Африка материгы буенча йомгаклау дресе 7 класс



Уен-дәрес 7 нче сыйныф өчен В.А.Коринская, Душина И.В. Щенев В.А. дәреслеге буенча төзелде. Һәр материкны өйрәнүне тәмамлагач, уен-дәресләр үткәрү традициягә керде.“Үз уеның”, (“Своя игра” телевизион уен-викторинага нигезләнеп) ярыш формасында укучыларга географиядән үз белемнәрен башкаларныкы белән чагыштырырга ярдәм итә. Һәр укучы белем дәрәҗәсенә карап сорау сайлый ала. Һәр бала үз мөмкинлекләреннән чыгып җавап бирә һәм тиешле билгене ала. Бу уенны интерактив такта булмаган очракта, тактага таблица сызып та үткәрергә мөмкин.

Африка материгы буенча йомгаклау дәресе.

(Уен-дәрес “Үз уеның”)

Максат. Африка материгы буенча укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү.

Җиһазы: презентация

Дәрес барышы.

1.Уенны оештыру.

Укытучы сүзе: Бүген без “Үз уеның” дип аталган интеллектуаль уен уйнарбыз. Уен кагыйдәләрен искә төшерәбез. Уенда Африка материгы буенча сораулар куелган. Сораулар 6 бүлектән тора: бөек географик ачышлар; рельеф; елгалар, эчке сулар; үсемлекләр; хайваннар; климат. Һәр бүлектәге сораулар баллар белән билгеләнә. Сораулар катлаулырак булган саен баллар да югары. Сорауга дөрес җавап биргән команда икенче сорау сайлый ала.

2. Уенның барышы.

Бөек географик ачышлар

10

20

30

40

50

Рельеф.

10

20

30

40

50

Елгалар.Эчке сулар

10

20

30

40

50

Үсемлекләр

10

20

30

40

50

Хайваннар

10

20

30

40

50

Климат

10

20

30

40

50

Бөек географик ачышлар.

Материкның төньяк-көнчыгыш өлешенә, культуралы үсемлекләрне өйрәнү өчен, экспедиция оештырыла. Аны кем җитәкли? (Николай Иванович Вавилов)

Португалия сәяхәтчесе, Һиндстанга диңгез юлы ачуны тәмамлап, Көньяк Африканы борылып үтә, материкның көнчыгыш ярлары буйлап бара, европалардан беренче булып Һинд океаны аша чыга. Бу кем? (Васко да Гама)

Күренекле инглиз тикшеренүчесе, ул Көньяк Африканы көнбатыштан көнчыгышка таба кисеп үтә, Замбези елгасын тикшерә, анда матур шарлавык ача. (Давид Ливингстон)

Африканы тикшерүгә рус галимнәре дә өлеш кертә. Шуларның иң күренеклесе Үзәк һәм Көнчыгыш Африка буйлап сәяхәт итә, материкның бу районнарындагы табигать һәм анда яшәүче халыкның тормышы турында кызыклы мәгълүматлар җыя. Бу галимнең исеме. (Василий Васильевич Юнкер)

1487 нче елдан 1488 нче елга кадәр аның судносы Африканың көньяк ярына барып җитә, ләкин аңа кире Португалиягә кайтырга туры килә. Бу кем була? Аның тарафыннан ачылган борын ничек атала? (Бартоломео Диаш, м.Доброй Надежды)

Рельеф.

Материкта иң биек вулкан? (Килиманджаро 5895 м.)

Материк урнашкан плита һәм платформа ничек атала. (Африка плитасы, Африка платформасы)

Иң биек тау түбәсе. (Кения, 5199 м)

Африка материгында нинди яшьтәге таулар урнашкан? (Борынгы таулар: Кап һәм Дракон таулары; яшь тау: Атлас)

Плиталар нинди юнәлештә хәрәкәт итә? (Төньяк-көнчыгышка хәрәкәт итә)

Елгалар. Эчке сулар.

Африканың иң озын елгасы. (Нил)

Африканың иң мул сулы елгасы. (Конго)



Африкадагы атаклы Виктория шарлавыгы урнашкан елга. (Замбези)

Африкадагы бу күлне Байкалның сеңлесе дип атыйлар. Аның озынлыгы Байкал күленнән дә артыграк, киңлеге дә Байкалныкы чамасында.Тирәнлеге буенча гына Байкал күленнән бераз калыша. Бу нинди күл? ( Танганьика)

Африканың Сахара чүлендә үзенә коючы елгалар һәм яңгырларга бәйле рәвештә үз мәйданын үзгәртүче күл бар. Аның мәйданы 11000 кв. км дан алып 18000 кв.км га чаклы үзгәрә. Бу нинди күл? (Чад.)

Үсемлекләре

Үрмәләүче Африка үсемлеге. (Лиана)

Бу агач уттан курыкмый, озынлыгы 25 м га җитә,кәүсәсенең юанлыгы 45 м, җимеше кыярга охшаган. Бу нинди агач? (Баобаб)

Бу үсемлек Намиб чүлендә үсә. Аның кәүсәсе җир өстеннән 50 см га гына күтәрелә. Кәүсәнең очыннан 3 метрга кадәр җитә торган каты кабыклы ике тыгыз яфрак үсеп чыга. Бу үсемлек 150 елдан артык яши ала. Бу үсемлек ничек атала? (Вельвичия)

Үзагачы кара яисә куе яшел төстә. Бу агачны кыйммәтле мебель ясауда кулланалар. (Эбен агачы)

Бу агач – Африка оазисларында яшәүче халыкларның төп яшәү чыганагы. Ул аларга күләгә, азык, төзелеш материалы – кыскасы, яшәү өчен барысын да бирә дияргә мөмкин. Бу агачның җимешләре сусыл һәм татлы. Җансыз чүлле өлкәләрдә ул кешегә яшәү көче бирә. Сез бу агачны беләсезме? (Хөрмә пальмасы)

Хайваннар

1. Жирафлар нәселеннән, Африка материгында гына яши. (Окапи)

2. Бу чебен зарарлы һәм әрсез. Ул хайваннар өчен дә, кешеләр өчен дә чын бәла. Ул тешләүдән туган йокы авыруыннан кешеләр һәм хайваннар үлә.Бу зарарлы чебенне беләсезме? (Цеце чебене)

3. Африкадагы экваториаль урманнарның эре ерткыч хайваны. (Каплан (леопард))

4. Африка саванналарында тереклек итүче бу эре хайванны иң һөҗүмчән дип йөртәләр. Гадәттә ул беренче булып һөҗүм итә. Саванналарда барлык җәнлекләр дә аңа юл бирә. Нинди коточкыч хайван икән бу? (Мөгезборын)

5. Үзәк Африкада яшәүче бу хайванны да аеруча куркыныч хайваннар рәтенә кертәләр. Мускуллары ачык беленеп торган хайванның авырлыгы бер тоннага җитә. Ул кәкре мөгезле, бик әйбәт күрә, ишетә һәм исне тоя. Монысы нинди хайван? (Африка буйволлары)

Климаты

Бу климат поясы 2 к.к. һәм 5 т.к. тә урнашкан (экваториаль пояс)

Ел буена эссе һәм коры (тропик)

Ел буена җылы һәм дымлы (экваториаль пояс)

Җәй көне эссе, болытсыз, күләгәдә + 50 С. (тропик)

“Һава түзә алмаслык бөркү, кешегә дә, хайванга да тын алу кыен. Һава җитми, әйтерсең лә ул, өскә күтәрелеп, инде офыкны бөтенләй каплап алган кызгылт-көрән караңгылык белән очып киткән. Ә ярты сәгатьтән соң “утлы җил” чыга…” Төньяк Африка чүлләрендәге комлы давылны ничек атыйлар? (Комлы давыл – сәмум. Сәмум агулы, агуланган дигәнне аңлата)

III. Уенга йомгак ясау. Балларны санау.

Австралия материгы буенча йомгаклау дәресе. (Уен-дәрес “Үз уеның”)

Максат. Австралия материгы буенча укучыларның алган белемнәрен гомумиләштерү.

Дәрес барышы.

1.Уенны оештыру.

Укытучы сүзе: Бүген без “Үз уеның” дип аталган интеллектуаль уен уйнарбыз. Уен кагыйдәләрен искә төшерәбез. Уенда Австралия материгы буенча сораулар куелган. Сораулар 5 бүлектән тора: ачу тарихы; елгалары, эчке сулары; табигате; үсемлекләре; хайваннары. Һәр бүлектәге сораулар баллар белән билгеләнә. Сораулар катлаулырак булган саен баллар да югары. Сорауга дөрес җавап биргән укучы икенче сорау сайлый ала.

2. Уенның барышы.

Ачу тарихы

10

20

30

40

50

Елгалар.Эчке сулар

10

20

30

40

50

Табигате

10

20

30

40

50

Үсемлекләре

10

20

30

40

50

Хайваннары

10

20

30

40

50

Кулланылган әдәбият

Материклар һәм океаннар географиясе: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныфы өчен дәреслек/ В.А. Коринская, И.В. Душина В.А. Щенев.- Казан: Мәгариф, 2006. – 320 б.

Латюшин В.В. Биология. Хайваннар: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе 7 нче сыйныфы өчен дәреслек/ В.В.Латюшин, В.А. Шапкин. – Казан: Мәгариф, 2009.- 302 б.

Поурочные разработки по географии: 7 класс.- М. Вако, 2008.-288 с. (В помощь школьному учителю)

Биология. Животные. 7 класс: поурочные планы по учебнику В.В.Латюшина, В.А.Шапкина/ авт.-сост. Н.И.Галушкова.- 2 – е изд., стереотип. – Волгоград: Учитель, 2008.-281 с.

Сәүбәнова Л.И., Тайсин Ә.С. Материклар һәм океаннар географиясе буенча тестлар: Татар урта гомуми белем мәкт. 7 нче сыйныфы өчен.-Казан: Мәгариф, 2002. – 87 б.

Кем ул. Нәрсә ул. I-III том. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1987.

Хөсәенов Җ.А. Кызыклы география (географик сораулар һәм мәсьәләләр). Казан, тат. кит. нәшр., 1982.

Учебное электронное издание. География. Наш дом-Земля. Материки, океаны, народы и страны. Мультимедиа учебник по географии для учащихся 7 классов общеобразовательных учебных заведений. Авторы учебного материала Душина И.В., Летягин А.А., Пятунин В.Б.








sitemap
sitemap