Алтын кз



Алтын көз

Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Әйе, күңелле эссе җәй үтеп тә китте, туган ягыбызга алтын көз килде. Көз -елның матур да, моңсу да вакыты. Мәктәпләрдә укулар, табигатьтә көзге үзгәрешләр башланды. Әле генә шаулап утырган бакчалар, басулар бушап калдылар. Тирә-якка карасаң ,нинди генә төсләр юк. Агачлардан сары, кызгылт яфраклар коела, әйтерсең, җиргә сары – кызгылт юрган түшәлгән. Җиләк – җимешләрне җыеп бетерделәр, ә миләшләр әле кып – кызыл булып утыралар.

Көз көне зәңгәр күктә кошларның тезелешеп җылы якка китүләре күңелләрдә моңсулык уята. Без аларның язын исән –сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Без гаиләбез белән көзге урманны күзәтергә яратабыз. Көз көне урман аеруча матур була , анда үзеңне әкияттәге кебек хис итәсең.

Менә шулай туган ягыма көз аяк атлады. Ә табигать инде кышка да әзерләнә башлады. Тиздән ап-ак карлары белән салкын кыш та җитәр. Нинди генә ел фасылы булмасын, табигать һәрвакыт үзенчә матур. Шуңа күрә табигатебезне яратырга һәм сакларга кирәк.

Көз турында шагыйрьләребез дә бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр. Мин дә үземнең кечкенә иншамны М.Гафуриның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.



Кыр казлары бүген, җепкә тезелеп,

Җылы якка таба үттеләр.

Канатларын кагып, саубуллашып:

«Яз кайтырбыз»,— диеп киттеләр.

Хушыгыз, хуш, матур кыр казлары,

Сау-сәламәт очып барыгыз.

Ә без монда матур мәктәпләрдә

Рәхәтләнеп белем алырбыз.

Әлмәт шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең

7нче В сыйныф укучысы

Галәвиев Булат








sitemap
sitemap