Батыр сугышчы



Хамидуллин Булат

4 “А” класс.

Батыр сугышчы.

1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башланган. Бабайлар, әтиләр, хатын- кызлар сугышка киткәннәр. Илебездә авыр тормыш башланган.

Бу сугыш 4 ел барган. Сугышта совет солдатлары үзләрен кыю, батыр тотканнар. Дошманга илебезне сатмаганнар. Туган илебез өчен көн-төн көрәшкәннәр.

Сугыштан миллионлаган совет халкы туган илебезгә әйләнеп кайтмаган. Ә менә исән калган сугышчылар туган илләренә әйләнеп кайтып, хәзер дә исән — сау гомер итәләр. Шундыйларның берсе — Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Гариф бабай Мөбәрәкҗанов.

Гариф бабай 1942 нче елда сугышка киткән. Ул Мәскәү астындагы, Курс Дугасы сугышларында катнашкан, хәтта Берлинга кадәр барып җиткән. Гариф бабай сугышта разведчик булып эшләгән. Батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнгән.

Хәзер Гариф бабайга 90 яшь. Ул инде карт. Карт булса да, әдәби китаплар укый, шәһәребезнең яңалыклары белән кызыксына.

Мин, яшь укучы, Гариф бабай белән бик горурланам. Аңа исәнлек- саулык теләп калам.












sitemap
sitemap