Бокалларда бала кз яше



Татарстан Республикасы Алексеевский муниципаль районы

Зур Тигәнәле урта гомуми белем бирү мәктәбе

Эссе

«Бокалларда бала күз яше»



Эшләде: 10 сыйныф укучысы Хәмитшина Зөһрә Марат кызы.

Җитәкче: биология укытучысы Хәмитшин Марат Зиннур улы.

2012 ел

И хатын-кыз!

Сүнмәсме соң тормыш,

Әче хәмер синең кулларда.

(Х.Туфанга ияреп)

Мине соңгы вакытта хатын – кызлар эчкечелегенең киң таралуы борчый. Татар милләтендә кайчандыр бу күренеш бөтенләй булмаган. Ә бүгенге көндә апаларыбыздан хәмер исе килү гадәти хәлгә әверелеп бара. Халык элек – электән хатын – кызны гаилә учагын саклаучы буларак олылый, нәселне дәвам иттерүче, балалар тудыручы буларак дан җырлый. Шагыйрьләр аларны “яшәү яме”, “илһамчы”, “якты маяк” дип атый.

Шулай икән, иртүк сәгать ун тулганны көтеп кибет каршында арлы – бирле йөренүче, һәркөнне хәмер эзләп таң аттырып, рюмка тотып кояшны офыкка озатучы хатын – кыз кемгә яшәү яме, илһам бирсен дә, аның учагында нинди ут дөрләсен ди. Ул ялкын аның якыннарында, әгәр әни кеше дә булса балаларының йөрәгендә кабына.

Бер вакыт җәйге кичтә әни белән кибеттән туңдырма алырга бардык. Артыбыздан ук ярсып елап яшь кенә бер хатын – кыз керде. Һәм Чистай шәһәренә кайтырга ярдәм итүебезне сорый башлады. Ул шактый гына исерек иде. Сөйли – сөйли сигез яшьлек кызы барлыгын, юлдашы акчасын, телефонын бирмәү сәбәпле берничә көн инде өенә кайта алмавын әйтте. Шул чак кибеттә булган яшь кенә бер ир – ат үз алдына: “Ана кеше дә булгач, өч-дүрт көннән бирле монда нишләп йөрисең соң син? Аракыга акчаң беттемени?”- дип әйтеп куйды. Ярдәм итүче табылмады…

Ә минем күз алдыма елап ярсып беткән, тәрәзәдән әнисен көтүче сабый килеп басты. Кем белән ул? Ашаганмы, юкмы? Сәрхүш танышы белән өеннән чыгып киткәндә бу яшь ана баласына нәрсә әйтте икән? Кайтып кергәч кайда, нишләп йөрүен ничек аңлатыр? Минем башымнан бер–берсен этә–төртә дистәләгән уй йөгерде. Әлеге күренеш күңелемә бик авыр тәэсир итте. Елаудан йөзе шешенгән, берничә көн алмаштырмаудан киемнәре таушалган, тузанланган булса да, яныннан эче хәмер исе аңкып торса да, бу яшь хатынның күзләрендә, әле күптән түгел генә чәчәк атып, инде вакытсыз сулып баручы яшьлек гомере күренә кебек тоелды. Аның битеннән тәгәрәп төшеп, юкка чыгучы яшь тамчылары, гүя баласының бәхет чылбырындагы энҗе бөртекләре һәм ул өзелеп, сәйләннәр бүтән тапмаслык итеп җиргә сибеләләр иде…

Ә мин әнием белән туңдырма алам, ун минутка күзеннән югалткан әтием, кайчан кайтуыбыз турында кызыксынып шалтыратты – мин бик бәхетле бала икәнмен бит. Ә бу апаның кызы өчен исерек әнисе кайтып керү дә зур шатлык булыр иде мөгаен. “Бәхетне һәркем үзенчә аңлый”,- диләр. Әллә аңларга мәҗбүр итәләрме икән? Шул минутларда минем күңелемне шатлыклы да, борчулы да уйлар айкады. Мин беренче тапкыр кемнәрдер бик бәхетле булган мизгелдә, башка берәүнең бик бәхетсез була алуын аңладым. Авторын хәтерләмәсәм дә әниләр турында:

Һич хыянәт итми торган

Бер дустың бар яныңда:

Күңелең синең кимлек сизми

Янда ул бар чагында, — дигән шигырь юллары искә төште. Бу сүзләр әлеге очракта шыр ялган иделәр.

Мин әниләр уллары һәм кызлары өчен терәк, идеаль хатын – кыз үрнәге булырга тиеш дип саныйм. Әгәр дә алар хәмер куллансалар, балалары нинди кешеләр булып үсәрләр? Үзләренең тормышын ничек алып барырлар? Аларның дуслары кемнәр һәм нинди сыйфатларга ия булыр? Сәламәт яшәү рәвеше алып бармау белән әниләр үзләренең генә түгел, балаларының да тормышын җимерәләр бит. Чөнки Максуд Сөндекле сүзләре белән әйтсәк:

“Бала күңеле – нәфис ак кәгазь,

Әле бит ул каләм күрмәгән,

Әле беркем аның күңелендә

Тылсымлы эз салып йөрмәгән.

Дөнья аңа яңа яуган ак кар-

Тели бала барын аңларга.

Тәүге юлны бала күңеленә

Ана тиеш үзе язарга”.

Ә безнең тормышта бүген әти – әнинең берсе генә эчеп калмыйча, гаилә белән эчүче кешеләрне дә очратырга мөмкин. Бу гаиләдән сәламәт, акыллы, тәртипле бала чыгу, әлбәттә, шикле. Мондый әти – әниләрне ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә һәм аларның балаларын балалар йортына урнаштырырга мөмкиннәр. Ә аннан чыккан яшьләрнең күбесе кешеләргә, бөтен дөньяга үчле, тәртипсез була. Киресенчә, яхшы сыйфатларга ия булсалар да, аларның югары белем алу, әйбәт хезмәт хакы алып булган эшкә урнашу мөмкинлеге бик аз. Шуңа күрә аларның күбесе начар юлга баса.

Җылы җәйге кичтә бәгырьләрне өшеткән очрашу мине бүгенге көндә дә исемә төшеп борчып тора. Газета битләрендә, телевидение тапшыруларында, авылыбыз тормышындагы охшаш очракларны игътибарсыз калдыра алмый башладым. Кеше заты династиясенең киләчәге әниләр кулында. Ул хәмер белән янәшә атлый алмый.

Киләчәктә дә милләтебез К. Латыйповның “Әниемә” шигырендәге кебек:

“Әллә әни син булганга,

Тормышымда минем Май.

Аналар белән ил матур,

Аналар белән ил бай”, дип әйтә алсын иде.

Әниләр! Үзегез турында гына уйламагыз. Тормыш авыр дип сылтау тапмагыз. Минемчә, начар юлга китмәсәң, әкрен генә булса да, барлык хыялларыңны тормышка ашырып була. Бары тик сабыр итеп, максатыңа ирешергә тырышырга кирәк. Сезнең бит безне – балаларыгызны язмыш җилләренә каршы торырга өйрәтәсегез бар. “Яшьлеген юмарт тараткан – картлыгын ялгыз яраткан” ди халык мәкале. Әхсән Баяновның “Зәңгәр кыңгыраулар” спектаклендәге кара әби көненә калмагыз. Балаларыгызның күз яшен бокалларга салып эчмәгез, әниләр!








sitemap
sitemap