Авылым иртсе



Авылым иртәсе.

Әнә әкрен генә сызылып таң ата. Бу искиткеч матур күренешне күзәтергә барлык кешегә дә насыйп булмый. Ә миңа, авыл кызына, бу алыштырмаслык бәхет гел тәтеп тора. Нинди чиста, саф, иртәнге чык исенә күмелгән, салкынча һава! Бу исне сизгәч, караланып беткән күңелең чистаргандай була. Кәефең күтәрелә.

Җир йөзен тынычлык биләп алган. Хәзер ,берничә сәгатьтән, бу тыныч иртә шау-шу белән тулыр да, чистарган саф күңелең кабаттан караланган кебек булыр. Уйландыра торган, хисләргә бирелә торган вакыт ул таң ату. Бигрәк тә авыл таңы. Шәһәр иртәсенә караганда күпкә чистарак, тылсымлырак ул. Шул вакытта әкиятләргә ышана башлыйсың һәм бу хисне синең бер дә югалтасың килми.

Әкрен генә авыл уянып килә. Томан белән капланган куе урман артыннан ашыкмыйча гына кояш чыга. Авыл өсте яктырып киткәндәй була. Томан арасыннан әлегә берни дә күренми. Ләкин шулай да өй түбәләре беленә инде. Әнә иртәнге таң әтәчләр кычкыралар. Алар үз вазыйфаларын башкаралар: йокыга талган авылымны, кешеләрне уяталар. Олырак абзыйлар, апалар, татлы йокыларыннан уянып , мал-туарларын карыйлар да эшкә ашыгалар. Аларны авыр һәм җавыплы эшләре көтә. Ә бала-чага, ыбыр-чыбыр йоклый әле. Алар өчен әле йокының иң татлы , иң рәхәт вакыты.

Бер дә күзне аласы килми шушы күренештән. Югыйсә, көндәлек күрә алам бит мин моны. Шушы кечкенә генә авыл кешесе бит мин дә. Әлеге күренештән күзләремне алам да, көнем уңышлы узсын , дип үз эшемә керешәм.

Әнкәй

-Әни ,диеп эндәшергә

Туганмын бу дөньяга.

Кайгы- хәсрәт китерсәм дә, әнкәй,

Яратамын сине шулай да.

Балачактан бирле безне, әнкәй,

Барыннан да артык күргәнсең.

Беркемне дә яратмаган кебек

Безне бит син яратып сөйгәнсең.

Бар көчеңне безгә сарыф итеп ,

Төн йокысы күрми йөргәнсең.

Үскәч файда гына китерсен ,дип

Теләкләрең тели биргәнсең.

Теләгеңне аклап синең , әнкәй,

Язсын сине бәхетле итәргә.

Безнең өчен көчең сарыф иткән кебек

Матур тормыш сиңа буләк итәргә.

Йоклый авыл.

Йоклый авыл, йоклый җиһан

Төнге ай нурларында.

Йокламый төн үткәрәдер

Нарасыйлы ана гына.

-Йокла ,авлым! Йокла ,җиһан!

Төнге ай нурларында.

-Йокла, бала! Йоклат, ана!

Син аны кочагыңда.

Мин җәйләрне инде сагынам.

Мин җәйләрне инде сагынам

Кызарып пешкән җиләк исләрен,

Мин һаман да әле сагынам

Табигатьнең төрле төсләрен,



Яңа чапкан печән исләрен.

Ничек инде сагынмый була соң

Уеннарга чыккан кичләрен?

Кошлар сайраганын тыңларга

Чыгар идем капка төбенә

Матур күлмәгемне кияргә

Кайтыр идем кире җәемә.

Мин җәйләрне инде сагынам

Бал кортлары гөжләп йөргәнен.

Бер чәчәктән икенчесенә кунып,

Күбәләкнең уйный биргәнен

Мин җәйләрне инде сагынам…








sitemap
sitemap