Внеклассное мероприятиеКарга боткасы



Карга боткасы (2012ел.24нчы апрель)

Галимнәр раславынча, «Карга боткасы», икенче төрле әйткәндә, «Карга туе» йоласын үткәрү борынгы төрки бабаларыбызның мәҗүси ышануларына бәйле. Алар табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар. Җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә, алар килгәч сабанга төшәргә, игеннәрне чәчә башларга мөмкин, дип, каргаларны изге кошка санаганнар. «Карга боткасы» йоласын үтәп, алар көзге муллыкны, ашлы киләчәкне юраганнар, сабанга төшәр алдыннан бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргәннәр. Бала-чагаларның, такмаклар әйтешә-әйтешә, барлык кешеләрдән хәлдә барынча ярма, тоз, май, йомырка җыеп, аннары бергәләшеп инеш буенча төшеп яки яр башында зур казан асып, иң оста хуҗабикәдән ботка пешертүләрендә тирән мәгънә бар. «Карга боткасы» төрле авырулардан дәва булып та саналган.

фото

Борынгы Болгарлар ерак үткәндә ике яңа ел уздыра торган булган – декабрь аенда кышкы Нардуганны һәм язын, 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне – Нәүрүзне. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыга. Анда егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы “Алпамша” билгеләнә. Алпамша булган кеше: “Әнә карга очып килә, барлык болгарларга Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!” – дип кычкыра. Болгар риваятьләре буенча мәрхәмәтле алып Сөбан Карга Нәүрүзнең яклаучысы булып исәпләнелгән. Алып кешеләр янына еш карга кыяфәтендә очып килгән, шуңа күрә дә Нәүрүзне Карга туе дип тә атап йөртәләр. Ә Нәүрүз хөрмәтенә пешерелгән ботканы Карга боткасы дип атаганнар. Бу бәйрәм көнне милли уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы үткәрелә. Нәүрүз алдында кешеләр бер-берсенең үпкәләрен гафу итәләр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешәләр.

Нинди гыйбрәтле, изге йола!

фото



Көрәле башлангыч мәктәбендә үткәрелгән бәйрәм дә эчтәлекле, җанлы булуы белән аерылып торды.





Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта, сагындырып

Туып үскән җирләрен.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп

Яз китерә ич алар.

(Фото)

Ямьле, бик ямьле.

Туган илебез.

Килегез, кошлар, килегез,

Безгә килегез.

Өйдәме сез, балалар.

Өйдәме сез, апалар?

Тизрәк бирегез күкәй,

Тизрәк бирсәгез күкәй,

Тавыгыгыз салыр йөз күкәй.

Май кирәк, ярма кирәк,

Карга туена бар да кирәк.

Тагын булса, он чыгар,

Пешерербез бер чумар.

Шикәр кирәк, тоз кирәк.

Чыгар түтекәй тизрәк.

Синең кебек уңган түтәй

бу дөньяда бик сирәк.

Әби-бабай өйдәмесез?

Бер йомырка бирегезче.

Бер йомырка бирсәң,

Тавыгың салып утырсын.

Йомыркагыз күп булсын.

Кыт-кытыйк.

Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Фото

Мин карга, карр-карр,

Тиздән эреп бетәр кар.

Канатымда хатым бар,

Буең җитсә, тартып ал.

Укымый да беләбез бит

Хатыңда ни язылганын.

Барлык кошлар һәм балалар

Ямьле язны сагынганын.

Фото

Ул арада тирә-юньгә учак исе таралды. Учак яна, зур казан да асып куелды.. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен әйләндереп алды. «Шушы ботканы авыз итсәм, ачлы-туклы балачагыма кайтып килгәндәй булам. Сугыш чорында мондый майлы боткалар бик сирәк эләкте шул – ботка пешергән көн өебездә зур бәйрәмгә әйләнә иде.», – дип телгә алдылар өлкәннәр.

Богыр-богыр ботка пешә,

Уртасына ак май төшә.

Яу, яңгырым, яу, яу.

Яу, яу, яңгыр, яу!

Яу, яу, яңгыр, яу!

Фото

Бер читтә төрле уеннарда көчлеләр һәм җитезләр ачыкланды, табышмак-мәзәк әйтешү конкурсларында тапкырлар һәм зирәкләр барланды. Кыскасы, һәркем үзенә кызык шөгыль тапты, үз күңелен күрде.

Көрәле башлангыч мәктәбе оештырган бәйрәмнең әнә шундый мизгелләре хәтергә уелып калыр.








sitemap
sitemap