Авылым табигате кичерерме



Авылым табигате кичерерме?

Июль урталары иде. Күктә кояш елмая, безне назлап йомшак җил исә, матур итеп кошлар сайрый. Яшел чикерткәләр, кырмыскалар, күпме бөҗәкләр кайнаша. Минут саен табигать, тереклек яңа сулышын ала. Менә шушындый ямьле иртәдә без гаиләбез белән җиләккә җыендык. Әни без барасы урынны алдан ук әйтмәде. Чиләкләребезне, тамак ялгарга дип әзерләгән ризыкларыбызны алып, юлга кузгалдык .

Менә Чиялек күперен чыгып, Ерак урманга якынайдык. Урман читендә генә ниндидер таныш булмаган авыл калды. Никтер авыл гөрләп тормый, ә кайчандыр терлекләр асралган, хәзер хәрабәгә әйләнгән таш тораклар гына моңсуланып тора. Авылны сулда калдырып, басу юлы буйлап киттек.

Табигать искиткеч матур. Әнә Киндер күле . Су өсте тып-тыныч. Анда күктәге каурый болытларның шәүләләре йөзә. Бераз баруга, машинабыз ак каеннар арасына килеп керде. Нинди матурлык! Йөзьяшәр агачлар, чәчәкле аланнар! Күпме могҗиза, күпме гүзәллек! Әйләнә-тирәнең матурлыгына сокланып бара торгач, җиләклеккә килеп тә җиткәнбез. “Килеп җиттек, ни телисез, шуны җыегыз. Җиләк тә, дару үләннәре дә күп яланда”, — диде әни.

Без иң элек тукталган урыныбызны күз карашы белән генә тикшереп чыктык. Әлеге урыннар әнием өчен бик тә кадерле кебек тоелды безгә. Аның йөзе шатлыклы да, моңсу да иде.

Әнә кәрҗиннәр күтәреп ике апа һәм бер бабай җиләк җыя. Еракта өлкән яшьтәге бер абый печән чаба. Ялан артык зур түгел. Өч яклап аны урман әйләндереп алган.

Савытларыбызны алып, без дә кузгалдык. Сеңлем җирнең тигез генә булмыйча, чокыр-чакырлы булуына игьтибар иткән. «Әни, бу нинди чокырлар микән?” — дигән соравына җиләк җыючы бабай җавап бирде: “Өшәр дигән авыл иде монда, кызым. Мин дә шушы авылда яшәдем. Монда хәзер бер генә кеше дә яшәми, кайсы –кая күченеп киттеләр. Бу чокыр –чакырлар –өй урыннары. Әле менә зиратка барып килдем. Минем туганнарым, атам, анам шушында җирләнгән.. Сагыну сагышына да түзәр идек, балам, әлеге матурлыкны мәсхәрәләүгә күңел рәнҗи. Күрәсезме Киндер күлен? -диде бабай урман юлына күрсәтеп. — Әнә шул күл буенда без кечкенә чагында шау-гөр килеп уйный идек, ә үсә төшкәч, бөтен яшьләр җыелып, биеп-җырлап күңел ача идек. Ә хәзер күрсәгез иде аны… Нәрсә генә юк анда, ничек кенә чүпләмәгәннәр аны. Эх, бу адәм баласы”,- диде. Аның күзләрендә яшь иде һәм. ул әкрен генә юлын дәвам итте. Ә әни бабай күрсәткән Киндер күленә юнәлде. Без дә аңа иярдек. Бабайның сүзләрен әни дәвам итте: ”Әйе, балакайларым, монда бик матур авыл иде. Минем әнием, ягъни сезнең әбиегез дә, мин үзем дә әлеге авылныкы. Без дә кечкенә чагында нәкъ шул күлгә бара идек. Авыл таралып, кешеләр төрле якка таралышкач та, без бу урынны ташламадык. Төрле авылдан җыелган яшь-җилкенчәк күл буена төшеп күңел ачтык. Сагындыра… Сагындыра шул, балакаем, туган җир, туган үскән газиз туфрак. Бигрәкләр дә якын, кадерле ул туган авыл. Җир шарының иң гүзәл һәм кадерле бер почмагы булган туган авылым, аның һәр йорты, һәр сукмагы күңелемдә тирән уелып калган. Мөмкин булса, бакчалары, чишмәләре, су буендагы өянкеләре, таллары белән бөтенесен кочагыма алыр идем. Инде сүнеп, үзенең кешеләрен югалткан авылым исемә төшкән саен йөрәгем тетрәнеп китә, күңелемне моң баса. Никадәр кадерле балачагым шунда калды бит, балам”,- диде дә әнием, күзендә ялтыраган энҗе бәртеген әкрен генә сөртеп куйды.

Әйе, әнием генә түгел, туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган әле бик күпләр һаман да Өшәр авылын сагынып, юксынып яшиләр.

”Тик нигәдер тора-бара безнең әлеге күңелле балачак хәтирәләрен искә төшерүче урыныбыз чүпләнә башлады. Каяндыр кайткан бай түрәләр бирегә килеп ашап-эчәләр дә, бушаган банка, консерв савытларын, пакетларын калдырып, табигатебезне пычраталар.” Әнинең сөйләвен тыңлап, Киндер күленә килеп тә җиттек. Ни күрик, әле генә сокланып, матурлыгына хозурланып килгән табигать ни хәлгә килгән? Тегендә-монда шешәләр, кәгазь кисәкләре, савыт-сабалар, чүпрәк-чапраклар аунап ята. Адым саен ягылган учак урыны. Күл суы да читтән генә әрнеп торган икән. Әлеге урын чын-чынлап кызганыч хәлдә. Шушы матурлыкны җимерергә кем батырчылык иткән? Без сеңлем белән бер-беребезгә карашып ни дияргә дә белмәдек. Менә ни өчен өлкән әби-бабайлар күзендә дә, әти-әниләр күзендә дә яшь икән.

Шулвакыт яланның төньягын кара болыт каплады. Шунысына гаҗәпләндек -көньякта күк чалт аяз, җитмәсә кояшлы. Авыл урыны, Киндер күле тирәләре тагын да нурлырак, яктырак булып калды. Әйтерсең лә кемнеңдер гаебе белән кадерсезләнеп, мәсхәрләнеп калган әлеге урыннарны табигать үзенчә җылыта, иркәли, назлый иде.

Без соң икәнен белеп, җиләк белән тулы савытларыбызны алып кайтыр юлга чыктык. Әйе, рәхәт, күңелле булды. Әмма минем күңелдә башка уйлар. Ни өчен соң кешеләр табигать тарафыннан шундый төрле итеп яратылганнар. Кемнәрдер тирә-юньгә файда китерә, ә кемнәрдер төзегәнне җимерә. Матурлык дөньяны коткарыр,-диләр бит. Ни өчен соң моны адәм баласы аңламый? Табигатьне, тирә-якны саклау-һәркемнең изге бурычы түгелмени соң?! Һәр бала, һәр өлкән кеше үзе үрнәк күрсәтсә генә бу гәзәллеккә, матурлыкка ирешәчәкбез бит.

Әлеге уйлар белән авылыбызга кергәнне сизмәгәнбез дә. Минем нигәдер һәр кешегә ”Табигатьне рәнҗетмәгез, аны елатмагыз, начарлык кылмагыз!”-дип әйтәсем килә иде.

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Татар

Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе.

Авылым табигате кичерерме?

\

5 нче класс укучысы

Шаймухаметова Рузинә

Марат кызы










sitemap
sitemap