Бек и безне хтерлрд



Бөек Җиңү безнең хәтерләрдә.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,

Әгәр югалтмаса вөҗданын.

Алтынны ул чүпкә санар,

Иң кыйммәтле күрер Ватанын.

А.Алиш

Сугыш… Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтне үз эченә алган бу шомлы сүз. Аны ишетүгә үк, күз алдына илебезнең ярым җимерек хәле, ятим калган балалар, газиз ирләрен, улларын югалткан аналар килеп баса.

1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы бөтен кешелеккә бәла-каза китерә. Бу сугыш илле миллионнан артык кешенең гомерен алып китә, йөзләгән авыл-шәһәрләрне җир йөзеннән юкка чыгара, гөнаһсыз сабыйларның чәчәктәй гомерләрен өзә.

Ил язмышына, киләчәккә куркыныч янаганда кем генә битараф булып кала алды икән?

Кинәт кабынган сугыш кеше язмышларын дөньяның төрле почмаклары-на тарата. Ватанга чиксез бирелгән,кыю, үлемнән курыкмаучы,чыдам, корычтай нык ихтыярлы, дошманга нәфрәт уты белән сугарылган гади халык илбасарларга каршы көрәшкә күтәрелә.

Шушы курку белмәс ватандашларыбыз арасында минем бабам Зыятдин Камалов та булган.

1940нчы елда 18 яшьлек бабамны Совет Армиясе сафларына алалар. Аны бөтен авыл белән,күңелле җырлар һәм биюләр белән озаталар.

Дәһшәтле сугышның беренче көннәреннән үк ул хезмәт иткән 6нчы армия фронтның алгы сызыгында дошманнарга каршы көрәшкә күтәрелә. Артиллерист булган бабам сугыш башында “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Соңрак ГИДУВның элеккеге табибын хәрби фельдшер итеп билгелиләр.

1941нче елның августында, коточкыч сугышларның берсендә, ул хезмәт иткән полк чолганышта кала. Исән калган башка сугышчылар белән бергә аны да әсирлеккә алалар. Ике ел, коточкыч ике ел гомере тимерчыбыклар артында уза бабамның.Төрле җәзалауларга дучар ителә. ”Фашистлар безне хайван көтүе кебек бер лагерьдән икенчесенә куалар иде. Тәүлегенә 20 сәгать эшләтәләр:шпал, авыр капчыклар ташыталар.Мин үземнең ничек исән калуымны әле дә аңламыйм. Мөгаен, авылда яшь вакытта алган чыныгуым булышкандыр”, -дип искә ала иде ул.

1943нче елда берничә әсир, качып, Франция партизаннарына барып кушылалар. Бабам разведка ротасы командиры дәрәҗәсенә җитеп, Франциянең иминлеге өчен көрәшә. Язмыш аны чит илгә китерсә дә, ул Ватанының чын солдаты, аңа тугрылыклы булып кала һәм Совет армиясе сугышчысы буларак, немецларны үз җирендә дөмбәсли. Бабам Зыятдинны француз партизаннары хөрмәт итеп, үз итеп капитан Серж дип атаганнар һәм үзләренең командирлары артыннан утка да, суга да керергә әзер булганнар. Тирә-юньдә үзенең кыюлыгы, уйлап табучанлыгы белән танылган разведчик капитан Сержның башы өчен фашистлар акчалата бүләк тә игълан итәләр. ”Мин үземнең иптәшләрем өчен бик борчылдым. Шуңа күрә күп кенә куркыныч операцияләрне үзем генә башкара идем”,- дип сөйли иде бабам. Шуларның берсен ул еш искә алырга ярата иде. Тулуза шәһәре янындагы күперне шартлатуга ул, иптәшләренең үгетләвенә карамастан, үзе генә барган. Бу күпер аша немецлар үзләренең төп гаскәрләрен фронтка озатканнар һәм шуның өчен дә аны бик нык саклаганнар.Бу эшне җиренә җиткезеп үтәгән һәм исән калган капитан Серж Франциянең “Круа де комбанат” дигән югары бүләгенә лаек була.

Бөек Җиңү көнен ул Германиядә каршылый. Хезмәттәшләренең үгетләвенә карамастан, бабам туган ягына кайтырга ашкына.”Туган илемне, Ватанымны сагыну хисе бик көчле иде”,- дип искә ала иде ул. Демобилизацияләнгәннән соң, күкрәкләренә медаль,орденнарын тагып, җиңүче булып кайта бабам. Ләкин аны шпионлыкта гаепләп, билгеле булган 58нче статья буенча кулга алалар. ”Француз”дан сорау алулар башлана. Аны төрле җәзалар кулланып җәберлиләр һәм дошман агенты дип санап 20 елга сөргенгә сөрәләр. Колымада бабам 7 ел буе “тәрбияләнә”, иң авыр эшләрне башкара. Бу елларны ул бөтенләй диярлек искә алмый иде.

1954нче елда, Сталин вафатыннан соң гына, 1940нчы елда Совет Армиясе сафларына чакырылган егет 14 елдан соң туган ягына әйләнеп кайта.



Ләкин барлык авырлыкларга түзеп, тормышына шөкерана кылып яшәвен дәвам итә ул! Тыныч гаилә тормышы, яраткан эше,дуслары ярдәм итә.

Сәяси террор халкыбызга күп газаплар китерде. 1991нче елда “Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен үткәрү турында” карар кабул иткәннән соң, бабам тулысынча репрессияләнде. Аңа медаль һәм орденнарын кире кайтарылды.

Иркен сулыш алган бабамны күп еллар буе эзләгән французлар да тапты. Алар шушы еллар буе үзләренең героен эзләгәннәр, төрле запрослар җибәргәннәр, аның эшен кире карауны үтенеп хатлар язганнар.

Француз Каршылыгы солдаты таныклыгын аңа 1996нчы елда Франциянең Премьер-министры Жак Ширак,Татарстанга визиты вакытында шәхсән үзе тапшырды. Бабам 8 Франция орденына лаек, ул — бу дәүләтнең почетлы пенсионеры.

Гомер буе табиб булып эшләп, лаеклы ялга чыккан бабам, кул кушырып өйдә утыра алмады. Ул Франция, Бельгия җирендә фашистларга каршы көрәшкән сугышчыларның язмышы турында эзләнүләр алып барды. Ле-Пюи шәһәре янында татарстанлы Әмир Үтәшев командалыгы астында тагын 28 совет сугышчысы көрәшкән бит.

Бабам — “Резистан Франсе” Халыкара ассоциациясенең вице-президен-ты, Франция Каршылыгы ветераннары җәмгыятенең президенты, бәйсез дәүләтләр ветераннары җәмгыятенең кординацион Советы әгъзасы булып үзенең күпкырлы эшен дәвам итте.

Ломаж шәһәре меры Ноэль Майавен калдырган рәхмәт хатында түбәндәге сүзләр бар: ”…Сез минем әтием кебек, минем гаиләм кебек, илебезнең башка гражданнары кебек фашистларга каршы көрәшкәнсез.Сезнең кебек батыр, курку белмәс кешеләр безнең цивилизацияне саклап калмасалар, нәрсә буласын мин күз алдына да китерә алмыйм! Минем буын кешеләре сезгә бурычлы. Мин үзем дә сезгә күп бурычлы…”

Горурланырлыгы бар иде бабамның. Бар иде дим, чөнки бабам берничә ел элек вафат булды.Әмма ул, башка күп кенә ветераннар кебек сабыр, тыйнак булып калды. Безнең дә Ватанны яратучы, аның чын патриотлары булып үсүебезне теләде. Мин немец-фашистларын тар-мар итүдә үз өлешен керткән бабамның өметләрен аклармын дип уйлыйм.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны оныта алмас.

Сугыш башлаучыга — мәңге нәләт!

Җир йөзендә сугыш булмасын.

Тыныч тормыш,бәхет кенә килсен,

Бер бала да ятим калмасын.








sitemap
sitemap