшы аңлый. Китәргә тәкъдим ясагач, бабам: ,,Ике сабый бала белән кая барып була соң? Кара сакалың үзеңнән калмас,” – дип, авылда калалар.

Бәла аяк астында, дип белми әйтмиләр шул. Нургали бабам да бик тырыш була, Галиулла бабам белән сату эшен дәвам итәләр, үз көйләренә хәлле генә яшиләр. Бу хәлләр Хәсәншаның торган саен тынычлыгын боза. Миннисага сүз катып, уңай җавап ала алмаган үчлекле Хәсәнша бер сәбәпсезгә Нургали бабамның аягына мылтыктан ата. Күрше кешесе дип, Хәсәншаны милициягә әйтми. Бабам, аягындагы яраларны төзәтү өчен, Таш карьеры врачына йөри башлый. Врач та хәйләкәр, бушка дәваламый, аңа сарык бирергә кирәк. Хәсәнша, моны белеп, бабамны сарык урлап сатуда гаепли. Нургали бабамны 1940 нчы елда төрмәгә ябалар. Төрмәдә вакытта ул гаиләсе өчен бик нык борчыла. Биргән ашауны да ашамыйча: ,,Хатыныма бик авыр, ике балам ач утыра,” – дип, аларга җыя, үзе ашамый. Ачлык үзенекен итә. Берничә айдан бабам нык кына хәлсезләнә. Бераз хәл алып булмасмы дип, буяу ашап, (төрмәдә утыручыларга зур-зур кисмәкләргә буяу тутырта торган булганнар) госпитальгә эләгә. Тик аякка басарга язмаган шул.

Чыннан да, әбиемә бик авыр була. Кая барса да, төрмәче хатыны дип, мыскыл итәләр. Батыр йөрәкле булган шул әбием, авырлыкларга бирешмәгән. Авылдан-авылга йөреп, ике баланы ашатыр өчен, стаканлап он, чәй, чүпрә саткан. Ирләр белән беррәттән урман кисәргә дә йөргән. 1953 нче елда олы кызын кияүгә биргән. Дамира әбиемнең белеме 4 класс кына. Шул белеме белән 12 яшеннән Мәскәүгә сату итәргә йөргән. Кешедән калышмыйк дип, Дамира әбием әнисе белән йорт салган. Бервакыт боларга йомыш белән үтеп баручы бер ир керә. Әтисен бөтенләй белмәгән Дамира әбием, ,,әти кайтты” дип куркып, качканын хәзер дә еш искә ала.

Инде тормыш көйләнде кебек. Тик… 1954-1955 нче елларда Кукмарада милиционер булып эшләүче Гомәр белән Хәсәнша ,,Сез кулакныкылар, алтыныгыз күп,” – дип, йорттагы барлык әйберне төяп алып китәләр. Хәтта соңгы ястыкны да тартып алырга оялмыйлар. Тагы сынау, тагы авырлык. Рәтләнеп кенә яши башлаганда, ,,тез астына суккандай” була. Ә ул вакытта Минниса әбием, авылдашыннан алтын сатып алып, шуны 10 сум файда белән сата торган була. Шуңа күрә безнең нәселне ,,алтынлы нәсел” диләр.

50 нче елларда, авылда яңа мәктәп салынгач, Галиулла бабамнарның урам як өен үзләренә сатып бирәләр, ә су буена караганын башка кешегә сатып җибәрәләр. Кызганыч, ничә елдан соң бу йорт яшәрлек хәлдә булмый. Җәй көннәрендә бабам шул йортка кергәләп йөри. 74 яшендә ул сукырая, шулай да мөәзинлеген ташламый, көн дә мәчетне җылытырга йөри. Карт әбием белән бабам Дамира әбием гаиләсендә картлык көннәрен үткәрәләр, 84 яшьләрендә дөнья куялар.

Ил тарихында менә шундый гаилә дә булган. Җилкәннәрен җилләр екканда йөрәкләрен җилкән итеп күтәргән ачы язмышлы гаиләләрне онытмасак иде!



sitemap
sitemap