Баулы



Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

7 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе



Туган

ягым

Баулы

Башкарды: Баулы шәһәре 7 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әгълиуллин Данир

Тикшерде: Әглиуллина В.М

Баулы.

Баулыга нигез кайчан һәм кем тарафыннан салынган? Бабайлар беренче казык башына да, берәр өй кыегына да истәлек тактасы кадаклап калдырмаганнар, чүлмәккә язу салып берәр җиргә күмгәннәре дә билгесез. Шунлыктан әлеге сорауга җавапны буыннан-буынга күчеп килгән риваятьләргә һәм аз санлы архив документларына таянып якынча гына бирергә туры килә:17 һәм 18 гасыр урталарында, төгәлрәк әйткәндә, 1650 һәм 1750 еллар арасында.

Ни өчен шулаймы?

“Баулының баштагы исеме Баллы елга булган… Аны нигезләүчеләр Башкортстанның Дим суы буеннан килгән башкортлар булган. Алар бу җиргә… 1956 елдан хисаплаганда, 306 ел элек килеп утырганнар.

Бу авылга башлап түбәндәге кешеләр килгән: 1)Карман, 2)Тукбирде, 3)Ырыс, 4)Байсабу, 5)Туктамыш, 6)Таубакты, 7)Илбакты.



Алексей патшага бу җиргә урнашып утырып калырга рөхсәт сорарга баручы бабайлар өч кеше булганнар. Алар: 1)Ырыс, 2) Карман, 3)Байсабуның олы улы Бибулды. Бибулдыдан башкалары-Дирбәш балалары, ә Бибулды- аның оныгы.

Рөхсәт алып Баллы елгага килеп утырмас борын башкорт агайлар, биредә землянка ясап, берничә ел кышын сунарчылык кылып, җәен чолык белән торганнар. Аларның землянка урыннары Латыйп елгасының көнбатыш ягындагы калкуда, шул елганың Баллы елгага коя торган җиреннән ерак түгел… Бу урыннарны картлар безгә:”Менә бу төштә бабайларның сунарчылык кылып яткандагы землянкалары булган”,-дип күрсәтәләр иде. Без ул урында алты почмаклы өй асты күләмендә, тирә-ягына үлән үскән чокырсу җир , күмер, кирпеч ватыклары күрә идек. Боларны без боярга эшкә чыккан агаларыбызга ияреп барганда күрә идек”.

Бу сүзләрне гомер буе Баулыда яшәгән, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә укып, белем алган, соңыннан үзе Баулыда җәдит мәктәбе ачып шунда укыткан, туган авылы тарихын өйрәнгән һәм хәтта утызлап нәселнең шәҗәрәсен төзегән Хәмзә Вахитов язып калдырган.

”Баулы авылы элегрәк Мансур авылы дип тә йөртелгән.

Урал таулары белән Идел , Кама белән Җаек елгалары арасындагы киңлекләргә башкортлар безнең эраның 9-13 гасырларында килеп чыкканнар. Аларга кадәр биредә угро-фин кабиләләре яшәгән. Хәзерге Баулы районы территориясендә аларның тору урыннары Баулы совхозы, Яңа шалты, Чүте, Дим-Тамак, Кызыл Яр, Урыссу, Яңа Каразирек, Бәйрәкә Тамак авыллары янында үткәрелгән археологик казу эшләре вакытында табылган. Безнең эраның 4гасырында, Мордва, чуваш, мари, удмурт, пермяк һәм болгарларның борынгы бабалары шушы киңлекләрдә сунарчылык итеп, мал асрап күп еллар буена яшәп киткән. Алар үзләре бу якларга кире әйләнеп кайтмаганнар, ә менә оныкларына кайтырга туры килгән .

Аларның кайтуы Казан ханлыгы җимерелгәннән соң була. Биредә яшәүче башкортлар үз теләкләре белән рус подданствосы алганнан соң, Иван Грозный алырга гасырлар буе яшәгән җирләрен бүләк итеп бирә. Һәм менә шуннан соң килеп чыга ул оныклар бу якка. Баулы якларында андыйлар килеп нигезләнгән авылларның берсе -Бәйрәкә авылы. Кайбер риваятьләргә караганда , шулар, бергә кушылып, биредә бүген яшәүче татарларны барлыкка китергән.

Җир-су, урманнарның мул чагы. Шунлыктан күпчелек башкортлар бәлага тараган күршеләренә киң күңеллелек күрсәткән, авыллар салып яши башларга мөмкинлек биргән .

Хәлләрек качаклар арасында авыл төзү, иген үстерү өчен җирне сатып алучылар да булгандыр. Башкортларның буш җирләрне күпләп сату факты тарихта билгеле нәрсә.

Мәсәлән, хәзерге Александровка авылы утырган җирләр Угелчен фамилияле боярга сатылган, ул анда үзенең крепостнойларын алып килеп зур имение корып җибәргән. Атаклы рус язучысы Сергей Аксаков үзенең тутасы Татьяна өчен бабасының Баулы елгасы буенда башкортлардан җир сатып алуы турында яза.

Ул заманнада башкортларның качакларны үз җирләреннә өйдәш итеп кертүе дә мәглүм. Владимир Даль шушы күренешне үзенең мәшһүр сүзлегендә дә билгеләп үткән. Ул “припушенник” сүзенә аңлатма биргәннән соң: ”Мишәрләр һәм типтәләр чын хуҗалар булып түгел, бәлки башкортлар керткән өйдәшләр булып саналалар”, — дип язып куйган. Шул заманнардан бирле чын хуҗаларның да , өйдәшләрнең дә язмышы бер: газап-михнәтләр дә, шатлык-сөенечләр дә – һәммәсе уртак, хезмәт кырында да , азатлык өчен барган көрәшләрдә дә алар гел бер сафта .

Башкортларның Баулы елгасы буенда сунарчылык итүен , көтү көтүен, агач куышларына оялаган умарта балын җыюын һәм , ниһаят, анда землянкалар казып торуын берәү дә шик астына алмый. Монда аларның берничә йорт салып, авыл булып яши башлавы да бик ихтимал. Ләкин ул авылның чын-чынлап зураеп китүе, телгә алып сөйләрлек булуы Мансур Дельный үз тирәсенә ясакчы татарларны һәм мишәрләрне җыя башлаган чагыннандыр.

Инде тагын бер бәхәсле мәсәлә: Баулы сүзе “ Баллы елга” дан чыкканмы, әллә, профессор Гомәр Саттаров язганча,”Баулы поселогының исеме хуҗалык әсбабы-бауга нисбәтле рәвештә” барлыкка килгәнме. Ләкин кирәкме икән? Бабаларыбыз авылга бик матур һәм мәгнәле исем куйганнар ләбаса! Ул исем монда яшәүчеләрнең гаять бер күркәм сыйфатын — эшчәнлеген чагылдыра. Аның биле һәрвакыт буулы, һәрвакыт баулы – камәрле. Шунлыктан ул намуслы хезмәте, тырышлыгы белән илдә — көндә ихтирам казанган.

Районга керә торган башка авыллар да моннан күп елар элек яши башлаган. Кызыл Яр , Хансүәр , Шалты , Кәрәкәшле , Иске Урыссу , Исергәп, Татар Кандызы , мәсәлән, әнә шундыйлардан. Удмурт Ташлысы, Урыстамак кебек удмурт , Потап-Томбарлы , Васькино- Туйралы кебек чуваш, Дмитриевка кебек мордва авылларын туган-үскән илләреннән көчләп кузгатылган кешеләр нигезләгәннәр. 19 гасыр башында Курск губернасыннан күчерелгән крепостной крестьяннар Попопвка, Фоминовка, Большая Епифановка( Кырым Сарай) авылларының беренче йортларын күтәргәннәр. Ә Бакалыга алпавыт Аничков ерак Владимир губерниясында этләргә алыштырып алган крестьяннарын китергән. Баштарак бу як кешеләре иркенрәк яшәсәләр, соңрак аларга күп санлы “камыт” кидерелгән. Алпавытлар, образлы итеп әйткәндә крестьяннарының канын эчкәннәр. Аларны бүләк иткәннәр, сатканнар, картага оттырганнар. Үзе өчен эшләргә кешегә бары бер көн һәм төннәре генә булган. Баулыга якын җирләр Бутлеров кулында булган.

Бу авырлыклар изелүчеләрне баш күтәрергә мәҗбүр иткән.

1773 елның сентяберендә Емильян Пугачев җитәкләгән сугыштагы канлы бәрелешне Баулылар читтән карап тормаган, алар – ут арасында кайнаган кешеләр. Рәкә исемле кеше үз кешеләре белән Пугачевка кушылган. Соңрак аны “ бай Рәкә” дип патша кешеләре эзләгән. Аңа ияргән кешеләр дә “бай Рәкә” кешеләре дип аталган. Бәйрәкә авылы исеме дә шуннан калган.

Яза китсәң, һәр авыл турында китап язарлык.

Баулы җирендә туган һәм үзләренең йөрәк җылысын шул җирне данлауга багышлаган татар шагыйре Сирин Батыршин, удмурт поэзиясе аксакалы Михаил Мошгин совет әдәбиятында зур урын алдылар. Алардан кечерәк буын вәкилләреннән Миргазыян Юныс, Рафаэь Мостафин, Рәшит Әхмәтҗанов бүген әйдәп баручылардан. Фәнис Яруллин үзенең иҗаты һәм тормышы белән Баулы яклары кешеләренең сыгылмас ихтыярлы икәнен раслады. Ә Татарстанның атказанган артистлары Ганс Сәйфуллин һәм Илдус Әхмәтҗанов баулыларның сәнгать осталыгын бөтен илгә таратты.

Башка юнәлешләрдә дә күренекле кешеләребез санап бетергесез. Баулы кешеләренең горурланырлык кешеләре дә, эшләре дә күп. Баулыны мин дә яратам. Монда үсеп, монда яшәргә исәп тотам.



Кулланылган әдәбият:

Абдулла Вәлиев “Баулылар”.(1989)

Фотографияләр( интернет.Баулы сайты)

Тикшерде:

Әглиуллина Вәлия Мансур кызы.

Эш тирән эчтәлекле, кызыклы, яңа.

Дәрестә, дәрестән тыш эшләрдә уңышлы кулланырга мөмкин.

Реферат эшенэ өстәп презентцаия эше дә беркетелгән .

Эш бик яхшы билгесенә бәяләнә.








sitemap
sitemap