Бишек ырлары- килчгебез нигезе



Кереш

Татар җыры…Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул,инсаф,ягымлы ул-

Үзе салмак,үзе әкрен…

“…Тузанына, сеңлем, кагылмачы — өермәләр кубар «Уел»дан. Татар җыры инде болай да бит кан-яшь белән кат-кат юылган.Чыгышымны якташыбыз Зиннур Мансуровның сүзләре белән башлап китим әле.

Һәр халык үзенең моң-сагышын, әрнүләрен көйләргә сала, җыр итеп җырлый. Сүзе яңгырашына туры килгәндә, эчтәлеге искермәгәндә, җырлар аеруча озын гомерле була. Үзәк өзгечләре, моңлылары, буыннардан- буыннарга күчеп, үзен яңа төсмерләр белән баетып, халык хәтерендә яши бирә. Аеруча мәхәббәт турындагылары онытылмый. Гаҗәп түгел: заманнар үзгәрсә дә, гыйшык тоту, сөю-сөелү төшенчәләре юкка чыкмый. Аерылу-кавышулар һаман да булып тора. «Карачтау авылы көе», «Кара карлыгач микән» җырлары сөйгәннәрен бер күрүгә зарыкканнарга — менә дигән күңел юаткыч.

Җыр — тарихны, тарихыңны белү, үз чиратында, җырны оныттырмый. Дөрес, заман белән бергә туып, бергә үлгән әсәрләр дә бар. Такмак рәвешендәге, җиңел отып була, әмма истә калмый торган андый җырлар өчен әллә ни кайгырырга да кирәкми торгандыр.Хәзер башкарыла торган җырларның күбесе шундый, әллә инде, әбием әйткәндәй, башкарырга тавышлары җитми. Ә менә гасырлар дәвамында сакланып та, безнең көннәрдә артистлар репертуарына кермәгән, тирән мәгънәгә ия җырлар язмышы өчен борчылырга туры килә. Радио-телевизордан күп, даими ишетелгәннәре, нишлисең, халык тарафыннан да ешрак башкарыла шул.

Артистлар репертуарыннан төшеп калганлыгына нигезләнеп, аерым җырлар турында, искерде, дип әйтүчеләр дә очрый. Халык җырларын гомумән кабул итмәүчеләр дә юк түгел. Килешмим. Мең тапкыр килешмим. «Гөлҗамал», «Рәйхан», «Ком бураны» искерә аламыни?

Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,

Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр.

Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,

Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы,—

дигән сүзләрне ишеттемме, күз алдыма шәмдәлме, кыстырылган чыра каршысынамы утырган, җеп тарткан әбием килеп баса.

Ә бит әле авылларда утырмага йөрүче кызлар юк түгел. Шәл бәйлиләр, чигү чигәләр алар. Ир-атлар торган саен кими барган тормышыбызда сайларлык яр булмавы турында безнең заман кызлары да сөйләшәдер. Ерак җирләрдә солдат хезмәте үтәгән егетләренең яннарында юклыгына да сагышланалардыр. Җырның язылу тарихын белгәндә дә, син аңа күбрәк замана эчтәлеген салырга тырышасың. Гражданнар сугышы елларында иҗат ителгән авыл җырларының, Бөек Ватан сугышы башлангач һәм соңрак та башкарылуы бер дә гаҗәп түгел. Хәер, хезмәткә алынган егетнең сугышлар кичмәвенә ышаныч та юк.

Шулай булгач, нинди генә җырны җырласаң да, син аны күңелең, уйларың белән яңартасың, үзеңнеке саныйсың.

Төп өлеш.

Бөтен дөнья буйлап сибелгән татарның, һай, күп тә соң җырлары! Хәтта махсус «Мөһаҗирләр» дигәне дә иҗат ителгән. Үз туган иленең чит җирләргә караганда, күп мәртәбә кадерлерәк икәне турында «Бөдрә тал» булса, Ватаны белән бергә сөйгәнен дә югалтканның «Ак чук зәңгәр шәл»е бар.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә. Юлында карурманнар, биек тау-кыялар очраса да, туктамаган ул чишмә, үзенең сихерле моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт биреп һаман аккан, һаман җырлаган. Яңа тормыштан матур аһәңнәр алып ул чишмә бүген дә чылтырап ага.

Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык җырлары әһәмиятле роль уйный.

Татар халык җыры ул – эчке эчтәлек, герой образлары, сүзләренең байлыгы.

Кайсы гына җырны алсаң да, бер нәрсә күзгә ташлана: кеше гомере буе бәхетен эзли һәм аны еракта, үткәндә, хушлашкан ярларда, ташлап киткән туган җирендә таба. Бәхет-шатлык ташып, бөркеп торган җырлар азрак, сөенечне үзең дә кичереп була, әмма кайгы-хәсрәтне бүлешергә кемдер кирәк. Әнә шул кемдер — җырны тыңлаучы, сиңа кушылучы да инде.

Җырлыйм дисә, бәйрәмендә күтәреп алырлык җырлары да күп милләтемнең. Туганнар җыелганда, «Бик еракта идек без»не искә төшерәләр, табын артында күбрәк «Күбәләгем»не башкаралар.

Җыр, шаяртса да, әллә ни үпкәләтми, рәнҗетми. Ул уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә, хәсрәтне тарата. Җырлыйк, дисәк, аның йөз төрлесе бар. Җырга урын биргән күңел керләнми.

Җыр мирасы- татар халкының бетмәс рухи хәзинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә тарихи шигьрият һәм көй- моңны берләштергән булуы белән җыр элек- электән халыкның рухи таләпләренә җавап биреп, эстетик ихтыяҗын канәгатьләндереп килгән һәм килә. Кеше узенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли. Баланы бишектән үк җырлап юаталар, көйләргә өйрәтәләр. Шүңа күрә кечкенәдән күңелләренә сеңеп калган җырларны балалар яратып, теләп җырлыйлар.

Балалар кече яшьтән үк әниләреннән, әбиләреннән, апаларыннан ишетеп җырлар өйрәнәләр, аларны җырлыйлар. Ул җырлар балалар күңелендә озак саклана.

Балаларының беренче җыр “укытучылары” – аларның әниләре һәм әбиләре. Бишек җырлары үз халкының музыкаль теле турында беренче тәэсирләрне бирә. Ул җырлар яшь балаларны карау вакытында өлкәнрәк балалар тарафыннан да башкарыла. Бишек җыры репертуарларының бай булуы, аларны иҗат итүчеләрне зур иҗади диапазонлы булуларын күрсәтә.

Җырларның иң беренче чаткылары мең еллар элек яшәгән хатын-кызларның “Ә — ә — ә! Ә — ә — ә!” дип бала юату, бала иркәләү авазларында ук яңгыраган. Ана теле сабый күңеленә җыр булып иңә; бишек тибрәткәндә дә, аны елавыннан юатканда да, ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр – моңга төреп, җиткерә һәм ни гаҗәп, сабый аларны тыңлый, ишетеп юана, кайвакыт хәтта елавыннан да туктый.

Япониядә шундый хәл була. Ниндидер фаҗигале хәл аркасында, бик сирәк очрый торган аккошларның бер төре йомыркада утырган чорда, ояларын ташлап очып китә. Барысы да хафага төшә, чөнки аккошларның бу төре бөтенләй югалачак бит. Шул чак олы яшьтәге карт хезмәтче йомыркаларны җылы ояга сала. Ул элегрәк аккошларның ояда утырганда, бәбкәләрен үстергәндә чыгарган авазларын магнитофонга язып алган була, шул авазларны өйрәнә бу. Көннәр буе йомыркалар янында, шул авазларны кабатлый хезмәтче.

Шул бәбкәләр чыгалар, бәбкәләр аны, уз аналары итеп, ияреп йөриләр, үсәләр, тәрбияләнәләр. Көз җитә. Хезмәтче аларны, нәкъ аналары шикелле бәбкәләр алдыннан йөгереп, “кыйгак-кыйгак” кычкырып, кулларын ике якка җәеп, талпынып очарга өйрәтә. Тора-бара болар үсеп очып та китәләр. Шулай итеп, бу сирәк аккошларның буыны сакланып кала.

Бу- уйдырма тугел, аның турында японнар фильм да эшләгәннәр.

Әниемнең сөйләве һәм үземнең күзәтүләрем буенча, ягымлы авазлар, моңнар үсемлекләр үсешенә дә уңай тәэсир итә . Яхшы музыка җәнлекләрне дә тынычландыра. Табиблар кешеләрне авырулардан дәвалаганда да музыкаль әсәрләр кулланалар

Яраткан көй кешенең сәламәтлеген ныгыта һәм чыдам булырга өйрәтә. Ул бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә. Күптән түгел Британия галимнәре күңелгә хуш килгән көйнең канны чистартуын ачыклаган. Алар 36 яшькә кадәрле берничә йөз ир һәм хатынны тикшергән. Көй тыңлаганда беләктәге кан тамырлары 26 процентка кадәр киңәя, канда азот окисы арта икән, Бу холестирин төерләре һәм тромблар барлыкка килүдән саклый. Шунысы гаҗәп: көйнең канга тәэсире берничә секундка гына сузыла .Ә нәтиҗәсе озак саклана.

Тавышлар кешенең кәефен һәм сәламәтлеген үзгәртергә сәләтле. Яхшы якка яки начарга. Тавышларны кеше колаклар ярдәмендә генә түгел, ә бөтен органнары белән кабул итә, ди галимнәр. Бу уяу вакытка гына түгел, йоклаганда да дәвам итә. Тавышның тәэсире нәниләргә бигрәк тә көчле. Мәсәлән, авыр «металл» стилендәге музыка үсү процессына зарар китерә, хәтта үсемлекләрне һәлак итәргә мөмкин. «Урам» тавышы шулай ук йокысызлыкка, эшчәнлек түбәнәюгә китерә. Ашаган вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк. Иң яхшысы — тыныч, ягымлы музыка, я булмаса табигать тавышларын тыңлау. Галимнәр шуны да искәртә: ризыкны кабул иткәндә генә түгел, аны әзерләгәндә дә кискен сөйләшергә, тавышланырга, талашырга ярамый. Даими рәвештә тыңлар өчен һәркем үзенә ошаган музыкаль әсәрләрне сайларга ирекле. Шулай да һәр коллекциядә булырга тиеш берничә «универсаль» әсәрнең тәэсирен ачыклап китик.

Тыныч классик музыка ләззәт гормоны эшкәртелеп чыгуга ярдәм итә, киеренкелекне ала: интеллектуаль эшчәнлекне, иммунитетны яхшырта. Болар исәбенә Бах, Моцарт, Шопен керә.

Шуберт, Шуман, Чайковский әсәрләре кәефне күтәрә. Бик арыганда Григның «Иртә»сен, Чайковскийның «Ел мизгелләре»н тыңларга мөмкин. Сибелиусның «Моңсу вальс»ы, Глюкның «Мелодия”, Шуманның «Хыяллар”, Брамсның «Бишек җыры», Шубертның «Аве Мария», Бетховенның «Айлы» сонатасы, Шопен прелюдияләре, Штраус вальслары йокыны яхшырта, тынычланырга булыша. Киресенчә организмның тонусын күтәрү өчен Чайковскийның «Алтынчы сонатасын» (3нче өлешен), Бетховенның «Эдмонд увертюрасын», Шопенның «Беренче прелюдиясе»н , Листның «Венгер рапсодиясе»н тыңларга мөмкин.

Бу максатта шулай ук дәртле Моцарт, Гайдн симфонияләре, маршлар да кулай. Сәламәтлек өчен иң файдалысы — Моцарт әсәрләре. Алар киеренкелекне алу, стресстан котылу, өлгерешне яхшырту өчен дә, баш авыртканда, авырулардан соң терелеп килүчеләргә ярдәм итә, экстремаль хәлләрдән соң да файдалы. Галимнәр әйтүенчә, теге яки бу әсәр нинди коралда уйналуыннан да аның организмга булган тәэсире аерыла. Мәсәлән, кларнет кан өйләнешенә, кыллы инструментлар — йөрәккә, флейта — үпкә, бронхларга, альт -нерв системасына файдалы тәэсире белән билгеле. Классик музыка әсәрләреннән башка, табигатьтәге тавышлар да алыштыргысыз:

• Дулкын, диңгез, учак тавышы, яфрак шавы, чикерткә тавышлары сандугач сайравы — болар киеренкелекне төшерүче күренешләр. Иммунитетны күтәрү өчен таулардагы кайтаваз, урман-кыр тавышлары ярдәм итә. Йокысызлыктан яңгыр тавышы, яфраклар шаулавы коткарыр.

• Чебенче кош (славка) сайравы дәртләндерә, кәефне күтәрә. Кенәри, миләш чыпчыгы (дрозд), карабүрек (зяблик), солы чыпчыгы сайравы аритмияне киметергә, йөрәк тибешен нормальләштерергә ярдәм итә. Сары чыпчык (чиж), купшы чыпчык тавышлары бөтен организм эшчәнлеген яхшырта. Сандугач сайравы, үрдәк, торна, кәккүк, карабүрек тавышлары тынычландыра, кәефне яхшырта.

Димәк, кеше баласы да тууга ягымлы, матур сүзгә, изге теләккә, моңлы авазга мохтаҗлыкны күңеленә бишек җыры аша җиткерә килгән. Яшь буынга яратып, кадерләп,өмет белән карап,үзенә лаеклы алмашчы үстерүне изге бурыч итеп санавы,укуын да,хезмәтен дә,ялын да аң-зиһеннәрен үстерерлек,кызыклы,мәгънәле итеп оештырырга тырышуы,моның балалар өчен иҗат ителгән бишек җырларында чагыла.

Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, кечкенә балалар, бигрәк тә без, кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзебезчә йоклаткандай итәбез. Димәк, әниебез сөйләгән сүзләр, җырлаган җырлар балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аңсыз рәвештә булса да аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала.”Балаларымның барысын да, аллага шөкер, бишек җыры җырлап үстердем», дип сөйли торган иде әбием эчке бер горурлык белән. Берсендә мин аннан: «Бишек җыры җырлауның нинди файдасы бар инде аның? Бала барыбер аңламый бит…», дип сорадым. «Алай димә, кызым, — дип сөйләп китте әби. — Без яшь чагында һәрбер бала бишек җыры тыңлап үсәргә тиеш иде. Чөнки әлеге җырлар «акыл сатмыйча» гына, баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтәләр, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбиялиләр, дип санала иде». Моның шулай булуына мин көннән-көн ныграк ышана барам, дип тәмамлады сүзен әбием. Мин уйга калдым. Чыннан да, соңгы арада кечкенә балаларның ни дәрәҗәдә дорфа һәм усал булуын күреп шаккатасың, нәрсә эшләсәләр дә эшлиләр, тик үз дигәннәренә ирешмичә туктамыйлар. Аларның әйткән кайбер сүзләреннән чәчләрең үрә торырлык. Ә ата-ана бу хәлгә игътибар итмәскә тырыша. «Сабый гына бит әле, үсә төшкәч басылыр», диләр алар.Кайсы гына йортта ана кеше кичләрен баласын бишек җырлары җырлап йоклата микән? Кагыйдә буларак, алар барысы да каядыр ашыга, дөнья куа, «балам кешедән ким булмасын», дип тырыша. Алар әлеге чорда сабыйга әти-әнидән бары тик бер генә нәрсә: игътибар һәм наз кирәк икәнлекне тулысынча аңлап бетермиләр кебек.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Бәү-бәү итеп,күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу,Абыйлары артыннан

Казаннарга китәр бу.

Казаннарда укыгач,

Галим булып китәр бу !

Бу җырда ана баласына яхшы теләкләр тели,аның никадәр кадерле икәнен,аңа өметләрен белдерә .Бала яшьтән үк үз зәвыгын,үз хыялларын халык моңы астында үстерә,ата-ана һәм халык моңын һәм теләкләрен күңеленә сеңдереп үсә.

Халыкның матурлыкны яратуына,һәрнәрсәне бизәргә,матурларга омтылуына һәм шуңа соклана белүенә мисал китереп үтәм:

Ал бишеге бар аның,

Гөл бишеге бар аның…

Димәк,халкым бишекне балага йокларга ярарлык итеп кенә түгел,матур итәргә дә тырышу бар: бала матурлыкны тоеп үссен,үскәч тә үз тормышын матур итеп төзесен өчен шулай эшләнгән бит ул!

Бишек җырларында өлкәннәргә ихтирам хисе,ә ата-ананың тормыш мәшәкатьләрен бала белән бергәләп күтәрү теләген чагылдырган юллар :

Әлли итәр бу бала ,

Бәлли итәр бу бала,

Әткәсенә –әнкәсенә

Хезмәт итәр бу бала.

Безнең әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз белмәгән бишек җырлары юктыр. Әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы, җылы, назлы бишек җырларырын көйли. Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне һәркемгә мәгьлүм.

Бишек җырлары балаларның аваз кимчелекләре булганда да бик отышлы кулланыла. Бу бигрәк тә “ ә” авазын өйрәнгәндә бик тә уңышлы. Бишек җырларының күбесе “Ә-ә-ә!” авазлар тезмәсе белән тәмамлана.

Үзем кечкенәдән өйрәнгән,әнием миңа җырлаган, бишек җырларыбызны бер дә онытмыйм. Шуңа күрә дә, балаларга беренче елларында ук бишек җырларын көйләргә кирәк , ул баланың хәтеренә уңай тәэсир итә, тора-бара хәтере формалаша, үсә — дип раслый медицина, мин дә алар белән тулысынча килешәм.

Әлли- бәлли итәр бу,

Йоклап кыны китәр бу,

Йоклап киткәч, төшендә

Әллә ниләр күрер бу,

Әллә ниләр күрер ул,

Тәпи йөреп китәр ул

Тәпи йөрер, йөрер дә,

Үсеп буйга җитәр ул.

Үсеп буйга җиткәчтен

Мәдрәсәгә китәр бу

Мәдрәсәләрдә укып,

Галим булып китәр бу

Галим булып кайткачтын,

Мулла булып калыр бу.

Мулла булып калгачтын,

Бәлеш ашап йөрер бу.

Тугач та һәр гаиләдә бала күз карасы кебек кадерлегә әйләнә: ягымлы йөз, йомшак тавыш, иркә сүзләр, вакытында ашату, кулда имезү, җылы куенга, кулга алып юату. Монда ананың ягымлы итеп әйткән теләкләре, сабый белән аңа гына хас һәм шул ук вакытта башкалар да аңлап торган сүз-серләрне телгә алу урынлы булыр.  

Бишек җырлары – туган телгә, иксез-чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган бәя биреп бетергесез әһәмиятле чыганак. Бишек җырлары аша сабый тәүге мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы, ата-ана мәхәббәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган йорт, туган тел, туган туфрак, агай-эне, чишмә суы кебек төшенчәләр белән таныша. Бала үскән саен, тәрбия чараларының да саны арта, төрләре үзгәрә.

Әлли-бәлли итәр бу,

Олы булып үсәр бу.



Олы булып үскәчтен,

Мәктәпләргә китәр бу.

Мәктәпләрдә укыр бу.

Зирәк бала булыр бу

Укуда һәм язу

Иң алдынгы булыр бу.

Татар халкыбызның бишек җырлары белән бер рәттән күренекле композиторларыбыз иҗат иткән бишек җырларын да онытмыйк. Хәзер кибет киштәләрендә “Бишек җырлары” китапларын алырга мөмкин.

Ана баласын йоклата

Коендырып,ашатып.

Сөя аны, я карлыгач,

Я былбылга охшатып.

Әлли-бәлли ит,улым,

Карлыгачым,былбылым,

Гүзәлләрнең гүзәле,

Йөрәгемнең үзәге. .

Иркәли әнекәең,

Тыныч бул,бәгырькәем,

Син җәүһәрем,күз нурым,

Карлыгачым,былбылым.

Карап туймыйм үзеңне,

Тыңла,балам,сүземне:

Үскәч син дә батыр бул,

Ил бизәүче матур бул!

Бәхетле әтиең дә,

Бәхетле син дә,мин дә,

Һәркем зур шатлык белән

Яшибез тыныч илдә

Әлли-бәлли

Буш вакытларда, ял көннәрдә, эшләгәндә, бала йоклатканда бишек җырларын, халык җырларын искә төшерегез, җырлаган җырларны безгә- балаларыгызга өйрәтегез .

Фән күзлегеннән чыгып караганда да бишек җырларының кыйммәте аеруча зур. Беренче еллар, һичшиксез, кеше өчен иң мөһим, кабатланмый торган чор. Бишек җырлары — безнең киләчәгебезгә нигез сала. Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде. Җырларыбыз учагы сүнмәсен, алга таба дәвам итсен. Экзюпери сүзләре белән әйткәндә – без чыгышыбыз белән барыбыз да балачактан…

. Бишек җырлары халык җырлары белән бергә яшәп килә — җырларның беренче чаткылары 1000 еллар элек яшәгән, хатын-кызларның ә-ә-ә, ү-ү-ү, әл-лә-ли дип бала йоклату, юату, иркәләү авазларында яңгыраган. Авазлар төрле дәва биргән. Балалар сөйләшә белмәсә шул авазларны тыңлап яткан, шулай йоклап киткән. Ана теле сабый күңеленә җыр булып керә. Бишек тирбәткәндә ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр-моңга төреп җиткерә.

Сабый бала күңеленә ничек бу матурлыкны аңлатырга? Аның эчтәлеген ул аңламый, ул игенченең кырда иген иккәнен күргәне булмаган,аны ничек күрсәтергә? Ничек шәл бәйләүләрен, ничек матур бизәнү әйберләре ясауларын ничек чагылдырырга? Милләтебезнең бөтен өмете, әти-бабаларыбызның бөтен ышанычы — Тукайлар рухы сүнмәгән яшьләрдә. Авылда туган, шәһәрнең зыялы гаиләләрендә тәрбияләнгәннәр арасында алар байтак. Андыйлар эчкечелеккә дә бирелми, наркотиклар да кулланмый, башка кыек юллардан да китми. Күңелен дингә салучылар арасында да милләтпәрвәрләр күп .”Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк.”-дип кисәтә безне галим Тәлгать Галиуллин .Мин югарыдагы эпиграфны юкка гына китермәдем. Күренекле тәнкыйтьченең истәлекләр китабыннан ул. Кеше үткәннәре белән яши. Ул үзе дә башкалар күңелендә якты хатирәләр калдырып китәргә тырыша.Кешенең үткәне белән киләчәген бәйләүче-безнең газиз әниләребез.

Әнкәй теткән йондай

Карлар коела күктән.

Күзләремне йомам,

Күрмәмме дип,

Кабат шул ук төшне…-яза күренекле шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов.

Әнкәй, әни, нәнә, инәй… Сиңа балаларың нинди генә исемнәр белән эндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган- Ана.Бишек җырлары белән Ана гомер буе кызыл җеп булып бер-беренә уралып яши.Бишек җырларын әниләрсез күз алдына китереп булмаган кебек,әниләрне дә бишек җырларсыз күз уңында тотып булмас иде.

Кайсыбызның гына гаилә альбомыннан фоторәсемнәр карый-карый уйланып торганы юк икән? Нинди генә сурәтләрдә юк анда безнең әниләр!Менә башына пилотка,муенына ал галстук таккан яшь кыз.Чү!Бу безнең әниләрнең берсе түгелме соң?Менә бу рәсемдә бер төркем кызлар кырда башак җыялар.Кайсыларыбызның әниләре соң болары?..Рәсемнәр.Рәсемнәр.Әниләр.Әниләр.Игенчеләр,эшчеләр,сугышчылар,врачлар,

укытучылар…Бүгенге әниләребезнең зурлыгын- аларның элек кылган эшләре аша караганда гына бөтен тулылыгы белән белә алачакбыз без.

Безнең әниләребезнең күбесе безгә артык сиздерми,белдерми генә дөньяда әллә нинди батырлыклар,каһарманлыклар эшләгән кеше бит!

Менә ни өчен әниләребезгә язлар күбрәк кирәк,бәйрәмнәр ешрак кирәк.Язларның матур булуы,бәйрәмнәрнең күркәм үтүе,әниләребезнең күңелләре күтәренке,йөзләре нурлы булуы күп очракта безнең кылган эшләребезгә дә,күрсәткән яхшылыкларыбызга да бәйле бит!

Тагын әбиемнән ишеткән бер риваятьне сөйләп үтәсем килә.Галим Җүнәид хәзрәтнең бер бик ихласлы хатын –кыз шәкерте бар иде.Көннәрнең берендә шушы хатынның газиз улы сату эше белән озын сәфәргә чыккан.Аларның юлында дошман гаскәрләре очрый.Мосафирларның бөтен әйберләрен талап,үзләрен әсирлеккә алдылар .Аннан кача алган берничә кеше анага хәсрәтле хәбәр алып кайттылар.Ана хәсрәт утында яна-яна рухый укытучысы булган Җүнәид хәзрәт янына барып:

-Әй,остазым,улым ,бердәнберем әсирлеккә төште.Ул исән-сау булып,шуннан котылсын өчен дога кыл әле,-дип ана кеше күз яшьләре белән ялварды.

-Әй,хөрмәтле шәкертем, аналарның балаларына кылган догасы-безнең догадан күпкә кабулрактыр.Бар кайт тынычлан ,сабыр ит,догада бул.Улың исән –сау булыр,-диде хәзрәт.

Ана кеше өенә кайтып китте.Көне-көн,төне-төн булмады.Ашаган ризыгының,эчкән суының тәмен татымады.Чишмәдән аккан су кебек,күзләреннән яшьләр акты.Көндез күзләрен тәрәзәдән алмады,гел улын көтте,төннәрен догада үткәрде.Йөрәге –янудан,теле –догадан,күзе –күз яшьләреннән туктамады.Иртәнге намаздан соң хәзрәт янына йөгерде.

Хәзрәт аңа:

-Синең догаң минекенә караганда өстенрәктер,-дип кичә генә әйткән сүзләрен тагын бер кабатлады.

Бу хәл кырык көнгә кадәр дәвам итте.Газиз ананың башындагы чәчләре агарды. Кайгы утында яна-яна,коры сөяккә калды.Кырык көннән соң ул тагын хәзрәт янына барды.Бөтенләй талчыккан ана бөтен көчен юк итеп,аңын югалтып, хәзрәтнең ишек бусагасы янында егылды.Хәзрәт, догаларын укып, аның йөзенә өреп, сулар эчереп аны, һушына китергәннән соң, елмаеп хатынга:

-Әй, газиз ана догаң кабул булды.Җиде күкне киртәсез үтеп, догаңа җавап килде.Бүген төнлә бик ачык бер төш күрдем.Иртәгә сөекле улың исән-сау булып кайтып җитәр. Бар, кайт, сөенечле йөзең белән улыңны каршы алырга әзерлән,-дип әйтте.

Әлеге сүзләрне ишеткән ананың йөзе, болытлардан арынган кояш кебек, яктырып китте.Ул, ашыга-ашыга, өенә кайтып китте.Улының иң яраткан ризыкларын әзерләде.Сөенечтән башын мендәргә дә куймады, төнен йокламыйча уздырды.Таң ата башлауга ук урамга чыкты, һәм кузләрен юлдан алмады.Якынча өйлә вакыты җиткәндә ике баһадир ананың бердәнбер улын исән-имин хәлендә өенә кайтарып, әнисенең кочагына тапшырдылар.Ананың сөенечле күз яшьләрен каләм белән ак биткә язу һич тә мөмкин түгел.

Өйгә кереп,бераз ял иткәннән соң,ана улына:

-Бу авыр сынауда әтиемнән дә якынрак булган остазым миңа таяныч булды.Җүнәид хәзрәт янына бергәләп барып,шатлыгыбызны уртаклашыйк,-дип әйтте.

Һәм алар икәүләшеп хәзрәт янына юнәлделәр.Барып җитеп,сәлам биргәч, дога кылганнан соң, хәзрәт егеттән:

-Әсирлектән ничек котылуыңны гыйбрәт булсын өчен безгә сөйләп кит әле, -дип сорады.

-Әйе, аннан котылуым гаҗәп гыйбрәтле хәл, -дип сөйли башлады ул.-Безне әсирлеккә алганнан соң, аякларыбызны чылбырлар белән богаулап, иртәнге таңнан кояш батканга кадәр авыр хезмәтләрдә эшләтә иделәр. Бу хәл һәр көнне дәвам итте. Һәм, ике көн элек, хезмәткә алып чыкканнан соң, аягымдагы тимер богаулар үз-үзеннән сәбәпсез өзелделәр. Сакчылар богаусыз калган аякларымны күреп: “Чылбырларны ник өздең”,- дип каты гына мине кыйнадылар. Һәм тагын аякларымны богауладыдар. Һәм бу очракта да богаулар аларның күз алдында өзелеп, челпәрәмә килделәр. Алар бу хәлне күреп курыктылар һәм сәерсенделәр. Һәм мине патша янына алып киттеләр. Патша адлында да бу хәл кабатланды. Ул гаҗәпләнеп, тотлыга-тотлыга, егеттән:

-Кем син? Сихерчеме, багучымы, әллә Алланың дустымы?-дип сорады.

-Мин – сихерче дә, Аллаһның дусты да түгелмен, гади бер кеше. Аягымдагы богауларның өзелүенең сәбәбен үзем дә белмим,- дип җавап кайтардым.

Патшаның уң ягында утырган ак сакаллы бер вәзир, анардан рөхсәт сорап:

-Синең әти-әниең исәнме?-дип сорады.

-Әтием, мин туганчы, үлгән иде. Әмма Аллага шөкер, әнием исән,-дип җавап кайтардым.

-Әниең белән арагыз ничек?-дип тагы бер сорау бирде вәзир.

-Минем өчен дөньяда – әниемнән якынрак, ә әниемә – миннән якынрак кеше юк. Аның минем өчен хәсрәт утында януларын моннан ук, сизеп торам,-дип җавап бирде.

-Әй, патшам, чыннан да бу егет-безнең кебек, гади бер кеше. Аның богауларын өзә торган әйбер – әнисенең әрнеп кылган догасы. Әгәр дә без бу егетне исән-сау хәлендә әнисенең кочагына тапшырмасак, әй, патшам син дә, мин дә һәлак булачакбыз. Әнисенең догасы безгә хәсрәт уты булып явачак, -дип сүзләрен тәмамлады вәзир.

Шуннан соң патша тетрәнеп куйды.

-Ике куәтле тән сакчыларым бу егетне әнисенә алып кайтып тапшырыгыз. Аның белән берәр нәрсә була калса, башыгыз белән җавап бирәчәксез. Хәзер үк юлга чыгыгыз. Һәм ул анадан безнең өчен дә дога кылдырыгыз,-дип боерык бирде.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән һәм, һичшиксез, әниемнең догасы белән әсирлектән һәм бәладән котылдым,-дип сүзен бетерде егет.



Җүнәид хәзрәт:

-Күрдегезме, әнинең догасы сабырлыгы һәм догада дәвамлы булуы бәлаләрдән коткара һәм сөенечле хәлләргә илтә,-дип әйтте.

Әй, хөрмәтле дустым! Чыннан да, дөньяда әни дигән кеше баласы өчен бөтен әйберен корбан итәргә әзер. Хәтта кирәк булса, җанында бирә ала. Әй, ул газиз аналар, балаларын тугыз ай буе карыннарында саклый-саклый күтәреп, авырлыкларны күреп йөриләр. Иң соңыннан авырлыклар белән дөньяга тудыралар. Аннан соң ике-өч ел дәвамында көнен – төнен, рәхәтлекләрен, йокыларын, ялларын корбан итеп, балаларын, күз карасы кебек карап үстерәләр. Җирәнмичә, тартынмыйча, өсләрен – асларын карыйлар. Балалары елмайса – елмаялар, еласа – елыйлар.Аннан соң да балам ашасын,тук булсын, башкалардан ким булмасын дип киендерәләр,укыталар.Балам бәхетле булса, без дә бәхетле, дип гомерләренең бөтенесен диярлек сөекле балаларына багышлыйлар. Кайвыкыт сиксән яшен тутырган ананың кырык-илле яшьлек баласы өчен “Балам” дип януларын күрергә туры килә. “Ана күнеле-балада, бала күңеле-далада” дигән мәкаль бик дәрес әйтелгән сүз. Ата-ананы, бигрәк тә әниләрне хөрмәтләргә, олыларга кирәк. Әти-әниләргә “уф” та , дип әйтергә ярамый.

Йомгаклау.

Кызганычка каршы, без бик катлаулы һәм кырыс чорда гомер кичерәбез. Аның аяныч булуы шунда ки: әти-әнигә кадер-хөрмәт бөтенләй бетте. Элекке заманнарда халыклар һәм милләтләр дини тәрбия алганга күрә, ата-ананы рәнҗеткән кешеләр бармак белән генә санарлык дәрәҗәдә булса, бүгенге көндә әти-әнине ихтирам итеп яшәгән кешеләрне табуы бик авыр. Балалары тарафыннан рәнҗетелгән ата-аналарны көн дә диярлек күрергә һәм ишетергә була. Картлар йортында көн кургән әти-әниләрнең яртысының диярлек балалары бар. Аларның балалары турында сөйләгән сүзләрен тыңласаң, ихтиярсыз күзләр яшьләнеп, күңелләр тетрәнеп куя. Нинди кызганыч безнең хәлләр! Ата-анасын җәберләгән балалардан шундый ук балалар туачак бит. Әти-әнине рәнҗеткән милләт бер кайчан да алга китә алмаячак.










sitemap
sitemap