Безне бйрмнр



Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

“М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Безнең бәйрәмнәр

Кайбыч муниципаль районы

М.К.Кузьмин исемендәге

Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучысы

Шпакова Ан желаның иҗади эше.

Җитәкчесе: Васильева Р.Н.

Iкатегорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2013 ел

Качману

Безнең керәшеннәр бу зур бәйрәмне кыска гына үзләренчә “Качману” дип йөртәләр. (19 гыйнвар)

Бәйрәмгә каршы көн (18) – Ураза көне. Чиркәүләрдә бу көнне су изгеләндерәләр. Ел дәвамында да храмда су изгеләндерү була. Бу – Кече изгеләндерү дип атала. Тирә-яктагы зур сулыклар (елга, күл, кое) бәйрәм көнне изгеләндерелә. Бусы Бөек изгеләндерү дип атала. Елга-күл өстенә зур бәке ясыйлар. Беренче чумылдырулар Иордан елгасында булган хөрмәткә бу бәкеләр Йордан дип атала. Иордан янында келәү итеп, су изгеләндерелә. Бу көннең һәм изгеләндерелгән суның кодрәтенә ышанган кешеләр нинди генә суыклар булуга карамастан, Иорданда коеналар. Гадәттә, бу иң суык вакыт санала. Шуңа да карамастан, Иорданда коенучылар күп чирләреннән савыгалар. Бәйрәм көнне коену языклардан чистарыну булып та санала. Изгеләндерелгән су ел буена бозылмый, кодрәтләрен югалтмый. Бүгенге көнгә чаклы галимнәрнең бу могҗизаны аңлата алганнары юк. Күпләр чирләрдән дәвалану, өйләрне изгеләндерү, кечкенә сабыйларны коендыру өчен, изге суны җыеп калырга тырышалар. Изге суның тамчысы да кодрәтле. Шуңа күрә күпләп җыймаска да була. Кирәк чакта чиркәүдән алырга да мөмкин. Күпләп җыеп куелган су кулланып бетмичә, аны теләсә кая түгү — җазыклану. Изге су кадерле җирдә тәреләр янында сакланырга тиеш.

Май чабу

“Май чабу” — халыкның борынгыдан ук яраткан һәм күңелле бәйрәмнәреннән берсе. Кышны озату, язны каршы алуга багышлана. Атна дәвамында сузылган бәйрәмнең һәр көне аерым атала.

Дүшәмбе – “очрашулар”, сишәмбе – “уеннар”, чәршәмбе – “сыйлану”, пәнҗешәмбе – “уен-көлке”, җомга – “әби коймагы”, шимбә — “печкәчәмдә кунакта”, якшәмбе – “кичерешү” дип йөртелгән.

Әлеге бәйрәм бигрәк тә милли традиция һәм йолаларны саклап калу һәм фольклор иҗатын тагын да җәелдерү чарасы буларак уздырылып килә. Бу көнне олысы-кечесе күңел ача, берсеннән-берсе дәртле концерт номерлары карыйлар, ачык һавада пешкән кайнар коймактан авыз итәләр.

Спорт уеннары буенча ярышлар оештырыла. Биредә балалар, яшьләр бик теләп катнашалар, төрле бүләкләргә ия булалар.

Традиция буенча бу көнне узып баручы кышның символы булган “Масленица” карачкысы яндырыла.

Олы көн

Һәр елны иң зурлап әзерләнеп бәйрәм ителгәне Пасха – Олы көн. Олы көнгә бер атна кала өйдәге һәр кеше өйне тазарту, бәйрәмгә әзерләнү белән мәшгуль. Иң элек бөтен урын-җир кагылып, түшәк-ястык, мендәр-юрган тышлары, чаршаулар яңартыла, йорт стеналары юыла, мич агартыла. Чистарткан өйне киендерү башлана. Олы көндә генә эленә торган чаршаулар эленә. Атна кич күп итеп, Олы көнне кергән һәр кешегә җитәрлек итеп йомырка кызарталар. Гадәттә суган кабыгы белән, шулай ук башка төсләргә дә маналар. Атна кич мунча да ягалар. Бала-чага да бу көнне олы бәйрәм итеп көтеп торган. Алар өчен дә махсус яңа киемнәр теккәннәр, һич югында яңа чабата яки тула оек хәстәрләгәннәр. Әниләр йомырка җыю өчен махсус капчыклар тегеп биргән. Еш кына ул капчыклар суккан кызыл башлы сөлге очларыннан тегелгән.

Бәйрәм көнне өстәл мул итеп көйләнә, шәм ягалар. Беренче булып кергән кешене эскәмиягә яки бусагага ук куелган мендәргә утырталар да: “…аягың җиңел булсын, тавык чебиләре күп булсын” дип теләк телиләр. Беренче булып кыз бала керсә тавык күп булыр, ир бала килеп керсә әтәчләр ишәер дип тә уйлаганнар. Әгәр бала кыбырсынмыйча, тик кенә утырса, тавыклар әйбәт утырыр, чебине күп чыгарыр дигәән ышану да булган. Бу балага күкәйне күбрәк биргәннәр, үзен ныграк сыйлыйлар.

Тулаем алганда, йомырка җыю бик җанлы төстә, күңелле үткән һәм ике-өч сәгать дәвам иткән. Аннары бала-чага урамга чыгып, җыйган йомыркаларны тәгәрәткп, төрле уеннар уйнаган.

Бала-чаганың йорттан-йортка кереп йөмырка җыеп йөрүе зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сөйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәнннәр. Икенче яктан исә, балалар да өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын, түземлелеген сынаган.

Бу көнне кешеләр бер-берсен “Христос воскрес” дип сәламли, аңа тиешле җавабын “Чыннан терелеп торган” дип кайтаралар.

Бермәнчек бәйрәме

Провославие чиркәве, Иисус Христосның зурлык белән Иерусалимга кергән көнен Олы көнгә кадәр (Пасха) бер атна алдан зурлап бәйрәм итә. Керәшеннәр бу бәйрәмне үзләренчә “Бермәнчек” диләр. Бу көнне чиркәүдә иртәнге зур келәүдән соң, прихожаннарга аруландырылган тал ботаклары өләшәләр. Бу гадәт бик борынгыдан килә. Элгәре яшел үсемлек ботаклары белән дошманнарын җиңеп кайткан патшаларны каршы ала торган булалар. Әле дә бу бәйрәм көнне яңарган тал ботаклары белән Коткаручыбызны данлыйбыз, аның үлемне җиңүен таныклыйбыз. Коткаручыбыз безнең языкларыбыз өчен үләр һәм кабат терелеп, кешелекне мәңгелек үлемнән коткарыр өчен, бу көнне зурлык белән Иерусалимга кергән. Хәзер бөреләре ачылган, яшәргән язгы тал ботагы Ходайыбыз Иисус Христосның үлемне җиңгән билгесе булып, кешеләргә актык сорауда кабат тереләселәрен искәртә. Чиркәүдә аруландырылган тал ботагын Олы көнгә чаклы тәреләр янында тоталар. Бәла-казалардан, чирләрдән арыну өчен өйдәгеләргә ару тал ботаклары белән суккалап чыгалар. Беренче көтү куганда, мал-туарны шул ботак белән куып, маллар туры өйгә кайтсын дип, абзар кыегына кыстырып куялар. Искергән ботакларны яндырырга яисә суга агызырга кушалар, җирдә аунатып йөртү зур язык. Гомумән, чиркәүдә аруландырылган һәрнәрсәгә дә бик сак булырга кирәк, андый әйберләрне теләсә кая ташларга ярамый.



Симек

Симек Олы көннән соң җиденче кече атна (пәнҗешәмбе) көнне, тройсынга ике көн калгач, зур бәйрәм итеп үткәрелә. Күп кенә керәшен авылларында аның Яфрак бәйрәме итеп үткәрү йоласы буларак саклануы да язны озатып, җәйне каршылау көне булуына ишарәли. Бу көнне авыл каен, өрәңге ботакларыннан, урман-кыр чәчәкләреннән яшеллеккә төренә. Иске йола, гореф-гадәтләрне саклаган авылда, иртәнге якта зиратка барып кайткач, төштән соң кызлар кулъяулык, сөлге, төрле төстәге тасмалар белән бизәлгән каенны күтәреп, урам буйлап җырлап йөргәннәр. Күңел ачу өчен билгеле бер йорт сайланган. Анда яшьләр ризыклар, колмактан коелган өй сырасы, әче бал алып киләләр. Яшьләр, шушы йорт ишек алдына кадап куелган каенны күтәреп, яңадан урманга яки чишмә буена төшеп уен оештыралар. Күмәк җыр, бию, такмак, саф һаваны яңгыратып, кич буе дәвам итә.

Симек көнне кызлар каен себеркесе бәйләп, аны агымсуга ташлаганнар. Кемнең себеркесе яр буена барып төртелә, ул бу елны кияүгә чыкмыйча утырып кала, кемнеке батса, ул я үлә, я аның сөйгәне бүтәнгә карый, ә йөзеп китсә, бу кызның сөйгәне аның турында уйлый, сагына, дип фараз кылына.

Ташу җитә, җир-су кибеп бетә,

Җәй башының тулы ямьнәре.

Җәй башлары белән Тройсын җитә —

Яшеллек һәм яфрак бәйрәме.

Олы көннән соң җиде атна узгач, христианнар Троица бәйрәмен зурлап уздыралар. Бу бәйрәм керәшеннәрнең олы бәйрәме.

Тройсын

Тройсын — киң билгеләп үтелә торган бәйрәм. Ул һәрвакыт Олы көннән соң 7 атна узгач — 50 нче көндә башлана һәм өч көн дәвам итә. Тройсынны билгеләп үтү Яңа Васыять кануннары гамәлгә кергәннән соң яңа көч ала. Изге Инҗилләрнең дүртесендә дә Ата, Ул һәм Тынның бердәмлеге -аның шушы өч ипостась сыйфатында бер Алла булуы турында ишарә ителә. Архимандрит Никифор үзенең «Библейская энциклопедия» (М., 1891) китабында Тройсынга багышланган мәкаләсендә: «Гәрчә без Алланың өчлектән торуының эчке серләренә төшенә алмасак та, Ходай Тәгаләнең «Алланыкын Алла Тыныннан башка берәү дә белми дигән бәхәссез раславына ышанып табынабыз», — дип яза.

Тройсын авылда, мәҗүсилектән калган гадәт буенча, Яфрак бәйрәме буларак башланып китә. Ул күбесенчә агачларның яфрак ярып, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Тройсын алдыннан авылдагы бөтен капкалар, коймалар яшел яфраклы каен һәм өрәңге ботаклары белән бизәлә. Урамнар, ишек аллары чүп-чардан себереп чистартыла. Халык күңеле урамга тартыла. Өлкәннәр капка төпләрендәге эскәмияләрдә җыелышып утырып, дөнья хәлләре турында сөйләшәләр. Яшьләр исә су буйларында, урман аланнарында, аулак тыкрыкларда төрле уеннар оештыралар.

Тройсынның икенче көнендә йөри ала торган бөтен авыл халкы зиратка пешкән йомырка, коймак, шишәрә һ.б. тәм-томнар алып барып, үзе белгән һәм белмәгән туганнары һәм авылдашлары рухына иман китереп, тияберсен итәләр. (Тияберсен, дип, иман китереп, үлеләрнең исемнәрен телгә алып, алар бу рухның тынычлыгы өчен авызга ризык алуны әйтәләр). Рухларның рәхим-шәфкатен алу өчен тәм-томнардан күчтәнәчләр, ягъни сәдакалар өләшәләр. Бу көнне Су анасын да тотып алып кайтырга мөмкин, имеш.

Керәшен авылларында Тройсын көнне мәйдан һәм җыеннар (хәзергечә әйтсәк, сабан туе) гөрләп узган. Бу көнне чит авыллардан күпләп кунак төшкән.

Питрау

Июль төрле йола һәм гореф-гадәтләргә иң бай айларың берсе, дисәк һич тә ялгыш булмас. Питрау — шуларның иң мәртәбәлесе. Аннан бер атна алдан — 6 июльдә килә торганы Аграфена Купальница, 7 июльдәгесе Иван Купала көннәре дип атала. Питрауга кадәр кайбер урыннарда Давыт, Самсон көннәрен билгеләп үтәләр. Болар барысы да Питрауга әзерлек рәвешендә уза. Әйтик, Аграфена көнендә ел буена җитәрлек итеп мунча себеркесе әзерлиләр. Дару үләннәре һәм тамырлары җыялар. Кызу парлы итеп мунча ягалар. Бу эшләр Иван Купала көнендә дәвам итә. Ике көндә дә күмәкләшеп су коену оештыралар. Елга буйларында яр өстендә төнлә учак ягып, аның тирәли бииләр, ялкын өстеннән сикереп чыгалар.

Питрау бәйрәме 12 июльдә билгеләп үтелә. Ул авылның җәйге эшләре, халык сынамышлары белән бәйле рәвештә еш телгә алына: «Питрау көнне кырык ызаннан кырык төрле чәчәк җыябыз, файдасы тия»,— диләр.

Бу көнне ике атналык Питрау уразасы тәмамлана. Питрау ул Гайсә Коткаручының ике шәкерте Петр һәм Павелны искә алу көне. Петр һөнәре буенча балыкчы була. Шуңа күрә күп җирләрдә балыкчылар аны үзләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак та билгеләп үткәнннәр.

Питрау ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көннән тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана. Бу көнне нәкъ төш вакытында барлык кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләрен кайнатып эчсәң, барлык авыруларың китә, диләр. Бу айда туган балаларга күбрәк Петр һәм Павел исемнәрекушалар.

Шулай ук бу көнне Питрау тәкәсе – корбан чалу гадәте хәзер дә сакланып калган.

Питрау көнне авылда түгәрәк уеннар аеруча зурлап, бәйрәмчә итеп үткәрелә. Яшьләр элеккечә, әниләр һәм әбиләрдән мирас булып калган тәңкәле киемнәр, ука-чачаклар, маңгай ука, маңгай тәңкәләрне бәйләп, хәситәләрне, ука җиләннәрне киеп уенга җыелганнар. Олырак кешеләр дә уен карарга чыкканнар. Бу көнне иң зур, соңгы түгәрәк уен уйнала, питраудан соң инде түгәрәк уенга чыгу бөтенләй туктала. Чөнки питрау бәйрәменнән соң «печән өсте», аның артыннан «урак өсте» һ. б. төрле авыл хуҗалыгы эшләре ялганып китә. Түгәрәк уенда җырлана торган җырларда да шушы турыда искәртелә:

Чултар күке күклидер,

Сука өстендә туктидыр,

Безнең уйын уйнислар

Питрау җиткис туктидыр.

Сүз уңаеннан әйткәндә, бу атна эчендәге бәйрәмнәрнең барысы да суга бәйләнешле.

Су җанына ник бардың,

Судан көмеш алмагач.

Җегет булып ник үстең,

Сүгәнеңне алмагач.

Алмагачы барында

Таянмабыз талларга.

Үз тиңдәшләр барында

Җалынмабыз җатларга.

Тырыс-тырыс басырга

Такта өстендә тигел без.

Бездән көлеп торырга

Җегет белән тигел без.

Болар- бик күп уен җырларының кайбер куплетлары гына. Аларның һәркайсы ике вариантта — кыска һәм озын итеп башкарылырга мөмкин. Урамнан барганда башкаларны уенга чакыру рәвешендә кыска көйгә салып җырлана. Ә инде түгәрәккә кергәч, салмак адым көенә озын итеп башкарыла. Уенда никах яшенә җитмәгән яшь кызлар да катнаша. Уенның башлап җырлаучысы була. Түгәрәккә яшүсмерләргә дә керергә ярый. Әмма алар җырда катнашмыйлар. Уенның иң кызган вакыты Тройсын һәм Питрау көннәрендә була.

Элҗен

Элҗен керәшеннәрдә иң зур һәм абруйлы бәйрәмнәрнең берсе. Ул ел саен 2 августта (иске стиль белән 20 июль) билгеләп үтелә. Без бу очракта да мәҗүсилек ырымнары белән очрашабыз. Ул табигать көчләренә табынуга кайтып кала. Әйтик, христиан динендәге пәйгамбәр Илья яки ислам динендәге Ильяс пәйгамбәр яшен яшьнәтеп, күк күкрәтеп, көчле яңгыр яудырчы, Җирдәге кешеләр белән Күктәге Алла арадашчысы булуы белән мәгълүм. Изге Инҗилдә бәян ителгәнчә, Гайса авызыннан пәйгамбәр Ильяс белән суда чукындыручы Яхъяның бер үк кеше булуы турында әйтелә.

Халыкта Илья пәйгамбәр усал, кырыс, изге, дошманнарын җәзага тартучы, шул ук вакытта юмарт, үзенекен мохтаҗ адәмнәргә бүлеп бирүче итеп күз алдына китерелә. Үзен эзәрлекләгән мәҗүсиләр патшасы Ахав, аның хатыны Йеза-вель, аларның патша булып калган уллары Охо-зийга үлем карарын нәкъ ул чыгара. Ул табигатьнең иң куркыныч һәм мәрхәмәтле көчләре белән идарә итә, яңгырлар, яшенле күк күкрәүләр Аның карамагына керә. Ул Җиргә уңыш та җибәрә. Элҗендә табигатьнең барлык хәшәрәт көчләре утлы камчыдан куркып, куян, төлке, мәче, эт, бүре һ.б.ларга әверелеп бетә, имеш. Бу көнне яшен камчысы сукмасын өчен эт һәм мәчеләрне өйгә кертергә ярамый.

Элҗен көнне кырга барып, борчактан авыз итеп карарга ярый. Беренче тапкыр яңа бәрәңге пешереп ашыйлар. Элҗен җиттеме, авыл халкы күк йөзен куркынып күзәтә башлый. Чөнки бу вакытта игеннәр өлгергән була. Аны көчле яңгырлар юк итәргә мөмкин. Илья пәйгамбәрнең күңелен күрү йөзеннән һәм ул бәла-казалар китермәсен өчен бу көнне кырда эшләмиләр, печән чапмыйлар, чабылганын җыймыйлар, кырга мал-туар чыгармыйлар.

Элҗен җәйне тәмамлый.

Элҗендә көн ике сәгатькә кыскара.

Элҗендә сары яфраклар күбрәккүренә башлый.

Элҗендә көн ничек булса, 27 сентябрьдә шулай була.

Элҗеннән башлап төшкә кадәр җәй, төштән соң көзгә тарта.

Элҗеннән соң яңгырлар еш ява.

Элҗендә туган балаларга Илҗә исеме кушалар.



Беренче Спас



Икенче төрле аны баллы яки юеш Спас дип тә йөртәләр. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю, чәчү, җиләк-җимеш җыю һ.б.лар белән бәйләнгән. Әйтик, беренче Спаста кура җиләге өлгерә. Күп еллык тәҗрибә һәм сы-намышлардан чыгып, әгәр дә беренче өлгергән җиләкләр эре булса, арышны иртә чәчү отышлы саналган. Әгәр дә инде вак булса, урта срокта яки соң чәчү ягын караганнар. Игенче, җиләккә карап, туфрактагы дым запасын чамалаган.

Беренче Спас ел саен 14 августта билгеләп үтелә. Бу чорда авыл хатыннары, бала-чагаларын ияртеп, урманга кура җиләге җыярга йөриләр. Төрле авыруларга им-дәва буларак, аның җимешен генә түгел, чәчәген һәм яфрагын да җыялар, шулай итеп, кышка запас туплыйлар. Беренче Спаста шомырт та өлгерә. Ул да күп төрле авырулардан дәва булып тора.

Бал кортлары кәрәзләрне бал белән тутыра. Шуңа күрә ул баллы Спас дип атала да.

Беренче Спастан соңгы — өченче Спаска кадәр Успенье уразасы башлана.

Беренче Спаста карлыгачлар җылы якка күченеп китә башлый.

Беренче Спаста салкын чык төшә. Шуңа күрә аны юеш Спас дип тә атыйлар.

Беренче Спаста атларны һәм башка хайваннарны елгада соңгы тапкыр коендыралар.

Урта Спас

Урта Спас ел саен 19 августтан башлана. Башкача аны алма Спасы дип тә атыйлар. Чөнки бу көнне алмага хуш исле тәм керә, дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый. Һәм, гомумән, икенче Спаска кадәр алма ашау зур гөнаһ кылу булып исәпләнгән. Кыярдан башка нинди дә булса җиләк-җимеш ашау тыелган булган.

Урта Спастан соң төннәрен салкын була.

Урта Спаста сабан ашлыгы өлгерә.

Урта Спаста торналар җылы якка китә башлый.

Әгәр һава килсә, җил төньяктан исеп торса, урта Спаста чәчелгән арыш нык һәм эре бөртекле була, диләр халык телендә.

Өченче — соңгы Спас

Соңгы Спас, элгәресеннән соң ун көн узгач, 29 августта билгеләп үтелә. Аны чикләвек Спасы да диләр. Чөнки чикләвек өлгерә. Арыш уңган елны чикләвек тә күп була. Бу чыннан да шулай. Ядрәдәй сап-сары чикләвекләрне кишәнкәләгәннән соң да аркага аскан биштәр яки капчыклар шактый авыр булып тоела иде. Хәтеремдә калганча, кайбер елларда авыл халкын әнә шул чикләвек коткарып кала иде. Базарда чикләвек һәрвакыт яхшы үтә, кесәгә азмы-күпме акча керә. Беренче чиратта ул муенга ки-ертелгән элмәкне чишеп җибәрү өчен, ягъни салым түләргә тотыла иде. Аннан калганы күлмәк-ыштан алырга да, яңа уку елы алдыннан китап-дәфтәр юнәтергә дә ярап куя иде. Тамагың өзелеп ачыкканда, шартлатып ярып, хуш исле майларын сыга-сыга, ашап та җибәрәсең. Балачакның өченче Спасы шул ягы белән хәтергә нык уелып калган.

Соңгы Спаста карлыгачлар, ярдагы һәм өй кыекларындагы ояларын калдырып, җылы якларга китүләрен дәвам итәләр.

Әгәр дә торналар соңгы Спаста китсәләр, Покрауда (11 октябрь) салкын була.

Өченче Спас икмәкле дә була. Кышка запас туплап куела. Бу көнне яңа ашлык онннан бөккән пешерәләр.

Покрау

Ул үзе «покров» сүзеннән алынган, ягъни татар телендәге «каплам», «япма» мәгънәләренә туры килә. Покрау керәшеннәр билгеләп үтә торган 12 бәйрәм рәтендә йөрмәсә дә, зур бәйрәмнәрдән санала. Аның 11 октябрьдә билгеләп үтелә торганы Кече Покрау дип атала. Ул үзенә күрә көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә җимеш пироглары пешерелә. Аларның эчлекләре көзге табигать хәзинәләреннән — алма, балан, миләш, гөмбә һ.б.лардан әзерләнә. Бу көнне яшь әтәч ите белән аш-су өлгертәләр.

14 октябрьдә бәйрәм ителә торганы Олы Покрау, дип атала. Ул безгә христиан дине белән бергә Константинопольдән килеп кергән. Әмма ул элекке заманнарда ел фасылының бер чорында табигать үзгәрешләренә туры китереп үткәрелә торган бәйрәм булган. Ул бары тик 910 елда гына Византия императоры әмере нигезендә дини бәйрәм итеп үткәрелә башлый. Константинополь шәһәрендә 910 елда, безнең бабаларыбызның күпчелеге әле христиан диненең нәрсә икәнлеген дә белмәгән вакытта, Византия халкына Влахера храмында Изге Кыз Мария рухы иңә. Бу гаҗәеп күренеш шаһитлары сөйләвенә караганда, ул табынучылар өстендә ак җәймәсен (омофор) җәеп җибәргән һәм дөньяны кайгы-хәсрәт һәм газап чигүләрдән коткару турында дога укыган.

Хәзер Изге Кыз Мария җәймәсе көнен (Покрау-Покров), көзге кыр эшләре төгәлләнгән һәм көтү кергән көн буларак билгеләп үтәләр. Гомумән, авыл халкы бу көнгә кырга бәйләнгән барлык эшләрен төгәлләп куярга тырыша, чөнки Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана. Шуңа күрә Покрау үтте — кыш җитте, ди халык. Бу сүзләрдә зур хаклык бар.

Бу чорда көзге эшләр тәмамланган, ә язга хәзерлек әле башланмаган була. Шунлыктан халык бераз бушанып, ял итеп ала. Авыл халкы өчен ул бер үк вакытта туйлар чоры башлануны да аңлата. Дөрес, бу принцип хәзер төгәл сакланмый инде. Олы Покраудан башлап кунаклар чакыралар. Бу йортка кунак булып җыелган гаиләләрнең һәммәсе дә үзләрен чакыручы хуҗаларны, чиратлашып, өйдән-өйгә кунак итеп йөртәләр. Шулай итеп, авылда кунакка йөрешүче берничә төркем барлыкка килә. Туганлык җепләре буенча бер төркемдәге гаилә икенче төркемгә дә чыгып алырга мөмкин. Чөнки алар бер-берсе белән дошманлыкта булмыйлар. Кайбер авылларда Микайла бәйрәме (21 октябрь -югары фәрештә Михаил көне) дә шушы кунакка йөрешүләр эченә кереп, 27 ноябрьдә 6 атналык ураза башланганчы дәвам итәргә мөмкин. Әмма бу авыл халкы алты атна буена гел кунактан-кунакка гына йөри, дигән сүз түгел әле.

Покрау көнне төштән соң борыныңны җилгә каршы тотсаң, нинди кыш киләчәген дә сиземләп була икән. Күп белүче агайларның сүзенә караганда, Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.

Әмма кыш никадәр генә салкын килмәсен, бу көнне өйләнешүчеләр өчен кыш өшеткеч булып тоелмый. Нәкъ менә Покрау көнне — 14 октябрьдә үткәрелгән туй да иң бәхетле санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түшәүче булып тора. 1880 елда чыккан гореф-гадәтләр, риваятьләр һәм төрле ышануларга багышланган бер китапта язылганча, бу көнне кызлар йокларга ятканда: «Покрау атакай, җирне -кар, ә мине кияү белән капла», — дип әйтә торган булганнар. Ә инде бу көнне чиркәүдә иң беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алдан-рак кияүгә чыгу бәхете татый икән.

Покрауда соңгы тапкыр гөмбә җыялар.

Покраудан терлекләрне абзарда асрый башлыйлар.

Покраудан Качмануга кадәр авыл егетләре читкә китеп эшләп кайтканнар.

Бу айда туйлар күп булган.

Покраудан көзге ярминкәләр, аулак өйләр башланган.








sitemap
sitemap