Архимедова сила_83075



Кайбыч муниципаль рйоны

Борындык төп белем бирү мәктәбе

Физикадан 7 сыйныф өчен

Архимед көче

темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Укытучы: Йосыпова Алсу Харисовна

Тема: Архимед көче.

Максат:— укучыларга, сыеклык эченнән җисемне этеп чыгару көченең

Архимед тарафыннан ачылуын аңлату.

-эксперименталь юл белән суга төшерелгән җисемне этеп

чыгару көчен һәм башка физик зурлыкларга бәйлелекне

билгеләү.

газларның үзләренә батырылган җисемгә тәэсирен ныгыту.

Җиһазлау: штатив, колба, динамометр, бер үк күләмдәге 2 җисем ләкин массалары төрлечә, сыеклык агып чыгу өчен тишеме булган пыяла савыт, аш тозы.

Дәрес барышы.

1.Актуальләштерү:

1). Газ эчендәге җисемгә дә этеп чыгару көче тәэсир итүен тәҗрибәдә ничек күрсәтеп була?

2). Сыеклык эченә батырылган җисемгә тәэсир итүче этеп чыгару көченең барлыгын Паскаль законына нигезләнеп ничек исбат итәргә була?

3). Этеп чыгару көче кая таба юнәлгән?

2.Яңа материал өстендә эшләү.

1. Максатны әйтү.

2. Архимед законын аңлату.

3. Мәсьәлә чишү күнекмәләрен үстерү.



1.Тәҗрибә:Fэтеп чыгару ның v гә бәйлелеген тикшерү.

Укучылар рычагка массалары тигез күләмнәре төрле булган 2 җисемне асалар һәм рычагның тигезләнешен табып җисемнәрне суга төшерәләр. Нәтиҗә:Тигезләнеш бозыла һәм Fэтеп чыгару нең v гә бәйлелеген күрәләр.

2.Тәҗрибә:Fэтеп чыгару ның җисемнең массасына, авырлыгына бәйлелеген тикшерү.

Укучылар рычагка күләмнәре тигез массалары төрле булган 2 җисемне асалар һәм рычагның тигезләнешен табып җисемнәрне суга төшерәләр. Нәтиҗә:Тигезләнеш бозылмый. Fэтеп чыгару массага бәйле түгеллеген күрәләр.

3.Тәҗрибә:Fэтеп чыгару җисемнең формасына бәйлелеген тикшерү.

Укучылар рычагка күләмнәре тигез, формалары төрле булган 2 җисемне асалар һәм рычагның тигезләнешен табып җисемнәрне суга төшерәләр. Тигезләнеш бозылмый.

Нәтиҗә:Fэтеп чыгару формага бәйле түгеллеген күрәләр.

4.Тәҗрибә:Fэтеп чыгару суга батырылган җисемнең тирәнлеккә бәйлелеген тикшерү.

Рычагка 2 бөртөрле җисем эленә һәм тигезләнеш торышына куела, һәм төрле тирәнлектәге суга төшереп карыйбыз, һәм нәтиҗәдә тигезләнеш бозылмый.

Нәтиҗә: Fэтеп чыгару җисемнең төрле тирәлектәге суга батырылган булуына бәйле түгел.

5.Тәҗрибә:Fэтеп чыгару җисемнең тыгызлыгына бәйлелеген тикшерү.

Рычагка 2 бертөрле җисем асабыз һәм тигезлибез. Бер җисемне чиста суга салабыз, ә икенчесен тозлы суга салабыз.

Нәтиҗә: тигезлек бозыла, тозлы суда Fэтеп чыгару күбрәк тыгызлыкка бәйле.

Сыеклык эченә тулысынча батырылган җисемне этеп чыгару көче шушы җисем күләмендәге сыеклык авырлыгына тигез.

Җисемне газ эченнән этеп чыгару көче җисем күләмендә алынган газ авырлыгына тигез.

Җисемне сыеклык яки газ эченнән этеп чыгару көчен Борынгы Греция галиме Архимед хөрмәтенә Архимед көче дип атыйлар.

FA=pс g vҗ

Архимед көче җисем батырылган сыеклыкның тыгызлыгына һәм бу җисемнең күләменә бәйле.

Материалны ныгыту.

күн. 24 (3)

pс =1000 кг/м3 FA=pсgvҗ

pс=800 кг/м3 FA=1000 кг/м3*10 Н/кг *0,0001 м3=1 Н

Vҗ=0,1 дм3=0,0001 м3 FA=800 кг/м3*10 Н/кг*0,0001 м3 =0,8 Н

FА1-? FА2-?

(4)

pс =1000 кг/м3 FA=pсgvҗ F = mg -F

pс= 2300 кг/м3 F+F=mg F1=pgVҗ –p с gVҗ=(p-pҗ)gVҗ

Vҗ=2 м3 m=p*V

FА1-? FА2-? F1=(2300 кг/м3-100 кг/м3)* 10 Н/кг *2 м3=26000 Н

F2= pсgvҗ = 2300 кг/м3 *10 Н/кг *2 м3 =46000 Н

1). Борынгы Греклар Архимедны бик искитмәле көчле дип сөйләгәннәр. Билдән суга кереп баскан килеш Архимед биленә кадәр 1000 кг массалы җисемне сул кулы белән күтәрә алган дип сөйләгәннәр. Бу сүзләргә ышанасызмы?

2). Ни өчен тозсыз шулпада тавык ите бата, ә артык тозлы шулпада ул йөзеп йөри?

Бу кызыклы.

Сезнең “Үле” диңгез турында ишеткәнегез бармы? Бу диңгез Полестинада. Аның суы артык тозлы. Шуңа күрә бу диңгездә бер генә тере җан ияләре дә яши алмый. Анда кешеләр батмый, хәтта йөзә белмәгән кешеләр дә бу диңгездә чалкан яткан килеш диңгезне иңли ала.

Дәресне йомгаклау.

Өй эше. *49 күн.24(1,2) “Алтын таҗ” риваятен укырга.








sitemap
sitemap