Акция Мин татарча сйлшм Мктпт татар халык уеннары



Мәктәптә татар халык уеннары

Безнең мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция узды. Бу Акция барышында мәктәбебездә төрле уеннар, җырлар,әкиятләр, рәсемнәр конкурсы оештырылды . Рус телле балалар алдан милли татар уеннарын өйрәнеп, башлангыч сыйныф укучылары белән шул уеннарны үткәрделәр. Алар “Түбәтәйле”, “Ал кирәк, гөл кирәк” , “ Йөзек салыш” уеннары уйнадылар. “Түбәтәйле” уены уйнаганда балаларга төрле җазалар бирелде. Мәсәлән: әтәч булып кычкыру,татарча шигырь сөйләү, татарча җыр башкару,бию. Балалар бик теләп уеннарда катнаштылар. Балаларның шат авазлары татарча көйләр белән бергә үрелде. Татар халык уеннары балаларда дуслык,гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияли. Бу уеннар безгә борынгыдан килгән .Аларны саклап калу һәм яшь буынга җиткерү- безнең бурыч.

Фәйзуллина Эльвина,Яңа Чишмә мәктәбенең

8 нче сыйныф укучысы.



sitemap
sitemap