Алтын балык каптырдым



“Алтын” балык каптырдым!

Менә зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Исәнме, кояшлы җәй! Җәйне һәркем сагынып көтеп аладыр, ә без — кечкенәләр —зарыгып көтәбез. Чөнки укулар, көн саен иртән йокыдан торулар арыта да, ялкыта да. Ялкыта дип әйтүем бик үк дөрес тә түгелдер. Ялыксам, мәктәптә оештырылган лагерьга йөрер идеммени? Башка еллардагы кебек быел да балалар өчен ял лагеры оештырылды. Исеме дә җәйнең үзе кебек — “Кояшкай”! Отряд исемнәре дә үзебезгә туры килеп торды. Бер отряд – “Торнадо” булса, икенчесе “Улыбка” иде. Без дус кызым Ализә белән икенчесенә эләктек. “Улыбка”лыларга” “Торнадо”лыларны гел елмайтырга туры килде… Әй малай, ял итеп тә тордык соң! Актанышка кино карарга, Адайга тәвә кошлары карарга барулар, күңелле спорт ярышлары, лагерь Сабан туе бигрәк ошады миңа. Барысы турында сөйләп тә бетереп булмас, ә менә балык тотарга барганны сөйләмичә кала алмыйм.



Апалар иртәгә балык тотарга барырбыз дигәч, кичтән үк әзерләнә башладым. Безнең өйдә кармак юк икән бит. Янәсе, балык тоту малайлар эше, кыз балаларга нәрсәгә кирәк. Безнең гаиләдә малайлар юк шул. Шулай да, эзли торгач таптык кармакны. Чөнки эзләүләргә әти дә кушылды. Менә ике отряд та җыелып җырлый-җырлый балык тотарга киттек. Мин беренче тапкыр балык тотарга барам. Барысыннан да күбрәк каптырасы килә дә бит. Ләкин мин кармак та сала белмим… “Бердәмлектә — көч” дип юкка әйтмиләр шул. Ышанычлы дуслар булганда, бар авырлыкларны да җиңеп була икән. Отряд малайлары өйрәтте мине…

Балык чиртми дә, чиртми… Әнә Аймир унынчысын тартып чыгарды бугай инде. Даниярның да авызы колагына җиткән, истәлекле мизгелне мәңгеләштерәсе килеп, фотога төшә. Бертуктаусыз эләгә бит балык! Флюрә апа язып җитешә алмый хәтта… Башкалардан ак көнләшү белән көнләшәм. Эх, дим , шулай итеп балыксыз кайтып китәммени инде. Көн узганы сизелми дә. Инде апалар кайтырга кирәк диләр. Кармактан күзләремне алмый утырам. Менә минем кармак та чиртә башлады. Эләкте бугай! Әле аны дөрес итеп тартып чыгарырга да кирәк. Ничек итсәм иттем, тартып чыгардым бит, әй! Беренче тапкыр! Үзе кечкенә, үзе төш кенә. Алтын балык каптырган сыман булдым. Шатлыгым эчемә сыймады. Чыннан да “алтын” иде ул! Кайтып киткәнче тагын биш балык каптырдым әле. Бер чиләктән артык балык тотканбыз! Балыктан кайткач, повар Роза һәм Лениза апалар пешергән кайнар ризыкны тиз генә ялтыратып та куйдык. Аннары балыкларыбызны күтәреп өйләребезгә чаптык, чөнки куанычны өйдәгеләр белән бүлешәсе килә. Иң күп балык тотучы булмасам да, шуларның берсе идем мин. Апалардан бик үтенгәч, тагын бер тапкыр алып бардылар. Анысын сөйләп тормыйм инде. Каптыра алмадым мин балык…



Сөләйманова Таңсылу,



Татар Суыксуы урта мәктәбе укучысы








sitemap
sitemap