Ачык дэрес Авыл хуалыгы- материаль байлыклар белн тэмин итче тармак



Арча районы Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе

Тема:

“Авыл хуҗалыгы материаль

байлыклар белән тәэмин

итүче тармак”

Арча районы география укытучылары

семинарында күрсәтелгән ачык дәрес.10 класс.

Укытучы:Хадиева Р.Р.

I-категорияле

биология-география

укытучысы

Тема: Авыл хуҗалыгы- материаль байлыклар белән

тәэмин итүче тармак

Эпиграф:

Яңгыр гына җиргә җитәме соң?

Тир тамчысы кирәк җирләргә .

Нәби Дәүли.

Максат:

1.Дөньяда авыл хуҗалыгының структурасы турында күзаллау

формалаштыру.»Яшел революция» төшенчәсен аңлату.Дөньяның

төп авыл хуҗалыгы районнары белән таныштыру.

2.Статистик материалларны анализлый белүне,информацион

чыганаклар белән эшли белүне үстерү.

3.Эшлекле сөйләшүләр өчен аралаша белү культурасын үстерү,

тәрбияви сыйфатлар формалаштыруга өлеш кертү.

Җиһазлау:1.Дөньяның сәяси картасы

2 Тактада дәреснең планы,темасы,эпиграфы

3.Атлас,контур карта

4.Төп авыл хуҗалыгы культуралары һәм аларны үстерү

районнары (әзер таблица һәр партада)

5.Газета-журнал материалларыннан өзекләр(Арча хәбәрләре,

Ватаным Татарстан)

6.Проекторда дәреснең презентациясе

7.Видео(“Северный”күмәк хуҗалыгы рәисе Хайруллин Р.А.белән әңгәмә)

8.Индивидуаль дифференциаль карточкалар

9.Мини-реферат чыгышлар. МРК

Дәреснең барышы:

1.Оештыру өлеше: -Исәнләшү

-Классны барлау

-Тема,максат белән таныштыру

-Эпиграфны җиткерү.

2.Төп өлеше:

1. Авыл хуҗалыгы- материаль җитештерүнең икенче төп тармагы.

Авыл хуҗалыгы-материаль байлыклар җитештерүнең иң борынгы гына түгел ,

бәлки аеруча киң таралган тармагы.Ул кыргый хайваннарны йортлаштыру,

кыргый үсемлекләрне культуралаштырудан башлана.Моннан 8-10 мең еллар

элек көньяк районнардагы илләрдә-Иран,Ирак,Һиндстан,Кытай,Мексика терри-

ториясендә беренче авыл хуҗалыгы районнарры формалаша.

Авыл хуҗалыгына эргәдәш тармаклар:урман хуҗалыгы,балыкчылык,аучы-

лык белән шөгыльләнмәгән бер генә ил дә юк.Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында

1,1-1,3 млрд.кеше эшли.Ул икътисади актив халыкның 45% тәшкил итә.Башка

тармаклардан авыл хуҗалыгы табигый шартларга бәйлелеге белән аерылып тора.

Авыл хуҗалыгы кайда гына булмасын үзенең күптөрлелеге белән аерылып

тора.Галимнәр әйтүенчә 50 ләп төре бар.Ләкин аларның барысын 2 зур

төркемгә берләштерергә мөмкин.

Слайд Авыл хуҗалыгы : 1.товарлыклы

(схема) 2.кулланучы (аз товарлыклы)

1.Товарлыклы а/х:

-чәчү әйләнешле,орлык алмашлы интенсив игенчелек,

-азык әзерләүле интенсив терлекчелек,

-яшелчәчелек

-парга калдыручы яткын җирле экстенсив а/х һәм көтүлекле терлекчелек.

2.Аз товарлыклы а/х(кулланучы)

-артта калган сабанлы китмәнле игенчелек,

-көтүлекле терлекчелек ,

-примитив җыю,

-ауга йөрү,

-балык тоту.

2.Икътисади алга киткән илләрдә һәм үсеп килүче илләрдә авыл хуҗалыгының нинди төркеме?

1.Дэфтәрләрне ачып , число, тема язабыз.

2.Схеманы язабыз= А/Х:

1.Товарлыклы 2.Аз товарлыклы

3.Бирем:дәреслекнең 128 бите.Дәреслек белән мөстәкыйль эшләп,түбәндәге 2 төркем илләрдә а\х нәрсәдән гыйбарәт.

1 вариант . 2 вариант.

Икътисади нык үскән илләрдә-? Үсеп килүче илләрдә -?

а/х нәрсәдән гыйбарәт:

-төркеме.

-үзенчәлеге.

Слайдта чыга:мөстәкыйль эшнең ничек булырга тиешлеге,тикшерү,ныгыту.

Слайд: Икътисади нык үскән илләрдә:

-товарлыклы арс. –микроэлектроника.

-механиклаштыру. –автоматлаштыру.

-химияләштерү. –генетика,селекция.

-биотехнология казанышларын куллану—төп рольне уйный.

Сүзлек: Агробизнес –а/х. продукциясен җитештерү, эшкәртү, саклау, кирәкле урынга илтү һәм сатуны ,техника ,ашламалар эшләп чыгаруны үз эченә ала.

Үсеп килүче илләрдә:

Товарлыклы Кулланучы

-Эре плантация -үсемлекчелек

-фермалар -вак аерым хуҗалыклардан тора

-яллы эшче -арзан каллорияле культуралы

-машина, ашлама -үсемлекләр үстерү

-ясалма сугару -урман кисеп иген кыры б.к.

-“аерым утрау рәвешендә” -агач сука ,китмән хезмәт итә

-продукцияне эчке,бигрәк тә

-тышкы базар өчен җитештерә

Дәреслектән өстәмә материалга күз салыйк әле-128 бит,өстәмә текст.

3.Слайд : А тармаклары (9 кл-та таныш идек)

Үсемлекчелек : Терлекчелек :

а ) Бөртекле ашлык җитештерү. а ) М.э.т. үстерү.

б )Терлек азыгы үстерү. б )Сарык һәм кәҗә үстерү.

в )Техник культуралар үстерү. в )Ат үрчетү.

г )Яшелчә һәм кавын-карбыз . г )Кошчылык.

д )Бәрәңге игү. д )Җәнлек үрчетү.

е )Бакчачылык. е )Умартачылык.



Без бүгенге дәрестә үсемлекчелек тармагына тукталырбыз.

4.Яшел революция”- ул авыл хуҗалыгын заманча агротехника нигезендә үзгәртеп кору.Ул ФТР-ның бер чагылышы.

Яшел революция-алга киткән илләрдә башлана, 60 елларда үсеп килүче илләргә дә күчә, шул вакыттан башлап киң кулланыла.

3 өлештән тора :

1.Бөртекле культураларның тиз өлгерә торган яңа сортларын чыгару.

2. Ирригацияне киң куллану.

3.Заманча техника , ашламалар һәм башка химикатлардан киң файдалану.

“Яшел революция”-һичшиксез бик әһәмиятле һәм прогрессив күренеш .

Уңай яклары:

-Уңышны күтәрә,чәчүне 2,3,4 тапкыр үткәрергә мөмкинлек бирә (шарты булган җирдә).

-Үсеп килүче илләр ашлыкка ихтыяҗларын үзләре канәгатьләндерүгә ирештеләр.

-Машина һәм ашлама күбрәк кирәк була башлады.

Тискәре яклары :

-Ул аерым урыннарда гына (Мексикада ,К. Һәм Кч.Азиядә)

-Эре хуҗалар ,чит ил компанияләре кулындагы җирләрдә генә таралыш ала.

-Традицион кулланучы сектор үзгәрешсез кала.

-Экологик зыяны күп (агу,ашлама аша)

5.Слайд: Үсемлекчелек:

Бөртеклеләр.Укучылар чыгышы:

Бодай

Дөге

Кукуруз

Бөртеклеләр:

— эшкәртелә торган S-ң = ; 2

-җитештерү арта бара;

-бодай,дөге,кукуруз;

-тулаем җыемның 4 бирәләр; 5

-азык энергиясенең яртысын.

Бодай:

-төп азык;

-Азия,Урта диңгез буе;

-70 илдә үстерелә (АКШ,Канада,Австралия,Кытай,Франция,Украина,Россия).

Дөге:

-төп икмәк;

-туган җире –Кытай;9/10 Азиядә үстерелә; сугару җиренең 2/3 — Индонезия,Япония,Филиппин.

Кукуруз:



-Мексикада туган;

-АКШ,Кытай,Бразилия.

Дөньяда җитештерелә торган бөртекле ашлыкның 10-15% бөтендөнья базарына чыгарыла.Төп экспортёрлар:

АКШ,Канада,Австралия,Франция,Аргентина.

Терлек азыгы Кб. Европага һәм Япониягә.

Азык-төлек ашлыгы—үсеп килүче илләргә.

Корылык,артталык—уңышны киметә.

БДБ,РФ читтән кертергә мәҗбүр.

6. Слайд:Башка азык культуралары

Майлы культуралар: Бүлбеле азык Шикәрле культуралар: культуралары:

2/3 үсемлек мае; Бәрәңге—К.Америка; шикәр камышы:2/3;

Соя—АКШ; Кытай; шикәр чөгендере:1/3;

Арахис—Һиндстан; АКШ;

Зәйтүн—Италия; Польша;Россия

Тонусны күтәрүче культуралар:

Чәй-Кытай, Һиндстан, Шри-Ланка

Кофе-Африка, Бразилия,Колумбия

Какао-Америка,Африка,Гвинея яр буе.

7.Яшелчә-җиләк –җимеш.

Кешеләрнең тормыш хәле яхшыра барган саен аларның туклануында яшелчә

Һәм җиләк-җимешнең роле арта бара.Организмны микроэлементлар һәм витаминнар белән тәэмин итәләр.

Җирле хуҗалыкларда да,махсус хуҗалыкларда да бакчачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнәбез.

Сафиуллина Р. Укучының бакчачы әбисе турында информациясе.

8.Җирле халыкны азык-төлек белән тәэмин итү:

Романова Э. авыл кибетләренең азык-төлек белән тәэмин ителеше.

Мухамадиева Г. “Арча хәбәрләре” газетасына күзәтү.

9. 12-октябрь-Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне:

ТР-уңышлары (бөртеклеләр=6млн.т.)

Арча-уңышлары (тулаем җыем=290 мең т.)

Бөртеклеләр 45 ц/га

Бәрәңге 250 ц/га

“Северный” күмәк хуҗалыгы эшчәнлеге:

бәрәңге 280 ц\га

Мәктәп эшчәнлеге-совхозда.

10. “Северный” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Абдуллаҗанович белән әңгәмә.

Интервью.

11.Азык-төлек белән тәэмин итү –глобаль проблема.

Хәзерге вакытта азык-төлек продукциясе кешелек тарихында булмаганча күп

җитештерелә.Әмма шуңа да карамастан 1млрд.кеше ачлыктан тилмерә.Африка территориясендә Сахараның көньягы планетаның үзенчәлекле ачлык эпицентры. (К.КБ.Азия,К.Кч.Азия,Кариб бассейны,К.Америка)

Чад,Сомали,Эфиопия,Замбия,Конго-30-40% халык ачлыктан тилмерә.

Азиядә — Непал-80%,Һиндстанда-60%,Пакистан Индонезиядә-40%.

Бөтендөнья иктисады үзе халыкны тәэмин итәрлек дәрәҗәдә,әмма азык төлек җитештерү географиясе белән куллану географиясе туры килми.75% җитештерелгән азык 15% халыкка туры килә.

4.Ныгыту:

1.Әмма шулай да,шартлары уңай булып,икътисад үсеше яхшы булган һәм авыл хуҗалыгында берничә тармак буенча специальләшкән илләр дә бар.

Таблицадан төп авыл хуҗалыгы районнарын билгеләү.

2.Бирем 3 (158бит) карта-схема белән эш.

5.Йомгаклау:

1.Укытучының нәтиҗәсе:Укучылар!Без бүген Сезнең белән кешелек тарихында әлегәчә күрелмәгән муллык чорында яшибез.Һәр тукланган ризыгыбызның кадерен белеп, сакчыл карап яшәсәк иде.

Яңа уңыш,яңа икмәк өчен көрәш – чын мәгънәсендә батырлык ул!

Яшәүгә көч бирүче, тормышыбызны ямьләп торучы икмәк дигән могҗиза табынга килеп җиткәнче нихәтле озын юл үтә!

Җирне сөрәсе, орлык чәчәсе, иген урасы, он тарттырасы, кайнар мичтә пешерәсе…

Никадәрле кешенең хәләл хезмәте кергән, маңгай тире тамган. Авыл баласы боларны яхшы чамалый, чөнки аларның күбесе кечкенәдән зур ярдәмче булып үсә.



2.Билгеләр кую.








sitemap
sitemap