Бабама хат



Бабама хат

Исәнме.кадерле бабам! Сиңа Яшел Үзәндә яшәүче оныкчыгың Рәмилә хат яза.Бабам,син мине белмисең дә бит әле. Ә мин сине беләм. Дәү әнием синең фоторәсемеңне күрсәтеп, бик озак,озын итеп сөйләп утырды .

Син минем дәү әниемнең әтисе- Габдулла улы Исмәгыйль икәнсең бит. 1921 елның 12 июненьдә Яшел Үзән районы Зур Карагуҗа авылында тугансың. 1939 елның көзендә, унсигез яшең тулгач, Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алынгансың.Ә 1941 елда, туган якларыңа кайтып та тормыйча, сугышка киткәнсең.

Әй, бу сугыш дигәннәрен..Аның турында сөйләгәндә дәү әниемнең күзләренә яшьләр килә, куллары калтырый, иреннәре дерелди башлый.Синең рәсемеңә карап елап та җибәрә. Аннан озак кына тын алып торгач, сөйләвен дәвам итә:

-Сугыш –коточкыч афәт. Күпме кайгы китерде,балаларны ятим итте, хатыннарны тол калдырды,шәһәрләрне,авылларны җимерде. Күпме ирләрнең гомерләрен өзде.Бабаң да сугышта дошман белән күзгә-күз очраша ,һич куркуны белми. Шундый бәрелешләрнең берсендә ,уң аягына снаряд кыйпылчыгы тиеп, госпитальгә эләгә.

Дәү әнием сөйләгәннәрне тыңлап тордым да, сине бик нык кызгандым,бабам.Госпитальдә озак кына ятып чыккач,син инвалид булып 1945 елның язында авылга кайткансың. Кайткач та сине бригадир итеп билгеләгәннәр. Аннары авылның Суфия исемле кызы белән тормыш корып җибәргәнсең.Суфия әбием белән 6 бала тәрбияләп үстергәнсез .

Мин үзем күрмәсәм дә, әнием һәм дәү әнием сөйләгәннәрдән синең акыллы, уңган,тырыш,сабыр. кешелекле һәм бик ярдәмчел кеше булуыңны беләм.

Кулыма фоторәсемеңне алам да синең белән мәктәбем, дусларым.укуларым турында сөйләшәм. Бу тыныч тормышны бүләк иткән кешеләр арасында синең булуың белән горурланам. Без ел саен 9 Майда Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез.Мәктәбебез белән Җиңү паркындагы солдат һәйкәленә чәчәкләр куябыз. Бу елны ул чәчәкләрне сиңа атап куярмын, бабам.Йокың тыныч булсын ! Гомер буе синең белән горурланып яшәргә, исемеңә тап төшермәскә сүз бирәм.

Кызың Рәмилә.














sitemap
sitemap