Барысы да хтерд



Барысы да хәтердә…

Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң? Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Яп-яшь егетләр, кызлар туган җирләрен саклау өчен фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында, фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз, авылдашларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар…

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 67 ел вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабайлар, канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан-ел сирәгәя бара.

Илебездә 9 нчы май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен – рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар: Рахимов Вәли һәм Каюмов Фәтих бабайлар гына калдылар.

Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагына өйләнеп кайту бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган туфрагы өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Халык хәтере – мәңгелек. Хәтер китабы – каһарманнарның исемнәрен мәгеләштерүче һәйкәл. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган.

Минем әниемнең әтисе Тәлгать бабамның әтисе Нуриев Хаҗи Нуриәхмәт улы турында да мәгълүматлар “Хәтер китабы”нда бар. Ул сугышта хәбәрсез югалган. Ул сугышка киткәндә бабам өч яшьлек бала булып кала һәм гомерендә бер тапкыр да авыз тутырып “әти” дип әйтүдән мәхрүм булган. Әтиле балаларга кызыгып, үзенең әтисез булуына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак… Фронттан көттереп кенә килгән, дары исе сеңгән хатларны укып юанулар… Ә әниемнең әнисе Мөслимә әбинең әтисе Әбүнәгыймов Гали Әбүнагыйм улы да 1941 елның августында ук Бөек Ватан сугышына китә. Шул ук елның декабрендә уң кулының бармаклары өзелеп, биш ай госпитальдә ятканнан соң туган авылыбызга әйләнеп кайтып, колхозда эшли. 1990 елда вафат була. Аның турында “Алар илгә җиңү алып кайтты” китабында магълүмат табарга мөмкин. Мин алар белән бик горурланам. Бүгенге көнебез матур, тормышыбыз рәхәт, җайлы икән – без аларга бурычлыбыз.

Хәзер инде Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 67 ел тулып килә. Дөнья хәлләре дә, вәзгыять тә күпкә башка. Сугыш яралары акырынлап булса да төзәлгән, сугыш эзләрен вакыт тузаны күмә, күңелдә бары хәтирәләр генә яшәп килә. Ә тормышка сугышны, Аллага шөкер, бөтенләй күрмәгән, аның хакында ишетеп кенә белгән яңа буын аяк басты. Һәрвакыт сугыш турында кинофильмнар карагач, дәһшәтле еллар турында әсәрләр укыгач, авыр еллар юлдашы булырга туры килгән өлкән кешеләрнең хәтирәләрен тыңлагач, уйларымны бөтен ил күләмендә – фронтта һәм тылда барган аяусыз көрәш күренешләре биләп ала. Шул хштирәләрне тыңласам, күз алдма авылда икмәк өчен көрәшүләр, фронтка дип кич утырып кием әзерләүләр, буйлары җитмәгәнлектән атка камыт кигертә алмаган яшүсмерләр, колхозның күтәрәмгә алган атларын өйләреннән алып килгән ризык белән туендыручы затын-кызлар, уракка төшкән 60-70 яшьлек өлкәннәр килеп баса. Сугыш ачысын, аның михнәт-җафаларын җитәрлек татыган, безгә тынычлык бүләк иткән буын вәкилләренең күркәм традицияләрен саклау, илебезнең байлыгын тагын да арттыру – һәркайсыбызның изге бурычы.

Илдә сугыш башланып, авыр сынау сәгате суккач, басынкы гына авыл кешеләре үз җилкәләренә көч җитмәстәй авыр йөкне, сугыш йөген күтәреп алалар. Ай-һай ләбаса кыен бит безгә, дип әйтмиләр, сыкранмыйча, тешләрен кысып, бара бирәләр. Фронтта газиз кешеләрен югалту, авыр тормыш ачысын тату да аларны рухи яктан сындыра алмый. Нинди генә сынаулар алдында да баш бирмәскә тырыша алар. Тылда Бөек Җиңүне якынайтучыларның фидакарь хезмәте үзе үк сугышчан батырлыкка тиң, минемчә.



sitemap
sitemap