Авторская программа внеурочной деятельности Юные таланты_24918



“Каралды”“Килешенде”“Раслыйм”

Башлангыч классларАрча районы Носы төп гомумиАрча районы “Мәгариф МБ утырышында белем мәктәбе директоры : идарәсе” муниципаль

Җитәкчесе: _______В.Х.Яруллина _________ В.Х.Бадертдинов учреждениесе методисты

20 март, 2013 ел._______Р.Г.Яхина

Беркетмә № 4, 15 март, 2013 ел.25 март, 2013 ел.

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Сәрдәбаш башлангыч гомумбелем мәктәбе –

муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесенең

I нче квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы

Романова Равилә Аглиевнаның

дәрестән тыш эшчәнлек буенча

“Яшь талантлар” программасы

2013-2014 уку елы

“Яшь талантлар” программасы

Кыскача белешмә.

Төзүче турында мәгълүмат : Романова Равилә Әһли кызы,беренче категорияле башлангыч класслар укытучысы. Өстәмә белем бирү педагогы..Арча педагогия училищесының “Башлангыч класслар укытучысы һәм тәрбиячесе”бүлеген , Казан педагогия институтының “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” бүлеген тәмамлаган. Югары белемле. Педагогик стаж – 29 ел.

Эчтәлек

Кереш өлеш……………………………………………………………………………………………… 5

Аңлатма язуы……………………………………………………………………………………………6

Программаның актуальлеге……………………………………………………………………….7

Программаның яңалыгы……………………………………………………………………………10

Өйрәнү этаплары………………………………………………………………………………………12

Программаның максаты…………………………………………………………………………….12

Бурычлар………………………………………………………………………………………………….15

Принциплар………………………………………………………………………………………………16

Методлар…………………………………………………………………………………………………..17

Программаны тормышка ашыру өчен шартлар…………………………………………..18

Йомгаклау һәм контроль формалары………………………………………………………….22

Көтелгән нәтиҗәләр………………………………………………………………………………….. 25



Уку планы………………………………………………………………………………………………..32-33

Беренче уку елы өчен укыту- тематик план…………………………………………………..34-38

Икенче уку елы өчен укыту- тематик план……………………………………………………39-42

Өченче уку елы өчен укыту- тематик план……………………………………………………43-48

Дүртенче уку елы өчен укыту-тематик план…………………………………………………49-53

Беренче уку елының эчтәлеге……………………………………………………………………..54-59

Икенче уку елының эчтәлеге……………………………………………………………………….60-65

Өченче уку елының эчтәлеге………………………………………………………………………66-73

Дүртенче уку елының эчтәлеге…………………………………………………………………….74-79

Программаның методик тәэмин ителеше…………………………………………………….. 80-82

Кулланылган әдәбият…………………………………………………………………………………83-84

Программа турында мәгълүмат.

“Яшь талантлар” программасы 2008 нче елдан тормышка ашырыла.

И.А. Генералованың “Театр” программасы,Т.Кузнецованың “Курчак театры”программасы, М.Х.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанованың “Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбендә риторика укыту программасы”на нигезләнеп төзелгән.

Программа төре: автор программасы

Эшчәнлек юнәлеше: художество-эстетик

Максат юнәлеше буенча – үстерү программасы.

Кече яшьтәге мәктәп балалары белән 4 ел дәвамында эшләү өчен төзелгән.

Дәресләр атнага 1 сәгать исәбеннән төзелә. Группада 12-15 бала шөгыльләнә.

Беренче уку елы — 1нче класс укучылары;

Икенче уку елы – 2 нче класс укучылары;

Өченче уку елы – 3 нче класс укучылары;

Дүртенче уку елы – 4 нче класс укучылары;

Программа дәрестән тыш эшчәнлек өчен чикләнгән санда сәгатьләр саны бүленеп бирелгән азкомплектлы башлангыч мәктәпнең реаль шартларына нигезләнә.

Аңлатма язуы.

“Яшь талантларның беренче авазларын сез мәктәп залларыннан ишетерсез. Дөньяга сирәк килә торган Тукайларның яшьлеге сезнең кулда” (С.Хәким)

“Яшь талантлар” программасы – комплекслы , интеграль программа; “Риторика”, “Театр” курсларын үз эченә ала.

Программаның максатлары гомуми белем бирү максатларына туры килә. Башлангыч мәктәпнең перспектив максатларына яраклаштырылган.

Риторика укучыларны дөрес,оста,нәтиҗәле итеп сөйләргә, язарга һәм аралашырга өйрәтә, балада предметара югарылыктагы универсаль эшчәнлек нигезләрен сала.Бу предмет информацияле җәмгыять, инновацияле экономика,толерантлык,сөйләшү әдәбе һәм күпмилләтле җәмгыять мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә.

Хәзерге заман мәктәбе һәм өстәмә белем бирү системасының юнәлешенең берсе — барлык укыту-тәрбия эшенең тәрбия функциясен көчәйтү.Гасырлар буена театр белем бирү һәм культура традицияләре белән тыгыз бәйләнештә торган.

“Яшь талантлар”программасы дәресләр рамкасында гына чикләнми,балаларның мөстәкыйль иҗатын үстерү максатын тормышка ашыра. Программаны тормышка ашыруның төп принцибы – тәрбия-белем эшчәнлеген дифференцияләштерү. Коллектив эш формаларына өстенлек бирелгән хәлдә ,программа һәр тәрбияләнүченең индивидуаль үзенчәлекләрен, мөмкинчелекләрен һәм сәләтен исәпкә ала.

Сөйләмне ишетү сәләте (сөйләмне аңлау, авазларны бер-берсеннән аеру) түбән балалар ишеткән авазны бик тиз “тотып алып” аны билге(хәреф) белән туры китерә алмый.Сөйләм үсешендәге кимчелекләрне төзәтү максатында, программа эчтәлегенә тел төзәткечләр, тел шомарткычлар өйрәнү, артикуляция күнегүләрен үткәрү кертелде.

Программаның актуальлеге



Безнең җәмгыять өчен балалар һәм яшүсмерләр театры бик кирәк.Балалар балачак рәхәтлеген тулысынча тоймыйлар,торган саен азрак хәрәкәтләнәләр,үз гәүдәләре белән идарә итә алмыйлар,үз тавышларына ия була алмыйлар.Театр балаларга ачылырга,үзенең балалыгын уйнарга,тормышта,иптәшләре,кешеләр арасында үз урынын табарга ярдәм итә. Кайчандыр бөек рус шагыйре А.С.Пушкин театрны “тылсымлы дөнья”дип атаган иде.Спектакльдә тамашачы гына түгел,катнашучы булу балага зур шатлык бирә.

Биремнәрне кабатлау,сәхнәдә чыгыш ясау нәтиҗәсендә балалар “үз-үзенә бикләнгәнлек”не җиңәләр, кыюлык, ышаныч яулыйлар. Аларда бердәмлек,җаваплылык,мәрхәмәтлелек хисләре формалаша.

Әти-әниләр белән бәйләнеш ныгый.Конкурс,бәйрәмнәр, чыгышларга әзерләнү барышында әти-әниләр дә катнашалар.Алар балалар өчен костюмнар уйлап табарга һәм ясарга, сәхнәне җиһазларга булышалар.Чыгышлар ясаганда әти-әниләр балаларын үзләре өчен яңа сыйфатта ачалар.

Шөгыльнең төп элементы-уен. Уен аша балада үз-үзен,иптәшләрен,әйләнә-тирә дөньяны танып-белү теләге уяна.

Бала театр аша бөтендөнья әдәби сәнгате белән кызыксына,һәр эшкә иҗади якын килергә өйрәнә.

Театр сәнгате аша аңлы, акыллы театр тамашачысы тәрбияләнә.Һәрьяклы белемнәргә ия булган ,үз фикерен яклый белгән кызыклы шәхес формалаша.Театр ярдәмендә баланы мәрхәмәтле мохит чолгап ала.

Театр – тылсымлы дөнья! Һәр буын кешеләренең күңелләрендә театр буенча күңелле истәлекләр саклана.Мәктәп яшендәге балаларда ул соклану,түземлелек, мавыгу сыйфатлары тәрбияли.

Һәрберебезнең балачагы рольле уеннар дөньясында үтә. Бу уеннар балага олылар кагыйдәләрен һәм законнарын аңларга ярдәм итә.Һәр бала үзенчә уйный,ләкин алар барысы да уеннарда олыларны кабатлыйлар. Балаларның уеннары һәм ничек уйнаулары аша безнең киләчәк җәмгыятьне күз алдына китерергә була.

Хәзерге заман балалары белемлерәк була бара.Алар логик мәсьәләләрне чишә беләләр,ләкин сирәгрәк сокланалар һәм гаҗәпләнәләр,битараф була баралар.Барби курчаклары,компьютер балалар аралашуын алыштыра алмый.Аралашудан башка,баланың психологик һәм социаль үсеше була алмый.Психологлар “уйнап туймаган” балалар проблемасын аерып күрсәтәләр.Мондый балалар дөньяга булдыручы буларак түгел, кулланучы буларак карыйлар.Алар бернәрсәдән дә кызык тапмыйлар.Мәктәптә уку чорында андый балада курку,үз-үзен контрольдә тота белмәү,сүлпәнлек,яки,киресенчә,буталчыклык, артык ыгы-зыгы күзәтелә.

Баланы эмоциональ баетуга,оялчанлыкны бетерүгә,хисләнә,хыяллана белүгә иң кыска юл – уен, фантазия, иҗат аша. Моның барысына да театр аша ирешеп була.

Театр уены уңай кичерешләргә генә юнәлдерелми.Баланы уңышсызлыклардан курыкмаска өйрәтергә кирәк. Бу аның характерын ныгыта,җиңелүен кичерергә өйрәтә, үзара килешү юлларын эзләргә этәрә.

Курчак театры балаларга аеруча якын, аларга зур тәрбияви йогынты ясый. Шуның өчен репертуар сайлауга зур әһәмият бирү кирәк. Спектакльдә чын дуслык,намуслылык,кыюлык,мәрхәмәтлелек күрсәтерсә,бик яхшы була. Курчак театрында һәр баланы катнаштырырга мөмкин.Курчак театры өчен пьесаны балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алу, алар белән бергәләп язу отышлы.

Курчак – актёр кулы һәм фантазиясе ярдәмендә җансыз материягә “җан кертү”. “Җанланган” геройлар яңа образлар тудыралар:балада уйлау процессы эшкә җигелә. Курчак аша баланың сөйләм теле үсә.

Курчак театры – синтетик сәнгать. Аның ярдәмендә әдәби сүз дә, күрсәтмә образ – курчак та, декоратив бизәлеш тә, музыка-җыр, музыкаль бизәлеш тә кулланыла.

Курчак театры аша баланың сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтергә мөмкин. Күпчелек бала өчен курчак геройлары чын дуска әверелә:алар психик киеренкелекне йомшарта.

Программаның яңалыгы:

1.Укыту-тәрбия эшчәнлеге төрле эш юнәлешләре аша тормышка ашырыла:

-тамашачы культурасы нигезләре тәрбияләү;

-башкаручы эшчәнлеге күнекмәләре тәрбияләү;

-театр турында белемнәр туплау;

Бу эш юнәлешләре үзара үреләләр,бер-берсен тулыландыралар,нәтиҗәдә,тәрбияләнүченең әхлак сыйфатларын тәрбиялиләр.

Программаның ахыргы максаты һөнәр сайлау түгел.Ләкин ул балаларда һөнәри күнекмәләр тәрбияли,педагогка профориентация эшен үткәрергә шартлар әзерли. Алган белемнәр ярдәмендә балалар чагыштырырга, анализларга, планлаштырырга,эчке максатлар куярга, бу максатларга омтылырга өйрәнәләр.

2. Һөнәри психологлар һәм драматурглар балалар неврозын дәвалау ысулын уйлап тапканнар. Берничә ел инде алар “тәрбиягә авыр бирелүче” балалар һәм аларның әти-әниләре белән эш барышында курчак терапиясен кулланалар:балаларны курчак театры ярдәмендә дәвалыйлар.

Театр эшчәнлеге балада әдәбиятка, театрга карата кызыксыну уята. Балаларның тормышы кызыклырак,эчтәлеклерәк була бара. Иҗат шатлыгын тою аларны куандыра.

Дөрес юнәлеш биргәндә, балада артист, режиссёр, театр рәссамы, дирижёр хезмәте турында күзаллау формалаша. Аның танып-белү эшчәнлеге ныгый. Бала берникадәр вакытка герой булып тора, үз-үзенә бәя бирә, үз гомерендә беренче кул чабуларны ишетә.

Театр – коллектив хезмәт .Спектакль – коллективның иҗади тырышлыгы нәтиҗәсе.Театр дәресләре балаларда бердәмлек,чын дуслыкның кадерен белү, үз-үзеңә һәм башкаларга карата таләпчәнлек тәрбияли.

Уку елы ахырында балалар белән театрга, курчак театрына бару планлаштырыла.

3.Класста сөйләмне ишетү сәләте түбән булган укучы укый.Аны укырга-язарга өйрәтү бик авыр педагогик проблема булып тора.Программага баланың сөйләм үсешендәге кимчелекләрен ачыклап, укыту-тәрбия чаралары ярдәмендә аларны төзәтү һәм булдырмый калу эше кертелде:

1)Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне коррекцияләү.

-артикуляр моториканы үстерү;

-сулыш алуны ныгыту;

-авазларны кую,автоматлаштыру һәм дифференцияләштерү;

2)Укучыларның фонематик ишетү сәләтен, анализ, синтез, кабул итү сәләтләрен үстерү.

3) Актив һәм пассив сүзлек запасын баету.

4) Сөйләмдә дөрес лексик-грамматик категорияләр формалаштыру.

5) Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Укыту эшчәнлеге нәтиҗәсендә балалар осталыкның бер баскычыннан икенче баскычына күтәреләләр.

IУеннар”.

IIБеренче уңышлар”.

IIIИҗат итү”.

IVКанатлану”

Программаның максаты – балалар риторикасы курсы һәм театр педагогикасына нигезләнеп, толерантлы,эчке культурага ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Белем бирү максатлары:• Театр сәнгате аша гомумсәнгать дөньясына якынайту.

•Театр дисциплинасының элементар нигезләрен белү.

•Үзеңнең һәм иптәшләреңнең тәртибенә тактлы итеп бәя бирә белү.

• Татар халкының тарихы,йолалары белән танышу.

Үсеш максатлары:

• Дәрестә алган белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү,аларны тормышта гамәли куллана белү күнекмәләре бирү.

•Рольне өйрәнгәндә эшкә иҗади якын килү күнекмәсен үстерү.• Сөйләм күнекмәләрен үстерү.•Күз алдына китерә ,хыяллана белү сәләтен,хәтерне ,игътибарлыкны үстерү.

• Балаларның спектакль карау тәҗрибәсен киңәйтү.

• Сәламәтлекне ныгыту:гәүдә-сын төзелешенең зифа булуына омтылу.

Тәрбия максатлары:

•Үзен иркен тотучы,аралашучан,иҗади актив Кеше тәрбияләү.

•Әдәби һәм драма әсәрләрен аңлап ,сәнгатьле уку культурасы тәрбияләү.

•Бер-береңә теләктәшлек итү теләген тәрбияләү.

• Әдәби зәвык тәрбияләү.

• Эстетик зәвык тәрбияләү.

-зәвык белән киенү;

-сәхнәдә үз-үзеңне дөрес тоту;

-хәрәкәтләрнең музыкага ярашлы,сыгылмалы булуы;•Коллективта үзен дөрес тоту күнекмәләре тәрбияләү.

• Репетиция вакытында үзара әдәпле аралашу күнекмәләре тәрбияләү.

•Балаларда лидер сыйфатлары тәрбияләү.

• Кешеләргә шатлык китерү теләге тәрбияләү.

• Туган авыл,мәктәп белән горурлану хисе тәрбияләү.

• Юмор хисе тәрбияләү.

• Мәрхәмәтлелек,кайгыртучанлык сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлары:

-укучының шәхси сәләтен ачу,табигый сәләтен үстерү;

-уен аша баланың эчке дөньясын һәм гәүдә сыгылмалылыгын үстерү;

-образлы фикерләү сәләтен үстерү;

-уйлау һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү;

-авазларны дөрес итеп әйтергә күнектерү;

-ишетә һәм тыңлый белү;

-ритмны ,пространствоны һәм вакытны күзаллау сәләтенә ия булу;

-баланың ритмны тоеп,хәрәкәтләрен яраклаштыра белү сәләтен үстерү;

-тере җан ияләре һәм предметларның образын үз гәүдәңнең сыгылмалылык мөмкинчелекләре аша күрсәтү;

-мимика һәм ишарә аша образлар тудыру;

-музыка аша көйне тоя белүне үстерү;

-артикуляр гимнастика аша сөйләм аппаратын үстерү;

-дөрес сулыш алу,сулыш чыгаруның 3 төрен куллана белү;

-дикцияне үстерү;

-сузык һәм тартык авазларны дөрес әйтү;

-тавышның көчен һәм киңлеген үстерү;

-төп хисләрне белдерүче интонацияләрне кулланырга өйрәтү;

-курчак театры нигезләре белән таныштыру;-театр костюмнарына, курчакларга сакчыл караш тәрбияләү;

-үзара дуслык һәм түземлелек сыйфатлары тәрбияләү;

-балаларны сәхнәдә эшләү алдыннан курыкмаска өйрәтү;

-репетиция вакытында үзара әдәпле аралашукүнекмәләре тәрбияләү;

Программаны тормышка ашыру нигезендә түбәндәге принциплар ята:

-уку материалын тематик планлаштыру;

-җиңелдән авырга бару;

-һәр баланың актив катнашуы;



-эш төрләрен чиратлаштыру;

Балаларның театр эшчәнлеге үстерешле укыту принципларына нигезләнә.

Түбәндәге методлар кулланыла:

-киеренкелек тудыручы сәбәпләрне бетерү;

-уен һәм өйрәнүнең мәҗбүри булмавы;

-эчке,шәхси мотивларның өстенлек итүе;

-“мин барын да булдырам”теләген уяту;

Дәресләрдә уңайлы халәт тудыру максатында педагог:

-балалар белән үзара педагогик хезмәттәшлеккә нигезләнә;

-балаларга җылы,түземле карашта була;

-уен элементларын мөмкин кадәр күбрәк куллана;

Программаны тормышка ашыруның төп методлары:

театральләштерү методы;

эмоциональ драматургия методы;

«гадидән катлаулыга» эш методы;

уен.

Программа өстәмә белем бирү педагогы эшчәнлегенең өч төп сыйфатына нигезләнә:

— педагогик эшчәнлекне гуманлаштыру ;

— индивидуаль һәм и дифференциаль якын килү ;

— демократияләштерү;

Өйрәтү методлары : группада эшләү, индивидуаль, уздырышлы укыту, дифференцияле, иҗади, теоретик, практик күрсәтмәле, ИКТ.

Яңа технологияләр куллану:проблемалы метод(педагог проблеманы чишәргә ярдәм итә), эзләнү методы(балалар проблеманы үзләре чишәләр,педагог нәтиҗә ясый), эвристика методы(педагог аңлата+балаларның иҗади эзләнүләре), тулы авырлык бирү методы(тренинглар чылбыры)

Өйрәтүформалары: әңгәмә,хикәя,проблемалы хәлне ачыклау, чыгышлар язылган видеокассета буенча фикер алышу,театрга,музейга бару, тематик экскурсияләр, тренинг, группалы күнегүләр, текст белән эш, репетиция, бәхәс, сәхнәдә уйнап күрсәтү, слайдлар карау, музыка тыңлау, театр педагогикасыннан уеннар, сюжетлы-рольле уеннар,конкурс һәм викториналар ,дәрес-сәяхәт,зачёт-дәрес.

Программаны тормышка ашыру өчен шартлар.

Җиһазлау.

Театр костюмнары,курчаклар,курчак театры өчен пәрдә,декорация кирәк.Спектакль өчен сәхнә мәйданчыгы, репетиция залы, музыкаль бизәлеш өчен аппаратура,грим,париклар таләп ителә.

Күрсәтмә материал.

Иллюстрацияләр:”театр тарихы”,”сәхнә костюмы”,”театр гримы”,һ.б.

Таратма материал:”Тавыш өстендә практик эш”, “Күнегүләр” карточкалары.

Тикшерү материалы:биремле карточкалар,иҗади биремнәр,тестлар,кроссворд,викториналар.



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | ... | Вперед → | Последняя | Весь текст




sitemap
sitemap