Беренче укытучым_5767



Беренче укытучым.

Балалар бакчасына йөрергә минем теләгем булмады. Тизрәк мәктәпкә барасым килде. Дәрескә әзерләнеп, укып утырган апамнарны гел кызыгып күзәтеп тора идем. Миңа мәктәптә кызыктыр, анда ниндидер сер бар кебек тоела иде. Минем тизрәк үсәсем, шул серне чишәсем килде. Шуның өчен дә мәктәпкә бик теләп һәм түземсезлек белән әзерләндем.

Җәй көне булачак укытучыма бүләк итәр өчен үзем су сибеп матур-матур чәчәкләр үстердем. Өр-яңа киемнәремне һәркөн саен киеп карадым. Календарь битләрен санап, җыеп бардым.

Беренче сентябрь иртәсе килеп җитте. Ул көнне миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр. Иртән торуыма әнием үзем үстергән чәчәкләрдән зур чәчәк бәйләме әзерләп куйган иде.Әниемне:”Соңга калмыйк, әйдә мәктәпкә”-дип, ашыктырып, аптыратып бетердем.Әни белән җитәкләшеп урамнан барганда үзем өчен горурлык хисләре тойдым. Мин инде зур! Мин хәзер укучы!

Без мәктәпкә килеп кергәндә укытучы апам анда иде инде. Елмаеп каршы алды, башымнан сыйпады һәм:

-Хуш киләсең, рәхим ит, тырышып укы, акыллы бул, Айнур, — диде.

Ә мин аңа чәчәк бәйләмнәрен суздым, чәчәкләрне алгач аның нурлы йөзе тагын да балкыбрак китте.

Беренче укытучымның исеме Ләйсән, үзе кебек матур исем. Беренче укытучымны мин беренче көннән үк бик яраттым. Миндә аңа карата ихтирам хисе уянды. Апабыз безне дөрес итеп укырга, язарга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Дәресләрне кызыклы һәм күңелле итеп үткәрде Ләйсән апа. Мин дә сынатмаска тырыштым. Өй эшләрен төгәл итеп башкардым, әйбәт укыдым. Ул мине уңышларым өчен мактап, күңелемне күтәреп торды.

Укудан тыш Ләйсән апа безне шахмат уйнарга өйрәтте. Без аның белән бергәләп шахмат клубында, мәктәп күләмендә уза торган бәйгеләргә әзерләндек. Призлы урыннар алсак, апабыз балалар шикелле куана, сөенә иде.

Бергәләп төрле бәйрәмнәр, туган көннәр оештырдык. Әти-әниләребезне дә чакырып төрле уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ача идек. Бу матур хатирәләр әле дә минем күңелемдә саклана.

Авырып китсәк, өебезгә килеп хәлебезне белә, үзенең шифалы сүзләре белән терелтеп китә иде. Минем өчен укырга бару үзе бер бәйрәм иде. Дәресләремне сәбәпсез калдырмаска тырыша идем, чөнки мәктәптә һәрвакыт ачык, көләләч йөзле Ләйсән апа көтә. Ул без шатланганда — шатланып, кайгырганда көенеп, безнең өчен җан атып яшәде. Ләйсән апабыз безгә:”Минем балаларым!” — дия иде.

Мәктәп зур, серле тормышка ишек икән бит ул. Ә менә укытучы, шул серләр дөньясының ишегендәге йозакларга ачкыч табырга ярдәм итүче икән бит! Шушы ачкычларны безгә Ләйсән апабыз бүләк итте. Ул безне авырлыклар алдында каушап, куркып калмаска, уңышлардан борын чөермәскә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтте.

Өченче сыйныфны тәмамлагач, без гаиләбез белән башка шәһәргә күчеп киттек. Саубуллашканда Ләйсән апам миңа:”Айнур, бүтән мәктәптә дә тырышып укы, минем йөземә кызыллык китермә!”-диде. Аның сүзләре минем күңелемә сеңеп калды.

Бүген мин 7 нче сыйныфта укыйм , беренче укытучымның сүзләрен бик еш искә алам. Ләйсән апам, мин сезгә сүз бирәм: тырышып укырмын, йөзегезгә кызыллык китермәм. Сезнең алда мин мең кат бурычлы.

Киң күңелегез, юмартлык өчен,

Кояш белән сезне тиңлим мин.

Шатлык белән тулы,куанычлы

Озын гомер сезгә телим мин.

Безнең өчен күпме тырыштыгыз,



Уйладыгыз безнең өчен дә.

Онытмамын сезне һичбер вакыт,

Рәхмәт сезгә барсы өчен дә!








sitemap
sitemap