АГыйлевны омга кн кич белн сренд мхббт м язмыш темасы



А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән…” әсәрендә мәхәббәт һәм язмыш темасы

Шәфигуллина Гөлдания

Балтач районы югары Шубан авылы

МБГБУ “Шубан төп гомуми белем мәктәбе”, 8 класс

Фәнни җитәкче: Хәйруллина Д.Д.

2013



Эчтәлек.

1.Кереш………………………………………………………………………………………………………………………….3

2.Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән..” повестында мәхәббәт һәм язмыш темасы.

2.1.Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы………………………………………………………………4

2.2.Әсәрнең төп герое-Бибинур карчык………………………………………………………………..5

2.3.Ана күңеле-балада………………………………………………………………………………………….6

2.4.Сөйдем сине яшьлегемдә, беренче ярым итеп…………………………………………………9

2.5.Җиһангирга булган олы, бөтен барлыгын биләгән мәхәббәт…………………………10

2.6.И язмыш, язмыш…………………………………………………………………………………………..11

3.Йомгак………………………………………………………………………………………………………………………13

4.Кулланылган әдәбият……………………………………………………………………………………………….15

Кереш

Аяз Гыйләҗев иҗатын үз итмәгән, аның бай, күпкырлы иҗатына сокланмаган кеше юктыр. Әйе, А.Гыйләҗев тумыштан ук хөр булып адәм баласының рухи азатлыгын яклап, геройлары белән үзе дә утка-суга керә, кеше рухлыгының сыналган көрәш мәйданында сөлге тотып, ярсып-ярсып көрәшә. Ул әнә шулай татар әдәбиятында кеше җанының әле әдипләрнең кулы тиеп җитмәгән «чирәм җирләрен” үзенчәлекле әсәрләре аша сөреп бара. Мин үзем дә язучы иҗатына битараф түгел. А.Гыйләҗевның иҗаты белән, яңадан-яңа гыйбрәтле әсәрләре , повесть-хикәяләре белән гел кызыксынып торам. А.Гыйләҗевны бер баскычка югары күтәргән “Җомга көн кич белән…” повесты иң яратып укыган әсәрләремнең берсе. Әсәрдә рәхимсез балалары тарафыннан онытылган Бибинур карчыкның, физик яктан шактый зәгыйфь тоелган әбинең көчле рухы, чиксез мәхәббәт белән сугарылган олы җаны, әрнүле һәм фаҗигале эчке дөньясы мине тирән тетрәндерде. Әсәрдә күтәрелгән проблема бүген дә актуаль. Чөнки авылда торып калган ата-ана алдындагы бурычны оныткан кешеләр хәзер дә исәпсез-хисапсыз. Капка төбендәге таягына кулын куеп утырган ялгыз картларның күпмесе чит җирләрдә, калаларда көндәлек мәшәкатьләр чоңгылына кереп чумган улларын, кызларын уйламый һәм сагынмый икән. Каядыр китеп урнашкан тәкъдирдә дә нигә алар үзләрен һәм ата-бабаларын, иң кадерле җирне мәңге ятим калдырулары хакында уйланып карамыйлар. Фәнни-практик эшемә мин “Җомга көн кич белән…” повестында мәхәббәт һәм язмыш темасын сайлап алдым. Әлеге хезмәтнең максаты — “Җомга көн кич белән…” әсәрендә күтәрелгән мәхәббәт хисләренең күптөрлелеген билгеләү һәм аның кеше язмышындагы ролен ачыклау. Максатка ирешү юлында миңа түбәндәге бурычларны хәл итәргә кирәк дип табылды:

1.А.Гыйләҗев иҗаты белән тирәнрәк танышу, аның әсәрләрендә күтәрелгән төп мәсьәләләр, проблемаларны ачыклау.

2.Бибинур карчык күңелендә яшәгән мәхәббәтнең өч төрен һәм алар арасындагы бәйләнешне ачу.

3.Балаларга карата булган мәхәббәтнең өстен чыгуы Бибинур карчыкның язмышына ничек тәэсир итүен ачыклау.

4.Әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү.

Теманы яктырту өчен миңа күп кенә А.Гыйләҗев иҗатына кагылышлы материаллар белән танышып чыгарга, әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә, башка язучы һәм тәнкыйтьчеләрнең А.Гыйләҗев турында әйткән фикерләрен тупларга туры килде.Үз фикерем белән бергә аларны бер системага салдым.

Төп өлештә мәхәббәт һәм аның бирелеше турындагы фикерләр урын алды.

Мәхәббәт-тыелган җимешнең татлысы.

Мәхәббәт-йөрәкләр хисенең затлысы.

Мәхәббәт-гашыйклар күңеленең мең кылы.

Мәхәббәт-йөрәкнең мәңгелек чоңгылы.

Мәхәббәт-… Нинди татлы сүз ул. Нинди татлы хисләр, киләчәккә өмет һәм хыяллар бүләк итә ул. Кешенең акылы белән, алай гына да түгел, аның бөтен барлыгын, рухы, холык-фигыле, хыял омтылышлары белән дә иң элек шул хис, тойгы, рухи халәт җитәкчелек итә түгелме…

“Мәхәббәт-ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта”-дип язган бөек шагыйрь Һ.Такташ.

Нәрсә соң ул мәхәббәт? Мәхәббәт-ул сөю, ярату. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән…” повестында мәхәббәт проблемасы әсәрнең буеннан-буена ярылып ята. Автор аны Бибинур карчыкның яшьлек мәхәббәте Мирзаһитка булган хисләре, картаймыш көнендә Бибинур карчыкны япа-ялгыз калдырып киткән рәхимсез балаларына һәм авыл председателе — Җиһангирга булган мәхәббәте рәвешендә сурәтли.

2.Аяз гыйләҗевның “Җомга көн кич белән…” повестында мәхәббәт һәм язмыш темасы.

2.1.Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы.

Мәхәббәт темасы –әдәбиятта мәңгелек тема ул. Борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Кол гали, Сәиф Сараи, Котб-мәхәббәткә дан җырлаучы әдипләребез. Аларның мәхәббәт темасы язган әсәрләре кемне генә дулкынландырмаган. Борынгы әдәбиятта мәхәббәт темасын башлап җибәрүчеләргә тукталып китик.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре озак гасыр буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килде һәм киләчәк дип уйлыйм мин. Бу әсәрнең төп геройлары-Йосыф һәм Зөләйха. Йосыфны автор пәйгамбәр белән тиңли. Зөләйха искиткеч чибәр, гүзәл, олы мәхәббәткә ия. Аның бөтен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алган. Зөләйханың мәхәббәт ялкыны шулкадәр көчле, хәтта ул өргәч, Йосыфның камчысына ут каба. Ләкин аларның мәхәббәтләре ирекле түгел, ул бик күп каршылыкларга очрый. Шулай да ике гашыйк кавыша, үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итеп, тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр. Гашыйк кеше бары тик яхшылык кына эшли ала, чөнки күңелеңдә изге хис-тойгылар булганда явызлыкка урын юк.

Мине әсир иткән борынгы әсәрләребезнең тагын берсе-Сәиф Сараиның “Сөһәил вә Гөлдерсен” дастаны. Бу әсәрдә мәхәббәт фаҗигалы тәмамлана: геройларыбыз икесе дә вафат булалар. Ни өчен ике яшь гомер өзелә соң? Бу сорауга җавап табу авыр түгел. Гөл-былбылсыз, былбыл гөлсез яши алмый. Гөлдерсен гөл итеп сурәтләнсә, гөлнең кибүен былбыл кичерә алмаган кебек, Гөлдерсеннең үлемен Сөһәил дә күтәрә алмый. Бу әсәрдә мәхәббәт үлемнән көчлерәк булып чыга. Әсәр кайгылы тәмамлана. Шулай булса да, ул безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралары бүләк итте бит! Парын югалткан аккош кыяга бәрелеп үлә. Шуңа күрә тормышта бер-береңнең күңелен табып, хөрмәт итеп, авыр сүзләр әйтмичә, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк.

Борынгы әдәбиятта Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасында мәхәббәт кешене үзгәртергә мөмкин булган тәэсирле көч итеп раслана. Автор, кешеләрдә мәхәббәт хисләрен үстереп, җәмгыятьне сафландыра.

Шушы бөек әсәрләргә таянып язучыларыбыз мәхәббәт турында яңадан-яңа әсәрләр тудыра. М.Фәйзинең “Галиябану” пьесасын кем генә белмидер? Пьеса мәхәббәт моңы белән сугарылган. Анда Хәлил белән Галиябануның романтик, әмма фаҗигалы мәхәббәтләре сурәтләнә.

Күп кенә шагыйрьләребез дә иҗатларын мәхәббәт темасына багышлап, үзләрен “мәхәббәт җырчысы” итеп танытты. Һади Такташ, Илдар Юзиев һәм башкалар-шундыйлардан.

Гыйбрәтле язмышмы ул, матур мәхәббәтме, яшьләрнең кавыша алмыйча гомер буена берсен-берсе көтеп яшәүләреме — боларның барысын да язучыларыбыз, шагыйрьләребез билгеле бер югарылыкка күтәреп, матур итеп тасвирлый белгәннәр. Бу әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Чөнки мәхәббәт үзе дә, аның турында язылганнар да шагыйрәнә матур бит! Татар әдәбиятында һәр язучы, һәр шагыйрь аны үзе тойганча, үзе яратканча, үз хис-кичерешләре аша укучысына җиткерергә тырыша. Ә минемчә, мәхәббәт ул — яңа туган гөнаһсыз сабый, әле генә яралган ямь-яшел, чиста, саф агач яфрагы, ачылып кына килгән умырзая чәчәге, шомырт, сирень агачлары, шау чәчәктә утырган, сихри хис яраткан язгы бакча. Дөньяны бары яхшы кешеләр генә, игелекле эшләр генә чорнап алсын иде. Яшәсен мәңгелек яшьлек һәм мәхәббәт!

2.2.Әсәрнең төп герое-Бибинур карчык.

А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән…” әсәренең төп герое Бибинур карчык. Бибинур кечкенәдән үк итагатьле, намуслы, эшчән, саф күңелле булып үсә. Үзенә җан аткан егет тә табыла. Ләкин Мирзаһит белән Бибинур бергә бәхетле булырга, матур итеп гаилә корырга гына җыенганда аларның мәхәббәтенә киртә корыла — Гайшәнең вакытсыз үлеме Бибинурның хыялларын чәлпәрәмә китерә. Ул үз гомерендә мәхәббәтнең ни икәнлегендә татый алмаган килеш, үзенең яшьлеген ятим балалар хакына корбан итә. Ни кыяфәте, ни тазалыгы булмаган Габдуллаҗанга кияүгә чыга. Балаларга булган олы мәхәббәте, яратуы Мирзаһитка булган мәхәббәтеннән өстенрәк булып чыга. Мирзаһитны яратса да, ул беренче урынга балаларны куя. Бөтен көчен куеп, тырышып-тырмашып дигәндәй, балаларның тамагы тук, өсләре бөтен булсын өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Ләкин шунысы аянычлы — туган якларына, туган җиргә, ата-баба туфрагына күңелләре суына балаларның. Туган авылда ике күзен алмый үзләрен көтеп торган Бибинур барын, әни дип үскән якын кешеләре — ата-ананы алыштырган изге җанлы кеше барын оныталар. Балаларга булган мәхәббәт тә үги балаларны кызгану, шәфкатьлек күрсәтү булып кына кала. Ә бит адәм баласы үз гомерендә әле үзенең оныкларын да яратып өлгерергә тиеш. Кеше мәхәббәтнең шундый өч төрен үтсә генә бәхетле була ала. Бибинур оныкларын, дөресрәге үги балаларның балаларын бөтенләй күрми. Аның мәхәббәте иреккә чыга алмыйча кала. Ләкин мәхәббәт иреккә чыгарга омтыла. Моның өчен уңайлы шарт кына көтеп ята. Ниһаять, шарт туа, авылга нечкә күңелле, кешеләрне хөрмәт итә торган, матурлыкка гашыйк кеше килә. Һәм Бибинур күңелендә буылып торган мәхәббәт тышка бәреп чыга. Еракта яшәгән балаларын сөю, оныкларын багу бәхетеннән мәхрүм ителгән Бибинур карчык аларга булган мәхәббәтен колхозның булдыклы, уңган рәисе, кече җанлы, ихлас табигатьле Җиһангирга күчерә.Үз егетенә, иренә, улларына, оныкларына булырга тиешле мәхәббәт бөтенләй башка кешегә багышлана. Күңеле, җаны, бар күзәнәге балаларын сөяр өчен яратылган Бибинур карчык шул рәвешчә йөрәк ярасын басарга омтыла. Гомере буе бала сөюгә, бала назлауга сусап йөргән җаны әнә шулай күңел бушлыгын тутыра. Гомерләрен башкаларга багышлаган, кешеләр бәхете өчен яшәүчеләр, үз ихтияҗларына килгәндә, артык тыйнаклар, үзләрен якларга күнекмәгәннәр һәм намуссызлык, битарафлык, әрсезлек каршында көчсез, башкаларга ярдәмчелләр кыен вакытта үзләре ярдәмсез калалар. Бибинур фаҗигасенең сәбәпләрен әнә шуннан эзләргә кирәк. Аның кешеләргә булган олы мәхәббәте җавапсыз калган.

2.3.Ана күңеле-балада.

“Җога көн кич белән…” повестында без кешеләр арасында эчкерсез, саф, дусларча, туганнарча мөнәсәбәтләр тарафдары — Бибинур карчык белән очрашабыз. Биредә А.Гыйләҗев повестьларын аз-мазлап урата башлаган идиллиянең эзе дә калмаган. Кеше өчен изге теләктә булганнар гадәттә үзләре дә бәхетле тормыш итәләр дигән хакыйкать бар. Бибинурга бу сыйфат чама белән генә бирелмәгән. Димәк, ул үзе дә чамасыз бәхеткә лаек булып чыга. Ләкин бәхетлеме соң ул ялгызак? Штрихлар формасында гына булса да аның тормыш юлын күздән кичереп карыйк.

Бер гаиләдә биш кыз! Ата белән ана тилмереп малай көткәндә тагын кызлар-игезәкләр өстәлде… Иманага җир бүлгән чор. Бурасында җиде тычкан кимерерлек тә азыгы булмаган, нечкә усак бүрәнәләрдән салынган унбер ниргәле, дүрт тәрәзәле йортта тезелешеп җиде кыз үсә. Урамнан гармун уйнап уза башласалар, кызлар тәрәзә өчен пыр тузып шаярышалар… Җиде кыз-җиде бәла! Аларга җиде әйбәт кияү кирәк! Бу турыда төпчек игезәкләр уйлый белми әле, балачакның бөек бәхете — гамьсезлек. Зөһрәбану белән алар бик тату яшәделәр, бергә уйнадылар, башны башка куеп, җәйләрен чоланда агач сандык өстендә бергә йокладылар. Тора-бара апалары кияүгә чыга башладылар, җизниләр килде, бүләкләр килде, кодалар булды. Кодалар арасында хәлле генә кешеләр дә бар иде. Җиде кызлы йортның да тормышы аз-мазлап җиңеләя башлаганда, йортка кайгы да ишелеп килде. Өченче кыз Маһитап урак өстендә бума чире белән авырды да бәрәңге алган мәлдә дөнья куйды. Уртанчылар Кафия белән Рәхиләне зимагурлар Ситдыйк белән Камил кунакка кайткан җирдән дөнья читенә алып киттеләр. Кафия дә озакламый, бәбәй тапканда, вафат булды. Дүрт тәрәзәнең дүрт пәрдәсе анага калды.

Кызлары матур иде Гыйльфанның! Аерата төпчек кызлар-игезәкләр сылу булып үсте. Берсенә икенчесе тамчы су кебек охшамасалар да, уртак яклары да күп иде Зөһрәбану белән Бибинурның. Бибинур әтисе төсле зәп-зәңгәр күзле булса, Зөһрәбану әнкәсе ягына тартып чәчрәп торган кара күзле дә, чаярак та, кыюрак та иде. ”Ай-һай, Гыйльфан абзый, күз тимәсен, Зөһрәбануың пешкән алма булып килә, тегесе кайтыш түгел, мәгәр бусы чая — унҗидесе дә тулмас моның: я урлап китәрләр, я ябышып чыгар!”-дияләр иде күршеләре. [1.40] Кызларының үз вакытында ару җирләргә китә баруына сөенеп, дага кебек кенә калдырып китәргән сөннәтле сакалын сыпырып, Гыйльфан күршеләр куанычына бик теләп кушыла иде. “Ходайга мең шөкерләр инде.. Шулай анысы, кем, һәр баланың бәхете үзе белән икән! Ходай бәхет-тәүфыйктан аермасын. Төпчекләремә дә язганы булыр, ходайның ирке киң!”[1.40].

Үзләренә булдымы бәхетләре, әллә төпчекләренең бәхетләрен апалары ияртеп киттеме, унҗидене дә тутырдылар сылу Бибинур белән гүзәл Зөһрәбану, унсигездә дә, егермегә дә җиттеләр, кызыл йорт капкасына берәү дә ат бәйләмәде, яучы абыстайлар да Гыйльфан йортын читләтеп уза башладылар, авыл өчен бик хәтәр хәл иде бу. Ата-ана хафалана ук башладылар. Буйга артык ук калку булмасалар да, төскә-биткә күркәм, исемнәре-чабы чыкмаган Гыйльфан агайның төпчекләре егерме бердә дә ата йортында иделәр. Егерме бердәге кыз – ул заманда карт кыз, сазаган кыз, утырган кыз.

Аксыргакта да колхоз төзелде, колхоз ныгыды, бер заман, районда беренче буларак балалар бакчасы ачтылар, аны “Площадка” дип атап йөртә башладылар. Бибинурны шунда эшкә чакыралар. Игезәкләрнең икенчесе Зөһрәбану, ни сәбәптер, үтә дә явыз, усал холыклы булып үсә — Зәһәрбану атлы кушамат алуга кадәр җитә. Хуш, игезәкләр булуларына да карамастан, Бибинурны танучылар табыла — яхшы гына эшкә урнаша, үзенә җан аткан егет тә табыла. Шуңарга чыгасы да, гаилә бәхетенә чумасы гына бит югыйсә. Нәкъ шул чакны кулак калдыклары авылда колхоз төзеп йөргән активистның хатынын Гайшәне үтерәләр. Яңа тормыш һәм яңа хуҗалык өчен җан атып йөргән коммунист Габдуллаҗан өч баласы белән берьялгызы торып кала. Бу сабыйларның бәхетсезлегендә, аларның ятимлегендә кем гаепле? Бибинур түгел! Ләкин балалар бакчасында эшләгән кыз өч нарасый хакына яшьлеген, матурлыгын да кызганмыйча, йөргән егетен калдырып үзеннән күпкә өлкән Габдуллаҗан йортына күчә. Бу адымны кешелек дигән олы төшенчәне аңлаган, бөтен тирәнлегенчә аңлый алган тәкъдирдә генә кабул итәргә мөмкин. Тиздән, сугыш башланып, гаилә башлыгы фронтка китә һәм Ватан өчен башын сала. Үз гомерендә әле бер тапкыр да чын мәхәббәтнең ни икәнлеген кичермәгән Бибинур ана булу бәхетен дә күрми бер итәк бала белән тол кала. Бөтен көчен куеп, тырышып-тырмашып дигәндәй, балаларның тамагы тук, өсләре бөтен булсын өчен кулыннан килгәннең барын да эшли. Үзе турында, үзенең шәхси бәхете хакында уйлап карарга да җөрьәт итми, дөресрәге, бу очракта да ул үзенең яшәү бәхетен өч ятимне тәрбияләп, аякка бастыруда күрә. Алар өчен ана һәм ата да булуы белән бәхетле саный үзен. Бибинур балаларны укыту турында да онытмый: һәркайсы югары белем алып, зур шәһәрләрдә тормыш корып дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Ятимнәрне кеше арасына кертә алуы, кеше итүе белән чиксез горурлана Бибинур. Ләкин шунысы аянычлы — туган якларына, туган җиргә, ата-баба туфрагына күңелләре суына балаларның. Туган авылларында ике күзен офыктан алмый үзләрен көтеп торган Бибинур барын, әни диеп үскән якын кешеләре — ата-ананы алыштырган изге җанлы кеше барын оныталар. Һәр елны Сабантуйлары җиткәндә киек казлар кебек тезелешеп ерак-ерак җирләрдән авылга кунаклар кайта, туган җирне сагынап, җирсеп кайта аксыргаклар. Шулар арасында үзенең аккошлары, күңел парәләре булмауга өзгәләнә, телгәләнә Бибинурның бәгъре. “Бибинур карчык та көтте. Бер кайтырга тиеш бит инде алар! Җаннары булса, аналары янына Сабан туена бер кайтырга тиешләр”.[1.60] Повестьтагы вакыйгаларның төп өлеше авыл өчен аеруча олы бәйрәм булган Сабантуй алды көннәрендә бара. Бөтен авыл кунаклар каршылый, телеграммалар җибәрә, хат һәм посылкалар ала — тантана һәм бәхетнең чыганагы авылга килә торган юлларда һәм Бибинурның салам түбәле иске өе каршында гына урнашкан почтада. Берьялгызы һәм көтеп яшәгән ялгыз хатынның күңелендәге кичерешләр, ышаныч һәм өмет җепселләре, борчу һәм авылдашлары каршында кимсенү, гарьләнү тойгылары бер-берен алыштырып тора, кайсы өстен чыкканны да аңламаслык дәрәҗәдә үзара үрелеп, болганып беткәннәр. Әмма ул кешелеклелек бәрабәренә үз кичерешләреннән өстен, югары тора. Балаларының исән-имин, бәхетле булуларын гына тели. Әлеге эчке драма, Бибинур күңелендә барган борчу һәм уйларның якалашуы повестьта гаять дәрәҗәдә сәнгатьле итеп күрсәтелгән. А.Гыйләҗевнең психологик анализ осталыгы, кеше күңелен укый һәм үтә нечкә кичерешләренә кадәр түкми-чәчми укучыга илтеп җиткерү сәләте бу очракта аеруча тулы чагылыш тапкан. Бибинур образын озак эзләнүләрнең уңышлы нәтиҗәсе дип карарга кирәк тә. Бибинур — гади хезмәт кешесе, сәнгатьчә төгәллеккә җиткән гуманистик образ. Геройның бөтен тормыш юлы — сабый һәм үсмер еллары, яшьлек юмартлыгы һәм толлык газаплары тулысынча кичереш агышы булып сурәтләнә. Автор чынбарлыкка персонажның рухи дөньясы аша карый, ул яшәешне чагылдыра торган телескоп ролен үти. Герой үзенең күңел дөньясында башка персонажлар белән диалог кора, кирәксә бәхәсләшә, билгеле бер күренешләргә бәя бирә, нәтиҗәләр ясый.

2.4.Сөйдем сине яшьлегемдә, беренче ярым итеп.

Өч йорт аркылы гына яшәп яткан аксыл юка чәчле, тоз күзле, бик киң чыгынкы майгайлы Мирзаһит Бибинурны кичке уеннан озата кайтты. Капкадан ерак та түгел әткәсе хәстәрләгән эскәмиядә алар сабан туе таңын каршыладылар. Шулай итеп алар гел очраша башладылар. Арада четрекле бер нәрсә калды: Мирзаһит Бибинурдан ике яшькә кече иде. Башта кызыксыныбрак йөрсә дә “Булса соң?” дип уйлады кыз. “Ике яшь зур аермамы әллә?! Егет уңган, телгә беткән җилбәзәк тигел, моңарчы кызлар кулы тотканы юк, ипле; Бибинур да тормыш җаен белән, рәхәт кенә, тату гына яшәп китсәләр, яшь аермасын кем хәтерләп торыр?

Сөя идеме ул Мирзаһитны? Монысына ул кистереп кенә җавап бирә алмас иде. Егет тә анысын сорап тормады. Сүз әйтеп, вәгъдәләр биреп араны ныгытмасалар да, егет белән кыз быелның көзен җиткерә алмыйча зар булдылар! Авылда “кияү-кәләш” дигән исемнәре чыкты, ата-аналарга ишетелде, барысы да үз җае белән якынлашып,өлгереп килә иде. Ләкин яшьләр бергә бәхетле булырга, матур итеп гаилә корырга гына җыенганда аларның мәхәббәтләренә, бәхетләренә киртә корыла — Гайшәнең үлеме Бибинурның хыялларын чәлпәрәмә китерә. Чөнки ул үз гомерендә мәхәббәтнең ни икәнлеген дә татый алмаган килеш, үзенең яшьлеген ятим балалар хакына корбан итә. Балаларга булган олы мәхәббәте, яратуы Мирзаһитка булган мәхәббәтеннән өстенрәк булып чыга. Мирзаһитны яратса да, ул беренче урынга балаларны куя. Бу гамәл исә Мирзаһитны бөтенләй аяктан ега.

“-Бибинур, дөресме?-диде ул, килеп җитәрәк. Бибинур малайны җиргә бастырып, малай Мирзаһитның тавышыннан еларга тотынды.

-Дөрес, Мирзаһит.

-Ә мин?- Егет бик нык җәберсенгән иде.-Миңа биргән вәгъдәң кайда?

-Вәгъдә үк бирешмәдек. Мирзаһит ялгышма. Мәгәр өметем синдә иде. Син әйбәт егет, кече күңелле, күпме дус булып йөреп, бер авыр сүз дә әйтмәдең. Синнән дә әйбәтне табачагым юк иде. Мирзаһит… хәзер дә авыр сүз әйтеп ямьсезләнмә.. Син үзеңә тиңне табарсың, иеме?

-Габдуллаҗан абый олы ич сиңа!-диде Мирзаһит, һаман өметләнеп.

-Әйе, яшь түгел. Тик бел, сабыйлар хакына, балаларын жәлләп чыктым мин аңа. Син ишеңне табарсың, ә ул балаларга ана ничек табар?”[1.53]

Япь-яшь Бибинурның бу сокландыргыч гамәле хакынды уйлаганда, аның шундый рухи бөеклеккә күтәрелүенең сәбәпләрен эзләгәндә, миңа калса, иң элек халкыбызның гүзәл традициясенә һәм аның гуманлы әхлагына мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Саф милли җирлектә һәм милләт бишеге булган авылда тәрбия алган, кеше һәм шәхес буларак шунда җитлеккән, рухи дөньясы камилләшкән, дөньяга карашы ачыкланган Бибинур Әхмәт Сәхапов фикеренчә рухи халәтенең көче-куәте белән авылдашларыннан бер башка өстен тора. Хатын-кызлык һәм аналык бурычын үтәүне изге гамәл, саваплы эш дип кенә санамый ул, бәлки шул матур сыйфаты белән халкыбызның намусын аклый, олы җанын күрсәтә, әхлагының саф, чиста, кешелекле булуын дәлилли, ата-бабадан килгән борынгы йолаларның, гореф-гадәтләрнең инсафлы, итагатьле, сәламәт табигатен раслый.

2.5.Җиһангирга булган олы, бөтен барлыгын биләгән мәхәббәт.

“Җомга көн кич белән..” әсәрендә гадәттән тыш мәхәббәт тарихы сурәтләнелгән, әмма аның гадәттән тышлыгы олы яшьтәге хатын-кызның үзеннән яшь иргә гашыйклыгында түгел. Повесть үзәгенә, бигрәк тә балалары тарафыннан онытылган Бибинур карчыкның олы җаны куелган. Бу җанга бөтен дөнья сыйган. Анда тол калган Габдуллаҗан да, үги балалар да, көндәше һәм тугандашы Зөһрәбану да, күрше-күләннәре, яшьтәшләре дә бар. Ә иң зур урын бу җанны әзме-күпме булса да аңлаган колхоз рәисенә калдырылган. Бибинур образы повестьның буеннан-буена үтә. Фәкать беренче бүлектә генә башка персонаж турында. Биредә сүз Бибинур тормышында хәлиткеч роль уйнаган кеше — колхоз председателе Җиһангир Сәфәргалин турында бара. Беренче бүлектә үк аның үлеме тасвирлана — кешеләр бәхетенә гомерен багышлаган Җиһангир алар тормышында якты эз калдырып, ә Бибинур күңелендә матур мәхәббәт хисләре кабызып, дөньядан китеп бара. Инде теге дөньядан чакыру килгәнне көтеп йөргән чакта Бибинурга олы хисләр-беренче мәхәббәт килә. Көтмәгәндә, болытлы кичтә офыктан алсу нурларын сирпеп күренеп алган кояш сыман килә. Аңарга яшәү оптимизмы, ялкын, бетмәс-төкәнмәс көч һәм кодрәт биреп килә. Дөрес, Бибинурның үзеннән күп яшь Җиһангирга булган олы хисләрне башка һичкем белми. Хәтта Җиһангир үзе дә. Олы җанлы Бибинур күңеленә Җиһангир гына тиң була ала. Аның исеме дә җиһанны биләүче дип аңлашыла. Ул шул җиһанны биләгәндә, карчык күңелен дә үз йөрәгенә сыйдырган.Бибинурның соңгарып килгән, ни вакытлар көттереп килгән мәхәббәте, әлбәттә, аның үзе эчендә генә ялкын биреп торган булыр иде. Тик Җиһангир көтмәгәндә, йөрәген тоткан килеш, дөнья куя. Бибинур тагы бер ялгызы торып кала. Колхоз рәисен зурлап соңгы юлга озатканда Бибинурга игътибар да итмиләр, машина тартмасы читенә генә елышып аның Җиһангир янында мәрхүмнең туган авылына кадәр озатып киткәнен дә күрүче, абайлаучы булмый. Зират янында да ул кеше күзенә чалынмый. Ә төн җиткәч, бер ялгызы калып зират коймасы читендә учак ягып чыга. Яшерен яратуны, беркемгә дә сиздерелмәгән мәхәббәтне шулкадәр символлаштыру дәрәҗәсенә җиткереп, автор Бибинур образының масштаблылыгына ирешүдә тагын зур гына адым ясый. Еракта яшәгән балаларын сөю, оныкларын багу бәхетеннән мәхрүм ителгән Бибинур карчык аларга булган мәхәббәтен колхозның булдыклы һәм уңган рәисе, кече җанлы, ихлас табигатьле Җиһангирга күчерә. Күңеле, җаны бар күзәнәге балаларын сөяр өчен яратылган Бибинур карчык шул рәвешчә йөрәк ярасын басарга омтыла. Әйтергә кирәк, Бибинур карчыкның бу сәер мәхәббәтен аңлатуда төрле караш яши. Берәүләр андый мәхәббәтнең җирлеге юк, ул тормышчан түгел дип расларга тырыштылар. Икенчеләр исә, шул җөмләдән А.Гыйләҗев үзе дә аны “Соңлап килгән сөю” дип аңлаттылар. Һәрхәлдә әлеге карашларның һәрберсенең дә яшәргә хакы бар. Әмма, безгә калса, Бибинур карчыкның колхоз рәисе Җиһангирга булган кайнар мәхәббәтенең нигезендә кайберәүләр күреп бетерә алмаган бер үзенчәлек ята. Ана булу бәхетен татый алмаган, чит кеше балаларын тәрбияләп картайган Бибинур карчык дөньяга китерә алмаган баласының үз хыялында тудырган кайбер чалымнарының реаль җирлеген Җиһангирга түгел, бәлки дөньяда булмаган “миһербанлы балага”, матур идеалга гашыйк була. Гомере буе бала сөюгә, бала назлауга сусап йөргән җаны әнә шулай күңел бушлыгын тутыра.

2.6.И язмыш, язмыш…

“Җомга көн кич белән…” повестында А.Гыйләҗев Бибинур карчыкның үзенчәлекле язмышына социаль-әхлакый яңгыраш бирергә омтыла. Ни өчен әдип мондый проблема күтәрә соң? Мәгълүм булганча, тормышыбызның тизләтелгән хәрәкәте халкыбызның рухи дөньясында да шактый гына үзгәрешләрнең тууына сәбәпче булды. Аерым алганда, халкыбызның милли гореф-гадәтләре, күркәм йолалары һәм үзенчәлекле зирәк әхлагы, борынгы бабаларыбыз туплаган бай рухи мирасы соңгы вакытта аерым бер милли җирлеге булмаган, рухи тормышны инкарь иткән космополит мәдәният белән күзгә-күз очрашты. Әйтергә кирәк, нигезендә матди байлыкка һәм рухи яшәешне кабул итмәү кебек яңа заман билгеләре яткан бу яңа идеология кешелеклелек, гаделлек, милли рух кебек безнең һәркайсыбыз өчен дә гаять изге һәм газиз булган асыл төшенчәләрне бик санга сугып бетермәве белән аерылып тора. Әле алай гынамы соң: тумышы һәм килеп чыгышы коммунистик тәгълиматка килеп тоташккан бу идеология бүгенге көндә бик күп маңкортлар тәрбияләде һәм нәтиҗәдә, туган җирен, ата-анасын, халкын, милли мәдәниятен тәмам оныткан бер буын хасил булды. Кызганычка каршы, ул үз гомерендә мәхәббәтнең ни икәнлеген дә татый алмаган һәм ятим балалар хакына үзенең гүзәл яшьлеген һәм киләчәген корбан иткән Бибинур карчыкның калага төпләнеп калган , зур урыннарда эшләүче үги балалары да әнә шул маңкортлык авыруына бирешкәннәр, салам түбәле, черек нигезле йортта авыр гомер кичергән ананың язмышына бөтенләй битараф калганнар. Халкыбызның борынгыдан килгән гуманлы һәм кешелекле әхлагы безнең көннәрдә еш кына әнә шулай җиңелүгә очрый икән, бу күренеш барыбызны да сискәндерергә һәм тирән борчуга салырга тиеш! Ә бүгенге көн яшьләре, кызганычка каршы, һаман милләттән, милли тамырлардан ераклаша баралар, аларның яшь күңелләрен байлыктан битәр, матди уңайлыклар һәм шәхси мәнфәгатьләр күбрәк тарта бара. Бибинур карчыкның шәһәрдә яшәп яткан игелексез өч баласы бүгенге көннең типик күренеше, яңа тәгълимат һәм еш үзгәреп торган формация тудырган чынбарлыкның бер чытык йөзе. Бу күренешкә, бу хәлгә саф күңелле, беркатлы табигатьле Бибинур карчык та гаҗәпләнә, нык сәерсенә, үзенчә аның сәбәпләрен дә аңларга омтыла. “Объектив вакыт әсәрдә зур түгел-бер атна тирәсе генә. Бөтен фаҗига-җомга көн, кич белән…” дип яза үзенең китабында Җәләлиева М.Ш. Бибинур өчен тамгалы көн –җомга. Чөнки бу көнне намазлар укыла. Өйләрдә борынны кытыклап тәмле исле ризыклар пешә, утлар гадәттәгедән яктырак яна. Халык шау-гөр килә, күрешә, сөйләшә, көлешә. Һәр йортка каладан туганнары кайта, һич югында хатлар, телеграммалар, күчтәнәчләр килә. Елдан-ел җиргә сеңеп, тузып, таушалып барган Бибинур карчык өендә генә мәет чыккандай тынлык, ул йортка беркем керми, чыкмый, хат ташучы да аяк басмый. Шул авыр тәүлекләрнең берсендә изге карчык фани дөньяны ташлап китә. Бу хәл җомга көн була. Ислам динендә җомга көн бик үзенчәлекле көн булып санала. Җомга көнне шундый бер сәгать бар, шул сәгатьтә теләгән теләк кабул булмыйча һич калмас, ди. Бибинурның хәтта үлеменнән дә аның намуслы, кешелекле, яхшы күңелле хатын булуы күренеп тора: ул җомга көн кич белән дөнья белән хушлаша. Язучы Бибинур язмышын сурәтләп, миһербанлылык гуманизм, рәхмәтлелек проблемаларын калкытып куя. Балаларның шундый мәрхәмәтсез булып чыгуында кем гаепле соң? Күрәсең, бу очракта нәсел орлыгы һәм шәһәр мохите тәэсире кешелеклелек төшенчәсеннән көчлерәк булып чыгалар. Иң гаҗәбе шунда: Бибинур карчык аларга үпкәләми, рәнҗеми. Эшләре күптер, вакытлары юктыр, үзләре генә бәхетле булсыннар дип, тел-теш тидертми. Каян килә аңа мондый илаһи пәйгамбәрлек бөеклеге, киң күңеллелек? Тәрбиядән, ислам дине кануннарыннан иңә торгандыр. Әсәрдән читләшеп, бераз үзебезнең чынбарлыкка күпер салып узасы килә. Юк, туган җирдән китү, туып үскән төбәктән материаль тамырларның аерылуын күреп каравыл кычкырырга җыену түгел бу. Әмма гаять җитди һәм тирән уйланулар сорый, таләп итә торган проблема. Материаль тамырлар белән бергә күпләрне туган якларга, ата-баба туфрагына бәйләп торган рухи җепләр, рухи тамырлар торган саен ешрак шартлап өзелә бара түгелме соңгы елларда? Кайчандыр гөрләп торган авыллар булган җирдә канаты салынып төшкән кош сыман бер-ике йорт тырпаеп торган, бәлки алары да юкка чыгып чәүкәләр ихтыярындагы карт тупыллар гына утырып калган җирләр азмыни?! Кайчандыр шул туфракта канат чыгарган, кемнәрдер шул чирәмгә ятып аунаган бит югыйсә. Каядыр китеп урнашкан тәкъдирдә дә нигә алар үзләрен һәм ата-бабаларын, иң кадерле җирне мәңгегә ятим калдырулары хакында уйланып карамыйлар… Рухи тамырлар алай җиңел генә өзелергә тиеш идеме соң? Һәм шунда ук мәсьәләнең аерата ямьсез ягы-авылда торып калган ата-ана алдындагы бурычны да оныткан кешеләр бар бит әле. Капка төбендәге таягына кулын куеп утырган ялгыз картларның күпмесе чит җирләрдә, калаларда көндәлек мәшәкатьләр чоңгылына кереп чумган улларын, кызларын уйламый һәм сагынмый икән. Ачык тәрәзәдән карашлары еракларга барып тоташкан аналарның күңелендә нинди уй, нинди сагыш… Эх, беләсе иде барын да. Бибинурның язмышы безне барыннан да элек, шундый кешелекле һәм заманыбызга хас актуаль уйлануларга чакыра.

Йомгак.

Әдәбиятыбызга катлаулы һәм каршылыклы тормыш сикәлтәләре аша килгән А.Гыйләҗев менә кырык елга якын инде иҗат мәйданындагы бәйгедә каләмдәшләренә бирешмәде.

Татар әдәбиятындагы урыны һәм әдәби хәрәкәте йогынтысы мәсьәләсенә килгәндә исә шуны расларга була: А.Гыйләҗев — әдәбиятыбызда Фатих Әмирхан традицияләрен уңышлы дәвам итүче һәм аны үстерүче әдипләребезнең берсе. А.Гыйләҗев иҗатында әдәбиятыбызның икенче сулышын ачып җибәрергә булышкан шушы юнәлеш бөтен куәте белән чагылды, аның әдип буларак талантын ачуга да зур өлеш кертте. Иҗатында әдип һәм фикер иясе буларак эш иткән А.Гыйләҗев безнең әдәбият өчен яңа булган әдәби күренеш-тормышка тәнкыйть белән караучы, шәхеснең азатлыгы, рухи камиллеккә ирешү өчен утка да, суга да керергә әзер торган гыйбрәтле герой концепциясен тудырды. Уңай герой да түгел, үрнәк герой да түгел, бәлки бары А.Гыйләҗев иҗат иткән чынбарлыкта яши алган, җәмгыятькә гыйбрәтле тормыш мисаллары белән үзенчәлекле рухи тәҗрибә тәкъдим итә алган, регламентлы бәхет идеологиясен танымаган гыйбрәтле герой, катлаулы һәм каршылыклы, үзенчәлеклә герой! А.Гыйләҗевның әдип һәм фикер иясе буларак бер үзенчәлеге шунда: ул иҗатында һәрвакыт гомумкешелек проблемаларына мөрәҗәгать итәргә тырышты, аерым бер шәхеснең язмышы аша адәм балаларының күңелләрен дулкынландырган һәм борчыган җитди мәсьәләләргә мөрәҗәгать итте. Шулай ук ул аерым бер кешенең эчке дөньясын, рухи тормышын тасвирлап, аның күңел дөньясына тирән яшерелгән серләрен дә ачты, социаль вакыйгаларның шәхеснең әхлагына һәм кыйбласына тәэсир итү үзенчәлекләрен ачыкларгы тырышты. А.Гыйләҗев аерым бер чорның фәлсәфи-психологик картинасын вөҗдан проблемасы аша чишәргә омтылса, “Җомга көн кич белән…” повестында исә ул кеше җанының иң тирән почмагына кадәр үтеп керүгә ирешә. Рәхимсез балалары тарафыннан онытылган Бибинур карчыкның, беренче карашка физик яктан шактый зәгыйфь тоелган әбинең көчле рухы, кешеләргә карата чиксез мәхәббәт белән сугарылган олы җаны, әрнүле һәм фаҗигале эчке дөньясы тирән ачыла.

А.Гыйләҗев “Җомга көн кич белән…” әсәре белән зур һәм актуаль проблеманы күтәреп гыйбрәтле кешеләр язмышы һәм тормышындагы чынбарлыкны тасвирлап бирә. Фәнни-практик эшемнең йомгак өлешендә түбәндәге нәтиҗәләргә киленде:

1.Актуаль һәм тетрәндергеч кеше язмышы проблемасын иҗатының этәргеч көче итеп алып, язучы киләчәк буынга гыйбрәт әйтергә тели.

2.Балалар һәм аналар арасындагы мөнәсәбәт хәзерге вакытта да иң актуаль проблемаларның берсе. Без ата-аналарыбызның мәхәббәтен җиргә салып таптамаска, аларга да мәхәббәт, ярату, хөрмәт белән җавап бирергә тиешбез.

3.Җир йөзендәге һәрбер кеше дә сөергә, сөелергә, яратырга һәм яратылырга тиеш. Бары тик мәхәббәт барында гына тормыш ямьләнә, матурлана, яшәргә көч, куәт арта. Мәхәббәткә һәркем лаек. Һәрбер кеше дә үзенең мәхәббәте өчен көрәшергә тиеш! Мәхәббәт кагылган йөрәкнең күләме чиксез. Мәхәббәтле йөрәк юмарт, мәхәббәтле йөрәк гадел, мәхәббәтле йөрәк бәхетле! Шуңа күрә һәрберегез дә үзегезнең мәхәббәтегезне эзләгез, табыгыз, саклагыз.

А.Гыйләҗев үткән, бик борынгы мәҗүси чорларда яшәгән кешеләр арасындагы яшәеш кануннары һәм киләчәктә тууы мөмкин булган мөнәсәбәтләрне үзенең хыялы белән берләштереп, шуларның синтезы итеп, татар прозасының иң уңай каһарманнарыннан берсен–Акъәбине, Бибинурны, иҗат иткән. Фәнни-практик эшемне язу дәверендә мин куйган максатыма ирештем дип әйтәсем килә. Ләкин “Җомга көн кич белән…” повестында мәхәббәт һәм язмыш темасы — мәңгелек тема. Ул хәзерге көндә дә бик актуаль һәм аның өстендә бик күп эзләнергә,эшләргә кирәк булачак. Башка әсәр язмаса да, “Җомга көн кич белән…” повесты белән генә дә А.Гыйләҗев татар әдәбияты тарихында калыр иде. А.Гыйләҗев иҗаты үлмәс, мәңгелек иҗат. Аның турында яңадан-яңа фикерләр туа, нәшрият битләрендә аның турында язылган мәкаләләр көннән көн арта.

Кулланылган әдәбият:

1.Аяз Гыйләҗев. 3 том.5-143 бит. Казан Татарстан китап нәшрияты 1994 ел.

2.Ахунов Г. Язучы һәм заман//Казан утлары.-1998.-№1-Б.110-126.

3.Гыйләҗев А. Балачак сукмаклары//Идел.-2001.-№5-Б.28-37.

4.Гыйләҗев А. Ил кайный, фикер көрәшә//Казан утлары.-1988.№1-Б.177-182.

5.Гыйләҗев А. Юл башында нурлы яктылык ул//Казан утлары.-2002.№3-Б.88-122.

6.Галиуллин Т. Киләчәк кешесе//Татарстан-2003-№2-Б.52-57.

7.Җәләлиева М.Ш. А.Гыйләҗев повестьларында әдәби герой//Әдәбиятыбызның җырлы җишмәләре-Казан:Мәгариф нәшр.-2001-Б.84-85.

8.Камалетдинова Р. Гомеремнең иң авыр елларын да сагынам//Юлдаш-2002-№10-Б.1-2.

9.Миңнуллин Р. Безнең яраткан әдипләребез//Сабантуй.-1994.-19 фев.-Б.2-3.

10.Мөхәммәдиев Р.С.Күңелдәге эзләр//Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан:Тат. кит. нәшр. -1983-Б.141.

11.Сәхапов Ә. Хакыйкать йөзе//Мирас.-Казан:Тат. газета һәм журналлар нәшр.-1999-№6-Б.102-152.

12.Таҗетдинов Р.А. Аяз Гыйләҗев//Ватаным Татарстан.-2002-15 март-Б.3.

13.Юнысова А. Мәхәббәт дәвам итә//Ватаным Татарстан.-2003.-17 гыйн.-Б.4.








sitemap
sitemap