Зур булышчы тиг



Зур булышчы әти-әнигә

Һәр көнне иртән мине әниемнең йомшак куллары назлап уята. Иртәнге ашны ашагач, хәерле юл теләп, мәктәпкә озата.



Минем укудан кайтуымны көтеп алалар. Чөнки нәни сеңелемне карашырга мин – төп булышчы. Мин аны бик яратам, уйнатам, елаганда юатам, саф һавага да алып чыгам.

Ә шулай да мин мин күбрәк әтиемә булышам. Кыш көне капка төбендәге карны көрәү минем өстә. Җәен әтием белән бергә печән чабарга йөрим.

Әниемә дә йорт эшләрендә ярдәм итәм. Бигрәк тә кунак килгәндә бергәләп өстәл әзерлибез. Вак-төяк йомышка да бик ярыйм.



Нәрсәгә булышсам да, әти-әнием миннән канәгать. “Эшләвең безнең өчен булса, өйрәнүең үзең өчен, “ – ди алар.

Илһам Гасимов, 2 нче сыйныф








sitemap
sitemap