Аяз Гыйлевны омга кн кич белнсренд гарп-фарсы алынмалары



Муниципаль казна гомуми белем бирү учреждениесе

“Яшел Үзән муниципаль районы 2 номерлы Васильево урта

гомуми белем бирү мәктәбе”

Фәнни-тикшеренү эше

Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”әсәрендә гарәп-фарсы алынмалары

Башкарды: 8нче сыйныф укучысы

Шекаева Алия Ринат кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Шекаева Надия Фаяз кызы

Васильево — 2012

Эчтәлек

Кереш……………………………………………………………………………………………………….3

1. Татар телендә гарәп-фарсы алынмалары………………………………………………..5

2. Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендә гарәп-фарсы алынмалары……………………………………………………………………………………………….7

Йомгак………………………………………………………………………………………………………15

Әдәбият исемлеге………………………………………………………………………………………16

Кереш

Теманың актуальлеге.

Телебезнең сүзлек составы –зур тарихи үсеш нәтиҗәсе.Хәзерге телдәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар.

Бер генә халык та изоляцияләнеп яши алмаган.Төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән. Фәнни хезмәтебез татар әдәбиятында лаеклы урын алган, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның иң яхшы проза әсәрләреннән саналган “Җомга көн кич белән” әсәрендәге гарәп-фарсы алынмаларын туплауга багышлана.

Аяз Гыйләҗевның әсәрләре үзләренең тел осталыгы, форма байлыгы белән бүтәннәрдән аерылып торалар. Аяз Гыйләҗев әсәрләрендәге алынмаларны тикшерү бик тә кирәкле эш. Чөнки бу яктан әсәргә фәнни күзәтү ясалмаган.

Фәнни-тикшеренү эшнең максаты һәм бурычлары.

Максатыбыз: халык рухының иң матур образлары, тормыш, яшәү төшенчәләренең иң тулы чагылышы гәүдәләнгән “Җомга көн кич белән” әсәрендәге гарәп-фарсы алынмаларын табып, аларга аңлатма бирү,системага салу,нинди сүзләрнең күбрәк кулланылуын ачыклау.

Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

— гарәп-фарсы алынмаларына караган фәнни әдәбият белән танышу;

— Аяз Гыйләҗевның ”Җомга көн кич белән” әсәрендәге гарәп-фарсы алынмаларын барлау;

— Аяз Гыйләҗев тарафыннан повестьта кулланылган алынмаларга аңлатма бирү,санын билгеләү.

Аяз Гыйләҗев заманында үзенчәлекле әсәрләр тәкъдим иткән. Вакытлы матбугат битләрендә аның иҗаты турында мәкалә-чыгышлар азмы-күпме күренгәләсә дә, телен, әсәрнең сүзлек составын анализларга алынган эшләр очрамады.

Максатыбыз Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”әсәрендәге гарәп-фарсы алынмаларын күрсәтү булганлыктан, әсәрне бик җентекләп, һәр сүзенә игътибар итеп укып чыгарга кирәк булды.

Фәннни эшнең тикшерү объекты һәм предметы.

Тикшерү объекты булып Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәре, ә тикшерү предметы – шул әсәрдә урын алган гарәп-фарсы алынмалары.

Фәнни эшне башкарганда кулланылган методлар: эзләнү, анализ, тасвирлама.

Татар телендә гарәп-фарсы алынмалары.

Алынмалар—чит телләрдән кергән аерым сүзләр, сүзтезмәләр һәм грамматик элементлар ул. Телдә алынма сүзләрнең булуы төрле халыкларның үзара тыгыз мөнәсәбәтләрдә яшәп килүен, бер-берсенең тәҗрибәсен, казанышларын уртаклашуын күрсәтә.

Кайбер алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарлашканнар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Мәсәлән,гарәп теленнән кергән тәртип, ватан, хат, рәсем, сабыр ,китап, алгебра, фикер, гади һәм башка күп кенә сүзләрнең алынма икәне безнең буынга хәзер бөтенләй сизелми. Фарсы теленнән кергән сәүдә, сәүдәгәр, шәһәр, бәхет, пөхтә, начар,һөнәр, дивана кебек сүзләр дә татар теленең үз сүзләренә әйләнеп киткән.

Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар хәзерге телебездә дә бик күп санлы; ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII-ХVIII гасырларда, алар тагын да күбрәк булганнар. Бу алынмалар Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр.

X гасырга чаклы ук Болгарга гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлаганнар. Алар сәүдә иткәннәр, ислам динен тотканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гарәп язуына, гарәп теленә өйрәткәннәр. XIII-XIV гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре, аерым алганда, Мисыр арасында сәүдә, мәдәният мөнәсәбәтләре көчәйгән. Ул заманннарда язучылар, галимнәр гарәп я фарсы телендә язганнар.

XVI-XIX гасырларда яшәп иҗат итүче әдипләрнең иҗатында да гарәп-фарсы алынмалары киң кулланылган.Ул заман өчен бу күренеш белемлелек, зыялылык булып саналган.

Бу — Г. Тукайның үз иҗатында да ачык күренә. Мәсәлән, аның 1905—1907 нче елларда язылган әсәрләрендә гарәп-фарсы элементлары 60—65 процент булса, 1910—1913 нче елларда язылган әсәрләрендә инде бу элементлар нибары 25—30 процент кына тәшкил итә1.

Чыганактан күренгәнчә, еллар үткән саен гарәп-фарсы алынмаларын куллану кими башлый.Ни өчен шулай була соң? Минемчә, ул чорда гади халык мәдрәсәләрдә бик сирәк укый, шуңа күрә гарәп-фарсы сүзләрен кулланып язылган катлаулы әсәрләрне укырлык дәрәҗәдә белеме булмый. Язучылар, шагыйрьләр әсәрләрен гади халык телендә язарга тырышалар.

Ш. Рамазанов. Татар теле буенча очерклар, Таткниго-издат, 1954, 58—77 битләр.

Ә XXI гасыр язучылары гарәп-фарсы алынмаларын кулланалармы соң? Бу сорауга җавап бирү өчен мин Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повестен укып чыгарга булдым.Әсәрне укырга керешкәнче , Сафиуллина Ф.С., ЗәкиевМ.З.”Хәзерге татар әдәби теле”нең 52 нче битендә бирелгән гарәп-фарсы сүзләренең күрсәткечләрен өйрәндем.

Әсәрдәге алынмаларны алфавит тәртибендә язып чыктым,”Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге”ярдәмендә аларның татарчага, русчага тәрҗемәләрен бирдем.

А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән”әсәрендә гарәп-фарсы алынмалары.

А(3 сүз)

Абруй(24 б.) – фарсы с., исем. Йөз суы – авторитет (16 б.).

Афәт (55 б.) –гарәп с., исем. Зыян, бәхетсезлек –беда, несчастье (19 б.).

Ахирәт (116 б.) – гарәп с., исем.1)Теге дөнья –загробная жизнь.2)Мәңгелек дус – верный друг (19 б.).

Ә(2сүз)

Әманәт(82 б.) – гарәп с.1) Берәүгә ышанып саклап торырга бирү – доверенность, доверие.2)Бүләк –вещь , отданная на хранение , заклад(736 б.).

Әрвах(13 б.) – гарәп с. Рух, җан – дух, душа(741 б.).

Б(8сүз)

Бакый(102 б.) – гарәп с. 1) Калучы, калдык –оставшийся. 2)Мәңге яшәүче, мәңгелек –вечный(23 б.).

Бәллүр(130 б.) – гарәп с. Бәллүр – хрусталь(41 б.).

Бәхет(90 б.) – гарәп с.1)Язмыш – судьба. 2)Бәхет, сәгадәт –счастье(44 б.).

Бимаза (106 б.) – фарсы с. 1) Тәмсез, ләззәтсез – безвкусный, невкусный.2)Тынычсызлык – беспокойство(30 б.).

Бина (45 б.) – гарәп с. 1) Өй, йорт, корылма, каралты –строение, здание, постройка. 2)Төзелеш, корылыш-строительство, сооружение. 3 )Нигез,терәк – основа, опора(31 б.).

Бәһа(63 б.) – фарсы с. Бәя, хак, кыйммәт – цена, стоимость (46 б.).

Битараф (86 б.) –гарәп- фарсы с., сыйфат. Бер якка да кушылмаучы, бер якны да якламаучы, нейтраль, объектив – беспристрастный, объективный, нейтральный (33 б.).

Бичара (48 б.) – фарсы с.,сыйфат. 1)Чарасыз –беспомощный. 2)Ярдәмсез, мескен, бәхетсез, кызганыч – несчатный, жалкий(35 б.).

В(2сүз)

Ватан(39 б.) –гарәп с., исем. 1)Туган үскән җир –место рождения. 2)Туган ил –Родина(51 б.).

Вәгъдә (71 б.) –гарәп с., исем. Сүз бирү – обещание(54 б.).

Г(15сүз)

Гадәт(39 б.) –гарәп с., исем. Өйрәнелгән, һәрвакыт эшләнә торган эш, йола – обычай ,обыкновение, привычка, привычное дело (65 б.).

Гаҗәеп (12 б.) – гарәп с., сыйфат. Искиткеч , таң калдыргыч – удивительный, изумительный.

Гайбәт (85 б.) – гарәп с., исем. Берәүнең артында гаепләрен сөйләү, яманлау –сплетни, дурная молва, худая слава (68 б.).

Гадел (25 б.) –гарәп с., исем-фигыль. 1)Турылыклылык –справедлиость. 2)Турылык, дөреслек –правота,честность, прямота(64 б.).

Галәм (23 б.) –гарәп с., исем. 1)Галәм, бөтен дөнья –свет, вселенная. 2)Халык –народ, публика. 3)Аерым бер төркем –отдельная группа общества(76 б.).

Галәмәт (92 б.) –гарәп с., исем. 1)Билге , тамга –знак, метка.2)Хәзерге татар телендә бик, үтә сүзләре мәгънәсендә дә кулланыла(74 б.).

Гали (39 б.) –гарәп с., сыйфат-фигыль. 1) Бөек, олы –выдающийся, великий. 2)Биек, югары, күтәренке –высокий, возвышенный. 3)Югары дәрәҗәле – знатный (72 б.).

Гамәл (30 б.) –гарәп с., исем. 1)Эш, йомыш –занятие,дело. 2)Хезмәт –работа, труд. 3)Хәрәкәт –действие. 4)Практика (79 б.).

Гамь (40 б.) –гарәп с., исем. 1)Ата белән бертуган ир кардәш, дәү абый –дядя(по отцу). 2)Кайгы, хәсрәт, борчу –печаль, скорбь, горечь (78 б.).

Гомер (8 б.) –гарәпс., исем. 1)Тормыш–жизнь. 2)Тереклек вакыты, һәркемнең яшәү чоры –возраст. 3)Бервакытта да, һичкайчан –никогда (94 б.).

Гореф (114 б.) –гарәп с., исем. Йола, гадәт –обряд, традиция, обычай(95 б.).

Гөнаһы (48 б.) –фарсы с., исем. Гөнаһ, язык –вина, грех (104 б.).

Гыйбарә (63 б.) – гарәп с., исем. 1)Язылган сүз, язылганның карасы –текст. 2)Әйтем –выражение, фраза. 3)Сүз тезмәсе –словосочетание (97 б.).

Гыйльми(63 б.) –гарәп с., сыйфат. Гыйлемгә, фәнгә –научный, теоретический (99 б.).

Гыйшык (120 б.) –гарәп с., исем. 1)Сөю, өзелеп ярату –любовь, влюбленность (101 б.).

Д(3сүз)

Дәрәҗә (127 б.) –гарәп с., исем.1)Мәртәбә, тоткан урын –степень, чин, занимаемая должность. 2)Градус. 3)Кадәр, микъдар –количество (117 б.).

Дөнья (12 б.) –гарәп с., исем. 1)Дөнья, галәм –мир, вселенная. 2)Татар телендә бик күп дигән сүз – в татарском языке очень много (120 б.).

Дүшәмбе(38 б.) –фарсы с., исем. Атнаның 2нче көне – (второй день недели) понедельник (122 б.).

З(4сүз)

Зәмһәрир (93 б.) –гарәп с., исем. Көчле суык, әче суык –сильная стужа, холод (137 б.).

Зәһәр(93 б.) –фарсы с., исем. 1)Агу, әче –яд, отрава. 2)Үткен, булдыклы –прыткий, проворный (141 б.).

Зират (7 б.) –гарәп с., исем. Зират –кладбище (132 б.).

Зиһен (15 б.) –гарәп с., исем. 1)Күңелдә, истә тота алу –ум, разум. 2)Хәтер, аң –память, сознание(132 б.).

Җ(5сүз)

Җан (3 б.) –гарәп с., исем. Җан –душа, дух(764 б.).

Җәза (33 б.) –гарәп с., исем. Җәза –наказание(772 б.).

Җәнҗал (23 б.) –фарсы с., исем. Гауга, шау-шу, ызгыш –скандал, дрязги, гвалт(776 б.).

Җәннәт (85 б.) –гарәп с., исем. 1)Бакча-сад. 2)оҗмах-рай(775 б.)

Җомга (70 б.) –гарәп с., исем. 1)Җыелып укыла торган намаз –молитва, совершаемая вместе. 2)Җыелып намаз укый торган көн –день, коллективного совершения молитва, пятница.3)Атна –неделя (769 б.).

И(5сүз)

Игълан(139 б.) –гарәп с. 1)Белдерү –объявление, извещение.2)Мәйданга чыгару, халыкка белдерү –публикация, обнародование(147 б.).

Игътибар (28 б.) –гарәп с. Әһәмият бирү, күңел бирү –принятие во внимание. 2)Хөрмәтләү, санга санау –уважение, авторитет, почет. 3)Танылганлык, авторитет –значение, престиж. 4)Илтифат –внимание (148 б.).

Идарә (8 б.) –гарәп с. 1)Эш йөртү –управление, руководство.2)Эш башкару урыны –учреждение, контора, правление (151 б.).

Ихата (111 б.) –гарәп с. 1)Койма, киртә –ограда, ограждение. 2)Тирәли корып алу –охват. 3)Тирәли күз күреме җирләр –простор, пространство(185 б.).

Ихтыяр (98 б.) –гарәп с. 1)Ирекле булу, теләгәнен итү –самостоятельность, полномочие. 2)Ирек –воля,свобода. 3)Сайлап алу –выбор, предпочтение(189б)

К(8сүз)

Кабахәт (122 б.) –гарәп с., исем. 1)Чиркәнеч , алама –безобразность, некрасивая внешность. 2)Шакшы –мерзкий, отвратительный(196 б.).

Кагыйдә (105 б.) –гарәп с., исем. 1)Нигез, төп, шарт, төп юл –основа, основание, база, фундамент, постамент. 2)Кагыйдә, тәртип –правило, положение, принцип(197 б.).

Каләм (45 б.) –гарәп с., исем.1)Каләм –перо. 2)Стиль, язу рәвеше –стиль письма, почерк. 3)Җөмлә төзелеше –сотав предложения(200 б.).

Канәгать(96 б.) –гарәп с., исем. Булган кадәресе белән чикләнү, барына риза булу, артыгын сорамау, риза булу –нетребовательность, умеренность(201 б.).

Каһәр(63 б.) –гарәп с., исем. 1)Көчләү, көчләп эшләтү –принуждение, насилие. 2)Җәберләү, өстенлек белән изү –подчинение.3)Ачу, ачыну –огорчение, досада. 4)Каргыш , ләгънәт –проклятие(208 б.).

Кодрәт(128 б.) –гарәп с., исем. 1)Көч, кулдан килү, көч җитү –могущество, мощь. 2)Булдыра алучылык –способность(212 б.).

Кыйммәт(10б.)–гарәп с., исем. 1)Бәя, бәһа, хак –ценность, цена. 2)Кыйбат, югары бәяле –дорогой(215 б.).

Кыямәт (102 б.) –гарәп с., исем. 1)Ахирәт көне, дөнья беткән көн –воскресенье, конец света.2)Тавыш, гауга, шау-шу, тәртипсезлек –столпотворение, суматоха, беспорядок (217 б.).

Л(1сүз)

Ләззәт(86 б.) –гарәп с., исем.1)Тәм, татлык –вкус, сладость.2)Рух рәхәтлеге –приятность, наслаждение(241 б.)

М(18сүз)

Матәм(10 б.) –гарәп с., исем.1)Кайгы тоту, уен-көлке һәм күңел ачулардан тыелып кайгыру, хәсрәтләнү –воздержание от развлечений по случаю траура.2)Үлгән кеше өчен кайгы тоту –траур, плач по умершему, вопль, рыдание(254 б.).

Мәдхия(23 б.) –гарәп с., исем. Мактау, ода, мактаулы шигырь –понегирик, понегирическое стихотворение, ода(292 б.).

Мәйдан(72 б.) –гарәп с., исем. 1)Мәйдан –площадь.2)Аерым тармак, өлкә –арена, поприще, область(303б.).

Мәкаль(63 б.) –гарәп с.1)Сөйләм, сөйләү, сөйләнеш –говорение, речь, слово. 2)Мәкаль –Пословица(304 б.).

Мәрмәр(39 б.) –гарәп с., исем. Мәрмәр –мрамор(321 б.).

Мәрхәмәт(122 б.) –гарәп с. Шәфкать күрсәтү, алу, җәлләү, яхшылык итү, кызгану –милость, милосердие, сострадание, жалость(322 б.).

Мәрхүм (11 б.). –гарәп с., сыйф.фиг. Үлгән ир кеше –покойный (322 б.).

Мәсьәлә(24 б.) –гарәп с.1)Соралган эш –вопрос и спрашивание. 2)Чишелергә тиеш нәрсә –проблема, задача(327 б.).

Мәхәббәт(63б.)–гарәп с.,исем.Сөю,сөешү,гыйшык – любовь,привязанность(339 б.).

Мәхрүм(75 б.) –гарәп с., сыйфат-фиг. Өлешсез, буш калган –лишенный, обездоленный(336 б.).

Мәһабәт(12 б.) –гарәп с. 1)Зурлык, олылык –солидный, величественный. 2)Күрер күзгә шәплек –величавый, знаменитый. 3)Күңелгә курку салырдай тышкы күренеш –внушительный, внушающий страх(350 б.).

Мәшәкать(32 б.) –гарәп с. Уңайсызлык, азап, матавык, борчу –трудность, затруднение, страдание, мучение (342 б.).

Мирас(8 б.) –гарәп с., исем. 1)Үлгән кешедән калган нәрсә(байлык) –наследство. 2) заман эшлеклеләреннән калган, культура-көнкүреш күренешләре –наследие (262 б.).

Миһербан(106 б.) –фарсы с., сыйфат. 1)Шәфкатьле –сострадательный. 2)Ягымлы, сөйкемле –любезный, ласковый(264 б.).

Могҗиза(95 б.) –гарәп с., исем. Акыл җитми торган, табигать законнарына сыймый торган күренеш –чудо(269 б.).

Мохтаҗ(100 б.) –гарәп с., сыйф.фиг. Хаҗәте булган кеше, фәкыйрь, моң, ярдәмчесез –нуждающийся, ощущающий потребность в чем-либо(282 б.).

Мөкатдәс(93 б.) –гарәп с., сыйф.фиг. 1)Изге, бөек, иң мөһим, хөрмәтле –священный, святой. 2)Бик диндар –очень набожный, религиозный(362 б.).

Мөһим(8 б.) –гарәп с., сыйф.фиг. Әһәмиятле, мөһим, бик кирәкле, ашыгыч кирәкле –важный, значительный, серьезный(436 б.).

П(1сүз)

Пакъ(119 б.) –фарсы с., сый.Таза, ару, саф, чиста –чистый, беспорочный(470б)

Р(3сүз)

Рәхәт(7 б.) –гарәп с., исем.Тынычлык, җан тынычлыгы, ял, уңайлык, ләззәтләнү, зәвыклану–спокойствие, покой, отдых, удобство, блаженство, наслаждение, удовольствие(489 б.).

Ризык(18 б.) –гарәп с., исем. Ашамлык, азык –продукт, пища (479 б.).

Рух(92 б.) –гарәп с., исем. Җан, рух –дух, душа(482 б.).

С(8сүз)Сәгать(30 б.) –гарәп с., исем. 1)Сәгать –часы, час. 2)Вакыт –время(515 б.).

Сәдака(40 б.) –гарәп с., исем. Сәдака, әҗер өчен бирелгән ярдәм, хәер –милостыня, пожертвование (с религиозной целью) (493 б.).

Сәлам(13 б.) –гарәп с., исем. 1)Исәнлек, иминлек, бәлаләрдан исән булу –безопасность, благополучие. 2)Исәнләшү, сәлам –приветствие, привет(519б)

Сәламәт(61 б.) –гарәп с., исем. 1)Аманлык, куркынычсызлык, иминлек –безопасность, целость, благополучие. 2)Исәнлек-саулык –здравость(517 б.).

Сәмум(89 б.) –гарәп с., исем. Эссе вакытларда чүлдә исә торган җил , самум –горячий ветер(521 б.).

Сәнгать(119 б.) –гарәп с., исем. 1)Эш, һөнәр –занятие, ремесло. 2)Матур әдәбият әсәре –художество, искусство(501 б.).

Сихәт(сыйххәт)(111 б.) –гарәп с., исем. 1)Исәнлек, саулык-сәламәтлек –здоровье.2)Дөреслек, турылык –истинность, правильность, правдивость(512б)

Сишәмбе(сиһшәнбе)(61 б.) –фарсы с. Атнаның өченче көне, буш көн –вторник(508 б.).

Т(10сүз)

Табигать(61 б.) –гарәп с., исем. 1)Табигать –природа. 2)Кешенең, хайваннарның табигате-натура, природное свойство предмета, качество(537б).

Табип(104 б.) –гарәп с., исем. Табип –врач, доктор(537 б.).

Табут(10 б.) –гарәп с., исем. Табут –гроб(538 б.).

Тарих(7 б.) –гарәп с., исем.1)Тарих –история. 2)Дата, число(543 б.)

Тәвәккәл(85 б.) –(тәвәккел). 1)Кыюлык белән эшкә керешү –решимость, отважность. 2)Булуга ышану –надежда на осуществление. 3)Дини тапшырылу –религиозные упования(надежда на Аллаха)(555 б.).

Тәкрар(126 б.) –гарәп с., исем. Кабат, кабатлау –повторение, многократность(571 б.).

Тәкъдим(32 б.) –гарәп с. 1)Алдына кую, сону –предложение. 2)Мәсьәлә кую –выдвижение. 3)Берәүне икенче бер кеше алдына китереп таныштыру –представление (573 б.).

Тәкъдир(126 б.) –гарәп с. 1)Язмыш –судьба, предопределение. 2)Берәүнең эшләгән эшен тану, бәя бирү –оценка. 3)Очрак, ихтимал –случай. 4)Бәя бирү, бәя билгеләү –установить цену(573 б.).

Тәүфыйк(40 б.) –гарәп с. 1)Туры китерү –приведение, соответствие. 2)Тәүфыйк, тыйнак булу –воспитание, скромность. 3)Уңыш, бәхет –удача, счастье. 4)Ярдәм –помощь, содействие(616 б.).

Тәэсир(109 б.) –гарәп с. 1)Йогынты ясау , эз калдыру –воздействие, влияние. 2)Йогынты –впечатление (613 б.).

Ф(6сүз)

Фаҗига(99 б.) –гарәп с., исем. 1)Зур кайгы, бәхетсезлек –великое горе , бедствие, несастье, скорбь. 2)Фаҗига, аянычлы вакыйга –трагедия, трагический случай, происшествие (626 б.).

Фани(102 б.) –гарәп с., сыйф.фиг. 1)Бетә торган, үзгәрә торган, тиз яраксыз була торган –тленный, преходящий, бренный, непрочный. 2)Яраксызланган, беткән –ветхий. 3)Картайган, бетерешкән, искергән –старый(624 б.).

Фатиха(54 б.) –гарәп с., исем. 1)Коръәннең беренче сурәсе –первая сура корана. 2)Кул күтәреп дога кылу –молитва (ритуал). 3)Дога бирү –благославение(626 б.).

Фәкыйрь(6 б.) –гарәп с., сыйф. Ярлы, ярлы кеше –бедный, нуждающийся, бедняк(633 б.).

Фәрман(43 б.) –фарсы с., исем. Боерык, кушу –указ, приказ, повеление(636 б.).

Фигыль(8 б.) –гарәп с., исем. 1)Эш, хәрәкәт –действие, дело, поступок, акт. 2)Грамматик фигыль(эш яки хәрәкәтне белдеречү сүз төркеме) –гл. (627 б.).

Х(13сүз)

Хаҗәт(8 б.) –гарәп с., исем. 1)Кирәк, кирәклек, хаҗәт, йомыш, эш –нужда, потребность, желание, дело, надобность. 2)Кирәк нәрсә, әйбер –необходимый предмет, вещь(654 б.).

Хат(89 б.) –гарәп с., исем. 1)Сызык –линия, полоса. 2)язу, сызу – почерк, каллиграфия. 3)Хат –письмо (652 б.).

Хатира(11 б.) –гарәп с., исем. 1)Уй , фикер –мысль, идея. 2)Күңелгә килгән, искә төшкән нәрсә, күңелдә калган эш, вакыйга –воспоминания, памятное событие. 3)Истәлек, ядкяр –то, что заставляет вспоминать , памятный подарок, сувенир(653 б.).

Хафа(89 б.) –гарәп с., исем. 1)Яшеренлек, астыртынлык –скрытность. 2)Серлелек, сер –секретность, тайна. 3)Борчу, кайгы, өч пошу –грусть, тоска, беспокойство (687 б.).

Хәсият(55 б.) –гарәп с., исем. Үзлек, үзенчәлек, үзенә генә караган сыйфат –характерная черта, особенность, особое качество, свойство(652 б.).

Хәсрәт(83 б.) –гарәп с., исем. Кайгы, әрнү – горе, боль, тоска (685 б.).

Хикмәт(89 б.) –гарәп с., исем. 1)Хикмәт, фәлсәфә –мудрость, философия. 2)Мәкаль –мудрое изречение, пословица. 3)Сәер, әкәмәт –странно, чудно. 4)Сер –тайна, секрет. 5)Белем –знание, просвещение(656 б.).

Хозур(95 б.) –гарәп с., исем. 1)Күз алды, ал, ян –присутствие. 2)Килү –приход, появление. 3)Рәхәт, шатлык, кәеф, күңеллелек, күңел ачу –развлечение, веселье , забава, удовольствие(662 б.).

Хөкүмәт(100 б.) –гарәп с., исем. 1)Идарә итү –власть , правление. 2)Хөкүмәт, дәүләтне идарә итү органы –правительство, каб-т мин-ров(691 б.).

Холык( 8 б.) –гарәп с., исем. 1)Кешенең табигый үзенчелеге, кешенең табигате –характер, натура, нрав.2)Кәеф, рухи хәл –настроение, расположение духа(663б.)

Хөрмәт(111 б.) –гарәп с., исем. 1)Олылау, кадер – уважение, почёт, почтение. 2)Сый –угощение(693 б.).



Хушбуй(112 б.) –фарсы с., сыйф. Яхшы исле, исле май –ароматный, благоуханный, духи(668 б.).

Хыянәт(122 б.) –гарәп с., исем. Алдау, сатылу, хыянәт итү, хаинлек –предательство, вероломство, измена, коварство(661 б.).

Һ(4сүз)

Һәйкәл(9 б.) –гарәп с., исем. 1)Сын, тораташ –статуя, фигура, изваяние. 2)Һәйкәл –памятник (786 б.).

Һәлакәт(140 б.) –гарәп с., исем. Үлем, юкка чыгу, бетү, югалу, харап булу –смерть, исчезновение, гибель(787 б.).

Һөҗүм(29 б.) –гарәп с., исем. Өскә ташлану, дошман өстенә ыргытылу –атака, наступление, нападение(792 б.).

Һуш(29 б.) –фарсы с., исем. Акыл, аң –разум, рассудок, сознание(785 б.).

Ч(1сүз)

Чәршәмбе ;Чәһаршәнбә(77 б.) –фарсы с., исем. Чәршәмбе (атнаның 4нче көне) –среда, 4ый день недели(697 б.).

Ш(6сүз)

Шагыйрь(107 б.) –гарәп с., сыйф.фиг. Шигырь язучы –поэт(698 б.).

Шәраб(39 б.) –гарәп с., исем. Эчемлек, исерткеч –питье, напиток, вино (711б).

Шәфәкъ(61 б.) –гарәп с., исем. Кояш батканнан соң офыкта була торган кызыллык –вечерняя заря (714 б.).

Шәфкать(7 б.) –гарәп с., исем. Ачу, мәрхәмәт итү, рәхим-шәфкать –жалость, сострадание, сочувствие, милосердие(713 б.).

Шивә(43 б.) –фарсы с., исем.1)Җирле сөйләм, диалект –местный говор, диалект. 2)Язучы иҗатындагы аерымлык, хәрәкәт рәвеше –образ действия, отличительная особенность в творчестве писателя. 3)Назлылык, матур сынлылык, нәзакәтлек, купшылык –кокетство, грация, изящество (702 б.).

Шимбә(121 б.) –гарәп с., исем. Шимбә –суббота.(704 б.)

Я(1сүз)

Якшәмбе(72 б.) –фарсы с., исем. Якшәмбе (көн) –воскресенье(день)(720 б.).

Йомгаклау

“Аяз Гыйләҗевның”Җомга көн кич белән” әсәрендә гарәп-фарсы алынмалары” темасына башкарылган фәнни-тикшеренү эшенең керешендә бурыч, максатларны билгеләп, эшнең объектын, предметын атадык. Фәнни хезмәтебезнең төп максатына ирешү өчен – Аяз Гыйләҗевның әсәреннән гарәп-фарсы алынмаларын табып, күзәтү ясадык.



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap