23 февраля — день Защитников Отечества_24508



Әтием — горурлыгым

Максат.Укучыларда әтиләрне ихтирам итү, хөрмәтләү, мәктәп белән гаилә арасында

тыгыз элемтә булдыру.

Укучылар бәйрәмгә алдан ук хәзеоләнәләр,җырлар, шигырьләр өйрәнәләр, бүләк ясыйлар. Бүлмә бәйрәмчә бизәлә.

Укучылар матур итеп киенеп басалар.Магнитафонда әтиләр турында җыр ишетелә.

Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар! Бүген без сезнең б\н Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәмгә тыелдык. Кадерле әтиләрбез һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз! Без сезнең барыгызны да шушы бәйрәмегез б\н чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә алдагы тормышыгызда зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер телибез. Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

Укытучы. Бүген без иң якын кешеләребез- әтиләребезне кунакка чакырдык. Ил терәге ир-егетләр булса,гаилә терәге-әтиләр. Хөрмәтле әтиләр! Сезне бәөрәм белән тәбрик итәбез! Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өлкән классларга күчкәч тә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.

Ә хәзер бәйрәмебезне башлыйбыз.

Башта балаларыгызның һөнәрләрен карап үтегез: кайбер дәрес эпизодларын карарсыз. Иң беренче математика дәресенең бер этабы.Укучылар бу турыда берни дә белмәделәр. Карап китегез әле бер алар дәрестә ни белән шөгыльләнәләр, кайсы ничек җавап бирә, үзен ничек тота.

15.01

-Сез математика дәресенең телдән исәпләү минутларын күрдегез.

-А теперь- эпизод урока рус.яз.

-Прочитайте эти слова и напишите (по одному выходят к доске):

Сал[у]т, [йо]жик, самол[о]т, Ан[а], жд[о]т, л[э]тит, [йа]годы,мо[йы]т,по[йо]т,

листь[я], рисовани[йы],мо[йа].

Подобрать родственные слова к слову друг.

Подберите разные формы этого слова.

-Менә сез рус теле һәм математика дәресләренең бееерничә элементын күрдегез.

— Балалар, әни ничек кадерле булса, әтиләребез дә безгә шулай бик якын. Аларны да без бик яратабыз. Сезнең күбегез әтиләргә, бабайларга охшарга тырыша. Без әти-әниләребезгә һәрвакыт булышырга, аларны кадерләргә, олыларга тиеш. Ә хәзер балаларыгызның бәйрм уңаеннан әзерләгән чыгышын тыңлыйк.

Ришат “Кем китерә бәйрәмне?”

Бәйрәмнәр килә илгә.

Бәйрәмнәр килә өйгә.

Бәйрәмнәр килә сезгә,Бәйрәмнәр килә безгә.

Китерә ул кунаклар,

Пешертә ул коймаклар.

Яңа күлмәк тектерә,

Үзен оза- а-а-к көттерә.

Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләр, гөлләр микән?

Бураннар, җилләр микән7

Китаптагы шигырьләр

Бәлки әйтеп бирерләр?

Айзилә “Бәйрәм килә” Рәмзия Хөсәенова шигыре

Ап-ак кышның уртасына җиткәч,

Бәйрәм килә ел да илемә.

Ишекләрне киереп ачып керә

Минем яши торган өемә.

Бәйрәм килә, өстәлләргә куна,

Ак ашъяулык, тәмле сый-нигъмәт.

Илне саклаучылар хөрмәтенә

Ява котлау, ява дан-хөрмәт.

Хезмәт иткән минем әтием дә

Илне саклаучылар сафында.

Солдат киеменнән төшкән рәсем

Һәрвакытта тора каршымда.

Зилия

Җыр “Бииләр итек-читтекләр…”

Гармун уйныйм, гармун уйныйм

Һаман гармун уйныйм мин.

Остарып җиткәч барысын да

Биетергә уйлыйм мин.

Учларыңны шапылдатып,

Чәчләреңне сыпыр да

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр тыпырда.

Әй бии итек-читекләр,

Әй уйныйм мин, уйныйм мин.

Минем кебек шәп гармунчы

Юктыр диеп уйлыйм мин.

Зәмир



Алия.

Илмир “Әтием”

Бик яратам әтиемне,

Һәр эштә җитез үзе.

Һичберкайчан ачуланмас

Кояштай балкый йөзе.

-Кулларында ут уйната, —

Диләр әти турында.

Мин дөньяда иң бәхетле,

Әтием, син барында.

Әти-әниләр тормышта

Иң ышанычлы терәк.

Булмасын балалар ятим,



Син безгә һәрчак кирәк!

Кызлар Җыр “Әтием, әтекәем…”

1. Балам!- дия-дия безне

Кадерләп үстерәсең.

Әй, батыр син, әтекәем

Күзләр тия күрмәсен.

Куш.

Әй, әтием, әтекәем,

Кояш кебек күңелең.

Сәламәтлек бирсен Ходай,

Озын булсын гомерең.

2. Өебезнең нуры бит син,Рәхмәт яусын үзеңә.

Бәхетле без, әтекәем,

Син булган өчен генә.

Куш.

Ильяс “Чын ир”

Күз астында кара тамга,

Маңгайда яшел төсләр.Акта ертык чалбар, —

Шундый була ул малайлар.

Иленә хезмәт итәр,

Кызларны назлап сөяр,

Кирәк булса дошманны да

Кыйнарга табар көчләр –

Шундый була ул егетләр.

Тормышта тугры булыр,

Җитмеш һөнәр дә аз булыр

Кирәк булса дөньяны да

Күтәрерлек көч табылыр –

Шундый егет чын ир булыр.

Ләйлә “ Әтиемә

  Синең алда без, әти,                                          

          Башыбызны иябез.                                                 

          Сәламәт бул, авырма,                                             

          Рәхәт яшә диябез.                                                   

Без әтине яратабыз

Ул да безне ярата.

Бары җылы хисләр туа,

Әти, сиңа карата.

     Озын гомер бирсен, Раббым,

     Әтиебезгә безнең.

     Андый тырыш, тынгысыз җан,

     Күргәнегез юк сезнең.

Фәннур.

Җыр “Солдатлар”

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим генә аз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим генә аз гына.

Дилә.

Самат “Балык тотабыз”

Җәйоәр җитсә җәй көне,

Кышлар җитсә кыш көне

Әти бергәләп



Балык тоту күңелле!

Кайвакыт балыкларның

Менә шуныдые керә.

Ә кайвакыт кибет аша

Кайтырга туры килә.

Әни сизми, әллә юри

Сизмәгән була микән?

Кибеттән алган балык та

Әни кыздырып ашаткач,

Бик тәмле була икән!

Рифат.

-Малайлар, менә сез дә үсеп җиткәч, Ватанны саклаучылар, чын солдатлар булырсыз.

Укытучы. Ә хәзер, кадерле әтиләребез, без сезне бәйгегә чакырабыз.

Хуш килдегез, үтегез

Түргә рәхим итегез.

Әтиләр бәйгесендә

Көч сынашып үтегез.

Яратырбыз, алкышларбыз,

Хәер-фатиха бездән.

Тапкырларның бу бәйгесе

Җиңү көтә бит сездән.

Тапкырлар – зирәкләр ярышы

Кем тапкыр, кем зирәк

Безнең шаян сорауларга

Җавап тапсын тизрәк.

1 командага.— Әтиләргә

Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?

Адәм башына нәрсә куна?

Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?

Нәрсә өстән аска таба үсә?

Патша кемгә баш ия?

Ат күпме чапса да нәрсәдән ары уза алмый?

Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?

Рамил 6 яшь тулгач нишли?

Кәҗә судан нинди чыга?

Кемнең сакалын да кырдырырлык акчасы юк?

Кичә балагыз рус теленнән нинди тема өйрәнде?

2 командага – укучыларга

-Кабул ителгән, билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы …

— Бер хәрефле сүзләр әйтегез.

-Татар халкының милли аяк киеме…

-Кара мәче нинди ишектән керә?

-Татар хатын-кызларының милли баш киеме…

-Бабай 70 яше тулгач ниншил?

-Нәрсә өстән аска таба үсә?

-Кара диңгезгә төшкән таш нишли?

-бөҗәкләр башка хайваннардан нәрсәсе белән аерыла? (3пар аягы, гәүдәсе 3 өлештән тора)

-кошларның билгеләрен санагыз (тәннәре каурый белән капланган, 1пар аяклары бар)

-кыш көне кайсы кош бала чыгара?

-күке ни өчен йомыркасын чит ояга сала?

2. Бәйләнгән күз белән идәнгә чәчелгән кубикларны чиләкләргә җыялар. Кем тизрәк һәм күбрәк җыя, шул җиңә.

3. Эстафета.”Тупны ике тез арасына куеп йөгерү”.

Эстафета. “Сазлык аша чыгу” Аяк табаны зурлыгындагы картон бирелә. Шул картонга баса-баса, билгеләнгән урынга барып җитәргә һәм, кире йөгереп килеп, иптәшеңә бирергә кирәк.Уен шулай дәвам итә. Иң беренче тәмамлаган команда-җиңүүче.

“Әкиятләр илендә” Бу өзек кайсы әкияттән?

Әтиләргә:

-“Менә бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай матур гына тереклек иткүндә, әниләре авырып киткән. Күрше урманда тиен дусты бар икән,шуны дәшеп әйткән…”

Малайларга:

Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга. Керсәләр, исләре. Акыллары таралды: камыр сыны малай булып кәҗә бәтиләре белән чабышып уйнап йөри…



Страницы: 1 | 2 | Весь текст




sitemap
sitemap