Ачык дрес Фенотипик згрчнлек



9 класс.

Тема. Фенотипик (модификацион) үзгәрүчәнлек.

Лаборатор эш №4

Организмнарның үзгәрүчәнлеген ачыклау.

Вариацион рәт һәм варацион кәкре төзү.

Максат. Үзгәрүчәнлек турындагы белемнәрне үстерү, фенотипик үзгәрүчәнлек мисалында. Бу үзгәрүчәнлекнең статистик характерын билгеләргә өйрәнү, вариацион рәт һәм өйрәнелә торган билгенең үзгәрүчәнлек графигын төзи белергә өйрәтү.

Җиһазлау.Презентация “Фенотипик үзгәрүчәнлек”, яфраклар, рабочая тетрадь к учебнику

Дәреснең барышы.

I.Кабатлау.

1. Үзгәрүчәнлекнең нинди формалары бар? (2 слайд)

2. Нәрсә ул мутация?

3. Мутацияләрнең классификациясе нинди?

4. Нәрсә ул полиплоидия?

5. Мутацияләрнең ешлыгын ничек арттырырга була?

II. Яңа тема.

Генотип белән тышкы тирәлек шартларының үзара тәэсир итешүе организм фенотибының үсешен билгели.

Мисал. Һималай кролигында салкында кара йон үсә, +30 температурада, йоны ак була.(3 слайд)

Мисал. Лотосның су асты һәм су өсте яфракларының төрле формада булуы.

(4 слайд)

Мисал. Су чикләвегенең су асты һәм су өсте яфракларының төрле формада булуы.(5 слайд)

Организмда генотипның тәэсир итүе тирәлек шартларына бәйле. Генотипның үзгәрүе белән бәйләнмәгән үзгәрүчәнлек фенотипик (модификацион) үзгәрүчәнлек дип атала.

Тышкы шартлар тәэсирендә барган үзгәрүчәнлек чиксез түгел. Билгеләрнең үзгәрүчәнлек чикләрен реакция нормасы диләр. (6 слайд)

Реакция нормасының киңлеген генотип билгели. Йөрәк, баш мие үлчәмнәре тар реакция нормасы, организмда май күләме үзгәрүнең чикләре киң.

Фенотипик үзгәрүчәнлекнең статистик закончалыклары.

(7 слайд) Бер үк агачта үскән яфракларның зурлыклары төрле. Бу- яфракларның төрле шартларда үсү нәтиҗәсе. Озынлыгы арту тәртибендә тезсәк, үзгәрүчәнлек рәте барлыкка килә. Бу вариацион рәт.

Мисал. Бодай башагындагы башакчыклар санының вариацион рәтен һәм вариацион кәкресен карыйк.(8,9 слайд)

Вариацияләрнең киңлеген һәм аерым вариантларның очрау ешлыгын чагылдырган билгеләр үзгәрүчәнлегенең график аңлатмасын вариацион кәкре дип атыйлар.

Уртача зурлыктагылар ешрак очрый.

Уртача зурлыкны түбәндәге формула белән табып була:

М- уртача зурлык, V-варианта, р- вариантларның очрашу ешлыгы, Е-сумманы чыгару билгесе, n- вариацион рәттәге варианталарның гомуми саны.

Лаборатор эш №4 (10 слайд)

Организмнарның үзгәрүчәнлеген ачыклау. Вариацион рәт һәм варацион кәкре төзү.

Җиһазлар. Нарат яфраклары.

50 нарат яфрагының озынлыгын үлчәргә

Бер озынлыктагы яфракларны санарга. Таблицаны тутырырга:

Яфракның

озынлыгы

V

Шул озынлыктагы яфраклар саны

P

Кайсы озынлык ешрак очрый_________, кайсысы сирәк__________.

Таблица нигезендә график төзергә: (11 слайд)

Фенотипик үзгәрүчәнлекнең нинди закончалыгын табуыгыз турында нәтиҗә ясагыз.

III. Йомгаклау. (12 Слайд)

1.Фенотипик үзгәрүчәнлекнең төп үзлекләре нинди?

1.___________________________-

2.___________________________

3.___________________________

4.___________________________

2.Туры килүен күрсәтегез.

А. Тар реакция нормасына туры килгән билгеләр.

Б. Киң реакция нормасына туры килгән билгеләр.



1. Үсемлекнең биеклеге

2. Бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнүче үсемлекләрдә чәчәк төзелеше

3. яфракның яшел күзәнәкләрендә хлорофилл күләме.

4. яфрак үлчәмнәре

5. хайван авырлыгы

6. куянның колак формасы

7. жирафың муен озынлыгы.

8. кеше буе

9. баш мие үлчәмнәре

10. кеше тиресендә пигмент туплану

11. йөрәк размерлары

12. организмда май күләме.

А: …………………….

Б:……………………….

(13 слайд) Җаваплар : А: 2,6,7,8,9,11

Б: 1,3, 4, 5,10, 12

IV. Өй эше.

П.42, 1-4 сораулар








sitemap
sitemap