Зирклр м тапкырлар кичсе_21855



Габдулла Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар” кичәсе.

Кичәнең эпиграфы – “Уйлап тап, иҗат ит, һәрбер эштә ян! Сөекле Тукайдан һәрчак үрнәк ал!”

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Габдулла Тукай портреты. Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе, стенада Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр (укучылар иҗаты). Язучы иҗатына багышлап чыгарылган плакатлар. Компьютер, интерактив дәреслек.

Алып баручының кереш сүзе.

Г.Тукай… Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. Андый исем hәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә…Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемне бизи.

Бу хакыйкать Г. Тукайга аеруча туры килә: ул үзе , бары тик үзе, исемен олы , шәрәфле, хөрмәтле итте. Гомумән, Г. Тукай исеме белән бергә әдәбиятебезне дә мәртәбәле итте.

Габдулла Тукай – туган халыкның гына түгел, бөтен төрки халыклар, Идел буенда һәм Урал янында яшәүче угро – фин халыкларының мәдәни үсешенә билгеле өлеш керткән зур абруйлы шәхес. Аның турында тугандаш халыклар галимнәре, әдипләре, сәнгать эшлеклеләре язган тирән эчтәлекле бик күп җылы фикерләр шул хакта ачык сөйли. Ничек куанмыйсың: данлы Тукаебыз иҗаты XX гасыр башында ук башка халыкларны да сокландырган бит.

Пушкин рус , Байрон инглиз, Гете немец әдәбияты өчен ничек бөек булса, Г. Тукай исә, татар әдәбияты өчен шулай бөек. Әйе, кар сулары шаулап, гөрләвекләр булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган вакытта,

шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә безнең яраткан шагыйребез

Мөхәммәтгариф углы Габдулла Тукай 125 ел элек 1886 елны апрельнең 26-да Казан артындагы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Биш ай чагында аның әтисе, ә 4 яшьлек чакта әнисе дә үлеп китә. Габдулла Тукай кече яшьтән дөм ятим калып, кулдан кулга күчеп йөрү михнәтләрен күргән.  Тукай тормышын өч чорга бүлеп була: беренчесе – Кырлай, икенчесе – Уральск, өченчесе – Казан чоры.

Кечкенәдән үк ул моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр, халкыбызның җырларын тыңлап үскән. Үсә төшкәч үзе дә шигырьләр, әкиятләр язган. Аның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди.

Г.Тукайның балачагы бик авыр була. Әнисе назын татырга да өлгермәгән сабый бала ниләр генә күрми: кулдан-кулга, авылдан-авылга күчеп үтә аның балачагы. Дөнья аңа бик күп авырлыклар, мәшәкатьләр бирсә дә, аның авылына, туган теленә хөрмәте һәм мәхәббәте зур булып кала. Шагыйрь вафат, ләкин аның шигырьләре үлемсез. Күп еллар үтсә дә, без аның шигырьләрен әле дә яратып укыйбыз, сөйлибез.

— Укучылар, без сезнең белән бөек шагыйрьнең иҗатын бер кат тагын күз алдыннан үткәрер өчен “Зирәкләр һәм тапкырлар кичәсенә җыелдык.

Беренче бирем. Командаларга сүз бирелә. Алар: а)үзләре белән таныштыралар; ә) сәламлиләр; б) девизларын әйтәләр; в) эмблема яисә газета һәм башка материаллар әзерлиләр.

Икенче бирем. Язучы иҗаты буенча командаларга сүз бирелә. 1 нче команда – “Таз”, 2 нче команда – “Су анасы”

“ Таз” командасына сораулар:

а) Габдулла Тукайның әти — әнисе кем исемле? (Мөхәммәтгариф, Мәмдудә)

б) Тукай ничә яшьтә әтисез кала? (4 айда)

в) Тукай кайсы айда туган? (апрель аенда)

“Су анасы” командасына сораулар:

а) Габдулла Тукай ничәнче елда туган? ( 1886 елда)

б) Тукай ничә яшьтә әнисез кала? (4 яшьтә)

в) Тукайның туган авылы? ( Кушлавыч)

Жюрига сүз бирелә. Эмблема, сәламләү, девиз һәм беренче конкурс өчен баллар куела.

Өченче бирем. Укучылар, хәзер Габдулла Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесе. Кайсы рәсем нинди әсәрдән?

“Таз” командасына – “Сөткә төшкән тычкан”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Туган авыл”.

“Су анасы” командасына – “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле”, “Гали белән кәҗә”, “Җир йокысы”, “Карлыгач”.

Дүртенче бирем. Капитаннар бәйгесе. Баскыч ясалган плакат һәр баскычка сораулар язылган. Капитаннар чиратлап җавап бирәләр.

а) Тукай кайсы рус язучысына ияреп, “Алтын әтәч” әкиятен яза? (А.С Пушкин)

б) Тукай исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? ( Казанда һәм Кырлайда музейлар, Г. Тукай исемендәге Филармония, урам, колхоз, бистә исемнәре, Тукай исемендәге Премия, һәйкәлләр һ.б.)

в) Габдулла Тукай ничәнче елда үлә? (1913нче елның 15 апрелендә)

г) Аны яратып йөргән кызның исеме ничек? (Зәйтүнә)

д) Кечкенә Тукайны Казанның Печән базарында кемнәр тәрбиягә ала? (Мөхәммәтвәли һәм Газизә)

е) Тукайны Кырлай авылыннан кайсы шәһәргә алып китәләр? ( Җаек – Уральск шәһәренә)

Бишенче бирем. “Габдулла Тукай иҗатын беләсезме?”. Командаларга чиратлап Тукайның төрле шигырь-әкиятләреннән өзекләр укыла.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:

“Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан” ( “Пар ат”)

…Театр- яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.( “Театр”)

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным , тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам. (“Китап”)

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. (“Туган авыл”)

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;

Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары. (“Чыршы”)

Җитеп килә инде аның җитмеш яше,

Җем-җем итә җитен сакал, көмеш чәче…(“Бабай”)

Алтынчы бирем. Сочинение конкурсы “Шагыйрьгә ияреп, туган авыл турында язам”.

Җиденче бирем. Бирелгән сүзләрдән хат тексты җыю.

Сигезенче бирем.

Командаларның өй эше – Бер-берсенә бүләкләр тапшыру.

Жюрига йомгаклау сүзе бирелә. Бүләкләр тапшырыла.

Кичә концерт номерлары белән үрелеп алып барыла.

Кичә Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамлана.



sitemap
sitemap