Заман трбиячесе нинди булырга тиешсочинение



Сочинение

Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш ?



Автор: Җәләлиева Диана Наил кызы

Яшел Үзән районы Васильево 2нче номерлы

урта гомуми белем бирү мәктәбенең

10 нчы сыйныф укучысы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбият укытучысы

Шекаева Надия Фаяз кызы

Васильево, 2012

Бүгенге көндә безнең дөньябызда гаҗәеп әһәмиятле социаль һәм  икътисади үзгәрешләр бара. Һәркем күреп тора — замана артык катлауланды, аны аңлау елдан-ел кыенлаша.Шушы авыр заманда яшәр өчен камил акыл тәрбиясе, физик тәрбия алган шәхесләр кирәк.. Кешенең үсеш дәрәҗәсенә таләпләрнең артуы сәбәпле, тәрбия эше катлаулана бара.Чын тәрбия җәмгыятьнең алга китешенә этәргеч булырга һәм халыкка хезмәт итәргә тиеш.Ә тәрбия эшен кайчан һәм кайда башларга кирәк?Тәрбияне кемнәр бирә соң?

Адәм баласы бу дөньяга керсез, чиста, башка берәүгә дә охшамаган булып туа…Бу җиһан аның өчен серле дә, киң дә, матур да. Нәрсә язылыр соң аның күңел дәфтәренә? Табармы ул тормышта үз урынын? Бу дөньяның тәүге сабакларын ул иң беренче тәрбиячесе Ана кешедән ала.Балага дөрес тәрбия бирүдә ана кешенең роле бик зур.Балаларга тәрбия бирүне К.Насыйри бик яшьтән башларга киңәш итә.”Балалар яшь таллар кебек, әгәр аз-маз кимчелекләре бар икән , аларны, яшь талны төрле якка бөгеп булган кебек, тиз арада төзәтеп була”, -ди ул.Тәрбия бирү – фәкать ашатып-эчертеп үстерү генә түгел, ә баланың холык-фигылен төзәтү, өйрәтү, белем бирү, укыту, әдәплелеккә, тәртиплелеккә өйрәтү.

Минемчә, кешенең гомер буена дүрт тәрбиячесе була.Алда әйтелгәнчә, баланың тәүге тәбиячесе –ана, балалар бакчасында –тәрбияче, мәктәптә –укытучылар, сыйныф җитәкчесе, ә аннары кеше үзен үзе тәрбияләргә тиеш.

Сабыйның язмышын, аны тәрбияләүне Ана кулыннан тәрбияче кабул итеп ала.Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң?Ата-аналарның тәрбиячеләргә таләпләре бик зур.Балалар төп тәрбияне яслиләрдә, балалар бакчасындә ала дип әйтергә мөмкин, чөнки аналар хәзер акча эшләргә мәҗбүр.Шунлыктан бәләкәчләр иртәдән кичкә кадәр яслиләрдә, балалар бакчаларында булалар. Тәрбиячеләр алдындагы бурычлар—балаларның дөньяга күзләрен ачу, аңын киңәйтү, мөстәкыйльлеккә, җәмгыятьтәге әдәп кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү.Хәзер беренче хәрефләрне укырга, язарга өйрәтү дә аларга йөкләнә.Димәк, заман тәрбиячесе, белемле, үз эшенә таләпчән булырга, балаларны яратырга тиеш.Тәрбияче –психолог,педагог,артист, программист та әле ул.Иң мөһиме –ул һәр баланың тормышы өчен җаваплы.Ата-аналар тәрбияченең тышкы кыяфәтенә дә игътибар итәләр.Шуңа күрә ул зәвык белән киенгән, чәчләре тәртипкә китерелгән, ягымлы булырга тиеш.Заман тәрбиячесенә кирәкле сыйфатлар –чыдамлылык, кешелеклелек, сабырлык.

Мәктәп бусагасын атлап кергәч, укучыны сыйныф җитәкчесе, укытучылар тәрбия кыла башлый. Кем соң ул баланың язмышын хәл итүче кеше? Җитәрме аның көче, сабырлыгы, зирәклеге, һәм белеме? Шуңа күрә укытучы һәрвакыт үзе өстендә эшләүгә, камилләшүгә, яңалыкка мохтаҗ. Укытучы –укучыларның остазы, ул үсеп килүче яшь буынны киләчәк тормышка әзерли.Балаларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе , аларның характеры ничек формалашуы укытучыга нык бәйле.

Тәрбия, уку-укыту эше укытучыдан фәнни әзерлек, күпьяклы эрудиция,киң күңеллелек һәм түземлелек таләп итә.”Әгәр кемне дә булса, нәрсәгә дә булса өйрәтергә телисең икән, элек син үзең бу эшне яхшылап өйрән; сиңа карап башкалар да бу эшкә өйрәнергә теләрләр”, –дип язып калдырган К.Насыйри.

Гуманизм белән киң күңеллелек –тәрбияле кешенең иң әһәмиятле сыйфатлары.

Минем фикеремчә, укытучы түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: укучыларга һәрвакыт игътибарлы булу, аларның психологиясен исәпкә алу, балаларның ихтыяҗларын аңлау, аларга төрлечә ярдәм итү, таләпчән һәм гадел булу.Укытучының мөлаем йөзле, яхшы гадәтле, оптимист булуы да зур әһәмияткә ия.Бер сүз белән әйткәндә, заман укытучысы, яңа төр укытучы үз эшенең остасы булырга тиеш. Укытучы кебек изге эшкә очраклы кешеләр үтеп керә алмыйдыр.

Тәрбия, уку-укыту эшендә укытучы төрле яңа метод-алымнар,технологияләр кулланырга тиеш.Моның өчен ул техник чаралар белән(компютер, интерактив такта Һ.б) эшли белергә тиеш.Шул вакытта аның эше тагын да үтемлерәк, нәтиҗәлерәк булачак. Яхшы тәрбияче, укытучы үз укучыларына шундый тәэсир итә ки, балалар аларны гомерләре буе онытмыйлар һәм яраткан укытучылары алар күңеленә салган принциплар буенча яшиләр.








sitemap
sitemap