Алдакчы к хикя



Алдакчы кәҗә (хикәя)

(На татарском языке)

Менә матур май ае җитте.

Алмагачлар,чияләр,карлыганнар,сливалар яфрак ярды. Яфраклар арасыннан кечкенә генә җимешләр дә күренә башлады.

Май бәйрәмнәрендә Ренатлар авылга әбиләренә кунакка кайттылар. Ренат бакчага кереп алмагачларны карады. Аларның шуа чәчәктә утырганына карап сокланды.Бер рәттән әбисе утырткан түтәлләрне дә карап чыкты. Бакчаны крап йөреп арыгач урамга чыгарга булды.

Урамда аның күзенә иң беренче булып капка төбендә ятучы озын сакаллы кәҗә булды.Шуннан соң ул күрше кызы Алсуны күреп алды.

Исәнме, Алсу.

Исәнме, Ренат,-диде Алсу.

Әйдә урамның теге башы карап кайтабыз, — диде Ренат.

Адашырбыз дип куркам,бигрәк өйләр барсы да бер төсле бит, — диде Алсу.

Мин барда курыкма, адашмабыз, — дип масайды Ренат.

Әйдә тик озак булмабыз,алайса әни ачуланыр, — диде Алсу.

Туп – туры барабыз, туп – туры кайтабыз. Адашмабыз,әнә безнең капка төбендә кәҗә ята,башка капка төпләрендә юк бит,аңа чаклы кайтсак, димәк без өйдә, — диде Ренат.

Әйдә киттек,авылга әнисез чыгып йөргәнем юк,ләкин мин сиңа ышанам,адашмабыз дип уйлыйм.

Шуннан соң алар икәүләшеп урамның теге башын карарга киттеләр.

… Ренат белән Алсу китүләре булды,әби чыгып кәҗәне савырга дип өйгә алып кереп китте.

Ренат белән Алсу бик озак матур өйләрне карап йөрделәр. Бик күп матур бакчалар күрделәр, авыл кибетенә дә кереп чыктылар, кечкенә генавыл паркына да керделәр, мәктәп бакчасын да читтә калдырмадылар, анда балалар туп тибеп уйныйлар иде. Ренат та барып туп тибеп килде. Аларга авыл бик ошады ,вакыт үткәнен дә сизми калдылар, шулай әкерен генә йори торгач урамның икенче башына барып җиттеләр. Анда алар кебек үк шәһәрдән кайткан Фәритне очраттылар.

Сәлам, Фәрит.

Сәлам, Ренат,Алсу. Хәлләрегез ничек?

Әйбәт,синеке?

Яхшы минем дә.

Кайчан кайттың?

Бүген генә кайттым, әни-әти белән. Ә сез?

Без дә бүген генә кайттык,менә авыл карап кайтырга чыктык.

Шул вакыт, Алсу борчылып:

Без адаштык кебек, — диде.

Ярый Фәрит,безгә өйгә кайтырга вкыт, — дип саубуллашып кайту юлына чыктылар.

Ренат белән Алсу килгән юллары белән кире кайта башладылар. Бик күп матур – матур өйләрне, бакчаларны үттеләр. Өйләр шундый матур,бер – берсенә ошаганнар. Капкалары да бер төсле кебек. Өй белән капка гына түгел бакчалары да бер берсенә ошаганнар иде.

Ренат әйтте:

Менә хәзер озын сакаллы кәҗә янына барып җитәбез дә без өйдә булабыз. Ә безнең күршедә генә синең өең, кайгырма бер дә.

Ренат шулай курыккан Алсуны юатырга кереште. Ләкин нишләптер озын сакаллы кәҗә очрамады. Алар бик озак атладылар, ә кәҗә хаман юк!

… Ренат белән Алсу аптырап беттеләр.Аларга күркә очрап аларны бераз куып та йөрде, ярый бер әби куып җибәрде. Котырган этләр дә очрады, ярый абзыйлар булды урамда, алар ярдәмгә килде. Чөнки Алсу этләрдән бик курка иде,чөнки аны кечкенә чагында бер эт тешләп озак вакыт бүлнистә ятып чыгарга туры килде. Этләрне күргәч Алсу бөтенләй куркуга төште, ул әнисен исенә төшерде һәм:

Ренат, мине әни бик каты ачуланыр,мин әнидән рөхсәт сорамый йөргәнем юк бит.

Мин сине яклармын, -дип мыгырданды Ренат,ул үзе дә әнисен исенә төшерде. Болай сорамыйча йөргәне өчен аны әнисе ачуланыр бераз дип уйлады.

Икесе дә арыдылар. Ашыйсылары килә башлады. Көндә эңгер – меңгер булып килә. Икесенең дә елыйсы килә башлады. Нишләргә???

Балаларның бәхетенә каршы эллэ каян кәҗә тавышы ишетелде. Ренат:

Бу безнең кәҗә бит,- дип тавыш килгән өйгә таба атлады һәм капка ачылып аннан әниләре килеп чыктылар.

Улым, кая йөрисез сез? Алсунын әнисе эзләп безгә керде,менә сезне эзләргә чыгып җара идек,ярый үзегез кайттыгыз.

Әни без авыл карап кайттык, — диде Ренат. Алар Алсу белән бер – берсенә караштылар һәм адашканнарын әниләренә әйтмәскә булдылар.

Ничек авыл ошадымы?

Ренат белән Алсу бер – берсен бүлдерә – бүлдерә авылда ниләр күргәнен сөйли башладылар.

Әни, ә монда кәҗә бар иде ул кая, — дип сорады Ренат.

Кәҗәне әбиең саварга алып керде, — диде әнисе.

Ренат белән Алсу тагын бер – берсенә карашып көлеп куйдылар.

Менә шулай бик матур һәм кызыкл үтте аларның бер көннәре авылда.



sitemap
sitemap