Безне ти — берднбер Д нием Хыялый малай



Безнең әти – бердәнбер!

Минем әтием – батыр!

Минем әтием матур!

Тагын кайларда гына

Шундый әтиләр бардыр?



Бардыр, бардыр, шигебез юк,

Тик безнеке – бердәнбер!

Шундый яхшы булганга,

Безгә туры килгәндер.

Уйнаганда әти – бала,

Бездән артык тырыша.

Хәтта дәресләремне дә

Әзерләргә булыша.

Без әтине яратабыз,

Әти безне, әлбәттә!

Әти – батыр, әти матур,

Безнең әти әйбәт тә!

Дәү әнием.

Дәү әнием бар минем,

Менә дигән, бер дигән!

Һәрвакыт ул чигүле

Ап-ак яулыгын кигән.

Яулыгы гына түгел,

Ак аның күңеле дә.

Дәү әнием белән рәхәт,

Тыныч һәм күңелле дә.

Татлы күчтәнәчләр белән

Сыйлый безне һәрвакыт.

Тыңламасак, “тәмле” генә

Ачулана кайвакыт.

Без аңа үпкәләмибез

Ачуланса, сөйсә дә.

Исән генә була күрсен,

Ансыз кыен яшәү дә.

Хыялый малай.

Тәрәзәдән карап торам

Болытларга, офыкка.

Шул болытларга утырып

Китәр идем еракка.

Йолдызлар белән серләшеп

Йөрер идем туйганчы.

Зөһрә кызга булышырмын

Кисмәкләре тулганчы.

Салават күперендә мин

Таган атыныр идем.

Җирдә калган дусларыма

Кулларым болгар идем.

Тәрәзәдән карап торам

Болытларга, офыкка…

Хыялланып кына, белмим,

Китеп булмас еракка…








sitemap
sitemap