Тема Туфан Минуллинны лдермештн лмндр пьесасында лмндр образы



Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында Әлмәндәр образы.

Кереш өлеш.

Туфан Миңнуллин – талантлы кеше. Булдыклы, тырыш, үҗәт, эшчән. Кырыклап пъеса, проза әсәрләре авторы. Милләт горурлыгы кем, дигәндә, әлбәттә, аның исеме беренчеләрдән аталырга хаклы.

Туфан Миңнуллин иҗатын халык язмышы белән тыгыз бәйли, нинди булса бер мөһим мәсьәлә күтәрелмәгән әсәре юк аның. Халкы белән шатлана, халкы белән бергә кайгыра. Йөрәген әрнеткән нәрсәләр турында курыкмыйча әйтә һәм җитешсезлекләрнең бетүен таләп итә.

Драматург Т.Миңнуллин тормышыбызның бик күп өлкәләрен бөтен тулылыгы белән күз алдына китереп бастыра. Шуңа күрә аның геройлары күңелдә тирән уелып кала. Алар төрле профессия кешеләре: эшчеләр, укытучылар, иҗат кешеләре, фән эшлеклеләре, нефтьчеләр, студентлар, табиблар, фронтовиклар һәм милиция хезмәткәрләре. Т. Миңнуллинның барлык әсәрләре өчен уртак сыйфат – кешеләргә карата олы хөрмәт һәм мәхәббәт. Гомумән алганда, аның әсәрләре тормышның нәкъ үзе кебек якты һәм күтәренке нокта. Нәкъ менә чынбарлыктагыча, аларда җитдилек һәм күңеллелек, җиңел рух һәм мәгънә тирәнлеге аралашып, үзара тыгыз үрелеп килә.

Мин бу рефератымда Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасында Әлмәндәр образын тикшереп бәяләүне максат итеп куйдым. Шуннан чыгып түбәндәге бурычларны билгеләдем:

Т. Миңнуллин иҗатында Әлмәндәр образының роле, урыны.

Әлмәндәр образы ярдәмендә пьесада күтәрелгән проблемалар.

Үлемсез әсәре – “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы.

Драматург Т.Миңнуллин әлеге әсәрендә яшәү һәм үлемнең кискен көрәшен, фани дөньяда яшәүнең мәңгелек фәлсәфәсен чишәргә алына. Әлмәндәр образы аша халыкның җан җылысын, шаянлыгын-наянлыгын уен-көлкегә хиреслеген, мәхәббәтен, намусын, горурлыгын һәм башка бик күп уңай сыйфатларын үзенә туплаган вәкиле булуын күрсәтә.

“Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасы әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Аны хәзер дә тамашачылар бик яратып карыйлар һәм көтеп алалар. Без дә сыйныф белән бу спектакльне карарга бардык. Ул безне яшәргә өйрәтә.

Төп өлеш.

Бәләкәй генә Әлдермеш авылында Әлмәндәр дигән кеше яши. Карт дип атарга тел бармый аны, чөнки Әлмәндәр үзе дә бу сүзне яратмый. Әлмәндәр тормышына бәйле рәвештә төгәл бер гасыр тарихы чагылып уза. Тормышның ачысын – төчесен, хуҗасын, бәхетен ил белән бергә татый Әлмәндәр. Һәм иң әһәмиятлесе шунда ки, ул, авыр, катлаулы язмыш кичереп, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, һаман-һаман яшәргә омтыла һәм шул какшамас омтылышы белән тирә-юнендәге кешеләрне, яшен-картын дәрләндереп алга ияртеп тә бара ала.

Безнең буын Әлмәндәр картка гашыйк. Аның тормышка, яшәүгә мәхәббәте чиксез. Әҗәл тиклем Әҗәл белән таркалашырга кыюлыгы җиткән, туксанын тутырган картка ничек сокланмыйсың, ди. Хәер, әҗәле дә башта гына куркыныч тоела, күз күнегә торгач, тәмам үз булып бетә ич. Аннан килеп, ник әҗәлдән куркып торырга әле, иртәме соңмы барыбер киләчәк, һәммәбезне күтәреп алып китәчәк бит ул. Туу булган җирдә әҗәл дә булмый калмый.

Әлмәндәрнең үләсе килми, шуның өчен көрәшә. Әмма ул бит үләсен белә. Әҗәл Әлмәндәрне ашыктыра. Әлмәндәр ашыга, ләкин яхшылык эшләп калырга ашыга. Әҗәлдә бу картның тормышны яратуына соклану хисе уяна. Шуңа күрә картка беркадәр вакыт бирә. “ Юк. Мин кылган эшләремә үкенмәдем. Эшләргә ниятләгән эшемне ахырына җиткереп туктадым. Ярты юлда менә шушы алачык кала, тагын… тагын… Дөнья кала. Төзелеп бетмәгән дөнья кала. Төзеп бетерәсе иде. Кешеләр үлсәләр дә, ичмасам, минем яшемә җитеп, үз үлемнәре белән үлсеннәр иде”, ди.

Әҗәл һәм Әлмәндәр тарткалашулары – кеше күңелендәге эчке конфликтны ачуның бер юлы гына. Бу шул ук вакытта – гасырлар дәвамында яшәгән Үлем һәм Яшәү арасындагы бәхәс. Әҗәл — Үлем ягын белдерсә, Әлмәндәр — Яшәүне аңлата. Әҗәл үзе дә — Әлмәндәр күңелендә бәхәсләшкән ике теләкнең, фикернең берсе.

Нигә шул кадәр яшәргә, яшәп калырга омтыла Әлмәндәр? Дөрес, һәркемгә җан кадерле, әмма Әлмәндәрдә яшәргә омтылыш, тормышка мәхәббәт аерым бер дәрәҗәгә күтәрелгән. Әҗәл дип аталган кара, куркыныч күләгә белән Әлмәндәр бер тапкыр гына очрашмаган инде. Әҗәл белән алар өч тапкыр җитди рәвештә күзгә-күз карашканнар, Әлмәндәр – аның сөякчел кулларын, салкын сулышын татыган җан. Әҗәл белән очраклы түгел аның очрашулары: ил язмышы кыл өстендә куелганда яки иң зур тарихи вакыйгалар хәл ителгәндә Әҗәл белән якага-яка килә Әлмәндәр. Һәм ил белән бергә җиңеп чыга. Бүген тормышыбыз матур икән – бу аның да өлеше. Җиңү кадерен белгән, матурлыкның нинди корбаннар биреп яулап алынганын бер генә мизгелгә дә хәтереннән чыгармаган Әлмәндәр, җирдәге тереклекнең тоткасы, ил агасы үлемне кабул итә алмый, ул бары тик җимергеч көч булып кына яралган Әҗәлне аңламый, аны кабул итми, аның белән килешми. Әлмәндәр әҗәл алдында көчле булып кала алды.

Кешеләрдәге яшәү теләгенә Әҗәл булып Әҗәл таң кала. Ни кызганыч: мондый сыйфатлар теләсә кемгә бирелми. Ул, беренчедән, кешенең табигатенә салынган була, икенчедән, авыр сынаулар аша ныгытыла. Бер караганда, рухи гомере мәңгеләшкән кеше Әҗәлнең үзенә дә ошый төшә. Матурлыкка, үзе эзләп тапкан, көрәшеп алган, тирен түгеп, күз яше белән, каны белән ныгыткан Матурлыкка бөтен тамырлары белән гашыйк Әлмәндәр белән очрашкач, Әҗәл үзе дә аптырап кала… Әҗәл — Әлмәндәрнең иң зур, иң көчле дошманы. Әҗәл илнең иң кискен минутларында Әлмәндәрнең җанын кыярга килгән, Әҗәл Әлмәндәрнең улларын тартып алган, күпме кешенең җанын койган.

Әлмәндәр өчен яшәгән еллары үткән, беткән, онытылган вакыйгалар түгел. Ул яшьлегендәге матур вакыйгаларны да, хәсрәтләрен дә күңелендә саклый. Әллә кайчан үлсәләр дә, үзе яраткан кешеләр Әлмәндәр хәтерендә бүген дә тере булып яшиләр. Ул аларны һәрвакыт искә ала, алар белән күңеленнән сөйләшә. Әлмәндәрнең үткән тормышы – аның күңел байлыгы, җанлы шатлыгы, яшьле хәсрәте. Шатлык – хәсрәтләре барысы да бер йөрәгенә сыешканнар, бергә яшиләр.

Әлмәндәр – акыллы карт. Үләсен дә белә. Шулай булса да, күршесе Хәмдебануга өйләнергә йөри. Күрше карчыгы кияүгә чыгудан баш тарткач, Әлмәндәр аны мактый. “Маладис карчык… синең кебекләргә мидал бирер ием! “- ди. Карт аны хөрмәт итә.

Әлмәндәрнең үлемгә дә мөнәсәбәте милли, дини этика таләп иткәнчә. Татар карты үлемнең котылгысызлыгын белгәнгә, үкенерлек итеп яшәми. Улына караганда да сәламәтрәк, рухи таза Әлмәндәрнең үлемен кабул итү авыр, әмма ул үзе, гадел яшәгәнгә, кешеләр һәм ил өчен файдалы эшләр эшләгәнгә генә бу дөнья белән җиңелрәк саубуллаша.

“Эшлисе эшләрем бар бит әле”,- ди ул Әҗәлгә. Җансыз, затсыз Әҗәлне ышандырырлык итеп әйтә. “Минем берсеннән-берсе таза биш малаем бар иде. Кырык беренче елда бишесе дә сугышка киттеләр. Дүртесе кайтмады. Иң олысына утыз алты, иң кечкенәсенә егерме яшь иде”, — ди ул. Сугыштан кайтмаган дүрт улының да юкка гына бу дөньяга килеп китмәгәннәрен раслау өчен дә ул үзеннән соңгы гомер, тормыш, кешелек язмышы турында уйлана. Шуның өчен ул бәләкәй Илсурга җырлар өйрәтә, иң яшь буын вәкиле белән дә тыгыз, ныклы элемтәдә тора, аны үзенә якынайта. Чөнки Әлмәндәр эстафетаны алып китәгә тиешле кешеләрне аңларга тели. Ул Илсурда үзенең дәвамын күрә, җиңү кырында ятып калган улларының дәвамын күреп сөенә. Бу дәвам тере кешеләрдә чагылыш табарга тиеш. Шуны тапмыйча, шуны ачыкламыйча, бу тормыштан китә алмый Әлмәндәр. Әҗәл белән көрәшә. Әлмәндәр үзенә, үзе тапкан матурлыкка, үзе төзегән тормышка алмаш эзләве белән дөньяның йөзен билгеләүче ил агасы, олы зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үлеме – үлемсезлек булып яңгырый. Әҗәл булып Әҗәл дә:”Сез адәмнәр бәхетлеләр, үлә аласыз”, — ди.

Әлмәндәр картның үлем сәгате якынлаша. Шуны белү һәм Евстегней кебек дусларыннан, ярдәмгә мохтаҗ улыннан, башка туганнарыннан, якты дөньядан аерылу хәсрәтен Әлмәндәр сизми генә. Ул үлем каршысында да сер бирми. Үзенә авыр булса да һаман шаярта. Ләкин Әлмәндәр авыр хисләрен барыбер җиңә. Хәсрәтен дә, чирен дә берәүгә дә сиздерми. Аның Әҗәл артыннан китүен сизми дә калалар.

Әлмәндәр карт бәхетле кеше. Аның хәтерендә яшьлеге, мәхәббәте, матур хисләре сакланган. Ул аларны әледән – әле исенә төшерә һәм шулар белән үзен юатып яши. Әлмәндәр карт үзенең көр күңеле, шаянлыгы, башкаларны елмайта алуы белән дә бик бәхетле. Кеше күңелен ачуны ул бер игелек дип исәпли.

Әлмәндәр җиңелде, ләкин җиңүче булып җиңелде. Аны Әҗәл алып китте.

Без — Әлмәндәр карт – үлемсез дибез икән, монда сүз аның рухи үлемсезлеге, эшләгән эшләренең мәңгелеге турыда бара. Физик үлем алып килгән Әҗәлдән ул әнә шул сыйфатлары белән өстен, Т. Миңнуллин, үлемсезлекнең үлемнән дә көчлерәк булуын раслар өчен, шуны гәүдәләндергән дини образ. Әҗәл белән йөзьяшәр Әлмәндәр картны очраштыра. Әлмәндәр – чын халыкчан характер. Әлмәндәр – реаль җир кешесе.

III. Йомгаклау.

Автор әсәрен башлаганда ук, баш ватып азапланмагыз дигәндәй, аның күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган көр күңелле авылдашларына багышланган булуын искәртә.

Әсәр авыл картларына багышлана. Гайре табигый булган шартларда автор бүгенге татар авылының гадәти аксакалы образын тудыра. Әсәр тирән фәлсәфәгә ия.

Үзе юмор, шаяру катыш әйсә дә, бу пьессасы чынлап та тирән фәлсәфәгә ия әсәр булып чыкты. Озак еллар сәхнәдән төшми уйналуында гына түгел хикмәт, ә халыкның, дөресрәге татар милләтенең, тормышка ябышып ятуы, яшәүчәнлеге, күп кенә авырлыкларны юмор аша кичерә белүе күрсәтелә бу әсәрдә. Әсәр алынган проблемасының җитдилеге белән аерылып тора. Шуның белән бергә, ул төрле хисләргә бай, мул бизәкле. Монда җиңел юмор, җитди көлү һәм сатирик үткенлек, лиризм һәм драматизм, фаҗига да үзара тыгыз аралашкан хәлдә яшиләр. Моңсулык белән якты оптимизмның органик кушылмасы әсәрнең иң көчле якларыннан берсен тәшкил итә, теманы отышлы хәл итү өчен кирәкле сыйфатлардан берсе булып тора.

Шулай киң танылган бу пьесаның төп уңышы андагы үзәк персонажга, аның сурәтләнеш формасына бәйле. Әгәр конфликты 91 яшьлек Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында хасил булса да һәм каршылыкка кергән бу ике көчнең һәркайсы мөстәкыйль күзалланса да, боларның нигезе бар. Мифик Әҗәл образы шул ук Әлмәндәр карт язмышына турыдан-туры бәйле. Һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомуми әҗәл юк. Шулай була торып та тамашачы Әлмәндәрнең үз әҗәле белән көрәшен чынлык яссылыгында кабул итә. Чөнки бу көрәш кешелекне кызыксындыра.

Файдаланылган әдәбият.

А. Г. Яхин. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2006 ел.

А. Г. Яхин. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2006 ел.

Т. Миңнуллин биографиясе турында белешмәләр.

Интернет чыганаклары.



sitemap
sitemap