Билр-Болгарны бек шре



Алексеевск муниципаль районы

Зур Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе

Биләр-Болгарның бөек шәһәре



Эшләде: 9 сыйныф укучысы Хаметшина Зөһрә Маратовна

2012

Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы төбәгебезнең визит карточкасы. Аның йөзек кашы булган Хуҗалар тавына мин бик кечкенәдән йөри башлаганмын. Моңа кадәр көмеш суын эчеп, корбан итләрен авыз итеп күңелемә иман нуры иңгән булса, көннәрдән бер көнне Биләрнең тарихы белән танышу мине таң калдырды.

Биләр – республикабыздагы атаклы, сирәк очрый торган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр арасында аерым урын алган бөек шәһәр. Х гасырдан башлап, шушы шәһәр тарихы Татарстан халкының күп гасырлык тарихын үзенә туплаган.

Рус елъязмаларында “Болгарның Бөек шәһәре” дип аталган борынгы Биләр кече Чирмешән елгасы буенда урнашкан, һәм кайчандыр Көнчыгыш Ауропаның иң бөек шәһәрләреннән булган.

Биләр шәһәренең гаять зур размерлары, биләр җиренә беренче тапкыр гына килгән һөнәри археологларны да таң калдыра.Чөнки ул тулы бер һәйкәлләр комплексы. Биләр шәһәр ныгытмаларын, бик зур мәйдандагы шәһәр тирәсен, каберлекләрне, болгар һәм Алтын Урда дәвере авылларын һ.б.ш. үз эченә ала. Ул урта гасыр цивилизациясенең иң зур шәһәрләреннән саналган. Бу комплексның гомуми мәйданы 800 гектар.

Биләрнең барлыкка килүен күпчелек галимнәр 922 елгы вакыйгалар белән бәйлиләр. Табылдыклар да шәһәр тарихы башлануын IX йөзнең уртасы-Х йөзнең башында дип уйларга мөмкинлек бирә.

Нигез салыну вакытыннан башлап Биләр һәм аның тирә-ягы Болгар дәүләтенең икъдисадый һәм сәяси тормышы үзәгендә булган. Биләр Болгар иленең башкаласы булып торган дип фаразлана. 1164 елдан башлап Чирмешән елгасындагы “Болгарның Бөек шәһәре” Болгар дәүләтенең хәрби-сәяси үзәге буларак рус елъязмаларында телгә алына. Бу чор – Биләрнең кодрәте һәм гүзәллегенең чәчәк ату вакыты булып санала. ХIII йөз тарихчысы Җүвәйни болгарның башкаласы турында «бу күп халыклы һичкем ала алмаслык шәһәр” дип яза.

Ул чорларда шәһәр торак рәтләреннән, аристократ утарларыннан, мәчетләр, мәдрәсәләр, мунчалар һәм шәһәр зиратларыннан торган. Шәһәр ныгытмалары аны ике өлешкә – эчке һәм тышкыга бүлгәннәр. Якынча мәйданы 116 гектар булган эчке шәһәр 5 чакрымнан арткан ике сызык үр һәм канаулар белән уратып алынган була. Ә 374 гектар мәйдандагы тышкы шәһәрне 10 чакрым озынлыгындагы өч рәт ныгытма саклаган.

Шәһәрлекнең үзәк өлешендә X-XIII йөзгә караган болгар архитектурасы ядкәрләре табылган. Шуларның берсе – агач һәм ак таштан төзелгән мәчет белән манара хәрабәләре. Кайбер фаразлар буенча, бу – Җәмигъ мәчетенең калдыклары. Мәчетнең борынгы агач өлеше Х йөзнең беренче яртысында төзелгән, шуңа күрә ул көнчыгыш Ауропада иң борынгы тикшерелгән мәчет булып тора. Гыйбадәт кылу бүлмәләренең гомум мәйданы 2,5 мең кв.м.

Мөһим табылдыкларның икенчесе – мәчетнең көньяк-көнчыгыш дивары янында табылган, 50 ләп мөселманча күмелгән каберне берләштергән зират. Анда болгар аксөякләре күмелгән булгандыр. Яхшы яндырылган кирпечләрдән салынган яртылаш җир астындагы төрбә, парлы яки коллектив каберлекләр уникаль табылдык булып тора.

Мәчетнең төньяк почмагыннан ерак түгел үзәк җылыту системалы ике катлы кирпеч йорт торган. Аның гөмбәзсыман түбәсе булган һәм керү урынын ярымколонналар бизәгән. Төзелеш үзенчәлекләренә һәм урнашкан урынына караганда, бу бина берәр байның йорты булгандыр дип уйлыйлар.

Эчке шәһәрдә руханилар, мәдрәсә мөгаллимнәре, дәүләт түрәләре һәм хәрби аксөякләр, аларның хезмәтчеләре, һөнәрчеләр яшәгән. Йортлар янында хуҗалык биналары, коелар урнашкан. Ә кайбер ишек алларында юка пешерер өчен мичләр, мәчеттән көньякка таба металлургия бистәсенең тимер эшләү һәм бронза кою өчен мичләре табылган.

Тышкы шәһәрдә башлыча вак сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр яшәгән. Күп мәйданны җәйге йортлар һәм җиләк-җимеш бакчалары алып торган. Зур гына мөселман зиратлары да табылган.

Табылдыклар Биләрнең сәүдә-икътисадый һәм мәдәни яктан зур әһәмияткә ия булганын сөйлиләр. “Бөек шәһәр”нең рухи мәдәният үзәге булганлыгы да шиксез. Монда болгар зыялылары яшәгәннәр. Кол Гали дә Биләрдә яшәп иҗат иткән.

Ләкин 1236 елда монгол гаскәрләре һөҗүм итеп бөек һәм кодрәтле Биләрне җимерәләр. Рус елъязмалары “Болгар иленә алласыз татарлар килеп Олуг каланы алдылар”, дип хәбәр итәләр. Археологик табылдыклар арасындагы монголлар кулланган корал ватыклары да моны раслый. Янгында Биләр тәмам җимерелә һәм бу җирдә бүтән торгызылмый. Ә Алтын Урда чорында төзелгән Биләр җимерелгән шәһәрдән ерак түгел урнашкан була. Анда XIII-XV йөзнең табылдыклары урын алган. Алар арасында көнкүреш әйберләре һәм тәңкә хәзинәләре бик күп. Бу әмирлекнең мөһим сәяси һәм сәүдә-икътисадый үзәге булуын күрсәтә. Ләкин элеккеге бөеклеген шәһәр кайтара алмый.

Нинди горурлык та, аяныч та безнең өчен Биләр язмышы. Шулай да тарих, гасырлар серен саклаучы хәрабәләр генә калдыруга карамастан, бүгенге көндә Биләр янында, риваятьләргә күмелгән Хуҗалар тавында Изге Чишмә челтери, шәһәрлек территориясендә тарихи ядкарьләр торгызылды, Биләр тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы барлыкка килде. Җир шарының төрле почмакларыннан һәрбер җисеменнән тарих сулышы килүче Изге җиргә “Бөек шәһәр”нең борынгы ташларына тотынып, савыктыргыч суын авыз итеп китү өчен мосафирлар агыла. Су дигәннән, Изге чишмә суының физиологик тулылыгы да һәркемне сөендерерлек икән. Мин моны Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Алексеевский бүлекчәсе уздырган тикшерү нәтиҗәләре белән танышкан белдем. Суның гомуми минерализациясе, әчелеге, кислородка байлыгы сыйфат нормалары буенча югары категориягә туры килә, катылыгы югары категория нормаларыннан да сыйфатлырак, шулай ук кальций, магний, калий, фтор һәм йод буенча да күрсәткечләре яхшы. Димәк рухи байлык белән беррәттән, тән сихәте дә алабыз икән.

Нинди гүзәл, бай тарихлы син,

Туган ягым – Биләр төбәге.

Сине белгән, өйрәнгән саен

Биегәя бара күңелем үрләре.








sitemap
sitemap