Адил Саматова Китап укыйм туган телемд



Китап укыйм туган телемдә.

Мин укырга бик яратам

Шигырь, хикәя, повесть.

Романнар да укыйм хәтта,

Яратам барсын тигез.

Укыган саен укыйсым.

Күбрәк беләсем килә.

Күптән таныш әкиятләрне

Кат-кат укыйсым килә.

Китап биргән ул белемем

Тормышта ярдәм итәр.

Китаплы күңел буш булмас,



Иманлы,нурлы итәр.

Китап миңа сөйләп бирә

Үткәннәрен халкымның,

Теләкәй батыр турында

Китаптан укып белдем.

Гәрәй хан нәселеннән,ди

Теләкәй морза үзе.

Авылым аның исемен

Йөртә гасырлар буе.

Җирен-суын тартып алып,

Иманына кул сузгач,

Халкымның батыр уллары

Күтәрелгән:”Хач,тиз кач”

Алгы сафта ат уйнатып,

Теләкәй морза барган.

Көмеш кылычын уйнатып,

Дошманнарны ул чапкан.

Тарихларда исеме калган,

Изге гамәле калган.

Азатлык өчен көрәшеп,

Шул юлда башын салган.

Мин кулыма китап алам,

Тагын битен актарам.

Без — китаплы милләт диеп,

Шатланам,горурланам.

Китап – белем чишмәсе ул!

Мин инде моны беләм.

Тарихны,телне өйрәнәм.



Мин, К И Т А П, синең белән!








sitemap
sitemap