Тел — миллтне килчге



Татарстан республикасы

Мәгариф һәм фән министрлыгы

Аксубай муниципаль районы

“Аксубай 2 нче номерлы урта мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесе

Доклад

Тел— милләтнең киләчәге

МББУ “Аксубай 2 нче номерлы

урта мәктәбе” 11нче сыйныф укучысы

Минабетдинова Диана Радик кызынын эше

Җитәкчесе: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шакирова Мәрьям Вәккас кызы

Аксубай

Үткәнгә күзе җиткәннең

Киләчәккә дә җитә.

( Мәкаль )

Кешелек җәмгыяте һәрвакытта да үз алдына игелекле максат — камиллеккә, матурлыкка ирешү максаты куеп яшәгән. Шул максатны гамәлгә ашыра бару нәтиҗәсендә кешеләрнең рухи дөньялары баеган, гүзәллекне күрә, аңлый һәм иҗат итү сәләтләре үскән,- тормыштагы нәфислекне чагылдыра торган сәнгать барлыкка килгән.

Кешеләрнең үзләрендә күркәм сыйфатлар тәрбияләве, мәдәнияткә, ия булулары һәм гомумән тәртипле, мул тормыш корулары тел дип атала торган гаҗәеп күрнештән башка мөмкин булмас иде. Тел ул – җәмгыятьне оештырып, кешеләргә үзара аралашу, аңлашу мөмкинлеге биргән куәтле чара да, сәнгать әсәрләрен иҗат итүнең иң әһәмиятле коралы да. Һәм, ниһаять, камил, матур телнең үзен дә сәнгатьнең бер төре дип әйтеп булыр иде. Менә шушы чиксез кыйммәтле тел хәзинәсеннән уңышлы һәм нәтиҗәле файдалана беләбезме, аны даими рәвештә баета, үстерә барабызмы, аның җәүһәрләрен тутыкмаслык итеп чистартып, шомартып тора алырбызмы икән? Бу – бик әһәмиятле, актуаль сорау. Әмма гаҗәп хәл: соңгы елларда телебезне куллануда тәртипсезлек, субъективлык, башбаштаклык күренешләре торган саен күбрәк тамыр җәя, телне бозу, аның объектив законнарыннан, кагыйдәләреннән читкә тайпылу очраклары арта бара.

Гади сөйләм телендә дә , әдәби телдә дә, бигрәк тә газета – журналларда, радио һәм телеведение тапшыруларында, сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану, кирәксезгә рус алынмаларын , искергән, кулланыштан чыккан гарәп, фарсы, төрек сүзләрен кушып сөйләү һәм язу, сүзләрнең сөйләмдә үзара бәйләнеше кагыйдәләрен, нормаларын бозу, туган тел өчен табигый булмаган әйтелмәләр, җөмләләр куллану зур урын ала. Кайбер каләм ияләре татар әдәби теленең үсешен, дөрес кулланышын билгели торган, тел гыйлемендә гомум кабул ителгән кагыйдәләрне белмичә яки белгән килеш тә санга сукмыйча, үз белдекләре белән, үзләре дигәнчә генә эш итәргә яраталар. Нәтиҗәдә телдә тупас хаталар арта бара.

Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.

Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала.

Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, икетелле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телләрендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйләнешле. Русча эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, яки, рус телендәге әйтелмәләрне, әйтемнәрне ялгыш (букваль) тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтелмәләр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә ятышсыз, гайре табигый, ясалма әйтелмәләрнең саны арта, телнең бозылуы дәвам итә.

Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы, — беренчедән, икетелле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә, икенчедән, ул телләрнең үзара мөнәсәбәтендәге кануннардан хәбардар булуларына ирешү.

Хәзерге вакытта телебезнең дөреслегенә, сафлыгына кагылышлы иң четерекле, иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе – алынма сүзләр кулланылышы. Соңгы елларда татар теленә чит телләрдән сүзләр алуда артык иркенәю күренеше көчәя бара. Кайбер газета – журналлардагы язмаларны укыр өчен сүзлекләр алып утырырга туры килә.Телнең үз сүзләре белән чит телләрдән кергән (алынма) сүзләр нисбәте- шактый четерекле мәсьәлә. Чыганагы буенча үз сүзләре белән генә эш иткән бер генә тел дә юктыр. Телгә башка телләрдән сүзләр керүнең төп сәбәбе, дөресрәк әйткәндә, төп чыганагы – төрле телдә сөйләшүче халыкларның аралашуы, икътисади, мәдәни, сәяси, хәрби һәм башка мөнәсәбәтләрдә булуы, бер халыкның икенче халыктан мәдәният, фән – техника казанышлары, яңа төшенчәләр, яңа предметлар кабул итүе. Яңа сүзләр, шул исәптән фәнни терминнар, яки татар теленең үз җирлегендә ясала, яки чит тел лексик берәмлеге өлгесендә төзелә, яки чит тел сүзе, үзгәртелмичә, әзер килеш алына.

Сүз иҗат итү, телгә яңа сүз кертү – авыр эш. Бу эштә һәр адымда ялгышлар сагалап тора. Аларны булдырмас өчен, бик уйлап эш итәргә кирәк.

Яңа төзелгән сүз төп ике таләпкә җавап бирергә — аңлаешлы булырга һәм туган телнең лексик – семантик нормаларын бозуга китермәскә тиеш. Безнең тел практикасындә бу таләпләр һәрвакытта да үтәлеп бетми.Соңгы елларда чыккан кайбер вуз дәреслекләрендә, матбугат битләрендә аңлашылмый торган, сәер, табигый булмаган сүзләр, әйтелмәләр шактый очрый. Монда искәртеп китү кирәк: аларның күбесе – интернациональ фәнни – техник терминнарны алмаштыру өчен ясалган лексик берәмлекләр. Мәсәлән: боралак – вертолет, сайлак – меню, басак- принтер, төймәсәр- клавиатура һ. б. Телдә күптән үзләштерелгән алынмаларны алмаштыру — өметсез эш: халык аларны кабул итми. Телнең зәгыйфьләнә баруы- ул милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече. Милләт- ул теле булган халык. Тел милләт белән бергә туа, бергә үсә. Татар теле безнең ана телебез. Аны бабаларыбыз меңләгән еллар буе саклап, буыннан — буынга тапшырып килгән.Телнең кыска сүзлегенә, җыйнаклыгына, кагыйдәләрнең аз булуына карап, ул телне тудырган халыкның зирәклеген һәм зиһен үткенлеген бәяләп була.Тел күрке- сүз, милләт күрке- тел дияргә була.Тел милләтнең бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган зиһен байлыгы. Күп гасырлар буена телебез үскән, шомарган, баеган. Һәр халыкның тарихы аның тел тарихы белән бәйләнгән. Менә шуңа күрә дә һәр милләтнең килеп чыгышын һәм үсешен, шул исәптән, исеме- этнонимын аның теле, тел археологиясе материаллары аркылы гына дөрес яктыртырга була.

Академик Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевнең “ Татары: проблема истории и языка” исемле күләмле монографиясе әнә шул проблемаларга багышланган да. Хезмәттә төрки телләр, аларның тарихына бәйләнешле борынгы һәм хәзерге Шәрык һәм гарәп галимнәренең карашлары да анализлана. Тарихыбыз мәйданына өелгән урман – чытырманнарны, алдавыч – капкыннарны аралап, галим борынгы Идел – Кама регионыннан алып хәзерге көнгә хәтле татар халкының этник һәм тел составы үзгәрмәгән, дигән нәтиҗәгә килә. Гомумән, ул бик хаклы, чөнки ике тел кушылып кына яңа тел барлыкка килми. Бу аралашулар телебезнең үсүенә генә ярдәм иткәннәр.

Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун- унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тугрылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булуга ошый? Сораулар катлаулы һәм авыр.Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсезлеге турында абстракт фәлсәфә, рәхәт оета торган вәгазьләр чоры үтте. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халыкның тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул- тулы милләт, яртысы сөйләшә икән- ярым- йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә… Безгә хәзер чаң сугып, “ Уян, татар!” дип кенә түгел, “ Тел сагына бас, татар!” дияр чак җитте.Телебез аңлауга, ярдәмгә, яклауга мохтаҗ. Хакыйкатьнең күзенә карау җиңел түгел. Гамьсез, ваемсыз җаннарыбыз әлегә артык сизми аны, яки сизмәмешкә салыша. Ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тойган, кабатланмас аваз аһәңе белән ләззәтләнгән укучылар катламы бик юкарды; чын әдәби китапларны укучылар нык кимеде: милләттәшләребез күпләп яшәгән төбәкләрдән әдәбият- сәнгатебезгә килгән яшь талантлар ифрат сирәгәйде…

Элегерәк заманнарны никадәр генә караңгы итеп күрергә тырышмыйк, кайтып булса да таныйк: милли тамырлар ул чак ныграк, саурак булган. Әлбәттә, иҗтимагый күренеш буларак, тел объектив кануннарга буйсынып яши. Субъектив факторның, хәтта бик теләгәндә дә, роле ул хәтле зур була алмый. Әгәр тел сау-саләмәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә.Тел үзенең иҗтимагый функциясен тулы күләмдә башкара алганда гына мөмкин бу хәл.Телебез халәтенә дөрес диагноз куярга сәләтле без бүген. Димәк, аны савыктыру өчен дәвасын да бергәләп табу ихтималыбыз бар. Әлбәттә, уй- фикернең иң беренчесе- телебезне дәүләт теле дәрәҗәсендә саклап калу. Икенчесе- милли идеянең ышанычлы нигезе ул, шиксез, мәгариф системасы.

Мәгърифәт, гомумән тәрбия турында сөйләгәндә, халкыбызның тарихында төп рухи роль уйнаган китап турында аерым әйтеп китү кирәк. Китап- татар өчен яшәү символы ул! Халык язучысы Нурихан Фәттах болай язган: “ Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга,чәчәкләр үстерергә?Нигә җырлар, китаплар язарга? .. Икенең берсе- йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым.” Мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә булырга тиеш.

Төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да олуг галиме Мәхмүд Кашгарыйның “Диване лөгатет- төрк” китабында мондый мәкаль бар: “Арпасыз ат ашумас, арпасыз алп чүриг суемас”, ягъни “арпасыз ат йөрмәс, терәксез (артында терәге булмаган) батыр чирүне (дошман гаскәрен) җиңә алмас”. Бу юлларда халыкның акылы, яшәеш тәҗрибәсе гәүдәләнеш тапкан. Мәкальнең әһәмияте шунда ки, ул, туры мәгънәдән тыш, фәлсәфи, күпсыйдырышлы төшенчәләргә ия: рухи азыгы, артында таянырлык мәдәни терәге булмаган халык та ерак китә алмый.

Халкыбыз алга барыр өчен, Кашгарый мәкалендәгечә әйткәндә, аның арпасы да, арка терәге дә бар, җитәрлек. Безгә бу рухи хәзинәне, эчке энергияне хәзерге шартларда мөмкин кадәр тулырак, нәтиҗәлерәк файдалану зарури.

Кулланылган әдәбият исемлеге

Миңнегулов Х. Й. Гасырлар өнен тыңлап…- Казан: Мәгариф, 2003,- 335-бит.

Юсупов Р.А. Икесен дә яхшы бел…Казан, Мәгариф, 2000.-

191-бит.



sitemap
sitemap