Белем бйрме_13691



Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка яңгырый, сәхнәгә алып баручы чыга.

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, әти – әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары! Менә кояшлы 1 сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдәшатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык – сөенечләр,бары тик “4” ле һәм “5” ле билгеләре генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дуслар! “Хәерле иртә!” җыры башкарыла. (Туган җиремә №6 – 18) 1 нче укучы. Чәчәкләр тотып кулга Без чыктык олы юлга. Һәркем белә, әлбәттә, Без барабыз мәктәпкә. 2 нче укучы. Кичә әни белән бергә, Әзерләдек сумканы. Пеналыма төзеп куйдым Карандаш һәм ручканы. 3 нче укучы. Әтием дә, әнием дә, Бу көнне бик көттеләр. Балалардай дулкынланып, Мине озата килделәр. 4 нче укучы. Өлкән дуслар шаярталар, Ә без ачуланмыйбыз. Чәчәкләр артыннан, — диләр, Күренми бит буегыз. 5 нче укучы. Буген йөзләр көләч безнең. Күел сөенә, Атлыйбыз тәүге адымнар Белем иленә. Укытучы. Балалар! Без белем сарае капкасы янына килеп җиттек. Ә сарай капкасы бик зур йозак белән бикләнгән. Бу йозакны ачу өчен серле ачкыч кирәк. Әйдәгез, Белем иле хакименнән әлеге ачкычны сорап карыйк. 1 нче укучы. Сезнең алда сүз бирәбез Бик тырышып укырга. Бирегезче безгә ачкыч, Белемнәр сараена. Алып баручы. Нәни дусларым! Белем иленә сезне һичшиксез, кабул итәрбез. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан берничә еллар элек алар да кулларына шул ачкычны тотып, белем иленә тәүге адымнарын ясаган иде. Озакламый шушы егет – кызлар зур тормышка аяк басачак. Ә бүген алар Белем иленә ачкычны мирас итеп сезгә тапшырыр. 1 нче укучы. Кайчан тудык, кайчан үстек, Бу гомер бик тиз үтә, Тиздән китәрбез мәктәптән – Безне киләчәк көтә.



2 нче укучы. Үтте синдә балачагым, Үсмер чагым – гүзәл чак! Ул вакытның мизгелләре Йөрәкләрдә калачак. 3 нче укучы. Кешеләргә мәхәбәтне Тәрбияләдең бездә Синнән минем аерыласым, Китәсем килми бер дә. 4 нче укучы. Һәрвакытта якты кояш, Серле йолдыз булдың син. Шул кояшың, йолдызларың Беркайчан да сүнмәсен. Алып баручы. Хөрмәтле укытучылар, әти – әниләр һәм нәни дусларыбыз! Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. Безнең нәни дусларыбыз – 1 сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бергенә була торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булачак. Чәчләреңә кунган ак күбәләк, Шатлык очкыннары йөзеңдә, Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән Күбәләккә охшаш үзең дә. Ашкына да, талпына да бүген Леп – леп типкән нәни йөрәгең. Озатасың, изгеләрдән изге Сабыйлыкның соңгы көннәрен. Җуелмаслык хәтирәләр калыр, Мәктәптәге тәүге көнеңнән. Иң башына күрә йөгең дә бар — Син җаваплы кеше бүгеннән. 5 нче укучы. Нәни дусларыбыз! Сезгә үзебездән мирас итеп “Белем сарае” ачкычын тапшырабыз. Әлеге ачкыч сезгә белем иленә юл күрсәтүче, киңәш бирүче булсын. Авыр вакытларда сез әлеге ачкычның тылсымлы көченә һәм безнең ярдәмебезгә таяна аласыз. (Сүз I сыйныфларның беренче укытучыларына бирелә) 6 нчы укучы. Җир йөзендә төрле – төрле Никадәрле китап бар! Бик калын да, бик олы да, Кечкенә дә китаплар. Әмма барлык китапларның Иң беренче баскычы Күңелләргә беренче кат Белемгә юл ачучы, Тирән серләр сараена Тәүге ачкыч бирүче, Беренче кат шул сарайга Безне алып керүче Тик бер китап. Аңа тиңдәш Нинди китап бар тагын? Беләмсез ул нинди китап? Балалар. Ул – Әлифба китабы. “Әлифба!” җыры башкарыла. (Нәни йөрәккә №26 – 69) 1 нче укучы. Туйганчы уйнар идем дә, Минем шул вакытым тар. Иртәгә бишле алырга, Мәктәпкә барасым бар. 2 нче укучы. Мәктәпкә озаткан чакта Әбием кочып сөйде: — Алдынгы булырга тырыш, Бәбкәчем, берүк, — диде. 3 нче укучы. Без бит инде бик зур үстек, Без барын да беләбез Елар чаклар артта калды Без укырга керәбез. 4 нче укучы. Белем бәйрәмен һәр бала Шатланып көтеп ала. Мин дә көтәм, чөнки быел Мин дә мәктәпкә барам. Юк укырга түгел әле Өйрәнергә барам мин Сумкам әзер, апа кушкач Әйберләр дә салам мин. Абый , апалар сезгә мин Телим изге теләкләр Тырышып укып илебезгә Булыгыз зур терәкләр. Алып баручы. Әйе, чыннан да, ата – аналар нәни дусларыбыздан ныграк дулкынланадыр, мөгаен. Чөнки балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау. Йөрәк түрләрендә саклап йөрткән иң изге теләкләрне бүгенге бәйрәмдә аларның да җиткерәселәре киләдер, мөгаен. (Сүз I сыйныф укучыларының әти – әниләренә бирелә). 5 нче укучы. Әти – әниләр сүз бирде Сезгә ярдәм итәргә. Хәрефләрне өйрәтергә, Мисалларны чишәргә. Шулай булгач, сезгә кирәк Тик тырышып укырга. Артык шаярмыйча, дуслар Зирәк, тапкыр булырга. Горурланып, һәр бер әни: — Бу минем балам! – дияр. Чын күңелдән алар сезгә Хәерле юл телилиләр. “Без хәзер инде зурлар” җыры башкарыла. (Нәни йөрәккә №20 – 63)

6 нчы укучы. Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге, Игелеген бирә һәркемгә. Ашыга ул бәхет өләшергә Һәр иртәдә безгә, һәр көндә. 7 нче укучы. Ак кагазьдәй керсез аның күңеле, Җаны шигъри, уе саф аның. Күпме көтә безнең, үзенең дә, Хыяллары чынга ашканын. 1 нче укучы. Әйе, мәктәп бусагасын атлап керү белән, сезнең кулыгыздан тотып, белем иленә алып керүче һәм үсеп буйга җиткәч олы тормыш юлына озатып калучы изге җанлы, керсез күңелле укытучылар бар! Без сезгә йөрәк җылыбызны биреп, күңелебездәге бар яхшылыкны бүләк итеп, язмышыгыз өчен борчылып, йокысыз төннәр үткәрәбез, һәрберегезне үз балабыздай күреп, олы тормыш юлына озатып калабыз. 2 нче укучы. Туган телнең моңын, һәр тылсымын, Җир йөзендә ниләр барлыгын, Ни өчен кояш батуын, Якты йолдызларның балкуын, Диңгез – океаннарны, күлләрне, Иксез – чиксез галәм серләрен, Агач үсемлекләр, гөлләрне, Африканың кайнар чүлләрен, Җырчы чишмәләрне, җилләрне Сандугачлы җылы җәйләрне, Тагын бик күп әллә ниләрне, Укытучым, сездән өйрәндек.

“Укытучыма” җыры башкарыла. (Нәни йөрәккә №4 – 47)

3 нче укучы. Халкым күңелендә сезгә дигән Меңәрләгән чәчәк бәйләме. Әгәр аны алдыгызга куйсак, Булыр иде Каф тау кадәрле. 4 нче укучы. Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар, Хисләремнең иң – иң изгесен, Әниемдәй якын укытучым, Тормышымның якты көзгесе. 5 нче укучы. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен, Ничек кенә табыйм сүзләрен? Менә бүген чәчәк бәйләменең Бирәм сезгә иң – иң гүзәлен. (Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итә). Алып баручы. Кеше гомере мәктәп юлы аша, Моңлы бер җыр кебек сузыла. Белем сукмакларын яра – яра Киләчәккә юлы сызыла. Олы юлга сукмак башы, Зур тормыш баскычы син. Серле белем дөньясының Бердәнбер ачкычы син. Әй мәктәбем, хәерле юл теләп, Белем ишекләрен ачтың син. Юлыбызны гүзәл итәр өчен Якты маяк булып балкыйсың. Алып баручы. Кеше өчен иң изге сүзләр – әти – әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти – әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз. 1 нче укучы. Туган җирнең һәрбер почмагында Каршылыйлар белем бәйрәмен. Яңгырый сабыйларның шат авазы, Кулларында – чәчәк бәйләме. 2 нче укучы. Мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңы Хәбәр итә бүген һәркемгә Яңа уку елы башлануын, Гүзәл Татарстан җирендә. “Бүген белем бәйрәме” җыры башкарыла (З.Минһаҗева №5 – 15) 3 нче укучы. Әйдә, дустым, бергә хәбәр итик, Башлануын уку елының. Күреп соклансыннар сихри көчен Җиз кыңгырау чыңының. 4 нче укучы. Яңгырый бүген һәр төбәктә, Көмеш кыңгырау чыңы. Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә, Яңа уку елы. (Чыгарылыш сыйныф һәм I сыйныф укучылары бергә кыңгырау шалтырата). Алып баручы. Безнең әзерләгән чыгышыбыз шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз.












sitemap
sitemap