Авылдашларым иаты



Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Шуганка төп белем бирү мәктәбе

Авылдашларым
иҗаты

Башкарды:

6 нчы сыйныф укучысы

Шәйхәйдарова Рүзилә Алмаз кызы

Укытучы:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әхмәтҗанова Эльвира Фәрәсәт кызы

Шуганка, 2011 нче ел.

Кереш

“ Туган җирем – гөлләр иле,

Гөлләр, сөмбелләр иле.

Гөлгә кунып, сайрап кына

Үскән былбыллар иле.”

Туган авылым, туган җирем…

Бу сүзләрне ишеткәндә, күңел кыллары тибрәлә башлый. Күз алдына балачагыбыз гөрләгән, яшьлегебез яшнәгән урыннар килеп баса. Йөрәк тә шундый дәрт белән тибә башлый. Әйе, бу сүзләрдә халкыбызның үткән тарихы, моңы, кайгысы һәм шатлыгы яшеренгән.

Мин, Шәйхәйдарова Рүзилә Алмаз кызы, татар халык авыз иҗаты буенча практик эшемне Шуганка авылы тарихына, авылдашларымның иҗат җимешләренә багышладым. Практик эшне башкару өчен бүгенге көнгә кадәр авылда яшәп иҗат итүче Зәкиева Нурания, Мөхәммәтьярова Гөлсәгыйдә, Хафизова Рәзинә апалар белән очрашып сөйләштем, хәзерге көндә инде мәрхүм булган Абдуллина Гадәнә апа гаиләсендә булдым, туганнары белән очраштым, Шуганка төп гомуми белем бирү мәктәбенең “Туган як” музеенда булдым.

“Киләчәккә омтыл

Бүгенгене сакла,

Үткәнеңне онытма”

(Авторы билгесез)



Татарстан Республикасының Мөслим ягы гүзәл табигате, ачык йөзле, тырыш кешеләре белән танылган.

Элек Минзәлә кантоны Уфа губернасына кергән, Рус Шуган белән Татшуган арасында урнашкан авылга Шуганка исеме бирелә. Ул район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта Өшегән елгасы буенда урнашкан. Авыл 1931 нче елда оеша башлый, Мөслим совхозының бер бүлеге булып тора. Авылга Татшуган авыллыннан күчеп килгән кешеләр нигез сала. Баштарак халык землянкаларда яшәгән. Алар икәү була. Хәзерге вакытта берсе –Дорофеев Алексей йорты урынында, икенчесе – Давлетов Марат йорты тирәсендә.

1932 нче елда беренче йорт салына. Бу — Татшуган авылыннан күчеп килгән Гыйльманов Нәүширван агай йорты. Бу гаиләдә 4 бала тәрбияләнә : Шири, Хаҗи, Шәмсел, Нахар. Хатыны Хөсмикамал исемле булган. Шири белән Хаҗи шушы авылда төпләнеп калалар. Алар — Нәүширван картның нәселен дәвам итүчеләр — Хаҗиевлар, Нәүшиевлар.

Авыл оеша башлагач та, Баланны, Олы Чакмак, Тойгелде авылларыннан эшкә килә башлыйлар, соңыннан гаиләләрен дә алып киләләр. Болар: Хәйдәровлар, Садриевлар, Дәүләтовлар, Муллаяновлар, Сәхипьяровлар, Мөхәммәдьяровлар, Вәлишиннар, Гәрәевләр.

Авылның табигате матур, киң далалар, елга буйлары, каенлык, таллыклар була. Яр буйларында, калкулыкларда, далаларда көтү көткәннәр. Монда печән чапканнар, иген үстергәннәр, сарык асрап, хөкүмәткә ит, йон тапшырганнар. Атлар, үгезләр асраганнар. Аларны икмәк ташуда, урман кисүдә кулланганнар. Сугышка кадәр авылда бары бер генә урам булган. Йортлар салам түбәле, тораклар читәннән ясалган. Бу елларда управляющий булып Байбиков И.С. эшли.

Бөек Ватан сугышы башлануын авыл яшьләре Михайловка авылында үткәрелгән җыелыштан белеп кайталар. Авылдан 49 кеше Ватанны сакларга китә. Шуларның 16 сы кире туган авылларына әйләнеп кайта алмыйлар, яу кырында һәлак булалар. Сугыш вакытында барлык авырлык хатын-кыз, бала-чагалар җилкәсенә төшә. Апалар, 3 айлык курсларны тәмамлап, “Сталинец”, “Коммуннар” исемле тракторлар артына үзләре утыралар: җир дә сөрәләр, иген дә чәчәләр һ.б. Тракторчы буларак бик күп көч куйган апалар: Минхаҗиева Оркыя, Валишина Асия, Асафьева Анастасия, Әхмәтханова Зөһрә, Минхаҗиева Кәшифә. Бригадир булып бу елларда Нәүшиева Нахар булган. Ул бик таләпчән һәм оста оештыручы дип, искә алар авылдашлары. 1944 нче елны йөк машиналары кайта. Икмәк , салам-печән ташу җиңеләя. Ниһаять Бөек Ватан сугышы тәмамлана. Авылда тормыш гөрли. Халык сугыштан исән кайтучыларны көтә.

Сугыштан соңгы елларда авылда, сарык көтүен бетереп, савым сыерлары, дуңгызлар асрый башлыйлар, үгезләр симертәләр. 1963 елда Шуганка авылы Петровка совхозына күчерелә. 1966 елның гыйнвар аенда терлек симертү совхозына әйләндерәләр. Совхозның беренче директоры Исмәгыйлев Нурмөхәммәт Зәки улы була. Бу чорда авылда 65 хуҗалык, 96 эшче була. Ат асрау да алга китә. Ат чаналары, арбалар, тәгермәчләр ясаганнар. Моның белән Нәүшиев Хаҗи, Шәмсимөхәмәтов Зәки шөгыльләнгәннәр. Оста тимерчеләр дә була. Алар: Афанасьев Павел, Зарипов Зәки авыл халкына хуҗалыкка төрле кирәк-ярак ясаганнар. Авылда ике ипи пешерүче, бер сепарат тотучы була. Мич чыгаручыларны, балта осталарын Татшуган авылыннан чакыралар.

1967-1969 нчы елларда авылда зур үзгәрешләр була. Авыл үсешенә, совхозның экономик хәлен күтәрүгә бик күп көчен куйган кешеләрнең берсе — баш зоотехник булып бик күп еллар эшләгән Ганиев Леонид Хафиз улы.

70-80 нче елларда совхоз директоры булып Әхмәтханов Сәлимхан Миннехан улы эшли. Авылда 16 фатирлы 2 йорт, совхозчылар өчен өйләр салына. Яңа ике урам барлыкка килә. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, кибет ачыла.

Сәлимхан Миннехан улы ярдәме белән 1979 елда таш бинада сигезьеллык мәктәп ачыла. Мәктәп турында әйткәч, аның тарихына тукталып китмичә булмый. Аңынчы мәктәпнең үз бинасы булмаган. Балалар ферма өендә укыганнар. Ул зур булмаган, салам түбәле агач йортта урнашкан. 1948 нче елда авылга беренче мәктәп директоры итеп Шәймөхәмәтов Нурмөхәммәт Шәймөхәмәт улы билгеләнә. Укыту рус һәм татар телләрендә алып барылган. 1950-1958 нче елларда 3 класслы Шуганка башлангыч мәктәбе Баланны тулы булмаган мәктәбенә караган. 1972 нче елда агач мәктәп салына. Анда Луконина Нина Леонидовна, Фәсхиева Флүсә Тәлгать кызы, Блохина Галина Дмитриевналар белем бирәләр. Авылда халык саны елдан – ел арта бара. Шуңа күрә яңа, зур мәктәп бинасы кирәк була. 1977 нче елда аңа нигез салалар. 1979 нчы елда мәктәп төзелеп бетә һәм шул елның 1 нче сентябрен Белем бәйрәме белән каршылый. Мәктәп сигезьеллык , ике катлы, кирпечтән эшләнгән, 192 урынга исәпләнгән була. Мәктәпнең беренче директоры – Шәйхетдинов Фердинанд Габдулла улы. Мәктәпнең беренче укытучылары – Леснова Светлана Михайловна, Шәйхетдинова Мәйсәрә Газизҗан кызы, Ханов Таһир Мисхәт улы, Шәйхетдинов Камил Сәях улы. Алар хәзерге көндә лаеклы ялда. 1984 нче елда мәктәп урта мәктәп статусы ала. 1984-1985 нче уку елында Шуганка урта мәктәбе “беренче карлыгачларын” олы тормышка озата.

Хәзерге көндә мәктәптә 44 бала белем ала. Аларга 14 бгары белемле укытучылар белем бирәләр. Шуганка урта гомуми белем бирү мәктәбе районда алдынгы мәктәпләрдән санала.

1989 елда авылга газ белән җылыту системасы кертелә. 1997 нчее лда совхоз сөт кенә сатып калмый, ә сөт өсте җитештерүне дә башлап җибәрә. Шикәр чөгендере, ит җитештерә. 1999 нчы елда авылда 540 кеше исәпләнә. 152 хуҗалык була.

2002 нче елда Шуганка совхозы “Мөслим” АХҖПК исеме белән үзгәртелә. Аның белән Йосыпов Яскәр Әюп улы җитәкчелек итә.2004 нче елда ООО “Нива” дип үзгәртелә. Идарә итәргә Растатурин Александр Веденеевич куела. Хәзерге көндә дә совхоз аның кулы астында эшләвен дәвам итә.

Шуганка авылында Дорофеев Алексей аганы һәм аның улларын һәркем хөрмәт итә. Алар — өчесе дә алдынгы механизаторлар.Владимир – районда гел беренчелекне алып килүче комбайнчы, Александр мәктәптә укыганда ук тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм инде күп еллар көпчәкле тракторда эшли. Мондый кешеләрне, хезмәтләре белән дан, хөрмәт казанган бөтен бер гаиләләр, династияләрне тагын һәм тагын күпләп күрсәтергә була. Алар – безнең үткәндәге уңышларны бар итүчеләр, киләчәктә җиңүләр яулауда ышанычлы таянычыбыз, хәлиткеч көчебез.

Безнең көннәргә кадәр район һәм авылларыбыз тарихы фәнни нигездә өйрәнелмәгән әле, ләкин шуңа да карамастан, өлкән буын вәкилләренең истәлекләреннән, мәктәп һәм клуб музейларында тупланган материаллардан файдалану уңай нәтиҗәләр бирә.

Бәетләр:

Абдуллина Гадәнә апа бәетләре

Розалия бәете

(Ире тарафыннан рәнҗетелеп, өенә дә керә алмыйча күршеләрендә җан биргән, укытучы Розалия Мәхмүт кызына багышлана)

Зөфәр! Сине беренче күргәндә,

Иңгә салдым шәлемне.

Күршеләрдә җан бирдем бит,

Син белмәдең хәлемне.

Айлар буе күршеләрдә

Көннәремне үткәрдем.

Өйдә торасым килсә дә,

Бусага аша үтмәдем,

Чөнки син бит кертмәдең.

Ул көннәрдә чатнап баш авыртты,

Онытмыйм мәктәп юлын.

Исләремнән гел чыкмады

Чәчәкле яшел болын…

Йомшак басып, әкрен генә

Үтә идем урамны.

Башларымда төрле уйлар,

Сизмәдем дә буранны.

Өйгә кайтсам, күз алдымда

Зөфәркәемнең эше.

Йөрим өйдә, чыгам тышка –

Барысы да аның эше.

Бу ел печәннәр күп булды,

Абзарларга өелде.

Өйгә керә алмагачтын,

Тамакка төер төелде.

Мәк чәчәге кебек ике улым,

Икесе – ике аеры үсте.

Әтиләре Зөфәрнең уңганлыгы

Улларына да күчте.

Улларым минем, күз нурларым,

Барыгыз туры юлдан.

Бигрәк күркәм үстегез шул,

Яратылгансыз нурдан.

Зирәк, Ирек! Укуыгыз беткәч,

Йөрмәгез су буенда.

Әтиегез белән килешеп яшәсәгез,

Бәхетле булырсыз кебек уемда.

Пар канатлар кебек тату итеп

Яшәсәң иде мәңге…

Укытканда балалар тыңлагач

Булды дөньялар ямьле.

Зөфәркәем, өйгә керим әле,

Атлап өйнең баскычын.

Иркәләп сине сөярмен,

Табармын тел ачкычын.

Сине сөйдем гомерем буе,

Һич йөртмәдем кара күлмәктән.

Аерылабыз, ахры, миңа юктыр

Качып калу үлмәктән.

Газраил җанымны алганда,

Балаларым булмас янымда.

Бәхил булыгыз барыгыз да,

Бар да минем аңымда.

Газиз аллам! Нигә минем гомеремне

Кыска итеп яраттың?!

Зөфәремне, улларымны уйлап,

Чәчләремне агарттың?!

Китәм әти-әни янына,

Китәм кара гүрләргә.

Килегез, укучыларым, укытучылар,

Мине зурлап җирләргә.

Әнкәем! Ашыгып китмә

Безне ташлап мәңгегә.

Сөенешеп кайта идек

Син булганга без өйгә.

Әнкәем, син барында

Тәмләп ашый идек ашларны.

Син кара гүрләргә киткәчтен,

Югалта яздык башларны.

Нигә, әнкәй, ташлап киттең,

Сине зурлап туймадык.

Син интегеп җан биргәндә,

Яннарыңда булмадык.

Газиз әнкәебез, син булмагач,

Без нәрсәләр эшләрбез?

Үскәчтен дә әни кирәк,

Синсез соң без нишләрбез?

Минем кигән киемнәрне

Чит кешеләр кимәсен.

Өзелеп сөйгән Зөфәремне

Дошманнарым сөймәсен.

26 — 27. 01.1993

Рөстәм бәете

(Армия хезмәтендә сәламәтлеге какшап кайтып, авылда 6 ай гына яшәп калган улым Рөстәмгә багышлана)

Алма нигә каралгандыр,

Нидә минем гаебем?

Сез укыгыз, мин язамын

Рөстәм улым бәетен.

Язмыш безне назламады,

Авырлык белән үстең,

Күпме тормыш авырлыгын

Кайгылар белән кичтең.

Рөстәм улым, истән чыкмый

Бөгелмәнең юллары.

Кайгы-хәсрәт китерде

Синең тормыш еллары.

Күзләремнән яшь тамызам

Күп итеп эзләреңә.

Газиз балам, ешрак кер

Әниең төшләренә.

Комбикорма ташыганда,

Беләкләрең талгандыр.

Гөлчәчәктәй бу дөньяда

Сөйгән кызың калгандыр.

Кигән носки-бияләеңә карап,

Үзәкләрем өзелә.

Башы тишек, бармагы юк,

Күземнән яшь түгелә.

Каберләрең агачыннан

Кошлар җырын тыңладым.

Рөстәм улым, кичер мине

Үләсеңне белмәдем.

Солдат шинеле кигәндә

Изге иде теләгем…

Озак тормый Шуганкада

Үләсеңне белмәдем.

Әнкәем, күлмәгемне

Көн саен чайкама.

Операция ясаганда,

Бөтен тәнем айкала.

Әнкәем, мин бит сине

Иркәләп сөя алмадым.

Алып куйган күлмәгеңне

Сөенеп кия алмадым.

Өзәләр бит йөрәгемнең

Иң-иң нечкә кылларын…

Сагынып искә алырсың

Минем яшьлек елларын.

Мин ашаган савытларны

Төшереп вата күрмә!миңа догаңны кызганма,

Тилермә, мәңге сүнмә!

Мин яшәргә тиеш идем

Туган-үскән җирләрдә.

Бөтен авыл килдеме соң

Газизеңне җирләргә?

Керәсем килми гүрләргә,

Минем яшисем килә!

Яшьли китәм, әни, күземдә яшь,

“Төшемә кер!” – дип телә.

Әнием, минем өчен

Ашларыңны пешермә.

Минем интеккән чагымны

Исләреңә төшермә.

Мин керермен төшләреңә

Кышкы озын төннәрдә.

Елмаеп керермен сиңа

Җәйге матур төннәрдә.

Мин кайтырмын җилләр булып,

Ачарсың челтәреңне.

Яңгыр тамчылары булып

Үбәрмен битләреңне.

Әнкәй, ашың пешкән булса,

Бик болгатып суытма,

Улым – батыр бар әле дип,

Әнкәй, мине онытма.



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | Вперед → | Последняя | Весь текст




sitemap
sitemap