Питрч — безне туган ир_16276



Питрәч районы “Ленино-Кокушкино гомуми белем

бирү мәктәбе

Питрәч – безнең туган җир.

I категорияле башлангыч сыйныф

укытучысы Сафиуллина Газимә

Галиәхмәт кызы

2010 ел

Максат: 1)балаларда туган җиргә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләү;

2)Питрәч районының күренекле кешеләре турында белемнәрен ныгыту;

3)матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Сәхнә түрендә районның эмблемалары эленгән.

Бәйрәм”Әссәләмегаләйкем”( Р. Ахиярова көе. Г. Садә сүзләре ) җырыннан башлана.

Алып баручы. Әссәләмегаләйкем, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти- әниләр. Бүгенге бәйрәм барыбыз өчен дә кадерле туган төбәгебез – Питрәчнең 80 еллык юбилеена багышлана һәм ул “ Питрәч-безнең туган җир” дип атала.

Беренче укучы.

Районыбызга 80 яшь тула.

Юбилеең белән, төбәгем туган ягым,

Синең белән бергә шат яшибез

Питрәчем –гүзәл җирем

Син дип тибә һәрчак йөрәгем.

Икенче укучы.

Питрәчем туган ягым,

Йөрәгем сиңа дәшә,

Кайларда гына булсак та,

Гел булырсың янәшә.

Алып баручы. Һәрберебезнең дә туган җире, туган районы – Питрәч һәм ул – безнең өчен иң газиз, ин якын төбәк

Өченче укучы.

Питрәч районы – туган ягым,

Йөрәгем син дип дәшә,

Җырласам да, еласам да,

Йөртәм сине янәшә.

Җырым аша, һисем аша

Иңнәреңә сарылам.

Кайларда гына йөрсәм дә,

Мишә ярын сагынам,

Питрәчемне сагынам.

Дүртенче укучы.

Исегездән һич тә чыкмас,

Питрәчне бер күрсәгез.

Сихерләнеп калырсыз сез

Ул төбәккә килсәгез.

Питрәч- безнең туган җир,

Ямь гүзәллек кунган җир.

Өйләрнең тәрәзәләре

Таңга карый торган җир.

Бишенче укучы.

Һәркайдагы кебек кояш,

Йолдызларың һәм аең,

Ә шулай да син күпләрдән

Яктырак, Питрәч ягым.

Һәркайдагы кебек таллар,

Наратлар, юкә, каен,

Ә шулай да син күпләрдән

Ямьлерәк Питрәч ягым.

Һәркайдагы кебек кошлар

Моңлы көз, көләч маең,

Ә шулай да син күпләрдән

Серлерәк Питрәч ягым.

Алтынчы укучы.

Питрәчем – күз нурым, бәхетем

Бу җирдә эзебез бик тирән,

Дингезгә бик тиң диеп, байлыгың.

Батырлар җырлыйлар ил белән

( Җыр “Туган илем”. Л . Хәйретдинова көе. З. Туфайлова сүзләре).

Алып баручы. Питрәч ягы үзенең гүзәл табигате, тирән һәм балыклы Мишә елгасы ,хәтфә болыннары, урман – күлләре, тырыш, уңан, хезмәт сөюче халкы белән данлыклы.

Җиденче укучы.

Мишә буйларым – сихри нур иле,

Күз карашыңнан нур ага.

Сулышың белән туган һәр бала

Син дә бәхетле язмышын таба.

Сигезенче укучы.

Моңнар суза тальян, җырлар суза,

Ямьле Мишә буйларын яңгыратып.

Туган җирем үстердең син мине

Яшел чирәмнәрдә уйнатып.

Тугызынчы укучы.

Туган ягым Питрәчем минем

Ай- һайлар да татлы як бит ул!

Чын былбыллар оя корган төбәк,

Алтын төбәк сүзе хак бит ул !

Тарихларга керсәң – тарихы бай,

Һәрбер иңдә тарих тузаны.

Көрәшләргә керде чын ирләрчә,

Чыга белде данлап узганын.

Унынчы укучы.

Питрәчем минем горурлыгым,

Язмышларның – бәхет чишмәсе!

Тарихлардан бер кайтаваз килә.

Мәнге яшә Питрәчем.

(Җыр “ Сагынам сине, Питрәч”. Р. Сәйфетдинов көе. Хания Фәрхи шигыре.)

Алып баручы.

Питрәч – бай тарихлы төбәк. Аның беренче нигез ташы 1552 нче елда салына. Иван Грозный гаскәрләре Казан ханлыгын басып алганнан соң барлыкка килә. Тора-бара һөнәрчелек үзәгенә әверелә. Авыл үзенең кирамика һәм балта осталары,плитәчеләр, паркетчылар, такта ручылар, итек басучылары, тимерчеләр, арба – чана ясаучылары белән дан тота. Район 1930-нчы елның 10-нчы августында оештырылган. Ни өчен Питрәч дип атаганнар аны? Бу исем турында ике караш бар. Беренчесе: имештер, бу төбәктә” пестрец” дигән тәмле гөмбә үскән. Авыл халкы аны Казанга илтеп сата торган була. Базарда гөмбәчеләрне дә “ пестрецлар “ дип йөртәләр. Соңрак бу кушамат авыл исеменә әверелә.

Икенчесе: авылга күп төрле хөнәрчеләр нигез салганнар. Алар “ пёстрые” дип йөртелгәннәр. Шуннан авылны да Пестрецы дип атаганнар. Чуар дигән сүздән алынган булып чыга.

2007- нче елның 23- нче маенда Питрәч муниципаль районның гербы һәм флагы расланды. Хәзер безнең үзебезнең гербыбыз һәм флагыбыз бар.

Унберенче укучы.

Туфрагың да изге, уңдырышлы,

Кешеләрең якын, сөйкемле.

Бу доньяда Питрәчтән дә матур,

Күңелле җир юктыр шикелле.

Уникенче укучы.

Туган ягым, кыр ягым,

Игеннәр уңар ягым.

Синдәгедәй алсу таңнар,

Синдәгедәй сылу ярлар,

Кай җирләрдә бар тагын.

Унөченче укучы.

Туган ягым матурлыгын

Сокланып тагын карыйм.

Районымның сукмакларын,

Күземне йомып таныйм.

Иң зур байлыгы санала,

Уңышка мул кырлары.

Туган якта гына туа,

Җырларның матурлары.

Юк, китмәмен мин шәһшргә,

Калырмын районымда.

Ата – бабамнар җиремдә,

Туган үскән ягымда.

Ундүртенче укучы.

Ялгыз аккош дустын эзли,

Язлар килгән, нишләсен!

Төшкән күлгә – гүзәл җиргә,

Сайлап Питрәч төбәген.

Читкә киткән изге җаннар

Сагына Мишә иртәсен-

Аккошлар булып кайталар

Чибәрләр, күз тимәсен.

Унбишенче укучы.

Акчарлаклар оча уйнап

Агым су өсләрендә.

Син җылы бирдең, туган як,

Иң якты хисләремә.

Мишә буе, туган як,

Гөлләр үсә торган як;

Гүзәллеге күңелләрдән

Җырга күчә торган як.

( Җыр “Яратыгыз”. Р. Ахиярова көе. Роберт Миңнуллин сүзләре.)

Уналтынчы укучы.

Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды.

Күпме бала калды,тумаган.

Унҗиденче укучы.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан,

Китсәләр дә, күбесе кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә,

Ачып – ябып йөри капканы.

Алып баручы.

Башка милләт кешеләре белән бергә Питрәчлеләрдә туган җиребезне батырларча сакладылар. Районнан 6785 кеше Бөек Ватан сугышына китте, шуларның 5685 кеше һәлак булды. Питрәч җире бөтен дөньяга танылган геройларны үстерде. Яу кырларында дошманга каршы батырларча сугышкан якталарыбыздан Галимҗан Камалеевич Камалеев, Пётр Михайлович Гаврилов, Василий Иванович Осипов Советлар Союзы герое исеменә лаек булган.

Үсеп килүче яшь буын күңелендә алдагы көннәргә күчә бара аларның батырлыклары. Мәңгелек дан аларга! (Җыр “Салдвтлар”. Ф. Әхмәдиев көе. Р. Әхмәтҗаныв сүзләр).

Алып баручы.

Туган ил, туган тел, туган җир, туган авыл. Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит. Быел безнең Татарстан Автомияле Совет Соцалистик Республикасы төзелүенә 90 ел була. Ул 1920- нче елның 25- нче июнендә тезелә. Ул чырның иң мөһим вакыйгаләре ачлык нәтиҗәләре белән көрәш, наданлыкны бетерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерә башлау, татар әлифбасын гарәф шрифтыннан латин язмасына күчерүдән була. Унсигезнче укучы. Р. Әхмәтҗановның “ Туган ил” шигерен сөйли.

Унтугызынчы укучы.

Сандугачкай, сайра – сайра,

Котлап язгы таңнарны,

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы ?

Күрче, дөнья нинди матур

Тирә ягың гөл генә.

Гөл бакчадай ямЬле була

Бары туган җир генә.

Егерменче укучы.

Идел ярларына нурлар сибеп,

Матур булып ата безнең таң.

Таң шикелле якты туган илем

Бәхет биргән җирем – Татарстан.

(Җыр “Яратам сине, Татарстан”. Р. Андреев көе. Р. Ракипов сүзләре).

Алып баручы.

Хөрмәтле укучылар! Без бүген сезнең белән Питрәч-безнең туган җир” дигән темага багышланган кичәдә туган ягыбызның нинди гүзәл , аның һәрберебезгә дә якын икәнен белдек. Димәк , без үскәч, кайдагына яшәсәк тә, туган җиребезне беркайчанда онытмабыз, аның белән горурланырбыз. Мәңге яшә, мәңге яшь бул, туган төбәгем!

(Җыр “Питрәч таласы” татар халык җыры башкарыла).

Кулланган материал:

1.Михаил Һәм Павел Апушевлар “Питрәч – безнең туган як” Казан “Матбугат йорты нәшрияты”, 2000 ел.

2.”Ямьле Мишә буйларыКазан ,2006 ел.

3.”Питрәч районының тарихы һәм культурасы” редактор А.Л.Братман — Казан,2007 ел.

4.”Питрәч” –Казан,2010 ел



sitemap
sitemap