Безне яраткан язучыларыбыз_13722



Безнең яраткан язучыларыбыз.

Максат: укучыларны шагыйрьләр, аларның әсәрләре белән таныштыру, укуга

кызыксыну уяту, шигырьләренең үзенчәлекле якларын төшендерү, сәнгатьле

сөйләм күнекмәләрен үстерү, кешеләргә файдап китерүгә омтылу хисләре

тәрбияләү.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Стенага «Безнең яраткан язучыларыбыз” дигән плакат эленә. Катнашучыларның бер өлеше залда утыра. Сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Хәерле көн хөрмәтле дуслар! Балалар язучыларының иҗатына багышланган ток – шоуны башлыйбыз. Гомерләрен балалар өчен әсәрләр язуга багышлаган язучыларыбыз бик күп. Бүген сезне шуларның кайберләре белән таныштырып китәрбез. Бирегә аларның иҗаты белән даими кызыксынып баручы укучыларыбыз җыелды.

Гөлия «Иң кызыклы китаплар авторы Шәүкәт Галиев” ,- ди. Сүзне аңарга бирәм.

Гөлия. Минем иң яраткан язучым Шәүкәт Галиев. Ул балаларга адресланган берничә дистә китап авторы. Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып олы яшьтәге мәктәп балаларына чаклы булган кыз – малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы тасвирлана. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр безнең якын дусларыбызга әверелде. Миңа аның Шәвәлие бик ошый. Тыңлап карагыз әле. («Мин” шигыре)

Булат. Ә мин сезгә Шәүкәт абый Галиев сүзләренә язылган «Бииләр итек – читекләр” дигән җыр алып килдем. (Җыр башкарыла)



Алып баручы. Язучы Ләбиб Лерон балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итә. Ул – балалар өчен «Яңгырның ял көне”, «Транзистор үч ала”, «Тәгәрмәчле чана”, «Кояшны кочкан малай”, «Таһир маҗаралары”, зурлар өчен «Күрше тавыгы”, «Сине генә сөям” дигән китаплар авторы. Аның әсәрләре – шигырь, хикәя, юмореска, фельетон, әкият, пародия.

Инсаф аның иң кызыклы әсәре «Зөһрә кыз”,- ди. Сәхнәгә Инсафны чакырам. (Зөһрә кыз” хикәясе)

Ләбиб Лерон иҗатын нечкә лирика, рәхәт юмор, үткен сатира матурлый. Аның баланың үз – үзен тотышын, тәртибен тәнкыйтьли торган әсәрләре дә бар. Мәктәпнең «Күңелле сәхнә” түгәрәгенә йөрүче дусларыбыз безгә Ләбиб Леронның «Тишек хәтер” хикәясен сәхнәләштерде. Игътибар белән карагыз әле, сезнең арагызда да шул кыз кебекләр юкмы икән?. (Инсценировка «Тишек хәтер”)

Алып баручы. Бүгенге сөйләшүгә Динәне чакырам. Ул «Фәнис Яруллин иҗаты кешене битараф калдырмый”- ди. Әсәрнен идеясе әкият геройлары аша тамашачыга оста җиткерелә дип уйлый. Әйдәгез аны тыңлап карыйк әле.

Динә. Мин сезне балалар язучылары арасында иң киң таралганнарының берсе – Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштырып китәм. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та, әкиятләр остасы һәм ялкынлы публицист та. Әкиятләре яки балалар өчен язылган поэмалары дисеңме – боларның һәркайсында олы фикер, саф әхлак һәм матурлыкка омтылу ята. Талантлы язучыга әкият жанрларын файдаланып, бик мөһим әхлак мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин. Уен – көлке белән сугарылган әсәрләре күңелне күтәрә, көлдерә. Көлә белгән, үз кимчелекләренә юмор аша карый белгән кеше сәламәт була.

Алып баручы. Динәнең сүзенең дөреслеген исбатлау өчен сәхнәгә «Әмәк белән Шәмәк” әкияте геройларын чакырабыз. («Әмәк белән Шәмәк” әкиятеннән өзек)

Алып баручы. Сәхнәгә Әлфинәнене чакырам. Аның иң яраткан язучысы Роберт Миңнуллин икән. Әйдәгез, Әлфинәнең үзен тыңлыйк.

Әлфинә. Татар әдәбиятында Роберт Миңнуллин әниләр турында иң күп әсәрләр язучы әдипләрнең берсе. Аның әниләр турында язган шигырьләренә көйләр дә язылган. Мин үзем җырларга яратканга аның җырлары белән кызыксынам, аларны өйрәнәм. «Әнкәмнең догалары” дигәнен сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. (Җыр башкарыла)

Алып баручы. Ә менә Дания Рафис Корбан китапларын яратып укый икән. Сүзне аңарга бирәм.

Дания. Мин Рафис Корбан китапларын яратып укыйм. Ул иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Ул соңгы еллар балалар әдәбиятында уңышлы иҗат итүче шагыйрь, драматург, җыр текстлары авторы. Без бәйрәмнәрдә аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкарабыз. Мин бүген бирегә үзем генә килмәдем. Без кызлар белән Р.Корбан сүзләренә язылган «Туган телем” дигән җыр алып килдек. (җыр башкарыла)

Балалар язучыларына багышланган ток – шоу тәмам. Сау булыгыз!

Һөнәр сайлаганда ялгышма

( Өлкән класс укучылары белән үткәрелгән тәрбия сәгате)

Максат: Укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү; хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: «Татар халык мәкальләре”китабы, плакатлар.

Китапханәче:

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә килеп җитәчәк.

Балачаклар кире кайтмас

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Төрле уйлар баштан үтәчәк.



Дөрес юллар сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк.

Без яңа гасырда яшибез. XXI гасыр мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр алып килде. Әлеге катлаулы үзгәрешләр укучыларда: «мәктәпне тәмамлагач кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр сайларга?” дигән сораулар тудырды.

Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлана башларга вакыт.

Җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә бирүче дә хезмәт.

Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә.

Тормышта шактый кирәкле һөнәрләрнең (коммуналь хезмәткәр, сантехник) дәрәҗәсез булуы хакында фикер киң таралган. Экономист яки психолог, слесарь яки төзүчегә караганда, җәмгыять өчен кирәклерәк дип уйлый күрмәгез. Һөнәрнең дәрәҗәсе, әлбәттә игътибар үзәгендә булырга тиеш, тик беренче чиратта, сезнең мөмкинлекләрегез һәм кызыксынуларыгыз исәпкә алынганнан соң гына. «Модный” ләкин үзегез яратып башкармый торган һөнәр сезгә кирәкме икән? Тагын шунысы да бар, бүгенге көндә юрист, менеджер кебек белгечлекләргә эшкә урнашу елдан-ел авырлаша бара, техник белгечлеккә ия булганнарга, киресенчә сорау арта бара гына.

Профессияне без, кием сайлаган кебек, үзебезгә ошавын-ошамавын исәпкә алып сайлыйбыз. Һөнәр сайлаганда башкаларның нәрсә эшләгәненә игътибар ит, тик аларны кабатлама. Әйтик, синең белән бер үк төрле профессия сайлаган иптәшеңә игътибар ит – икегезнең кызыксынуларыгыз туры киләме?

Әгәр икегез ике төрле икән, тагын бер кат уйлан – бәлки, кайсыгыз да булса, һөнәр сайлаганда ялгышадыр?

Ә хәзер миңа һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.)

Бераз ял итеп, башларны эшләтеп алыйк. Телдән генә кроссворд чишәбез.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

5. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

6. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

7. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

8. Урман-кыр белән бәйле һөнәр иясе (аучы)

9. Кибеттә эшли (сатучы)

10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы)



11. Кәгазь – каләм белән бәйле һөнәр иясе. (язучы)

Анкета сорауларына җаваплар.

Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Сез үз мөмкинлекләрегездән чыгып, әти-әниләрегезнең теләкләрен исәпкә алып, тормышта кирәкле һөнәрне сайларсыз дип ышанам. Уңышлар сезгә!








sitemap
sitemap