Баш хрефлрдн языла торган сзлр



Сакланган саулыкка житкэн

(Тәрбия сәгате)

Апас районы Тутай башлангыч

белем бирү мәктәбе укытучысы

Нуриева Флидә Рәшит кызының

эше.

Максат: Башлангыч сыйныф укучыларына сәламәтлекне сакларга, гади гигиена кагыйдәләрен даими үтәргә кирәклеген аңлату, чисталык саклауга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: Сәламәтлеккә кагылышлы төрле рәсемнәр китаплар.

Әңгәмә.

Балалар, сез сәламәтлек төшенчәсен ничек аңлыйсыз?(Балаларның җаваплары тыңлана)

Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?(дөрес тукланырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга, дөрес киенергә, һ.б.)

Сәламәтлек турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Укытучы: Мин сезгә шигырьләр укыйм, сез шул шигырьдәге баланың нинди ялгышлар эшләгәнен һәм шуның белән сәламәтлегенә ничек зыян салырга әйтерсез.

Урынын да җыймаган,

Бит-кулын да юмаган,

Чәче дә тарамаган,

Көзгегә карамаган.

Укучылар, урын җыю ни өчен кирәк? (өйдәге тәртипне, чисталыкны саклау өчен. Чиста урын җирдә йоклау сәламәтлеккә файдалы.)

Юыну, тәнне, кием-салымны чиста тоту сәламәт булу өчен кирәкле шартлар.

Иртән бит-кулларны ни өчен юабыз? (ашар алдыннан һәрвакыт кул юарга кирәк, чөнки пычрак куллардан төрле зарарлы микроблар эләгә)

Тешләрне кайчан һәм ни өчен чистартырга кирәк? (тешләрне иртә-кич, бозылмасынныр, сызламасыннар өчен чистартырга кирәк)

Авыз-борын салына.

Китә дә ул читкәрәк,

Басып тора үпкәләп.

Балалар, әйдәгез уйнап карыйк әле, үпкәләүнең сәламәтлеккә нинди зыяны бар икән? (юкка да үпкәләү, ачу саклау кәефне боза, күңел төшнекелегенә китерә, ачу саклаган кешенең үзенә дә, ул эндәшмичә йөргән кешегә дә авыр була)

Йөзең ачык, нурлы булсын өчен күбрәк елмаерга, көләргә, юкка-барга ачу сакламаска үпкәләмәскә кирәк. Көлү сәламәтлеккә файдалы.

Физкультминутка.

Җиләк җыям, как коям,

Әбиемә бүләккә.

( Балалар чүгәләп җиләк җыйгандай иеләләр, “как коям” дигәндә басып куллары тиз-тиз хәрәкәтләндерәләр)

Монда җиләк күп икән (кулларын җәяләр)

Аю-бүре юк микән? ( башларын як-якка боргалыйлар)

Укытучы дәвам итә:

Конфет, туңдырма, торт,

Бал, кайнатма, шоколад



Ашар иде гел менә

Калдырмыйча беркемгә.

Укучылар, гел баллы әйберләр генә ашаган кеше сәламәт була аламы? (юк, сәламәт булу өчен дөрес тукланырга витаминлы ризыклар ашарга кирәк)

Витаминлы ризыкларга нәрсәләр керә? (яшелчә, җиләк-җимеш, ярма боткалары, ит, балык һ.б.)

Сәламәтлеккә тагын нәрсә зур зыян сала? (аракы эчү, тәмәке тарту, наркотиклар куллану.)

Дөрес балалар, бу начар гәдатләр кеше организмын бик тиз таушалдыра, акылына зыян сала, күп тәрле авырулар китереп чыгара, кешенең гомере кыскаруга сәбәп була.

2. Табышмаклар чишү.

Укытучы: Балалар, сез безнң тирә-ягыбызда үсүче файдалы, тәмле җимешләр бирүче агачларны беләсез микән? Әйдәгез табышмакларны чишеп алыйк.

Тәлгәш-тәлгәш чукларым,

Тамчы-тамы алкаланган

Чукларымның очлары.

Өзеп-өзеп аласың,

Өзеп-өзеп аласың да,

Кәрзинеңә саласың.

Нык кысып тота күрмә!

Авызыңа кабу белән

Төшемне йота күрмә!

Ширбәт ясыйлар миннән,

Варенье кайнаталар.

Тулышып пешкән чагымда

Мине бик яраталар.(чия)

Язда актан киенәм,

Кар кызыдай күренәм.

Көз җитүгә иңемә.

Алсу шарлар эленә.

Шарлар кызыл, ал гына,

Тәме шикәр бал гына.(алмагач)

Җил котыра урамда,

Карлар ява буранлап.

Бияләйне кимим, ди.

Мин бүрексез йөрим, ди.

Яңгыр чиләкләп ява,

Ул бүрек киеп чаба.(гөмбә)

Укучылар бу бала нинди ялгыш эшләгән (киреләнеп дөрес киенмәгән.)

Дөрес киенмәү сәламәтлеккә нинди зыян сала?(салкында дөрес киенмәү салкын тиеп авыруы сәбәп була, эссе көнне дөрес киенмәү шулай ук зарарлы)

Кыш көне нинди кием кияргә кирәк? (салкыннан саклый торган, җылы, җиңел)

Әнисе аны уята да, уята ә ул һаман, иренеп тормый ята.

Укучылар, бу баланың сәламәтлегенә нинди зыян киләчәк? (ялкауланып урын өстендә озак аунау баш авыртуга, хәлсезлеккә- сәбәп була.)

Димәк, сәламәт булу өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, спорт белән дус булырга кирәк икән.

Әйдәгез, балалар, без дә бераз хәрәкәтләнеп алыйк.

Физкультминутка. Су буенда бакалар

Тезелешеп басалар. (балалар кулларын алга сузып басалар)

Уңга да бөгеләләр,

Сулга да бөгеләләр,

Чүгәләп тә алалар,

Бергә сикерәләр.

Бер сүз әйтәсең аз гына.

Табышмаклар. Туп шикелле түгәрәк,

Китә җирдән тәгәрәп.

Мин компотка тәм бирәм,

Өстәлләргә ямь бирәм.

Ашый мине һәр кеше,

Камаштырып да тешен.(алма)

Беребез кигән челтәр күлмәк-бизәкле.

Беребезнеке- уем-уем итәкле.

Ап-ак кына чукларыбыз –зонт кебек.

Көзен алар янып тора ут кебек.

Кызыл чукларның берсендә чигеше бар,

Ә берсенең ясмык кебек төше бар. (балан, миләш)

Әрәмәдә үсәм мин,

Җимеш тә мин, гөл дә мин.

Витаминның оясы-

Барсы да җыясы. (гөлҗимеш)

3. Йомгаклау.

— Бүген сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?

— Нәрсәләр белдек?

— Сәламәтлекне ни өчен сакларга кирәк?

— Сәламәтлеккә нәрсәләр зыян сала?

— Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

4. Өй эше бирү.

Витаминлы үсемлеләр. Яшелчәләр турында табышмаклар, сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәр уйлап килергә.

Сәламәтлек.

Сәламәтлек! Ә нәрсә соң ул? Сәламәтлекне иң зур байлык, дисәк, ялгышмабыз. Теләкләр теләгәндә дә, иң беренче чиратта сәламәтлек, саулык һәм тазалык телиләр. Шулар булса, калганы булыр диләр. Кешенең сәламәтле-

генә аның дөрес итеп туклануы, организмга җитәрлек дәрәҗәдә витаминлы яшелчәләр булуы да кирәк. Кеше беркайчан да төшенкелеккә бирелмәсә тиеш. Нинди генә кыен вакытларда да яшәргә көч табарга була.

Сәламәтлек һәр көнне һәр сәгатьтә һәр минутта кирәк. Шулай булгач, аны һәрчак сакларга кирәк.

Бүгенге көндә кеше алкоголь эчемлекләр-

дән, тәмәкедән һәм иң куркынычы-наркотик-

лардан зур зыян күрә. Алар кеше сәламәтле-

генә тискәре йогынты ясыйлар. Бу әйберләр-

не кулланган кешенең гомере кыскара, ул төрле зарарлы авырулар белән чирли башлый.

Авыруны булдырмый калу-аны терелтүгә караганда җиңелерәк. Бу сүзләрнең мәгънә-

се турында да һәрдаими уйласак иде.








sitemap
sitemap